Бөгелмәдә вәхшәтле мәхшәр

Бөгелмәдә вәхшәтле мәхшәр

Авазов узган елның 10нчы маенда иртүк Бөгелмә урамнарын урап йөргәндә Гоголь урамындагы дүрт катлы йорт янында яткан ир-атны күрә. Аның исерек килеш йоклап ятучы түгел, ә җансыз икәнен чамалый һәм «112» коткару хезмәтенә шалтырата. Ашыгыч ярдәм һәм полиция килеп җиткәнче шул урында тора ул.

Оперативниклар кичекмәстән эшкә керешә, чөнки мәрхүмнең үз үлеме белән вафат булмавы күренеп тора. Ике-өч сәгатьтән суд-медицина эксперты да телефоннан мәетнең «криминаль» икәнен әйтә. Эзләү-тикшерү эшләре тиз бара, алдан мәрхүмнең 52 яшьлек Андрей Новоселов икәне ачыклана, шикләнерлек кешеләрне табу өчен дә күп вакыт кирәк булмый. Ир кеше җиргә югарыдан, шул турыдагы өч балконның берсеннән төшкән дигән фаразны тикшерү ниятеннән икенче каттагы фатирга килеп керү белән барысы да мәгълүм була.

Әнисеннән калган торакта яшәүче 1977нче елгы А. Ворониннан тыш анда тагын өч кеше була. 27 яшендәге Роман Захаров коммуналь хезмәтләр өчен түләмәгәнгә үз фатирында газ, электрны өзгәч, танышы янында оялаган. 1988нче елгы Ирина Козлова ире төрмәгә утыртылгач, кайнанасы белән яшәгән, берничә ай элек аның белән әрләшеп чыгып киткән дә шушында сыеныр урын тапкан. Арада иң өлкәне – 60 яшьлек Сергей Севастьянов атна-ун көн чамасы Воронин фатирында кунып йөри. Боларга мәрхүм А. Новоселовны да өстәргә кирәк, чөнки аның шушы фатир балконыннан ыргытылуы шикләндерми.

Ошбу агай да сикәлтәле язмыш кешесе. Гомер көзендә ялгыз калган Андрейның бары тик бер генә туганы – әнисе башка ирдән тапкан 25 яшькә яшьрәк сеңлесе Регина гына бар. Аның белән дә аралашмаган ул, соңгы тапкыр 2009нчы елда Түбән Камада яшәүче ханым Кызыл Чишмә авылына әниләре каберенә кайткач очрашалар. Ул чакта абый кеше шул авылдагы әнисеннән калган иске өйдә гомер итә. Соңгы вакытта сукбай дусты А.Воронин фатирында яшәгән.

Регина Әүхәдиева җинаять эшендә мәрхүм абыйсының рәсми вәкиле булырга ризалаша, үзләренең канкардәшләр икәнен раслаучы документ та күрсәтә.

Шулай итеп, әлеге бер бүлмәле фатирда биш кеше даими яшәгән дияргә мөмкин. Ул гына да түгел, соңгы өч көндә анда Людмила атлы ханым белән 26 яшендәге Сергей Абашин да кунып-төнеп ята әле. 6, 7 һәм 15 яшьләрендәге ике улы, бер кызы булган ханым эшләмичә әнисенең пенсиясе, балалар пособиясе хисабына яшәвен яшерми. С. Абашин ун яшькә өлкәнрәк ошбу хатынның «сожителе» икәнен кире кага, әмма өйдәгеләр моның нәкъ шулай икәнен раслап торалар. Сергей наркотик кулланучы буларак исәптә тора, 18 яшендә ике тапкыр кеше талаган өчен 4 еллык шартлы хөкем алган, ике елдан наркотиклар белән бәйле җинаять кылып , 4 ел ярымга Түбән Камадагы колониягә озатылган һәм 2021нче елның язында азат ителгән.

Өйдәге дүрт кеше белән аерым-аерым әңгәмә коргач та «исерек җинаять»нең ни рәвешле килеп чыгуы аңлашыла, шикләнердәй өч кеше дә тиз ачыклана. Аларның берсе С. Севастьянов – шунда, калган, С. Абашин белән Л. Булгакова төнге сәгать өчләр тирәсендә чыгып киткән була. Соңгыларын эзләп табу да күп хезмәт сорамый. Кинолог Р. Яһудинның Чиззет атлы эте әлеге фатирдан чыккач, Гоголь, Ямашев урамнары буйлап җилдерә, ахыр чиктә Муса Җәлил, Абдулла Алиш урамнары чатындагы йортка алып килә. Парлылар шунда – ир-егетнең әти-әнисе фатирында булып чыга.

Алты кешенең барысы да 7нче майда очрашканнан бирле туктаусыз эчүләрен әйтәләр, кайберләре моны бәйрәм итү дип атаса да, әлбәттә, аларның тормыш рәвешен күрсәтә бу. Эшләмичә йөрүче хөрәсәннәрнең акча табуына гаҗәпләнергә генә кала. Хәер, аларның күрсәтмәләрендә ошбу сорауга кайбер җаваплар бар. Мәсәлән, өлкән абзый С. Севастьянов 8нче майда «Магнит» кибете тирәсен җыештыра, сәрхушләр торагына шуның өчен бирелгән тавык, кыяр, сөт, кефир тотып кайта. Роман Захаров мәрхүм Новоселовның «Баба Варя» дип йөрткән карчыкка еш кына супермаркетлардан алынган срогы чыккан азык-төлек кертеп йөрүен, әлеге хезмәт өчен әбинең аракы бирүен, азрак акча да тамызуын сөйли. 9нчы майда аның шушы кәсепне башкачарак башкаруы этәрә дә инде фаҗигагә...

Ул көнне, гадәттәгечә, иртәдән үк эчә төркем. Көндез Новоселов фатирдагы ризыкларны пакетка тутырып ала да, үзенә Р. Захаровны да ияртеп, «Баба Варя» янына китә. «Күчтәнәч»не тапшырып акчасын алгач, сыйлану мөмкинлеге туа. Бу вакытта сукбайлар фатирында ыгы-зыгы куба, чөнки Новоселовның ашамлыкларны, шул исәптән Севастьянов эшләп тапкан әйберләрне дә урлавы мәгълүм була. Бигрәк тә соңгысын котырындыра бу угрылык. Сергей үзе дә бик озакка юкка чыгып, төн уртасы якынлашканда гына кайтып керә. Сеңлесеннән алып торган бер мең тәңкәне биреп, ике хатын-кыз һәм С. Абашинны кибеткә озата. Мәҗлес тагын башлана, димәк. Тиздән анда Р. Захаров белән А. Новоселов та кушыла. Гаҗәп, ләкин ул көнне хуҗа А. Воронин эчми, күбрәк, шкаф артындагы караватында ята.

Барысы бергә җыелу табын түгәрәкләнә дигәнне белдерми. Севастьянов бурлыкны кичерми, әлбәттә. Монда шушы абзый иң абруйлы зат булган кебек. Алдан ике ир-атка «крыса» һәм башка начар сүзләр әйтеп кычкыра, аннан соң Р. Захаровны дөмбәсләп авыз-борынын каната. Япь-яшь егет каршылык күрсәтми, җавап та кайтармый, күрәсең, «закуска»сыз калдырылган башкалардан да эләгер дип шикләнә. Шулай да җиңелрәк котыла ул. Тынычлана төшкән абзый өстәл артына утыра, Новоселовка аракы да салып бирә, ләкин ошбу тәнәфес озакка сузылмый.

Новоселов та һөҗүмгә күчкән шешәдәш белән кара-каршы бәргәләшми, кул белән суккач, бигрәк тә, кухнядан алып чыккан агач уклау белән баш, күкрәк тирәсен тукмый башлагач, чыгып качу ниятеннән ишеккә таба ташлана. Әлбәттә, котырынган дустына яный, хак булса, дусларын алып киләчәген әйтеп, барыгызга да «хана» диеп кычкыра. Ләкин качып котыла алмый ул, тикшерү материалларыннан күренгәнчә, Севастьянов әйтүе буенча С. Абашин подъезддан җилтерәтеп алып керә аны. Менә шуннан соң мәхшәрнең вәхшәтле өлеше башлана, чөнки С. Абашин да «эшкә» керешә: Новоселовка кул белән дә суга, тибә, шул ук уклау белән тукмый. Арага керүче дә, туктатырга тырышучы да булмый аны. Бары тик өлкән яшьтәге Ирина гына, үтерәсең бит, дип кычкырып карый, С. Севастьянов «заткнись» дип боергач, ул да тынып кала. Ул гына да түгел әле, ачу-нәфрәтләре кайнаган Людмила да сөйгәненә кушыла, уклау белән идәндә яткан ир-атны тукмарга керешә, бу мәлдә Абашин да тик кенә тормый.

Ахыр чиктә, вәзгыять тынычлана, угрылыкта гаепле Р. Захаров һәм үз теләге белән хәмердән баш тарткан хуҗа А. Ворониннан кала башкалар эчәргә керешә. Шактый вакыт узганнан соң, әйтүенә караганда, бер ел санитарка булып эшләгән Л. Булгаковага балкон ишеге янында яткан Новоселовның хәлен тикшерергә кушыла. Ханым аның үле икәнен белдерә. Бу хәбәр сәрхушләрне куркытмый калмый, С. Севастьянов мәеттән котылырга кирәклеген әйтә, С. Абашин белән икесе балконнан ыргыталар Новоселовны.

Суд-медицина эксперты мәрхүмнең күкрәк читлеге, калак сөякләре, 25 җирдән кабыргалары сынуын, үпкә, талак һәм башка әгъзаларга зыян килүен, эчкә кан тулуын, күп кан югалуын, башка авыр җәрәхәтләр ясалуын күрсәтә. Аларның зур өлеше икенче каттан төшеп бәрелү нәтиҗәсе икәне дә мәгълүм. Искәртеп үтик, җинаять эшендә 52 яшьлек ир-ат өйдә түгел, урамда җан биргән дип санала.

Без фаҗигале вакыйганы тикшерү комитетының Бөгелмә бүлегеннән Т. Әхмәтхановның, башлыча, шаһитлар күрсәтмәләре нигезендә ясалган нәтиҗәләре буенча бәян иттек. Гаепләнүчеләр исә үз гамәлләрен шомартып күрсәтергә тырыша. Алданрак җинаять кылуда шикләнелүчеләр арасына Л. Булгакова да эләгә, чөнки аның да уклау белән мәрхүмнең башына һәм башка урыннарына сугуын әйтеп торучылар бар бит. Ләкин тиздән алар хатын-кыз Новоселовның кулына гына суккалады дип, аны аклый башлыйлар. Хәер, әгәр Людмила башка эләктергән булса да, андагы җәрәхәтләр җиңел дәрәҗәдә, димәк, үлемгә сәбәпче булмаган, дип белдерелә. Шулай итеп, өч бала анасы шаһит итеп калдырыла, фаш иткеч күрсәтмәләр бирә. Фатир хуҗасы, шкаф артында яттым, күрмәдем дип барса, ике хатын-кыз һәм Р. Захаров сөйләп кенә калмыйча, җинаять урынында Севастьянов белән Абашин гамәлләрен манекен ярдәмендә күрсәтеп, аңлатып йөриләр, кара-каршы сорау алганда (очная ставка) гаепләнүчеләр алдында сөйләп бирәләр.

С. Севастьянов А. Новоселовның кул һәм күкрәгенә ике тапкыр сугуын гына таный, С. Абашин аяк белән тибүләрен кире кага, икесе дә үзләре ясаган зыянның үлемгә китерү мөмкинлеген, хәтта аны балконнан ташлауларын танымыйлар, шулай да бер-берсенең явызлыкларын тулысынча сөйләргә тырышалар. Кыскасы, әлеге ике кешенең үтерүчеләр икәне икеләндерми. Алар өчен иң хәтәре шунда, тикшерү комитеты һәм прокуратура, әлеге җинаять алдан сөйләшү буенча төркем белән эшләнгән, дип белдерә. Ә бу исә 8дән 20 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган аеруча авыр җинаять санала. Гаепләнүчеләр, бернинди дә сөйләшү, килешү булмады, барысы да үзеннән үзе килеп чыкты, дип, монысын да кире кагалар.

Эш моның белән генә дә бетми әле. Абашин Бөгелмәдә тоткарлангач та, аның инде ай ярым Казандагы «Воровский» полиция бүлеге тарафыннан эзләнелүе билгеле була һәм кеше сәламәтлегенә уртача дәрәҗәдәге зыян китерү очрагы буенча тагын бер эш кузгатыла.

Сергей 2021нче елда азат ителгәч тә Казанга китә, җәй көне анда бер баласы булган яшь ханым белән таныша һәм декабрь аенда алар хатын-кыз фатирында бергә яши башлыйлар. Беренче чорда бар да әйбәт була, кияү кызның әнисе һәм аның бергә яшәгән ире белән дә яхшы гына аралаша. Диананың әйтүенчә, төзелештә эшләп, аны һәм кечкенә кызны тәэмин итеп тора, ләкин тора-бара эчеп холкын күрсәтергә керешә, өстәвенә, аягын сындырып эшкә дә йөрми, аңа кул күтәргән чаклары да була. Бу хәл өлкәннәргә дә барып җитә, алар Диананы теге явыздан котылдырырга теләп, фатирларын алмаштырырга булалар, ягъни кыз баласы белән алар торагына күченә.

2022нче елның 31нче мартында Воровский урамындагы фатирга С. Абашин килә, өйдәгеләргә Диана белән сөйләшергә теләвен әйтә. Әни кеше сүзне кыска тотып ишекне яба, ләкин китәргә теләми теге, ишек шакуын дәвам иттерә, аның белән аңлашу йөзеннән ир-ат подъездга чыга. А. Горлов белән С. Абашин арасында ызгыш-тарткалашу башлана. Явыз бәндә колак төбенә тондыргач, хуҗа идәнгә ава, аңа ярдәмгә хатын-кыз ташлана, инвалид ирен яклау-саклау максатыннан өстенә ята. Әлбәттә, каплап бетерә алмый ул аны, соңрак үткәрелгән экспертиза А. Горловның баш, арка, муенына кимендә 11 тапкыр тибелүен, бер сөяге чатнавын ачыклый. Монысы кеше саулыгына уртача дәрәҗәдәге зыян дип табыла. Аннан кала күп кенә җиңел җәрәхәтләр булуы да ачыклана. А. Горлов 7нче шәһәр сырхауханәсендә дәваланып чыга.

Әлеге эшне дә аеруча мөһим эшләр буенча тикшерүче Т. Әхмәтханов алып бара. С. Абашин гаебен өлешчә генә таныйм дип белдерә, үзен А. Горлов һөҗүменнән сакланучы итеп күрсәтә. Шулай да типкәләүләрен яшерми, зарар күрүчедән гафу үтенүен белдерә. Февраль аенда ике эпизодлы җинаять эше Татарстан Югары судына тапшырылды.

Наил ВАХИТОВ,

Бөгелмә, Казан шәһәрләре

Комментарии