«Умарталыкка аю һөҗүм итте»

«Умарталыкка аю һөҗүм итте»

Балык Бистәсе районының Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгындагы умарталыкка аю һөҗүм иткән. Шушы умарталыкта эшләүче Валера Федотов әйтүенчә, дүрт умартага зыян килгән. Бал кортларына бер дә тынгы юк инде, газетабызда да берничә мәртәбә яздык, авыл хуҗалыгы оешмаларының басуларны агулар белән эшкәртүе аркасында соңгы елларда күпләп үләләр. Мондый очракта гаепле оешманы җаваплылыкка тартып була әле, ә менә аю зыян салса, нишләргә соң? Аны атаргамы? Ә ату тыелган булса?

– Шушы көннәрдә генә булды әле бу хәл. Умарталыкка менгән вакытта гадәттә кортлар тыныч кына очып йөриләр иде, бу юлы килгәндә үк ничектер аларның тынгысыз булуына игътибар иттем. Башта аңламаган идем әле, карасам – дүрт умарта чәчелеп, таралып ята… Шундук таныш бер аучы егетне чакырдым. «Аю эше бу», – диде. Күрәсең, бал урлаган чагында, кортлар нык чаккандыр үзен – җирләр тырналып беткән иде монда. Нишлисең инде, теге дүрт умартадан берне җыеп куя алдык. Ничә аю килгәнен төгәл генә әйтеп булмый, тик җирләр хәйран актарылган иде. Бу урман белән Алан-Полян авылы арасында елга ага, якында гына ул безгә. Әлегә аюның авыл кешесенә зыян салганы юк, тик ике ел элек бугай, берничә сарыкны ботарлап ташлаганнар иде. Элек безнең тирәдә кабан дуңгызлары күп була иде, хәзер бер дә күренмиләр. Бәлки шушы аюлардан куркып, башка урынга киткәннәрдер. 2010нчы елларда Киров өлкәсендәге янгыннардан соң күбәйде алар безнең тирәдә. Халык белә шундый куркыныч барлыгын. Умарталыкларга еш килә башладылар, ун ел тирәсе инде, ел да бер пасекага керми калмыйлар иде. Быел дүртенче очрак булды монысы. Аю – көчле хайван. Умартаны күтәреп кенә ата. Үзе белән алып урманга да кереп китәргә мөмкин. Рамнарын таратып бетерә. Балын гына түгел, кәрәздәге үрчем – расплодны да ашый. Ул бит аксым, ә аюга аксым кирәк. Балын гына алса – бер хәл, умартаны тараткан чагында ана корт кысылып үлә, шуннан соң оя да бетә дигән сүз инде. Тиз арада гына ана корт каян табасың, бездә, мәсәлән, бүгенге көндә юк ул. Аны чыгарту өчен дә вакыт кирәк. Хәзер көзгә кадәр вакыт җитмәскә мөмкин. Умарталыкка аю тагын килмәсен өчен, утларны яндырып калдырабыз, аучылар чакырып, мылтыктан һавага да аттырдык. Әлегә күренмиләр, нәрсә булыр… Авылдашлар җиләккә, урманга бик йөрмиләр хәзер. Урманның читендә, сак кына йөрибез. Каршыңа килеп чыкса – ничек сакланырсың… Аннан саклана алырдай бердәнбер әйбер – мылтык кына. Агачка менеп кача алмыйсың, артыңнан менә. Чабып котылу мөмкин түгел – аюның йөгергән вакыттагы тизлеге сәгатенә 60 километрга кадәр җитә, диләр. Үзем дә гөмбә җыярга урманга йөрергә бик ярата идем, быел бармаска булыр, мөгаен, – ди ул.

Алан-Полян авылы һәм Кызыл-Йолдыз урман хуҗалыгы кергән Шеморбаш җирлеге башлыгы Сафин Исмәгыйль Нәгыйм улына шалтыраттык, ул әлеге уңайдан авыл халкына кисәтү ясалды, дип белдерде:

Изображение удалено.– Без аюлар белән үзебез көрәшә алмыйбыз, аларны атарга ярамый бит. Шуңа күрә халыкка ялгызлары гына урман тирәсендә йөрмәскә, урман эченә кермәскә кушылды. Кайбер умартачылар хәзер электрон көтүчеләр алып куйдылар – көчлерәкләрен алдылар, аю якын килә башласа, ток суга да, урманга кире кереп китә. Монда умартачылар үзләре сакланмаса, бернишли дә алмыйлар инде. Аю болай авылларга ук килми, ул бит аулак урыннарда гына йөри, шуңа әлегә тыныч, – диде ул.

Татарстан республикасының биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Чиспияков Ринат Электрон улына да шалтыраттык. Ул, аюларны атарга ярамый, чөнки кызыл китапка кертелгән, дип белдерде. Галимнәр белән әлеге җәнлекне кызыл китаптан чыгарту буенча да сөйләшүләр алып барылган булган, тик риза булмаганнар. Шуңа күрә аучы чакыртып кына әлеге мәсьәләне хәл итә алулары – мөмкин түгел.

– Татарстанда аюлар артуы Балык Бистәсендә генә түгел, Мамадыш һәм Әгерҗе районнарында да күзәтелә. Бу очракта килгән зыянны дәүләт капламый, андый программалар бездә юк. Умартачылар умарталарын иминиятләштерә генә алалар. Аннан соң умартачылар шуны аңласыннар иде – аю урманның хуҗасы. Син аның «өе» янына барып умарта урнаштырасың икән, нәрсә көтәсең соң? Билгеле, ул өе тирәсендә йөриячәк, балны ашаячак. Табигать законнары шундый, бернишли алмыйсың. Умартачылар үзләрен үзләре генә саклый ала. Йә корт бакчаларын башка урынга күчерсеннәр, яки электрон көтүчеләр белән тотып алсыннар, – диде ул.

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии