Бәхәсле бәхетсезлек

Җинаятьләр һәрвакыт төрле фикерләр уята, бер үк вакыйгага гади кешеләр генә түгел, хокук саклау һәм хөкем итү органнары да төрлечә бәя биргән очраклар бар. Кайчак закон нигезендә чыгарылган хөкемнәрне дә гадел дип булмый. Кукмарада берничә ел элек октябрь аенда килеп чыккан бәхетсез очрак та бәхәслеләр рәтеннән.

СӘРХУШ СӘРХУШНЕ ТАНЫЙ

Эчәргә җай чыгару турында уйланып подъезд янында утырган Аязга бәхет елмая ул көнне: үтеп баручы бер ир-ат икесенә бер яртыны «сындырырга» тәкъдим итә. Фатирга кереп сыйланып утырганда Энгель атлы бу кеше кич белән аның өендә мунча кереп, кәеф-сафа кору мөмкинлеге булуын да әйтеп куя. А. Рәхимовны ошбу тәкъдим кызыксындырмый калмый.

Аяз 2014нче елда җиде ел бергә торган хатыны, өч баласы белән аерылышкан, хәзер әнисе белән яши. Төп сәбәп ир кешенең артыгын эчә башлауда икәне мәгълүм. Тагын ике елдан ул тимер юл күпереннән сикереп аягын имгәткән. Хәзер аксап, төгәлрәге уң аягын өстерәп атларга мәҗбүр. Монысының да эчкечелек нәтиҗәсе булуы аңлашыла.

Ул кичтә 1958нче елгы әнисе эштән кайткач та белер-белмәс кеше өенә мунчага җыенуын әйтә ул. Роза ханым, хәвеф-хәтәр булачагын сизгән кебек, билгесез ир янына бармаска үгетләп тә карый аны, әмма 500 сум акча биреп озатып җибәрә улын. Соңрак берничә тапкыр телефоннан аралашып та алалар. Ике көн буе Аяз җавап бирми, ә ике көн үткәч, Кукмара читендәге агачлыкта аның кыйнап үтерелүе күренеп торган мәете табыла.

Мәрхүмнең шәхесен тиз ачыклыйлар. Роза ханым белән сөйләшкәч, төп шикләнелүченең кем икәнлеге дә мәгълүм була. Чөнки Аяз чыгып китәр алдыннан мунчалы йортның адресын язып калдырган була. Район үзәгендәге Прокопьев урамындагы өй күзәтү астына алына, ул гына да түгел, Роза ханым һәм шаһитлар катнашында анда тикшерү эшләре башлана, җыештырылган, юылган икәне күренеп торса да, бүлмәләр һәм верандада – кан таплары, диванда канга буялган җәймә табыла. Фаҗиганың шушында булуы икеләндерми, әмма Энгель өенә кайтмый ул төндә. Икенче көнне иртә белән күрше Киров өлкәсендәге Нократ Аланы каласында тоталар аны.

1983нче елгы Энегель Нәҗипов та шул ук замана зәхмәте аркасында гаиләсеннән аерылган, хатыны уртак өйләрен ир кешегә калдырып, балалары белән ата-анасы янына күченә. Әти кеше балалары белән аралашып тора, бөтенләй кул кушырып утырмый, вакытлы эшләргә йөреп акча таба. Соңгы вакытта туганнан-туган агайнесе Р. Шаһиевка йорт нигезе салуда ярдәм итә. Руслан аңа атнасына 3-5 мең сум акча түлим, ди. Кыскасы, 2018нче елның 12нче октябрендә язмыш охшаш кешеләрне очраштыра.

КУНАККА КИЛҮ ҺӘМ КУАКЛЫККА ЭЛӘГҮ

Энгель күрсәтмәләренә караганда, яңа танышы, әлбәттә, ярты кыстырып килә, ул бетә башлагач, Аяз 1992нче елгы дусты А. Михайловка шалтыратып, тагын бер шешә алып кунакка килергә чакыра. Әмма Александр озак утырмый анда, хуҗаның үзен котырынкы тотуын ошатмый. Аксак һәм исерек Аяз идәнгә егылгач та җикеренә, Михайлов белән кул көрәштереп җиңелгәч, аңа да кычкыра, Александр әйткәнчә, сугышасы килә, дип, бистә үзәгенә барып берәр кешене кыйнарга тәкъдим итеп әтәчләнә. Шуңа күрә хуҗа мунчада чакта Аязга да кайтып китәргә тәкъдим итә ул, ләкин анысы шунда калуны кулай күрә. Михайлов исә шыпырт кына юкка чыга.

Э. Нәҗипов беренче күрсәтмәләрендә үзара ызгыш-бәрелеш булмады, иртә белән А. Рәхимовны үле килеш күрдем дип, аны кыйнавын бөтенләй кире кага. Ләкин алга таба төп шаһитка әверелгән А. Михайлов аңлатмалары пәйда булгач, кайбер сәхифәләрне исенә төшерә, әйтик, кунакның йөзенә бер мәртәбә сугуын таный, әмма монысын да үзенең авызына тондырган, кулына пычак алып иләсләнгән Рәхимовны тынычландыру өчен эшләдем дип аклана.

Суд-медицина экспертизасы мәрхүмнең башына кимендә алты тапкыр сугылган, гәүдәсендә дә җәрәхәтләре бар, нәтиҗәдә аның борын сөяге чәрдәкләнеп сынган, өч теше һәм шул кадәр үк теш коронкалары төшкән дип белдерә. Әлеге җәрәхәтләрнең беренчесе сәламәтлеккә җиңел, икенчесе уртача дәрәҗәдәге зыян китергән дип табыла. Нәҗипов исә боларның барысын да Рәхимовның үзе егылып ишек яңагына һәм башка әйберләргә бәрелү нәтиҗәсе итеп күрсәтә. Исерек Аяз веранда идәнендә ятып калды, ярты сәгатьтән өстерәп алып кереп диванга сөяп утыртып өстенә яптым дип белдерә.

Алдан мәетне ике чакрым ераклыктагы агачлыкка берүзем күтәреп алып барып ташладым дип ялганлый. Чынлыкта, Илнар Мәгърүпов дигән дустының «Ока» машинасына салып илтеп ыргыта ул аны. Аннан соң канга баткан өйне һәм веранданы җыештыра, чистарта башлый. Аязның киемнәрен, чәчелеп яткан тешләрне, ватылган савыт-саба һәм башка канга пычранган әйберләрне чыгарып ташлый, идәндәге төрле зурлыктагы биш келәмне туганы Р. Шаһиев машинасында чүплеккә илтеп куялар. Идәннәрне ике тапкыр юып-сөртеп чыга, шул рәвешле, дәлилләрдән арынырга тырыша ул. Ләкин барысын да юкка чыгарып бетерә алмый, әйтелгәнчә, таплар да, канлы җәймә дә кала.

Әлбәттә, мәетнең табылачагын һәм үзен эзли башлаячакларын аңлый Нәҗипов. Бөтенләй үк качып ятмаса да, өенә кайтмаска тырыша. Ике көн И. Мәгърүпов йортында куна. Руслан Шаһиевтан мең тәңкә акча алып торып, сырхауханәдә ятучы улына күчтәнәчләр кертә, әнисе янында була. Өченче, ягъни мәет табылган көнне Русланнан тагын 15 мең сум сорап ала, кич белән өе янында ят кешеләр, димәк, полиция йөргәнен күреп алгач, төн буе Кукмара урамнарын буйлый. Иртә белән такси яллап Нократ Аланына юл тота, андагы бер сәүдә үзәгендә кроссовкалар һәм чалбар сатып алып канга буялу мөмкинлеге булган киемнәрен алыштыра. Шул кибеттән чыккач та эләктереп алалар аны.

Тикшерү комитетының Арча районара бүлеге җитәкчесе урынбасары И. Әхмәдшин Э. Нәҗипов гамәлләренә, гадиләштереп әйтсәк, кыйнап, саксызлык белән кеше үтерү дигән бәя бирә һәм җинаять кодексындагы 111нче маддә буенча гаепләү белдерә. Кукмара район суды авыр җинаять кылуда гаепләнүчене сак астына ябарга карар кыла. Гаебен танымаса да, хокук саклау органнарында аның үтерүче икәненә шикләнмиләр.

Ләкин җинаять эшен тикшерү айлар буена сузыла. Чөнки суд-медицина экспертизасы А. Рәхимовның буылып (асфиксия), төгәлрәге, тончыгып, ягъни сулыш юлына кан тулу нәтиҗәсендә җан биргәнен ачыклый. Беренче карашка моның әллә ни әһәмияте дә юк кебек, чөнки сугу һәм борын сөяге сыну аркасында кан киткәнлеге мәгълүм, димәк, үлемгә китергән сәбәп тә шунда булып чыга бит.

ЧУАЛГАН ЙОМГАК

Тикшерүче И. Әхмәдшин бу җәһәттән экспертлардан рәсми белешмәләр генә түгел, язма күрсәтмәләр дә ала. Аларда этил спиртының үлемгә каршы тору сәләтен киметүгә китерүе билгеләп үтелә. Аңарчы әлеге очракта борындагы җәрәхәт белән үлем арасында бәйләнеш булуы әйтелә үзе. Әмма бу бәйләнеш очраклы дип атала. Аннан соң Рәхимовның шушындый сәбәп аркасында үлүенә өч шарт, ягъни борын сөяге сынып кан китү, зарар күрүченең аңсыз килеш һәм чалкан ятуы китергән дип күрсәтелә. Ләкин әлеге шартлар да очраклы дип белдерелә, димәк, аларның өчесенең дә сугу, сугылу, бәрелү нәтиҗәсе икәне әйтелми һәм, ахыр чиктә, борын сынуның үлемгә катнашы юк дигән нәтиҗә ясала.

Экспертлар чынлыкта гаеплене лаеклы җәзадан коткарып кала торган нәтиҗәне гамәлдәге норматив документлар һәм фәнни хезмәтләргә таянып нигезлиләр. Димәк, аны исәпкә алмыйча булмый. Шуңа күрә биш ай узгач, тикшерү органнары моңа кадәр авыр җинаятьтә гаепләнгән Э. Нәҗипов гамәлләрен сәламәтлеккә уртача дәрәҗәдәге зыян китерү һәм саксызлык белән үтерү турындагы йомшаграк маддәләр кысаларына кертә. Ләкин соңрак аны аңлы рәвештә кеше үтерүдә гаепләп, 2019нчы елның май аенда эш район суды карамагына тапшырыла. Кыскача гына әйткәндә, бик хаклы рәвештә, А. Рәхимов Э. Нәҗипов кыйнау нәтиҗәсендә үлгән дип белдерелә. Хәвефле төндә аның өендә башка кеше булмаган бит.

Энгель шешәдәшенә карата көч кулланмадым, аны кыйнамадым, үтермәдем дип, бер генә гаебен дә танымый. Бәхәсле эшне карау судта да бик озакка сузыла. Яклар арасында көрәш бара дияргә мөмкин. Дәүләт гаепләүчесе Рамил Зәйнетдинов кеше үтерелгән, үтерүче мәгълүм, ул катгый җәзага тартылырга тиеш дигән фикерне алга сөрә. Ләкин хөкем чыгарганда эшнең формаль ягы, иң әүвәл, югарыда телгә алынган экспертлар нәтиҗәсе өстен чыга, ягъни борын сөяген сындыру һәм үтерү мәсьәләсе бөтенләй төшереп калдырыла. Нәҗипов тулысынча акланмый, билгеле. Бары тик кеше сәламәтлегенә уртача дәрәҗәдәге зыян китерү, ягъни мәрхүмнең тешләрен койган өчен бер ел да 9 айга ирегеннән мәхрүм ителә.

Гаепленең шулай җиңел котылуы белән прокуратура килешми һәм Татарстан Югары судына мөрәҗәгать итә. Быел 28нче гыйнварда республиканың югары хөкем органы коллегиясе, Кукмара прокуратурасы фикерен исәпкә алып, район суды карарына үзгәреш кертә, Э. Нәҗипов, өстәмә рәвештә саксызлык белән кеше үтерүдә дә гаепле һәм өч елга ирегеннән мәхрүм ителә дип фәрман бирә. Шул рәвешле бәхәсле эшкә нокта куела.

Наил ВАХИТОВ,

Кукмара районы

Комментарии