Коронавирус турында президентка зарлангач эштән җибәргәннәр

Коронавирус турында президентка зарлангач эштән җибәргәннәр

Газетабызның узган санында Дөнья татар конгрессының Чаллы бүлеге җитәкчесе, лаеклы ялдагы табиб Галимҗан Зариповның Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка ачык хат юллавы хакында язган идек. Хатта Чаллыда коронавирусның көчле таралуы, ләкин рәсми статистиканың шомартып күрсәтелүе турында әйтелде. «Дәүләт дәрәҗәсендә ашыгыч чаралар күрелмәсә, Чаллы халкының күпчелеге кырылып бетәргә мөмкин», – дип кисәтте автор. Шушы хатны юллаганнан соң, Галимҗан Зариповны эшеннән җибәргәннәр.

Бу хакта ул «Безнең гәҗит»кә тулырак сөйләде.

Галимҗан абый, сезне эштән җибәрүләре турында кайчан хәбәр иттеләр?

– Бөтендөнья татар конгрессы рәисе урынбасары Данис Шакиров шалтыратып, хәлләремне белеште дә, «Казанга килә аласызмы?» – дип сорады. Мин күптән түгел коронавиуслы бер танышымны җирләүдә катнашкан идем, үземдә дә авыру билгеләре бар, йөткерәм, температурам бар, шуңа күрә ике атнага карантинда ятам. Бу сәбәпле килә алмаячагымны белдердем. Ләкин конгрессның сайтында мине үз теләгем белән эштән китте дип язып чыкканнар. Рәсми рәвештә эштән китүем турында беркем әйтмәде, мин бу хакта гариза язмадым, тик сайтта мәгълүмат инде чыккан. Бу әйбер миңа аңлашылмый. Эштән Президентка язган хатым өчен җибәргәннәр булып чыга. Миңа инде 70 яшь тулган, әгәр дә яхшылап, матурлап «Китәсезме?» – дип әйтсәләр, болай да гаризамны язар идем. Гадел хөкем түгел бу. Эш урыныма ябышып ятмадым, Президентыбыз Рөстәм Нургали улын 13нче сентябрьдә матур итеп сайлап, халык санын алуларны уздыргач, болай да китәргә җыена идем. Минем урынга кемне билгеләячәкләрен әйткән кеше әлегә юк. Данис Шакиров әлеге вазыйфаны үз өстемә алып торам, дип әйткән ди. Ничек алып тора икән соң ул аны үз өстенә? 6нчы июльгә кадәр мин карантинда булам, соңыннан Казанга барып, барысына да ачыклык кертермен дип уйлыйм.

Президентка Чаллыдагы вирус белән бәйле хәлләрне ачык хат итеп язу фикере ничек килде?

– 15нче июньдә ТНВ каналының «Семь дней» тапшыруында коронавируслы авырулар дәваланган 7нче больницаны күрсәттеләр. «Әле безгә иркенәергә, маскаларны салырга иртәрәк, бик күп кеше авырый, авыр хәлдә ятучылар күп», – дип сөйләде табиблар. Чаллыдагы үзебезнең коллегалар белән сөйләшеп карагач, бездә бит Казанга караганда да хәлләр начаррак, дигән нәтиҗәгә килдек. Бездә алты больница тулган, меңнән артык авырулар ята, яңа авыруларны салырга урыннар юк, өйләрендә авырып ятучылар да күп. Шуңа күрә Чаллыдагы чын хәлләрне җиткерергә булдык. Бездә урыннар калмагач, авыруларны хәзер Алабугага, түбән Камага алып китеп салалар. Әйе, районнардан да килүчеләр бар арасында, ләкин алар 10 гына процент. Калган туксан проценты – барысы да Чаллыныкылар. Бу вирус инфекциясе бездә гыйнварда ук башланган иде инде. Кешеләрнең үпкәләре кабара, каны куера. Вафат булучыларны ярган вакытта карадык, бөтенесенең йөрәге ике тапкыр зурайган, кан тамырлары исә тромблар белән тулган. Йөрәк шул куерып килгән канны эшкәртә алмыйча туктый. Бу вирус шулай канны куерта. Моннан тыш, хастаханәләрдә дәваланучыларның үпкәсенең 30-40 проценты вирустан зарарланган. 30 проценттан башлап үпкәсе зарарланганнарны гына больницага салалар бездә, ә калганнар өйдә дәвалана. Аларга «Азитромицин», С витамины, «Арбидол» һәм «Аспирин» билгелиләр. «Аспирин» кан куермасын өчен кирәк. Куе канны эшкәртеп, йөрәк чыдый алмый, туктый – нәтиҗәдә күпләр әйбәт кенә йөргән җирдән инсульт, инфаркт белән үлә. Шуңа күрә дә мин әйтәм инде – безгә битлекләрне салырга иртә. Бу авыруны йоктыру куркыныч. Аннан соң, үлүчеләр арасында хәзер күбрәк 47-50 яшьлекләр. Мин 65 яшьтән өлкәннәргә түгел, 50 яшьтән өлкәннәргә аеруча сак булырга киңәш итәр идем. Яшьләрдә симптомсыз да үтәргә мөмкин – алар җиңел кичерә. Ләкин бөтен кешегә хәзердән үк җәмәгать урыннарында, автобусларда, кибетләрдә битлекләр, перчаткалар кияргә, маскаларны ике сәгатьтән ике сәгатькә алыштырырга, метр ярым – ике метр дистанция сакларга кирәк.

Галимҗан абый, сезнеңчә Чаллыда мондый вирусның кисәк җәелеп китүе нәрсә аркасында булды?

– Халыкка ныклап торып әйтү булмады бит. Бүгенге көндә дә 90 процент яшьләр пневмония барлыкка китерүче әлеге вирус барлыгына бөтенләй дә ышанмыйлар. Әгәр дә пропаганда җиткән булса, үлгән кешеләрнең исемнәрен, кайчан үлгән, нәрсәдән үлгәнен әйткән булсак… Менә Мәскәү мэры Собянин көн саен күпме кешенең хастаханәгә китерелүен, күпме кешенең үлүен гел хәбәр итеп торды. Ә бездә бу хакта мәгълүмат тиешенчә булмады, дип уйлыйм. Шуңа халык та бу авыру сәясәтчеләр уйлап тапкан әйбер генә, диләр. Чын мәгълүматны хәтта шәфкать туташлары бирмиләр. Шушы коронавируслы авырулар дәвалана торган больницада эшләүчеләр генә белә бу авыруның бар икәнен. Бу мәгълүматны әйтергә кирәк иде. Моны яшереп калдыру кемгә кирәк булды икән, шуңа аптырыйм. Президентка шушы сорауны бирдем дә инде мин. Нишләп яшерәләр? Морг хезмәткәрләре әйтүенчә көн саен Чаллыда гына да 5-6 кеше үлә шушы вирус аркасында. Тик аларга башка диагноз куярга мәҗбүрләр: инсульт, инфаркт, дип. Минем мәгълүматлар буенча, коронавирустан бездә 11 медицина хезмәткәре үлде. Алабуга, Мамадыш, Арча һәм Мөслим табиблары…

Галимҗан абый, сезнең фаразлар буенча, Татарстанда кайчан хасталар саны кимеп, нормаль тормышка кайтырга мөмкинбез? Редакциябезгә шалтыратып укучыларыбыз да безгә шушы сорауны еш бирә…

– Әгәр тиешенчә аңлату эшләре алып барылса, масканы ташламасак, перчаткалар киеп кенә йөрсәк, минемчә 1нче сентябрьгә бетәчәк. Барысы да үзебездән тора, шуны аңласак иде.

P.S. Галимҗан Зариповны хаты өчен эшеннән җибәрсәләр дә, бу хатка түрәләребез битараф калмады: Чаллыга Татарстанның Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков һәм республика прокуроры Илдус Нәфыйков килде. «Бу хакта министр Президентка да җиткерүен әйтте, Чаллыдагы вәзгыять контрольгә алынды, диделәр. Кыскасы, бездәге проблеманы хәзер беләләр», – ди әлеге уңайдан Галимҗан абый. Чирен яшергән – үлгән, бу хакта кем дә булса хәбәр итәргә тиеш иде, бу очракта Галимҗан абый Зариповның хат язуы эштән алырлык сәбәп була аламы соң? Монысы инде – конгресстагылар карары. Әлеге уңайдан конгресс әлегә үз фикерен әйтмәде. Үз теләге белән эштән китте дигән сылтау гына бар әлегә…

Әңгәмәдәш – Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии