Исерекнең исе китми

Исерекнең исе китми

Аек кеше вазыйфаи затлар белән каршылыкка килергә тырышмый. Дәүләт хезмәтендәге кешеләргә карата җинаять кылып бәлале булучылар да исерекләрдән тора.

ГАРАНАТАЛЫ СӘРХУШ

Бәла-каза китереп чыгару ихтималы зур булган адәми затларны граната тоткан маймылга тиңләп шаяртулар еш ишетелә. Әлбәттә, исерек бәндәләр турында да әйтелә бу. Ә инде, Буа каласындагы кебек, сәрхуш кулына «лимонка» да алса, ошбу куркыныч тагын да көчәя.

1985нче елгы Денис Васин 2020нче елны бик ныклап каршылый: эчүен алдан ук башлый да, озын ял көннәрендә дә дәвам иттерә. Чөнки 2019нчы елны әйбәт кенә уңышларга «ирешеп» төгәлли ул. Мәнсезлек вә тәртипсезлекләр кылып, җәмгысы алты тапкыр административ җаваплылыкка тартылса да, җинаятьләр өстендә тотылмый. Хәер, төрмә юлын таптаган кеше түгел ул, урлаган һәм явыз хулиганлыклар кылган өчен ике мәртәбә хөкем ителсә дә, барлыгы 5 еллык шартлы срок белән котылган. Яхшы якка үзгәрешләр булу сәбәпле дигән билгеләмә белән табиб-наркологтагы район эчкечеләре исемлегеннән дә өч ел элек үк сызып ташланган.

Элеккеге хәленә тиз кайта ул. 6нчы гыйнвар Раштуа бәйрәменә каршы көндә дә кәеф-сафа корып йөреп хатыны, кызы янына кунарга да кайта алмый. Иртә белән әнисе исемендәге ВАЗ-2110 машинасына утырып чыгып Буа урамнарын буйлый, эчәргә җай эзли ягъни. Бер шешәдәшен өендә туры китерә алмый, икенче сәрхушне урамда очрата. Анысы гаиләсендә килеп туган каршылыкларны җайларга дип, хәләл җефете эшли торган кафега барып килергә өнди. Күрәсең, исерек ир белән эштәге хатын арасындагы сөйләшү уңай нәтиҗә бирми. Әйтүенә караганда, дусты өчен бик тә гарьләнгән Васин ишек янындагы «Кафе У Саида» дип язылган тактага суга һәм ике хәрефне куптара. Ошбу хулиганлык турында полициягә хәбәр ителә.

Оператив хезмәткәр Ф.Рәхимовка туклану оешмасына 3000 тәңкәлек матди зыян китергән кешенең Денис икәне дә, машинаның номеры да җиткерелә. Бу хакта ЮХИДИ инспекторларына да әйтелә. Ләкин озак вакыт алар күзенә чалынмый «Жигули», чөнки Васин Р.Шәйдуллин дигән өченче дусты белән машинада өч сәгать чамасы сыйланып утыра. Әйтүенчә, ашамыйча эчү сәбәпле, тиз арада лаякыл була. Төш вакытында район хакимияте каршында туктатканда машина рулендә шешәдәш Шәйдуллин була.

Һәркемнең үз эше: ЮХИДИ инспекторы Р.Садыйков исерек шоферга беркетмә төзи, оперативник Ф.Рәхимов тактаны ватучы бушаганны көтә, Васин, машинасын түләүле урынга алып китмәсеннәр өчен, өеннән хатынын һәм кайнесе А.Оленинны чакырып китерә. Бу кадәресе тыныч бара. Шәһәр уртасындагы вәзгыять Д.Васинга полициягә барырга кирәклеген әйткәч «шартлый». «Отдел» сүзен ишеткәч тә читтәрәк торган машинасы янына барып, кесәсенә нидер салып килә ул һәм көтмәгәндә алыптай сәрхушнең уң кулында граната пәйда була. Шартлаткычның боҗрасын тартып алып сугышчан хәлгә китерү өчен санаулы секундлар җитә. Гранатаның нәрсә икәнен яхшы белгән полиция хезмәткәрләренең вакытлары бик чикле була. Соңрак әйтүләренә караганда, «маймыл»ны корал кулланып зарарсызландырырлык чамалары булмый. Шуңа күрә икесе ике кулын каерып, патруль машинасы өстенә каплыйлар аны. Берәү булса табан ялтырату ягын карар иде, ә А.Оленин ярдәмгә килә – җизнәсе кулындагы гранатаны саклык белән генә алып юл читендәге карга куя.

Хәвефле урын әйләндереп алына, эчке эшләр бүлегеннән өйрәтелгән эте белән кинолог һәм сапер чакыртыла. Дүрт аяклы дус теге әйберне иснәп карый да битарафлык күрсәтеп читкә тәпили. Сапер исә, бераз актарынганнан соң, шартлаткычның «учебный» икәнен әйтеп тынычландыра.

Шулай итеп, Д.Васинның гранаталы маймыл кебек үк куркыныч булмавы ачыклана, димәк, ул административ җаваплылыкка гына тартылырга тиеш кебек була. Ыгы-зыгы купса да, беркемгә дә зыян килми бит. Ләкин тикшерү комитетының Буа районара бүлеге җитәкчесе урынбасары Дамир Әскаров Васинның ошбу галәмәтен полиция хезмәткәрләренә карата көч куллану белән янау дип бәяли. Ә бу исә РФ Җинаять кодексының 318нче маддәсендә күрсәтелгән җинаять.

Д.Васин вакыйганы үзенчә аңлата. Имеш, гранатаны шул көнне Шәйдуллин белән рус зираты артына баргач тапкан, аның муляж икәнен белеп машинасына куйган, акчалата бүләк бирерләр дип, полиция хезмәткәрләренә тапшырырга теләгән икән. Һәм, әлбәттә, беркемгә дә янамаган. Бары тик полиция бүлегенә алып китә башлагач кына кесәсеннән граната чыгаруы аңлашылып бетми.

Моның өчен бик кыйммәт түләргә туры килә аңа. Буа шәһәр суды Д.Васинны 2 елга ирегеннән мәхрүм итәргә карар кыла. Соңрак Татарстан Югары суды әлеге хөкемне үзгәрешсез калдыра.

ОЛЫ ШӘМӘКТӘ СӘНӘКЛЕ ҺӨҖҮМ

Полиция хезмәткәрләренә төрле кешеләр белән очрашырга туры килә, хәтта бер төртүдә дүрт тишек ясаучы хәтәр корал тоткан исерекләргә каршы торган чаклары да була. Тәтеш районында булган шундый очрак һөҗүм итүче өчен хәвефле тәмамлана.

Олы Шәмәктә яшәүче пенсионер Иван Лашманов – җирдә казынып, маллар асрап көн күрүче тырыш кеше. Быел күрше карчыгының алабута, тигәнәк баскан бәрәңге бакчасын да сукалап, терлекләре өчен арпа, үлән чәчә ул. 7нче июльдә шул кишәрлектәге печәнне чабып, мотоблогы белән ташып мәшәкатьләнә. Ләкин 51 һәм 32 яшьләрендәге Игорь һәм Александр Пушкартлар килеп бәйләнеп, эшләргә комачаулыйлар аңа. Абыйлы-энеле исерекләргә 64 яшьлек картның чит бакчадан файдалануы ошамый икән. Ирләрнең яше кулына сәнәк алып кизәнә башлагач, агай авыл идарәсенә таба йөгерә. Авыл башлыгы А.Афанасьев бу хакта участковыйга хәбәр итә.

Илнур Тимеркәев тиз килеп җитә һәм, «Нива»га И.Лашмановны да утыртып, кишәрлеккә китә. Тегеләрне эзләп, Игорь атлысының 65 яшьлек хатыны йортына да кереп чыгалар. Өйдә булмый агайнеләр. Аларның Александр дигәне соңрак, көтмәгәндә пәйда була бакчада. Ул чакта И.Лашмановтан гариза алып, административ закон бозу турында беркетмә төзеп утырган полиция хезмәткәре машинасының селкенеп китүен, арттагы уң көпчәкнең тыны чыга башлавын сизеп ала, куркынган Лашмановның читкә тәпиләвен һәм А.Пушкартның тәгәрмәчкә кадалган сәнәкне тартып алуын күреп өлгерә.

Бусы эшнең башы гына була әле. И.Тимеркәев атылып чыгарга да өлгерми, каршы яктан сәнәк тотып үзенә таба ыргылган теге бәндәне күрә һәм ябып өлгермәгән ишек артына иелә. Чынлыкта, калкан ролен үтәгән ишеккә төртелгән сәнәкнең сынуы участок инспекторына пистолетын чыгарып өлгерергә мөмкинлек бирә. Чөнки җирдән сынык сәнәкне күтәреп алып өстенә килүен дәвам итә явыз, бер мәртәбә һавага атып кисәтү дә туктатмагач, икенче пуля аңа таба оча һәм корсагын үтәли тишеп чыга. А.Пушкарт җиргә ава.

Ату тавышлары сискәндерә авылны, бигрәк тә ошбу канлы галәмәтне күреп торган Иван абзыйны тетрәндерә. Иң алдан яралының ул көнне бергә эчкән шешәдәшләре: абыйсы Игорь һәм аның хәләл җефете килеп җитә. Тиздән аңсыз хәлдәге ир-атка җирле фельдшер ярдәм күрсәтә башлый, сырхауханәдән махсус машина килеп җитә. А.Пушкартка шул ук көнне операция ясыйлар. Чынлыкта, табиблар коткара аны. Илнур Тимеркәев, кулына гына тидерергә уйлаган идем, дисә дә, пуля бавырны һәм берничә әгъзаны җәрәхәтли, димәк, эчкә кан сава, кыскасы, эксперт аның сәламәтлегенә авыр дәрәҗәдәге зыян китерелгән дип белдерә. 1988нче елгы ир-егет гаять тиз тернәкләнә. Ун көннән тикшерү чараларында катнаша башлый. Өч атна дигәндә чак кына үлми калган А.Пушкартка власть вәкиленә карата куркыныч рәвештәге көч куллану дигән җинаять кылуда рәсми гаепләү белдерелә.

Әлеге җинаятьнең сәбәбе һәм максаты аңлашылмый. Шул ук вакытта аны исерек дуамаллыкка гына сылтап булмый. А.Пушкарт 15 ел элек тә чит кеше йортына кереп телефон аппараты урлап тотыла, әмма җинаять җаваплылыгыннан азат ителеп, психиатрия сырхауханәсенә мәҗбүри дәвалануга җибәрелә. Бу юлы да экспертлар аны рухи яктан авыру, үз гамәлләрен контрольдә тотарлык түгел дип белдерәләр. Димәк, ул тагын сак астындагы «сары йорт»ка озатылачак. Ләкин тикшерү эшләре тулы күләмдә үткәрелә, җинаять эше Тәтеш район судына тапшырыла, ләкин анда А.Пушкартның явызлыгы җинаять түгел, ә «иҗтимагый куркыныч гамәл» дип атала.

Александр – дүрт малайлы гаиләдә төпчек бала. Әниләре 2000нче елда вафат булган. 73 яшьлек әтиләре исән әле. Табиблар Александрның акыл кимчелеген әти кешедән күчкән нәсел чире дип саныйлар. Малай мәктәпкә йөрсә дә, укырга-язарга өйрәнә алмаган, 13 яшеннән ферма тирәсендә эшләп йөри башлаган, соңгы елларда кышкы чорда Ульянов каласындагы туганнары хуҗалыгында кочегар булып эшләгән, җәйгә Олы Шәмәккә кайткан.

Акылга зәгыйфь дип табылган гаепләнүченең законлы вәкиле итеп аннан 6 яшькә өлкәнрәк абыйсы Алексей билгеләнә. Аның әйтүенә караганда, төпчек малай 16-17 яшеннән үк эчә башлаган. Бу җәһәттән 1969нчы елгы иң олы агайлары Игорьның тискәре йогынтысын билгеләп үтә ул, аның кушуы буенча Александр аталарыннан акча сыга да, бергәләп эчәләр, ди. Әлбәттә, сәнәкле һөҗүмгә эчкечелекнең этәргеч бирүен берничек тә кире кагарлык түгел.

ПОЛИЦИЯГӘ КАРШЫ КИЛСӘҢ

Тәртип сагындагы полиция вәкилен начар сүзләр әйтеп хурлау, аларга каршылык күрсәтү кебек җинаятьләр кылучыларга карата судьялар мәрхәмәтле җәза бирә, гадәттә, Биектау эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре белән тарткалашып, берсенең погонын умырып алган Арча районы кешесе Сергей Кукушкин 15 мең тәңкә штраф түләп котылды.

Төбәк Чокырча авылында яшәүче 36 яшендәге ошбу ир-ат 22нче мартта Казанда нык кына салганнан соң өенә кайтырга чыга. Компрессорлар заводы янында аны «Жигулие»на утырткан Ирек Җиһаншинга үкенергә туры килә. Арт утыргычтагы сәрхуш шунда ук йокыга тала, юл уңаенда туктап аның хәвефсезлек каешын да үзенә эләктерергә туры килә шоферга. Ахыр чиктә, Биектауга җиткәч, исерек бәндәне төшереп калдырырга ниятли ул. Ләкин селкетеп уяткач та, машинадан чыкмый теге. Ярдәмгә полиция чакыртырга туры килә.

Яңадан черем итә башлаган Кукушкинны погонлы кешеләр уята, алпан-тилпән атлаучы ир-атны үз машиналарына урнаштыралар. Сержант Б.Вәлиев җәмәгать урынында исерек килеш йөргән Кукушкинга беркетмә төзи, аның исерек булуын раслату өчен сырхауханәгә, аннан соң «отдел»га барырга туры киләчәген әйтә. Ниһаять, эшләре хөрти икәне барып җитә исереккә. Тиздән шул тирәдәге халык арт утыргычта ыгы-зыгы кубуын, хәтта зәңгәр путалы «Нива»ның дер селкенүен күрәләр. Котырынып киткән зур гәүдәле Кукушкин кулларына тимер «беләзекләр» кидергәч кенә тынычлана төшә. Ләкин аңарчы исерекләр телендә еш кабатлана торган өч хәрефле сүзләрне дә, башкасын да яңгыратырга, Б.Вәлиевка суккалап һәм, әйтелгәнчә, аның сул погонын куптарып алырга да өлгерә. Кыскасы, власть вәкиленә карата көч куллану турындагы 318нче маддә кысаларына эләгә ул. Моны полиция хезмәткәрләрендәге вак җәрәхәтләр дә раслый. Тикшерүче Р.Р. Гайнуллин сорауларына адвокат белән киңәшкәннән соң гына җавап бирә башлый, гаебен тануын белдерә. Тәүбә итүе, өч баласы булу моңа кадәр дә административ һәм җинаять җаваплылыгына тартылганы булган 1986нчы елгы С.Кукушкинга җәзаның иң түбәнен алырга ярдәм итә.

Наил ВАХИТОВ

Комментарии