Төркиягә мәхәббәт эзләп киткән, әмма кыйналып хастаханәгә эләккән

Төркиягә мәхәббәт эзләп киткән, әмма кыйналып хастаханәгә эләккән

Узган атнада Татарстаннан Төркиянең Анталия шәһәренә ял итәргә киткән 46 яшьлек ханымны 33 яшьлек төрек ир-аты кыйнаган, дигән хәбәр таралды. «Татарстан-24» телеканалы хәбәр иткәнчә, Лилия Исмәгыйль белән (исемнәре үзгәртелде) интернетта танышкан булган, шуннан соң күрешергә карар биргәннәр.

18нче октябрь көнне ханым тукталган отель хезмәткәрләре Лилиянең туроператорына шалтыратып, аның хәзерге вакытта больницада булуын хәбәр иткән. Шаһитлар әйтүенчә, отельдән ерак түгел генә ханымны яңа танышы кыйнап ташлаган. Кешеләр килгәндә, ул инде авыр хәлдә җирдә яткан була. Тирә-ягында күп кан, авырлык белән генә тын алган. Хастаханәдә исә ханыма ике операция ясыйлар: башына һәм үпкәләренә зыян килгән. Хәзерге вакытта ул комада, дип хәбәр ителде.

ЯНЫЙ БАШЛАГАН

Лилия Төркиягә 14нче октябрьдә китә. Отельгә урнаша, рәхәтләнеп ял итә. Бу аның бирегә беренче мәртәбә генә килүе булмый. Беренче тапкыр Лилия Төркиягә август аенда бара, шунда Исмәгыйль белән танышып кала, курорт романыннан соң да, берничә ай интернетта аралашып торалар. Ханымның дус кызы «Татар-информ»га сөйләгәннәргә таянсаң шул аңлашыла – Исмәгыйль бик тәмле телле булган, матур сүзләр сөйләгән, Русиядә үз бизнесы барлыгын әйткән. Ләкин бераз соңрак Лилия боларның ялган булуын аңлый башлаган. Соңрак аралашуларына нокта куярга җыенган. Тик Исмәгыйль ханымны җиңел генә югалтырга теләмәгән. 14нче октябрьдә ялга киләсен ишеткәч тә, аңа үзе өчен дә отельдән бер номер алуын таләп итә, гел язып тора. Соңыннан хәтта яный ук башлый. «Син минем мәхәббәтем, ләкин мине саттың. Мин сине күрә алмыйм! Килүеңне өч ай көттем. Яки барысын да төзәтәсең, яки моның нәтиҗәләре булачак», – дигән смс мәсәлән, шундый куркытулы мөрәҗәгатьләрнең берсе.

– Аның болай язуларыннан Лилия бик курыкты. Исмәгыйль аны отель янында гел саклап торган. Күзәткән. Лилия хәтта сакчылардан бу ирне отельгә кертмәүләрен сорарга мәҗбүр булган, – дип сөйли зыян күрүченең дус кызы журналистларга.

Шулай да, Исмәгыйль үз сүзендә тора – Лилиядән үч ала.

ЭКЗОТИКА ЭЗЛӘҮМЕ?

Интернетта пәйда булган бу мәгълүмат астында төрле фикерләр яздылар. «Шул кирәк! Йөрмәсен иде! Экзотика теләгәнме? Алсын!», «Менә сиңа мә! Экзотика кирәк булган берәүгә. Ир-ат белән очрашу өчен Төркиягә кадәр кит әле син! Үзебездә ир-атлар беткәнмени?», «Төркиядә бер солтан табып, җәннәттә кебек яшәрмен, дип хыяллангандыр. Бер танышым сөйләде – ул да Төркиядә ял иткәндә бер ир белән танышып, соңрак аңа кияүгә чыгып киткән булган. Ә вакытлар узгач, ир аны кыйный башлаган. Моңа түзеп тора алмаудан, ике баласын алып, кире Русиягә кайткан» дип язучылар шактый. Дөрес, араларында ханымны кызганып, аның яклы булучылар да юк түгел: «Әйе, бәлки чынлап та экзотика теләгәндер, күрше тавыгы күркә булып күренә диләр бит. Нәрсәләр булганын кем белә – бәлки мондый кабахәт иргә очраклы гына тап булгандыр. Үзебезнең илдәге ир-атлар – иң яхшылары, ирләрне океан, диңгезләр артыннан эзләү кирәкми. Ә инде чит өлкәгә ялга килгәнсең икән, бераз тыйнаграк та булу кирәк. Бәлки бу хатын үзен тиешенчә тотмагандыр?», «Ачуланмагыз аны. Фотоларына карагач та күренә бит – ялгыз ханым, җитмәсә фигурасы да менә дигән. Ә гомер, яшьлек тиз үтә – бу кыска вакыт аралыгында үз принцыңны очратасы килә. Аның белән мондый хәл килеп чыгуы бик кызганыч», – дип тә язалар.

Фикер алышучыларның күбесе ханымның социаль челтәрләргә куйган фотоларыннан гаеп эзли. Чынлап та, Лилия үз профильләренә җиңел холыклы хатын-кызлар позасында, артык кыска, ачык һәм тар киемнәр белән төшкән фотоларын гына урнаштырган. Аның белән килеп чыккан бу күңелсез хәлдә, бәлки әнә шулай җиңел холыклы кебек күренүе дә йогынты ясамый калмагандыр, дип фаразлыйлар.

ТӨРЕКЛӘР НИ УЙЛЫЙ?

Төркиянең массакүләм мәгълүмат чараларында бу хәл турында бер генә яңалык та юк. Интернет басмаларда да, газеталарда да. Мәгълүматны бәлки яшереп саклыйлардыр, дигән фаразлар бар. Ләкин бу вакыйга хакында фикерләрен белешәсе килеп, без Төркиянең төрле шәһәрләрендә яшәүче ир-егетләргә сорауларыбызны бирдек. Күбесе бу очракта Лилиянең үзен гаепле дип уйлавын белдерде. Алар сүзенчә, мондый кыска киемнәрдән фотога төшкән кыз җитди мөнәсәбәтләр корырга әзер түгел. Бәлки шуңа күрә башка ир-егет белән хыянәт иткәндер, төрек ирләре хатын-кызга бер сәбәпсез кул күтәрмәс, ди алар.

Туристларны күп күргән, Төркиянең Бодрум шәһәрендә туризм өлкәсендә шактый еллар эшләгән Фетих Думан исә, бу хәл килеп чыгуында Лилияне түгел, үз ватандашын гаепли:

– Бу ирнең фотоларын караганнан соң, шуны әйтеп була: бер җирдә: отельдәме, ресторандамы хезмәт күрсәтүче персонал булып эшли. Аларга артык күп түләмиләр, шуңа күрә Лилия Исмәгыйль белән акча өчен генә мөнәсәбәтләр башлагандыр дип әйтеп булмый. Ләкин шунысы бар – йөзенә генә карап та, бу ирнең әллә ни укымышлы булмавын, мантыйк белән фикер йөртмәвен, холыксыз икәнлеген чамаларга мөмкин. Төрек ир-атларына хас бер әйбер бар: хатын-кыз белән бер күрешү, берничә ай аралашу да җитә – алар үзләрен аның хуҗасы итеп тоя башлый. Анталиядә бергә вакыт уздырганнан соң, Исмәгыйль дә Лилияне «Бу хәзер минеке», – дип уйлый башлагандыр. Ни өчен кыйнаган соң, дигән сорауга 90 процент дөреслеккә туры килердәй җавап бу – көнләшкән. Араларында көнчелек белән бәйле тарткалашулар булгандыр дип, ышанып әйтә алам.

Төркиядә ирләрнең хатын-кызларга кул күтәрүе еш күзәтелә торган әйберме?

– Күзәтелә. Бездә хатын-кызлар мондый кыска итәкләрдән, күкрәкләрен ачып фотога төшми билгеле. Шуңа күрә болар көнләшү белән бәйле килеп чыккан кул күтәрүләр түгел. Гадәттә безнең хатын-кызларыбыз эшләми. Һәммәсе дә димим, әмма Төркиядә яшәүче хатыннарның шактые өйдә утыра. Ашарга пешерә, балалар үстерә. Ирнең эшләгән акчасы гына җитмәгән очраклар күп. Гаиләдә моның белән бәйле талашлар чыга башлый. Кызу канлы ир булса, билгеле, моның ахыры хатынының кыйналуы белән бетә. Иң төп һәм беренче сәбәп – бу.

Тагын бер сәбәп, кайбер гаиләләрдә, бигрәк тә көртләр арасында хатын кызның, кызларның һичбер әйбергә хакы юк. Мәсәлән бер кыз бар ди, әтисе сөйләгән егеткә кияүгә чыгарга тиеш. Ничә яшьләрендә булулары мөһим түгел – кызга егерме, иргә алтмыш яшь тә булырга мөмкин. Әгәр гаиләсе аларның өйләнешүен теләсә, алар өйләнешергә тиеш. Әгәр дә кыз кияүгә чыгарга теләмәсә һәм Истанбул, Бурса кебек зур шәһәрләргә качып китсә, аның абыйлары, ир-ат кардәшләре булса, кызны эзләп чыгарлар, тапсалар – үтерерләр. Әйткәнемчә, бу көртләрдә еш очрый торган хәл. Тагын бер сәбәп – безнең ир атлар арасында хатынына хәмер аркасында кул күтәргәннәр бар. Русиядәге кебек еш очрый торган хәл түгел, әмма бар.

Төрек ирләренең хатын-кызны яралау, кыйнау, үтерү кебек күренешләре аерылышканнан соң еш очрый. Мәсәлән, иренең ялкаулыгыннан туеп, хатыны аерылыша. Бераз вакыттан, ир «кире кушылыйк» дигән тәкъдим белән янына килә. Хатын риза булмый. Соңыннан ир аны бер җирдә табып кыйнап үтерә. Мондый хәлләр бездә аз түгел.

Русия хатын-кызлары төрекләрне бик ярата дигән фикер яши. Сезнеңчә моның сәбәбе нәрсә?

– Мин бер мәртәбә дә Русиядә булмадым һәм анда яшәмәдем. Ләкин монда килгән хатын-кызларның миңа әллә ничә мәртәбә аңлатканы булды – Русиядә яшәүче ир-атларның күбесе хатын кызга кадер-хөрмәт күрсәтми. Моны еш ишеттем. Ни кадәр дөрестер, ни кадәр ялгандыр – анысын белмим. Бездә гадәт мондый – әгәр дә төрек хатын-кызны ярата икән, ул аңа зур кадер-хөрмәт күрсәтер. Бу хатын-кызларның да күңеленә хуш килер. Хатын-кыз моның кадәр игътибарны элек бөтенләй күрмәгән булырга мөмкин. Төрек ир-атларының күбесе үзенең хатын-кызын һәр нәрсәдән сакларга омтыла. Ул аны саклап кына калмый, кирәк икән яклап та чыгачак. Яраткан, ошаткан, бергә булган хатын-кызына бер кешедән дә сүз әйттермәс. Һәм менә шул сыйфатлар өчен төрекләрне бик ярата Русия кызлары. Аннан соң Төркия бик гүзәл ил. Монда яшәргә күченеп китү турында хатын-кызлар арасында хыялланучылар шактый. Һәм алар төрек ир-егете белән мөнәсәбәтем булса, монда күченеп китә алырмын дип фикер йөртә. Шуңа күрә һәр туган мөмкинлектән файдаланырга тырышып, ватандашыгыз Лилия кебек авызы пешкәннәр дә була.

Ә төрекләр Русия хатын-кызларын нидән шул кадәр якын күрә? Алар да бит безнекеләрне бик ярата.

– Әйе, ярата, чөнки Русия хатын-кызларының күбесе гүзәл. Тагын бер сәбәп – сезнекеләрнең күбесен җиңел генә түшәккә яткырып була. Бу иң төп сәбәбе. Төрек кызлары белән болай җиңел булмас. Булса да, ир атның яки бик-бик бай, яки бик-бик чибәр булуы кирәк. Бай булмаган, гади кыяфәтле бер ир-атка төрек кызы белән мөнәсәбәтләр башлау җиңел түгел. Төрек кызы янына якынлашу авыр. Мәсәлән, үрнәк: бер татар, рус кызы Төркиягә килеп, кафеда утырган вакытта аның янына килеп: «Хәерле көн, яныгызга утырырга мөмкинме?» – дип сорасаң, ул каршы килмәс, авыр бер әйбер түгел сезнең янга утыру. Ә төрек кызы рөхсәт бирмәс. «Юк, утырма. Син кем?» – дияр, коры җаваплар бирер. Аннан соң төрек кызы, артык чибәр булмаса да, көзге янына килеп: «Мин матурмы-юкмы?» дигән сорау биреп тормастан, үзен дөньяның иң матур кешесе кебек хис итәр. Дөньяда аннан башка бер кыз да юк кебек кыланыр. Беркемне дә ошатмас. Шактые шундый. Ә Русия кызлары мондый түгел. Шуңа күрә, артык бай һәм артык матур булмаган төрек егете монда һичкемне таба алмаганда, Русиядән килгән һәм бик-бик матур булган кызны үзенә җиңел генә карата алыр.

СЫНАП КАРАУ КИРӘК

Соңгы елларда Төркия-Русия гыйшыклары артканнан-арта. Моның турында укыган, күргән кызларның да «җиңел тормышта», «Солтан Сөләйман кебек көчле» ир белән яшисе килә күрәсең – хәзерге вакытта үзенә танышу сайтларыннан да төрекләр эзләүчеләр аз түгел. Ватандашыбыз Лилия кебек авызлары пешмәсен өчен, кызларга нинди киңәш бирергә мөмкин соң? Бу сорауны әңгәмәдәшем Фетих Думанга да бирдем.

– Беренче чиратта, интернетта танышкан төрек ир-атлары белән ашыгып очрашмасыннар. Кимендә 3-4 ай аралашсыннар, аның чын йөзен ачарга тырышсыннар. Төрек ирләренең күбесе гүзәл сүзләрне күп сөйли, матур сөйләшә, яхшы психологик анализ ясый белә. Шуңа күрә еш кына үзе теләгәнне, үзе хис иткәнне түгел, хатын-кызның аннан нинди сүз ишетәсе килә, шуны сөйләр. Бу уңайдан алдану куркынычы зур.

Беренче мәртәбә күрешкәндә Русиядә очрашсыннар, Төркиягә килергә ашыкмасыннар. Төрек ир-егетенең чын ниятен белү өчен хәйләләсеннәр: «Син монда кил, отельдә үзеңә бүлмә ал. Көндезләрен мин эшләрмен, кичләрен күрешербез, танышырбыз, берәр җирдә сөйләшеп утырырбыз. Соңыннан һәркем үз өенә кайтып китәр», – дисен. Ягъни аның белән түшәккә ятмаячагын белдерсен. Әгәр дә ир-атның нияте җитди түгел икән, ул моны кабул итмәс. Яки кабул итәр, «Соңыннан кире уйлар да, минем белән йоклар», – дип өметләнеп, монда килер. Кыз аның белән йокламаса, башка килмәс, югалыр. Шуңа күрә, ир-атның кем булуын белү өчен башта аны озак вакытлар тикшереп карасыннар.

СОҢГЫ СҮЗ

Төрек танышы тарафыннан кыйналган Лилиянең бертуган абыйсы «Татар-информ»га сөйләвенчә, сеңлесенең мондый мәхәббәт романы барлыгы турында бер туганы да белмәгән. Шунысын да ачыклаганнар – Исмәгыйльнең өч баласы бар, хатыныннан аерылган булган. Шулай ук бу ирнең үз әнисен кыйнаган очраклары да билгеле. Әлегә ирне полиция тикшерә, диләр.

Фетих Думан әйтүенчә, Төркия кануннары буенча, ватандашыбызны кыйнаган Исмәгыйльгә озак еллар төрмәдә утыру куркынычы яный. Барысы да Лилиянең сәламәтлегенә бәйле. Комадагы ханым әле дә аңына килмәгән. Әгәр ул андый-мондый хәл булып, үлеп китсә, ирне 20-25 елга кадәр төрмәгә утыртачаклар. Ләкин моңа карап кына, зыян күрүченең туганнарына җиңелрәк булмас шул.

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии