Сәер җинаять

Сәер җинаять

19нчы июльдә Ютазы районы эчке эшләр бүлегенең участок инспекторы Илнур Мусинга Алаба Күл авылында яшәүче Гөлнара ханым телефон буенча хикмәтле хәбәр ирештерә. Билгесез бер ир-атның урамда уйнап йөргән балаларга, шул исәптән, аның 10 яшьлек малае Булатка (балигъ булмаган затларның исемнәре үзгәртелә) җенес әгъзасын күрсәтеп, дәртен басуга юнәлдергән хәрәкәтләр ясавын әйтә ул. Беренче карашка акылга туймаган бер бәндәнең мәнсезлеге булып кына күренсә дә, чынлыкта, сүз бик җитди җинаять турында бара монда.

Очрашып сөйләшкәннән соң, 40 яшьлек әни кеше әлеге бәндәне җинаять җаваплылыгына тартуны таләп итеп, гариза да яза. Әңгәмә барышында Булат барысын да сөйләп бирә. Кичке сәгать алтылар тирәсендә дуслары белән мәктәп янында кайнаша ул. Бермәлне шул тирәдә туктаган машинада утыручы абзый, малайның әйтүенә караганда, үзе янына чакыра, машина белән әйләнеп килергә тәкъдим ясый, хәтта көчек бүләк итәм, ди. Ачык ишек аркылы шоферның ни белән шөгыльләнүен күреп алган малай, куркып, табан ялтырату ягын карый. Соңрак, әлеге галәмәтне күзәткән бала-чаганың шактый икәне беленә. Полиция майорлары Р.Гәрәев һәм Р.Уразильдин алар арасында 12 яшьлек Алена булуын да ачыклыйлар. Уралдагы Асбест каласыннан әбисе янына кунакка кайткан кызый да аның оятсыз гамәлләрен әйтеп бирә. Балалар, өлкәннәр күренгәч, тегенең машина ишеген ябып куюын да әйтәләр. Оперативникларда педофил пәйда булган дигән шомлы уй да тумый калмый.

Ярый әле аның кем икәнен ачыклау зур хезмәт сорамый. Чөнки кызыксынучан малай-шалай зәңгәр «иномарка»ның «Шевроле Лачетти» икәнен дә, хәтта номерын да әйтеп бирәләр. Аның хуҗасы Бөгелмә кешесе, 1952нче елда туган Михаил Золотухин икәне мәгълүм була. Электрон картотекадагы фотосурәтен күрсәткәч, Булат белән Алена гына түгел, тагын 4 малай һәм балалар бакчасында эшләүче ханым «Шевроле»да утырган кешенең ул икәнен әйтәләр.

Радик Уразгильдин М.Золотухинны фатирында туры китерә. Өстеннән гариза язылганын әйткәч, ул, бер карышусыз, Ютазы районы үзәге Урыссуга үз машинасы белән килә. Ул чакта абзый үзенең бик ныклап килеп кабуын аңламый әле. Чынлыкта, бу аның бик озакка чыгып китүе була. Ике көннән район суды аны сак астына ябарга карар кыла.

РФ Тикшерү комитетының әлеге райондагы тикшерүчесе Рөстәм Яруллин белән беренче очрашуда ул эчкерсез сөйли. 21нче июльдә бирелгән күрсәтмәсендә ул 12 яшьләр тирәсендәге кыз балага ярамаган әгъзасын күрсәтүен һәм башка гамәлләрен тануын белдерә. Булатны искә алмый үзе, бары тик шушы «эш» белән шөгыльләнгәндә машина яныннан малайлар үтеп китүен генә әйтә. Тикшерүче Рөстәм Яруллин аның 12 яшьлек Алена һәм 4нче сыйныфка күчкән Булатка карата кылган гамәлләрен, гадиләштереп әйткәндә, җенси рәвештәге бозыклыклар дип таба һәм аңа карата берсеннән берсе кырысрак ике маддә буенча җинаять эше кузгата. Аларның беренчесе буенча 3тән 8 елга, икенчесендә 12дән 20 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган бит. Моңа кадәр беркемгә дә зыян салмаган, чөнки үтермәгән, көчләмәгән дип тынычлап йөргән М.Золотухин эшнең гаять хөрти икәнен аңлап ала, ниһаять. Тиздән элгәре сөйләгәннәрне кире кагып, гаебен танымавын белдерә. Ә инде тикшерү төгәлләнеп, октябрь ае азагында җинаять эше район судына тапшырылгач, эшне бер түгел, ә өч судьядан торган хөкем коллегиясе каравын таләп итә. Димәк, ул күршедәге Бөгелмә, Азнакай яисә Баулы шәһәрләре судларының берсендә җавап тотачак. Чөнки ике генә федераль судья эшләүче Ютазы районында аның таләбен үтәрдәй мөмкинлек юк. Хөкем утырышларының кайсы калада буласын Татарстан Югары суды билгеләячәк.

Яшүсмерләр һәм балалар катнашындагы хөкем утырышлары, гадәттә, озын-озакка сузыла. Алаба Күлдә булган хәлгә кайчан нокта куеласын да әйтүе кыен хәзергә. Әмма М.Золотухинның, акланып, судан коры чыгу мөмкинлеге юк дияргә була. Бары тик моңа кадәр хөкемгә тартылганы булмаган өлкән кешегә юристлар «түбәннән түбән» дип йөртүче җәза, ягъни законда билгеләнгәнгә караганда берникадәр йомшаграк хөкем бирелер дип өметләнергә генә кала.

М.Золотухин белән якыннан таныш кешеләрдә, аны юк гаепне бар итеп яисә бөтенләй нахакка хөкем иттеләр, дигән уй туарга да мөмкин. Үткән тормышы тел-теш тидерерлек түгел аның. Совет чорында ук институт тәмамлаган, Бөгелмә тимер юл станциясендә эшләп пенсиягә киткәч тә, яхшы белгеч һәм әйбәт кешене эшкә яңадан чакырганнар. Шуңа күрә хокук саклау органнары ясаган нәтиҗәне шик астына алырга да була.

Ләкин тикшерү материаллары, шул исәптән, М.Золотухинның беренче күрсәтмәсе белән танышкач икеләнүләргә урын калмый, чөнки әлеге кешедә җенси мөнәсәбәтләр өлкәсендә барысы да «тәртип»тә түгел дигән фикер ныгый. Тикшерү барышында аның компьютеры һәм видеоязмалар тупланмасы алына. Җитмеш ягындагы агайның ошбу хәзинәсе тулысы белән порнографияле, башлыча, шәрә хатын-кызлар һәм ирләрнең җенси дәртләрен табигый булмаган ысул белән канәгатьләндерүе турындагы язмалар. Аларның кулланышта булуына шик юк. Өстәвенә, абзый үзенең дә беренче каттагы фатиры тәрәзәсе яныннан үтеп киткән чибәр хатын-кызларга карап шундый ук гамәлләр кылуын әйтә, җенес әгъзасын берәүгә дә күрсәтмәдем, дисә дә, Алаба Күлдәге вакыйга очраклы хәл түгел, дигән фикер туа.

Беркайчан да өйләнмәгән, балалары булмаган карт буйдак хатын-кызлар белән «кешечә» якынлык кылуларын да яшерми, сөяркәләрем барысы да ирле иде ди, фахишәләр «хезмәтеннән» файдалануын, еш кына юлда очраган хатыннар белән уйнашлык кылуын сөйли. Әйтүенә караганда, Алаба Күлгә дә шундый хатыннарның берсе белән килеп чыга ул. Аны Октябрьский каласындагы автосалонга барышлый машинасына утырта. Имеш, анысы акчасы булмау сәбәпле «натуралата», ягъни интим мөнәсәбәткә кереп түләргә әзер икәнен белдерә. Авылга барып җиткәч, 35-40 яшьләрендәге Наташа, берәр сәгатьтән киләм, дип китә дә, юк була. Ә Михаил булачак «яратышу» турында уйлап-хыялланып, аны көткән арада, югарыда телгә алынган оятсызлыклар кылып һәм башына олы бәла алып өлгерә.

3нче августта үткәрелгән психиатрия экспертизасы вакытында М.Золотухин җенси бозыклыклар кылуын һәм гаепләүне кире кагуын белдерә. Шул ук вакытта Алаба Күл мәктәбе янында кыз бала белән булган хәлләрне танып, биргән күрсәтмәсен раслый. Күрәсең, үзенең шушы галәмәтләренең җинаять икәнен аңлап бетерә алмый абзый. Бу – акланырдай сәбәп, җәзаны йомшартырлык шарт була алмый, әлбәттә.

Наил ВАХИТОВ,

Ютазы районы

Комментарии