ҖЫЛЫ ҖӘЙНЕҢ ҖАН ӨШЕТКЕЧ ХӘЛЛӘРЕ

ҖЫЛЫ ҖӘЙНЕҢ ҖАН ӨШЕТКЕЧ ХӘЛЛӘРЕ

Зур шәһәрләр тирәсендәге районнарда хәвеф-хәтәрләр, җинаятьләр күбрәк була. Алар бакчачылык ширкәтләрендә килеп чыккан аяныч очраклар хисабына да арта. Чаллы янәшәсендәге Кече Шилнә авылы җирлегендә генә дә яздан көзгә чаклы кала халкы кайнаша торган 28 бакчачылык ширкәте бар, быел аларда үлем-китемле фаҗигалар да теркәлде.

БАЛА ГОМЕРЕНӘ ТИҢ САКСЫЗЛЫК

Ата-ана өчен бала үлеменнән дә ачы хәсрәт юк. 5нче июльдә Светлана һәм Виктор Трусковлар 10 яшьлек улларын мәңгелеккә югалттылар, җансыз гәүдәсен күреп хушлаша да алмадылар хәтта.

Үткән көнне хатын кечкенә кызы белән Чаллыда кала, әти кеше Игорьны ияртеп «Прибрежный» ширкәтендәге бакчага килә. 5нче июльдә көндезге сәгать 11 тирәсендә малай бергә укый торган ике дусты һәм аларның әниләре белән шул тирәдәге күлгә коенырга китә. Бер сәгатьтә кишәрлектә сулышы капкан Максим пәйда булып, ун минуттан артык Игорьны таба алмыйбыз, дигән шомлы хәбәр ирештерә.

Яхшы йөзә, чума белә торган малай ял итүчеләр, бигрәк тә бала-чага мәш килә торган әллә ни зур һәм тирән булмаган сулыкта кинәт юкка чыга. Күреп калучы да табылмый, әмма җыелган халык баланы әлеге ясалма күлгә Камадан су агызучы торба «йотты» дигән фаразны алга сөрә. Алай дисәң, малай торбага агымга, төгәлрәге, ташкынга каршы кергән булып чыга. Ләкин, ниндидер могҗизага өметләнеп, күлгә чумып улын эзләргә керешкән Виктор бу вакытта суның кире елгага таба агуын, торбаның хәтта олы кешеләрне дә өстерәп алырлык итеп суыруын ачыклый. Чынлыкта, икеләнерлек чама калмый. Игорьны соңгы тапкыр шул торба өстендә чүгәләгән килеш күрә дуслары.

Әлеге күлнең кишәрлекләрне сугару өчен су тутырыла торган «савыт» булып хезмәт итүе аңлашылгандыр. Кама яры буена урнаштырылган куәтле насос, елга суын югарыга куып, көн саен диярлек тулыландырып тора аны. Чөнки икенче насослар ярдәмендә су бакчаларга озатылган саен күл акрынлап саега бара.

Инде 5нче июльдә ни өчен күлдәге су кире елгага җибәрелгән дигән сорауга җавап бирик. Эш шунда ки, бу ысул сугару системасын чистарту өчен кулланыла. Ягъни югарыдан түбәнгә ыргылган ташкын 10-15 минут эчендә торбаны да ком-балчыктан арындыра, елгадагы, су суырта торган урындагы ләм һәм чүп-чарны читкә куа. Элек бу эшне махсус оешма хезмәткәрләре башкачарак, ягъни хәвефсез, әмма шактый кыйммәтле итеп башкарганнар. Шуңа күрә ширкәт идарәсе арзанлы һәм хәтәр алым куллана башлаган, һәм моның өчен 10 яшьлек бала гомере белән түләгән.

Сүз дә юк, әлеге фаҗига саклык чараларын күрмәү, иң беренче чиратта, торба очын тимер челтәр белән капламау нәтиҗәсе. Җаваплы кешеләр челтәрне куйган идек, судагы торбага эретеп ябыштыра алмагач, бәйләп кенә беркеттек дип акланалар үзе. Ә менә эш узгач, бер гөнаһсыз бала коточкыч үлемгә дучар ителеп баш очларында болытлар куера башлагач, ныклап беркетелгән каплавыч та пәйда була, «Су коену тыела» дип кисәтүче игълан да элеп куела, күл ярындагы ял итүчеләр төшеп-менеп йөри торган баскычны да алып ташлыйлар…

Коточкыч фаҗига булуын аңлаган берничә кеше бу хакта шул тирәдә йөрүче хезмәткәргә әйтә. Ашыкмый Олег атлы ошбу бәндә. Ышанмыйча, торбаны карап килә, аны ябарга кушкач, су үткәргеч әлеге тимернең, шартлап, яраксыз хәлгә килергә мөмкинлеген әйтеп, калакны ябудан, ягъни ташкынны туктатудан баш тарта… Ирләргә, әлеге «сакчыл» адәмне төртеп егып, кранны үзләренә борырга туры килә.

Ул арада хәтәр хәбәр идарә җитәкчеләренә һәм коткаручыларга да барып җитә. Әлеге чистарту чарасы белән җитәкчелек итүче рәис урынбасары Нуретдин Минһаҗев тиздән моңа үзе дә күреп ышана. Чөнки ярдәмчесе Захар Титов насос эченнән зәңгәр тукыма кисәге, ягъни бичара баланың эчке киеменең бер өлешен тартып чыгара. Бу инде гәүдәнең дә вак кисәкләргә тураклануын аңлата. Соңрак кузгатылган җинаять эше кәгазьләрендә дә «фрагмент», «гәүдә кисәкләре», «биологик калдыклар» дигән төшенчәләр генә кулланыла. Шул «калдыкларга» ДНК экспертизасы үткәреп, һәлак булучының Трусковларның биологик баласы икәне раслана. Мәрхүмнең эчке әгъзалары табылмаганга аның ни сәбәпле җан бирүе дә тәгаен ачыкланмый. Бары тик мескен бала суга тончыгып үлгәннән соң ботарланган дип фаразларга гына кала, чөнки теге «кисәк»ләрнең берничәсе җансыз гәүдәдән аерылган дигән экспертиза нәтиҗәсе бар.

Тикшерү органнары һәм прокуратура «Прибрежный» ширкәте идарәсе рәисенең су эшләре буенча урынбасары 1962нче елгы Нуретдин Минһаҗевны гаепле дип таба. РФ Тикшерү комитетының Татарстан идарәсеннән тикшерүче-криминалист С.Камалиев аңа «һөнәри вазыйфаларын тиешенчә үтәмәү сәбәпле саксызлык белән үлем китерү» дә рәсми гаепләү белдерә. Озак еллар Саха-Якутиянең Мирный каласында эшләп, эре предприятие директоры булган югары белемле зыялы кеше әлеге фаҗигане йөрәге аша үткәрә, гаебен дә тулысы белән таный. Рухи зыянны каплау йөзеннән баланың ата-анасына 60 мең сум акча да бирә. Әмма Светлана Трускова аңа 50 миллион сум, ә Виктор Трусков 5 миллион сумлык дәгъва белдерәләр. Шул сәбәпле Н.Минһаҗевның бар булган күчемсез мөлкәтенә арест салына. Трусковларга килгән хәсрәт чиксез, әлбәттә. Ләкин суд мондый зур күләмле дәгъваны хуплар дип ышанып булмый.

Тукай районы прокуроры Айрат Галимәрдәнов җинаять эшен сентябрь аенда раслады. Бу көннәрдә әлеге эш судта карала. Искәртик, әлеге җинаять өчен законда мәҗбүри, төзәтү эшләре дигән йомшаграк җәза бирү дә һәм 3 елга кадәр иректән мәхрүм итү дә каралган.

ИЛҮСӘ ФАҖИГАСЕ

«КамАЗ» берләшмәсе артындагы «Орбита» бакчачылар ширкәтендә 29 яшьлек хатын-кыз үлеменә китергән сәбәпне эзлисе юк. Үтерүче белән мәрхүмәнең хәвефле төндә исерек булуы ук аның сәрхушлек нәтиҗәсе икәнен күрсәтеп тора.

1980нче елгы Роман Мәүлетов яшьтән үк тайгак юлга баскан затларның берсе. 1997нче елда урлашкан һәм кеше кыйнаган өчен ике тапкыр хөкемгә тартылып 3 елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителә һәм 1 миллион сумлык штраф салына аңа. 1999нчы елдан башлап ирекле дөньяны бөтенләй күрми дияргә мөмкин. Берсеннән-берсе явызрак җинаятьләре өчен, башта 8 елга колониягә озатыла, аннан кайту белән тагын 2 еллык срок бирелә. 2009нчы елда утлы корал йөртү, наркотиклар сату кебек законсыз гамәлләр кылып 5 елга утыртыла һәм 2014нче елда азат ителеп, Чаллыдагы әнисе янына кайтып төшә.

Иң әүвәл, моңа кадәр Айрат Фидаил улы булган ир уртасы кеше, яңа документлар алып, Роман Фиделевичка әйләнә. Ярты гомерен заяга уздырган ир-атның ошбу гамәле аның җинаятьчел үткәне белән араны тәмам өзәргә, яңа исем белән яңача яши башларга ниятләве дигән өмет уята үзе. Чыннан да, алдан «Кассандра» оешмасында машина тәгәрмәчләре төзәтүче, аннары «Гросто» фирмасында машина юучы булып эшли, кредитка «Жигули» алып җибәрә. Кыскасы, уңай якка үзгәрешләр юк түгел. Күрше-күлән, бигрәк тә, әнисе аның турында мактап сөйли. Әмма болар карт егетнең туры юлга басуын белдерми, төрле административ тәртип бозулар өчен җәзага тартыла тора, тыелган дарулар кулланучы, ягъни наркоман буларак махсус исәпкә куела ул.

1987нче елда туган Илүсә Сабангулова белән 7-8 ел элек таныша алар. Мәүлетов Казандагы 19нчы төзәтү колониясендә утырганда да хәбәрләшеп торалар, егет азат ителгәч, чынлыкта, ир белән хатын кебек яшиләр. Илүсә тулай торакта бүлмә сатып алгач, шунда гомер итәләр. Әниләре Фәрихә белән Әлфия дә кодагыйлар кебек аралаша башлый. Бу яктан караганда да барысы да тәртиптә кебек. Ләкин бусы да беренче карашка гына шулай.

Быел апрель аенда Роман административ закон бозган өчен 10 тәүлеккә кулга алына. Эшләмичә кәеф-сафа корып йөрүче гүзәл җенес сөйгән яры ябылуда чакта да күңелле яши. Әйтик, шул йортта яшәүче ирләр белән дә сыйланып утыра. Романның әйтүенә караганда, иреккә чыккач, ул хатынның күкрәк, иңбаш һәм ботында күгәргән урыннар күреп «сорау алу» үткәрә. Хатын исә җәрәхәтләрнең килеп чыгышын, 6нчы катта бергәләп аракы эчкәннән соң, күршесе һәм аның дусты икәүләп көчләүләре белән аңлата. Әлбәттә, лаеш шулпасын күп эчкән төрмәче дә, хатын да полициягә хәбәр салмый. Ләкин Роман 6нчы каттагы бүлмә хуҗасын сәрхуш хатын белән «аралашуына» бик озак үкенеп йөрерлек итеп тукмап ташлый. Бу җәһәттән искәртик, кайбер шаһитлар Илүсәне дә еш кына йөзе-бите «бизәкле» килеш күрүләрен, моның иренең «тәрбия чаралары» нәтиҗәсе икәнен дә әйттеләр. Шул ук вакытта үзара ызгыш чыгуны салмыш чакта аерата тотнаксыз әче телле хатыннан күрүчеләр дә бар. Аннан соң, Романның көнләшүен дә исәптән төшереп булмас. Утсыз төтен чыкмаган кебек, монысы да сәбәпсез түгел шикелле. Һәрхәлдә, 7нче майга каршы төндә килеп чыккан бәрелешкә көнчелекнең этәргеч бирүен кире кагарлык түгел.

6нчы май көнне яшьләр «Орбита»дагы әниләре бакчасына киләләр. Аларны Илүсәнең абыйсы Юнир һәм аның язылышмыйча торучы хатыны Елена Тимаркаева каршы ала. Кунаклар алып килгән 100әр граммлы өч шешә спиртлы сыеклыкны эчкәннән соң, Мәүлетов машинасына дүртәүләп төяп Чаллыга китәләр. Чөнки шәпләп «ял итәргә» карар кылалар. Шул нияттән, шашлыкка ит һәм тагын 10 шешә шул ук «фанфурик»ны алып, кире кайталар. Роман белән Илүсә арасындагы әрләш юл уңаенда ук башлана, чөнки хатын телефонына ниндидер ир кеше шалтырата. Ошбу хәлгә нык ачуы килгән Мәүлетов, барып туктау белән, су да кушып тормыйча, бер шешә теге сыеклыкны эчеп, йөрәк януларын басмакчы була.

Кич чагыштырмача тыныч уза. Канлы бәрелеш төн уртасы якынлашканда башлана. Бакча йортында сыйланып утырган Юнир белән Елена тышта Романның, «сөйрәлчек», дип акыра-бакыра Илүсәне дөмбәсләвен сизәләр, ләкин араларына керергә ашыкмыйлар. Ю.Сабангуловның әйтүенә караганда, моңа кадәр аларны аерып караган, әмма тегеләр сугышканнар да, килешкәннәр, ә ул начар булып калган… Шулай да, вәзгыять үтә кискенләшкәч, ягъни инде котырынган ир заты идәндә яткан сөйгән ярын кул белән кыйнау гына түгел, тибә, таптый башлагач, Мәүлетовны тынычландырырга тырышып карый алар. Ләкин, йөз граммны йотып бераз утырып торганнан соң, явыз бәндә яңадан кабынып китә. Илүсәне дөмбәсләү генә түгел, аны яклап маташучыларга да эләктерә. Бу уңайдан аның психостимулятор дигән дарулар кулланучы икәнен һәм 1997нче елдагы хөкем карарында ук табиб-психиатрда дәваланырга тиешлеге әйтелгәнен искәртергә кирәк. Урамда яктыра башлагач, Юнир сеңлесенең сулыш алмавын сизеп ала. Бу хакта әйткәч, Мәүлетов җансыз гәүдәне кочып-үбеп үкереп еларга керешә. Крокодил яшьләре түгә…

Экспертиза И.Сабангулованың күкрәк сөяге, күп кенә кабыргалары сынуын һ.б. санап бетергесез җәрәхәтләрен теркәп куя, мәрхүмә, уң үпкәсе өзелү, бавыры ярылу, күкрәк куышлыгына кан савудан, дөнья куйган, дип белдерә. Химик тикшеренү шулай ук аның көчле дәрәҗәдә исерек булуын да күрсәтә. Р.Мәүлетов шунда ук гаебен тануын һәм тәүбә итүен раслап, күрсәтмә бирә. Башка чарасы да булмый аның. Чөнки әлеге кыргыйлыкны өйдәге ике кеше генә түгел, күрше кишәрлектәге ханым да күреп, ишетеп тора. Суд икенче көнне үк Мәүлетовны кулга алырга карар бирә.

РФ Тикшерү комитетының Тукай районара бүлегенең өлкән тикшерүчесе М.Клинов Р.Мәүлетов гамәлләре аңлы рәвештә сәламәтлегенә авыр зыян салып, саксызлык белән кеше үтерү турындагы маддә кысаларына эләгә дип таба. Гадиләштереп әйткәндә, кыйный торгач, артыгын кылануын сизми калган, анда үтерү нияте булмаган дип саный һәм шикләнердәй, икеләнердәй сәбәпләр ачыкланмагач, җинаять эшен тикшерүне тиз төгәлли. Июнь ае азагында ул Тукай район суды карамагына барып ирешә.

Хөкем утырышларында дәүләт гаепләүчесе район прокуроры урынбасары Марат Хәйруллин җинаятьнең явыз, рәхимсез рәвештә кылынуына басым ясый. Суд карарына Р.Ф.Мәүлетовның криминаль үткәне дә йогынты ясамый калмый. Нәтиҗәдә, шушы көннәрдә 36 яшен тутырган ир-ат тагын 10 ел гомерен иң куркыныч җинаятьчеләр тотыла торган аеруча кырыс тәртипле колониядә уздырырга тиеш дип табыла. Бу инде 45 яшендә иреккә чыкканда, аның төрмә «стажы» чирек гасыр тәшкил итәчәк дигән сүз.

Наил ВАХИТОВ,

Тукай районы

Комментарии