Юл читендә мәет бар

30нчы мартта Ютазы районы эчке эшләр бүлегенә Азнакай-Ютазы юлы буенда мәет табылуы турында хәбәр килә. Оператив-эзләү төркеме урын-җир җәймәсенә төрелеп, башына ике кат полиэтилен пакет кидерелгән хатын-кызның җинаять корбаны булуына шикләнми, аның башына сугып үтерелүе дә күренеп тора. Шулай ук җинаятьнең бик авыр ачыла торганнар рәтеннән булуы да аңлашылмый түгел. Беренчедән, мәет кар эри башлагач «калкып» чыккан, димәк, күптән кылынган һәм эзләр дә суынган инде. Аннан соң, аның узгынчы машиналардан ташлап калдырылу ихтималы зур. Димәк, чуалган йомгакның очын ерактан, Татарстаннан читтә эзләргә туры килүе бар. Өченчедән, документлары булмау сәбәпле, мәрхүмәнең шәхесен ачыклау кыенлыклар тудырачак. Эзләү чараларын соңгысыннан башларга кирәк була.

Әлеге эшкә полициянең гаять зур көчләре тартыла. Районга эчке эшләр министрлыгыннан да оперативниклар килә. Бер карасаң, күптән үтереп ташланган кешене кем дә булса эзләргә, ул полициядәге хәбәрсез югалганнар исемлегенә теркәлергә тиеш үзе. Ләкин бу очракта анда да 45 яшьләрендәге охшаш хатын-кызлар ачыкланмый. Дим-Тамак һәм тирә-күршедәге башка авылларда полиция булмаган бер генә йорт калмаса да әһәмияте булырдай мәгълүматлар да, фотосурәте буенча мәрхүмәне танучылар да табылмый. Димәк, зарар күрүче бу як кешесе түгел.

Шулай да печән кибәненнән энә эзләүгә тиң эшне башкарып чыга полиция. Мәрхүмәне танырдай ике кеше Башкортстанның Октябрьск шәһәрендә табыла. Ахыр чиктә, бу кешеләр җинаятьне ачуга башлангыч сала да инде. Алар мәетнең элек Октябрьскийда яшәгән 1972нче елгы Светлана Кошелова икәнен, соңгы тапкыр аны гыйнвар аенда фатирын сату өчен документлар җыеп йөргәндә күрүләрен әйтәләр. Тиздән С.Кошелеваның ике кызы булу да ачыклана, аларның берсе балигъ булмаган әле, 22 яшьлек Надежда моргта мәетнең әнисе икәнен раслап кул куя. Бу мәрхүмәне кем икәнлекләре ачыкланмаган кешеләр күмелә торган махсус урындагы исемсез кабергә җирләнүдән коткара.

Инде С.Кошелеваның шәхесенә кыскача тукталыйк. Туганнарыннан аның турында юньле сүз ишетмәссең. Ире Юрий белән айнымыйча эчүләрен кайнанасы әйтеп тора. Хәмер ярдәме белән ир кеше берничә ел элек якты дөньядан киткән инде. Эшләмичә эчеп йөргән хатын коммуналь хезмәтләр өчен дә түләмичә, кызлары әйтүенә караганда, ярты миллионга якын бурыч җыйган. Торакны сатып, аны үз яннарына алуны да Надежда шушының белән аңлата. Үзе Башкортстанның Балтач районындагы Шавьяда авылында 30 яшьлек көньяк кешесе белән, төгәлрәге, өч баласы, сеңлесе, иренең әтисе, энеләре белән бер йортта тора. Сәрхуш хатын гына җитми монда, кыскасы… Руслан Абдуллаевның РФ гражданлыгы юк, Русия кызы белән законлы никахта булганга «вид на жительство» дигән кәгазь буенча яши хәзергә.

Оператив хезмәткәрләр хатынның очраклы кешеләр, шешәдәшләр кулыннан һәлак булу мөмкинлеге белән беррәттән, аның үлеменә Абдуллаевлар катнашы бар дигән фаразны да тикшерәләр. Бер мәлне кияүнең ир туганына шик төшә, ләкин тора-бара Руслан үзе алга чыга. Полиция хезмәткәрләре аның Октябрьскийдагы вакытлыча файдалану өчен алган гаражын тикшерәләр. Машина кую өчен түгел, гастарбайтерларның эш кораллары, башка кирәк-яраклары саклана торган урын ул. Фатирын саткач С.Кошелеваның бар «байлыгы» шунда тутырыла. Актарына торгач, бер мендәр һәм юрган тышларына игътибар ителә. Чөнки аларның бизәкләре мәет башына уралган җәймәнеке белән туры килә. Димәк, әлеге урын-җир әйберләре бер тупланмадан булырга мөмкин. Надежда да әнисен соңгы тапкыр 2нче февральдә күрүен әйтә, салмыш хатын, кибеткә кадәр илтеп куярга вәгъдә иткәч, киявенең машинасына утырып чыгып киткән була. Ни гаҗәп, аның суга баткандай юк булуы беркемне дә борчымаган, полициягә хәбәр итүче дә, эзләп караучы да булмаган. Руслан Абдуллаев исә февраль башында, акча эшләргә дип, Краснодар якларына китеп барган.

Безнекеләрнең үтенече буенча Краснодар полициясе Р.Абдуллаевны Анапа каласында тоткарлый. Ютазыга кайтару белән гаебен таный ул. Кайнанасын Октябрьскийдагы гаражда башына тимер белән сугып үтерүен, теге җәймәгә төрүен дә әйтә, эзләрне югалту ниятеннән, аны Татарстан җирлегенә илтеп ташлавын да сөйләп бирә. Ошбу күрсәтмәләр вакыйга урынына чыгып тикшерелә. Р.Абдуллаев гаражда булган хәлләрне шаһитлар алдында сөйләп һәм күрсәтеп бирә, мәетне карга томырган урынга да алып бара тикшерүчеләрне.

Аңлы рәвештә кеше үтерү очрагының ачылуы беркемдә дә шик уятмый. Ютазы район суды Р.Абдуллаевны сак астына ябарга карар кыла. Массакүләм мәгълүмат чараларында бу хактагы хәбәрләр дә пәйда була. Ләкин әлеге мәсьәләгә нәтиҗә ясап нокта куярга иртәрәк икәне соңрак ачыклана.

РФ Тикшерү комитетының Ютазыдагы өлкән тикшерүчесе Рөстәм Яруллин С.Кошелеваның ташландык хәлгә килгән фатирын сатудан килгән 650 мең сум керемнең зур өлеше торак-коммуналь хезмәтләр буенча бурычны түләүгә тотылуын, ә калган акчага Р.Абдуллаевның күпләп мал-туар сатып алуын, ягъни эшмәкәрлек белән шөгыльләнә башлавын ачыклый. Тикшерә торгач, эчә торган хатынның, Абдуллаев әйткәнчә, үзара мөнәсәбәтләр начар булу аркасында гына түгел, ә бәлки акчасына ия булып, табыш, файда алу максатыннан үтерелүе ачыклана. Бусы «гади үтерү» генә түгел, ә Җинаять кодексында 25 елга кадәр иректән мәхрүм итү, хәтта гомерлек төрмә каралган аеруча авыр җинаять санала. Шуңа күрә Абдуллаевларга теге терлекләрне сатарга һәм шул акчага Октябрьскийда адвокат ялларга туры килә.

Кыйммәтле яклаучы Руслан Абдуллаевны бәладән йолып алу кәсебенә керешә. Моның өчен, әлбәттә, элекке тәүбәле күрсәтмәләрне явыз полиция басымы астында бирелде дип, гаепне кире кагарга кирәк була. Аннан соң, җинаять эшен «җимерүгә» Надежда Абдуллаева тартыла. Мәетнең үз әнисе икәнен әйтеп, тиешле документларга имза салган 1994нче елгы хатын, аның С.Кошелева булуына ышанмыйм, дигән рәсми белдерү ясый. Тикшерүче Р.Яруллинга генетик экспертиза билгеләргә туры килә. ДНК-тикшеренү исә аларның биологик ана белән бала икәнен раслап, әлеге мәкерле хәйләне фаш итә.

Тикшерү органнары белән яклау ягы арасындагы тарткалашу әле дә дәвам итә. Дөрес, хәзер ул Башкортстанда бара. РФ Тикшерү комитетының Азнакай районара бүлеге яртылаш тикшерелгән җинаять эшен күрше республикадагы хезмәттәшләренә җибәрә. Чөнки мәрхүмә шунда үтерелгән.

Судларда, гаебе дәлилләнмәгән дип табылып, җинаятьчеләрне аклау очраклары булгалый торган хәл. Ләкин бу очракта Р.Абдуллаевның судан коры чыга алуына өмет юк кебек. Үтерүченең ул икәнен раслаучы дәлилләр җитәрлек чөнки.

Наил ВАХИТОВ,

Ютазы районы

Комментарии