«Мин ришвәтче дә, лакей да түгел»

Редакциябез артык комфортлы шартларда эшли, бай яши, дип әйтә алмыйм. Үзләрен Алланың кашка тәкәләре дип хис итүче түрәләр безне күралмый, ара-тирә судлар белән янап торалар. Һәм судлашалар да. Чөнки «Диңгез тубыктан» принцибы буенча яшәүчеләргә бик зур комачау, баш авыртуы тудырабыз. Илебездә сүз иреген кысу буенча законнар кырыслана, мин моңарчы үземнең капыл гына наркоман булып куюымнан курка идем, хәзер инде «иноагент» тамгасы тагылудан да шүрлим. Кәҗәсе түгел, мәзәге, дигәндәй, бездә теләк кенә булсын, сәбәбе табылыр. Хәзер бит дөреслекне таптыручы, коррупциягә каршы көрәшүче бик тиз генә «Ят агент» булып куя, әле экстремистлар исемлегенә үк кертелмәсә…

Менә шундый шартларда, өстәвенә почта чиктән тыш начар эшләгәндә, бәяләр котырынып үскәндә, без тоткан кыйблабыздан тайпылмый эшләвебезне дәвам итәбез. «Безнең гәҗит»тә туры сүзле кыю журналистлар эшли, дөреслек турында «Безнең гәҗит» кенә яза, дип безне үсендереп торучылар, безгә илһам бирүчеләр бихисап. Әмма… болай да катлаулы вәзгыятьтә, бака ботын кыстыргандай, безне эттән алып эткә салучылар да булгалый. Бик сирәк, әмма бар. 1 ел элек Түбән Камадан бер инвалид ханым минем дә гарипләр арбасына калуымны теләде. Баксаң, мин Сталинны яратмыйм икән. Ул исә, Сталин вакытында балалар йортында тәрбияләнгән, анда әфлисуннар ашап яткан… Сталинның гына түгел, башкаларның да, шул исәптән бүгенгеләрнең дә фанаты түгелмен. Яратырга алар минем әтием, йә әнием түгел бит. Тиранны тиран, дип атыйм. Илебез белән менә шул идарә иткәндә илебез чәчәк атты, дип әйтә торган җитәкчене мин әлегәчә белмим.

БЕЗ РИШВӘТ АЛГАНБЫЗ?

Урынлы тәнкыйть булса рәхмәтле калабыз. Әмма шалтыратулар шантаж төсмерен алса, инде безгә эшләргә комачаулык тудыра башласа, әлбәттә җавапсыз калмыйбыз. Әнә Азнакайдан кабат-кабат шалтыратып, «Безнең гәҗит»нең «туфта», баш редактор буларак минем ришвәтче булуымны җиткерә башладылар. Бүген Азнакайдан сыер алмавым, «бер палка колбаса»га сатылмавым турында бәян итмәкче булам.

Азнакайдан, үзе әйтүе буенча, 76 яшьлек Фәндәс Гәрәев (исеме дөрестер, дип беләм, чөнки ул беренче тапкыр шалтыратканда исемен яшергән, аннан соңгы аралашуларда гына әйтеп ташлаган) авылдан качалар, дип зарлана. «Безнең Азнакай районында эш, колхозлар бетте. Путиннан башлап, Татарстан президентына кадәр бу сорау борчымый. Авылларны бетермәскә, дип язалар. Ничек бетмәсен ди ул, өлкәннәргә түгел, яшьләргә дә эш булмагач», – дигән ул. Бу мөрәҗәгать Азнакай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов җавабы белән 20нче гыйнвар санында басылып та чыкты. Ул проблемаларның булуын, ләкин эшсезлек булса да, эш урыннары да булуын әйткән, мәсьәләнең газетага шалтыратып кына хәл ителмәвен, урында киңәшләшеп эшләргә, тәкъдимнәр белән килергә чакырган иде.

Әмма шалтыратулар тукталмады. «Баш мөхәррирне «сатып алганнар»?.. исеме белән 24нче март санында авторның чираттагы мөрәҗәгате басылды.

«Азнакай районында да колхозлар бетте, оешмалар ябыла, халыкка эш бетә. Шул хәлләр турында бер тапкыр да язмыйсыз. Янәсе баш мөхәрриргә бүләк биреп бәхилләткәннәр дә, шуңа Азнакайны тәнкыйтьләмиләр дип ишеттем», – ди бу юлы үзен Фәндәс ГӘРӘЕВ дип таныткан укучыбыз. Укыгансыздыр шул ук санда, нахак гаеп тагу мәет итен ашауга тиң дип, җавабын яздым, сак булырга чакырдым. Әгәр мин президент булсам, Азнакайда гына түгел, үз авылымда да авылны торгызырга фәрман бирер идем, дип аңлаттым.

Фәндәс әфәнде ялгыз түгел булып чыкты. Шул ук Азнакайдан Рөстәм ХАРИСОВ редакциябез телефонына шалтыратып, Фәндәс әфәндегә минем язган рәсми җавабымны шәрехли.

«Язарга тек, язарга!» дигән язманы мин бастырмый тордым, ялдан кайтып әлеге авторлар белән үземнең сөйләшәсем килде. Шалтыраттым. Ләкин башта тоткарланып торган мөрәҗәгатьне укыйк:

«Безнең гәҗит»нең 24нче март санында «Баш мөхәррирне сатып алганнар?» дигән хәбәр һәм аңа баш мөхәррирнең җавабы басылган иде. Урысча әйткәндә, «дешевенький» җавап ул. Районга хәзерге башлык килгәч тә, сезнең баш мөхәррирне, журналистларны чакырып, ашатып-эчертеп җибәргәннәре бөтен Азнакайга билгеле. Уйлаучы, укымышлы кешеләр барыбыз да беләбез ул турыда. Шуңа күрә аның «сыер алмадым» дигән җавабы, кабатлап әйтәм, «дешевый» булып чыккан.

Аннары, мин үзем Казан дәүләт университеты выпускнигы. Сезнең редакторыгыз кебек. Ул властьларга тәлинкә тотып, вакыт-вакыт бөек шәхесләргә типкәләп алып, Ленинга, Дзержинскийга кизәнеп властьлар заказын үти. Редакторыгыз Ленинга пычрак яккач, минем 90 яшьлек абзыкаем, мин дә шулай ук, ул гәҗитне хәзер бөтенләй алмыйбыз. «Ленинга пычрак яккач, ул гәҗитне күрәсем килми, косасым килә», – ди абзыкаем. Шуңа күрә бу әфәнде Фәйзрахманов үзен фәлән әйбердән төз итеп куймасын, халыкны дуракка санамасын. Азнакайда акылсыз кешеләр яшәми. Әзрәк нормаль итеп язсын гәҗитен. Язарга тек, язарга. Нәрсә анда фәхешханә хатыны сыман теге якка, бу якка сугылып йөрергә?»

Рөстәм ХАРИСОВ.

Менә шундый кисәтү. Инде мине ришвәт алуларда, сатылуда, фәхешлектә гаепләүләр киткәч, әлеге авторлар белән телефон аша сөйләштем, һәм сөйләшүләрне элеккеләре кебек үк, әлбәттә, яздырып алдым.

БАШТА ЭЛЕМТӘДӘ ФӘНДӘС ГӘРӘЕВ (тел.: 89178707578)

– Мин Илфат Фәйзрахманов булам. Сезнең исемегезне беләсе иде.

– Исем дә кирәкмени сезгә?

– Әлбәттә, мин үземне атадым, сезне дә белеп сөйләшәсе иде. Миңа төзәлергә, хаталарымны белергә кирәк. 40 ел журналист булып эшләп, 60ны тутырган бабай үзем.

– Мин синнән күбрәк эшләдем. 76нчы яшь белән барам, әле дә эшләп йөрим.

– Бик яхшы, Аллаһы сәламәтлектән аермасын. Минем ничә сыер алып киткәнем турында беләсем килә иде.

– Мин алай дип әйтмәдем.

– Мин сезнең хакимият башлыгына ни рәвешле лакейлык хезмәте күрсәтәм икән?

– Сезгә 3 тапкыр шалтыраттым. Мостафина алды. 4нчесендә ир кеше алды. Ни өчен акчамны жәлләмичә 3 тапкыр шалтыратып, бернинди реакция булмады? Минем шалтыратуны җавапсыз калдырдыгыз.

– Нинди сорау иде ул? Мин ул сорауны тыңламаган журналистка шелтә бирәчәкмен.

– Нигә тагын анысы?

– Сезнең сорауны тыңламаган өчен.

– «Безнең гәҗит»не 30 ел алдырып киләм.

– Без 30 ел эшләмибез бит.

– Бүлдермә! Ихтирамым калмады. Кем икәнеңне аңладык.

– Кем икәнне аңладыгыз?

– Менә сез колхозларның таралуын туктатмадыгыз. Бу Азнакайда гынамы, дип язгансыз, шуны туктатып булмыймы? Менә безнең Әсән дигән авылда (авыл исеме буташырга мөмкин, бу урын начар язылган авт.иск.) 2 көн бар халык чыкты, малларны төяп киттеләр. Азнакайда малларны төяп киткәндә ник карап тордыгыз?!

– Кайчан булды бу хәл, безгә кем хәбәр итте икән?

– Мин каян белим.

– Алайса, нигә безне гаеплисез? Азнакайдан килгән нинди шикаятьне йомып калдык?

– Безнең авылда әнә кабер казырга кеше юк…

..Әнә шундый сөйләшү. Мин эзлеклелекне, стилистиканы мөмкин кадәр сакларга тырыштым. Күп тапкыр әдәплелеккә, сез, дип сөйләшергә чакырсам да, мин син генә булып калдым.

ИНДЕ ИКЕНЧЕ АҢЛАТМА АВТОРЫ РӨСТӘМ ХАРИСОВ (тел.89172639519) БЕЛӘН СӨЙЛӘШӘБЕЗ:

– Сезгә карата мөнәсәбәт билгеле, урысча әйткәндә добавить нечего. Мин дә университетның юридик факультетын тәмамладым. Сез властьларга ярар өчен безнең тарихи шәхесләрне шыпырт кына тибеп аласыз. Шул ук Ленинга да, Сталинга да. Бу ачып сала сезнең деятелностьны, тикшереп тә торасы юк, – дип башлады ул сүзен.

– Властька яраклашуыма, ришвәтләр алуыма тәфсилләбрәк тукталсагыз иде!

– Мин сезне бөтенләй бетереп ташламыйм.

– Димәк, әле шансларым бар…

– Безнең гәҗит» гел желтый, продажный дип әйтеп булмый.

– Сез юрист булгач, юридик дәлилләр белән сөйләшәсездер…

– Ни әйтим икән? Продажный дип, Азнакайда барысы да белә, Азнакай главасы килгәч, барыгызны да җыеп күңел ачтырдылар. Җайлап җибәргәннәр. Мөдәрисне белмим дә, күргән дә юк. Ул дус-иптәш түгел.

– Фәндәсме, Мөдәрисме?

– Мөдәрис бугай… (Чынлыкта кем? Ачыкланыр бераздан. Менә күрдегезме, бүрәнә аша бүре куу технологиясе. Авт.иск.)

– Редакциянең 10 яшьлеге булды (2013нче ел). Казаннан бер төркем артистлар белән Азнакайга кайтып мәдәният йортында халыкны ял иттереп, очрашып, аралашып киттек. Бушлай концерт куеп. Шунда чәй эчтек. Әле ашлар да ашаттылар бугай. Без ач китәргә тиеш булдык микәнни?! Бу 8 ел элек булган очрашу… Сезнең глава белән таныш түгелмен. Мин бер главаны да белмим. Сез коммунист, Сталинист булсагыз да минем намусымны пычраттыгыз.

– Мин КПССта 19 яшьтән. 91нче елга чаклы. Бүген районда КПРФның икенче секретаре. Харисов Рөстәм Таһирович булам. 30 еллап эшмәкәр, 20 еллап үз участогымда помидор үстерәм.

– Сез минем кебек карак, ришвәтче түгел икән. Сөенәм, миннән аермалы буларак, намуслы хезмәт белән яшисез. Ләкин миңа менә сезнең кебекләрне яклап суд юлларын таптарга туры килә бит. Ләкин юридик факультет тәмамламасам да, кешене гаепләү өчен зур йөрәк яки дәлилләр кирәген беләм. Миңа 60 яшь. Намуслы авыр хезмәт белән тап төшермәдем үткәнемә. Башкача әвәләнгән булсам, инде майлы калҗалы карьералар канәфиендә утырыр идем. Менә сез кыю буларак ни эшләдегез?

– Мин активный граҗданская позиция белән яшим.

– Минем әнием дә үлгәнче актив булды.

– Бу кысыр әңгәмә. Үпкәләдегез ахыры.

– Мин үпкәләмим, тик беләсем килә. Кемгә күпмегә сатылганымны…

– Китапханәдән актарасы була инде, эзләп табасы инде. Ленинга карата.

– Ленинның ни катнашы бар соң? Цензура куясызмы? Газетабызның 12 мең тиражы бар. Бер санны ким дигәндә 3 кеше генә укый дисәң дә, күпме фикер. Азнакайдан Харисов әфәндегә ошамый дип, без газетабызны үзгәртә алмыйбыз бит. Сез безнең нәширебез түгел. Акыллырак, ришвәт алмаган редакторлар җитәкләгән, кыюрак газеталарны укырга киңәш итәм. Сайлау мөмкинлеге зур бит хәзер, Аллага шөкер. Мин Ленинны да сүгәм, Путинны да Минехановны да… Мактарлык урыннарын мактыйм. Ленинга ярамыймы, Илфат Фәйзрахмановка ни әйтсәң дә, ярыймы? Миңа ришвәтчелек буенча дәлилләр кирәк бит.

– Сезнең кебек шәхесләрне яхшы беләм. Властьлар белән килешенгән. Сез бер батон вареная колбаса белән бер буханка ипи өчен барын да эшлисез.

– Миңа бер колбаса гына җитми. Һич югы икәү кирәк… Сез инанып әйтәсезме ул колбасага сатылуым турында?

– Сине сизеп торам. Кыланмышың шул. Үпкәләгән кыз бала кебек син. Эш колбсада түгел. Сезне таныдым сөйләшүдә. Мин шуңа позволяю шундый сравнение бирергә. Кемдә нинди расценка, тарифлар төрле.

Менә судлар белән яныйсыз. Бездә суд юк.

– Ник булмасын, «Безнең гәҗит»не бирәләр бит судларга.

– 3 тиенлек сүз сөйлисез. Мин ышанам сезнең кебекләр судлашып йөриләр. Азнакайны ник язмыйсыз?

– Азнакайдан нинди шикаятьне йомып калдык? Кайчан мөрәҗәгать иткәнегез булды? Ришвәтчелектә гаеплисез. Бар да начар дисез. Кайда яхшы, шул урынны күрсәтегез…

***

Менә шунда сөйләшү тәмамланды. Төрле характердагы шалтыратулар булгалап тора үзе. Кайчакта кемнәрдер белән сөйләшкәч, башы белән дус түгел ахры дип игътибар бирмисең… Әмма бу очракларда әңгәмәдәшләремнең сәламәтлекләренә шөбһә белдерерлек сәбәп тапмадым. Тик мине ришвәтчелектә гаепләүләре… шуңа дәшми кала алмадым. Аудио-язмаларны юристлар белән тикшерәбез, анализлыйбыз, бу хәлгә юридик яссылыкта нокта куярга кирәктер, дип уйлыйм.

Үзара ихтирамлы булсак иде. «Безнең гәҗит» һәркемнең фикеренә колак салырга әзер, фикерләр каршылыклы булса да. Аның кыйбласы анык – хаклык, сүз иреге. Ә мин, аның мөхәррире – берәүнең дә сайланып куелган депутаты да, җитәкчесе дә түгел. Үземне мыскылларга юл куймам. Лакей-ялчыгыз дип уйлап хис итә күрмәгез…

Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Сөйләшүләрнең аудио-язмаларын интернет сәхифәбездән шушы мәкалә астыннан табып тыңларга мөмкин.

Комментарии