Тамга белән язмалар: вәгазь

Дәверләрне тоташтыручы очрашу
Менә икенче ел рәттән 12 октябрьдә Русия мөселманнары Татарстанның беренче Баш казые, танылган дин әһеле, исламият галиме Габделхак хәзрәт Саматовның туган көне уңаеннан фәнни-гамәли конференциягә җыелды. Быел да ул ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең конференцияләр залында «Икенче Саматов укулары» дигән программа …

МИТИНГ: КЕМГӘ НИ КИРӘК?!
Узган җомгада Г. Камал исемендәге театр каршында узган митинг 400ләп кешене җыйды. Җыенны оештыручылар, Татарстанда мөселманнарның хокукы кысыла, шуңа ризасызлык белдерәбез, ди. Әйтергә кирәк, митингта яңгыраган чыгышларда дини киеренкелек кенә түгел, милли мәсьәләләр дә үзәктә иде. Җыелган халык хакимиятне дин …

Тәлгать Таҗетдин: “КИРӘК ИКӘН, КАЗАНГА ДА КАЙТАМ”
Русия үзәк Диния нәзарәте рәисе, баш мөфти, шәех-ел-ислам Тәлгать Таҗетдин моннан соң айга бер тапкыр Казанның төрле мәчетләрендә җомга намазын алып барачак. Узган җомгада ул Кол Шәриф мәчетендә җомга вәгазе сөйләде. "Безнең гәҗит" хәбәрчесенә ул Татарстанга мөфти булып кайтырга да каршы түгеллеген белдерде.
Кешеләр сөенече – ахирәттәгеләр шатлыгы
“Әй, мөэминнәр! Аллаһы Тәгалә ризалыгы юлында үтерелгән кешеләргә, үлекләр, дип әйтмәгез, бәлки алар терекләр, үлек түгелләр, ләкин сез аларның терекләр икәнен белмисез”. (“Әл Гәәкара” сүрәсе, 154 аять, Ногманый тәфсире). Әйе, әгәр кеше изге җан булса, ул үлми, җаны Аллаһы Тәгалә …

Рус милләтчеләре көчәя
Соңгы вакытта Казандагы рус милләтчеләре татарга каршы берьюлы берничә чараны ачыктан-ачык оештырды. Интернетта да алар татар телен укытуга каршы кызу бәхәс алып бара. Казандагы рус милләтчеләре Русия Мәгариф һәм фән министры Андей Фурсенкога ачык хат юллаган иде. Алар анда Татарстан мәктәпләрендә рус теле кыерсытылудан зарланды. Гәрчә бу …
Кешеләр сөенече – ахирәттәгеләр шатлыгы
“Әй, мөэминнәр! Аллаһы Тәгалә ризалыгы юлында үтерелгән кешеләргә, үлекләр, дип әйтмәгез, бәлки алар терекләр, үлек түгелләр, ләкин сез аларның терекләр икәнен белмисез”. (“Әл Гәәкара” сүрәсе, 154 аять, Ногманый тәфсире). Әйе, әгәр кеше изге җан булса, ул үлми, җаны Аллаһы Тәгалә хозурына күтәрелә. Начар изгелексез җан күтәрелә алмый, гөнаһларын ярлыкау өчен җирдә кала. Җанның үлмәслегенә дәлилләр исә җитәрлек. Мәрхүмнәрнең һәрдаим төшкә керүе моңа мисал түгелме?!

МӨФТИНЕҢ КИТҮ СӘБӘПЛӘРЕ
Татарстан Диния нәзарәте рәисе, мөфти Госман хәзрәт Исхакый 13 гыйнварда үткән пленумда үз вазифасыннан китүен белдерде. Сәбәбен сәламәтлеге какшау белән бәйләде. Чираттагы Корылтайга кадәр вакытлыча мөфти вазифасын беренче урынбасар Илдус хәзрәт Фәиз башкарачак. Рәсми яктан бар да аңлаешлы кебек тоелса да, бу мәсьәләнең төбендә серләр ята һәм киләчәктә вәзгыять тамырдан үзгәрәчәк, дип фаразлана.

Илгизәр Сәгъдиев: “Русча вәгазь тозсыз ашны хәтерләтә”
Соңгы вакытта Русия киңлекләрендәге мәчетләребездә вәгазьне русча гына алып баралар, дигән хәбәрләр еш ишетелә. Сәбәбен дә аңлатырга тырышалар: имештер, Урта Азия һәм Кавказ якларыннан килүчеләр күп. Самар өлкәсенең Сызран шәһәре – чеп-чи рус каласы. Имам булып торган Илгизәр Сәгъдиев, шуңа да карамастан, вәгазьләрне татарча сөйли.

Шәрәфле әгъза
Рәтле-башлы белем ала алмасам да, дәрәҗәле эштә исәпләнәсем, җылы йомшак урында утырасым бик килә бит, җәмәгать. И.Сталинның “Гомернең соңгы көннәрендә коммунизмны күрермен, дип өметләнәм”, Н.Хрущевның “Хәзерге яшь буын коммунизмда яшәячәк!”, “Һәр гаиләгә аерым фатир” (монысын кем әйтүен тәгаен генә хәтерләмим) кебек канатландыручы сүзләр әле дә колагымда чыңлап тора.

ТАТАР ТЕЛЕНӘ ҺӨҖҮМ!
Татарстан Диния нәзарәте каршындагы Голәмәләр шурасы Татарстан мәчетләрендә вәгазь татарча гына алып барылырга тиеш, кирәк чакта мөфти рәхсәте белән кайбер мәчетләрдә дини аңлатмаларны искәрмә рәвешендә русча шәрехләргә, дигән карарга килде. Бу карар шундук кайбер шәхесләр тарафыннан тәнкыйтькә дучар булды. Алар фикеренчә, мәчетләрдә милли фактор, бигрәк тә татар теле икенче планга чыгып, өстенлекне рус теле (яки алар әйтмешли, “русиян” теле. – А.Ш.) алырга тиеш. Мөселман җәмәгатьчелеге аптырашта.

Беренче Саматов укулары
12 октябрьдә татарның күренекле дин әһеле, галим, татарның милли-дини уянуына зур өлеш керткән Габлехак хәзрәт Саматов тууына 80 ел тулды. Ул арабызда булмаса да, Татарстан һәм Русиянең мөселман-татар җәмәгатьчелеге бу көнне күркәм төстә искә ала. Татарстан Диния нәзарәте оештырган Саматов укуларына Ханты-Мансийск, Самара, Свердловск, Мари Иле төбәкләреннән мөфти-хәзрәтләр җыелды. Татар дин җәмәгатьчелеге бертавыштан Габделхак хәзрәт Саматов шәхесенә олуг остазыбыз дип бәя бирде.
Игелек кылыйк
“БГ”да “Бабай алмасаң, колаша юк” дигән язма (19 май, 2010 ел) басылды. Мәчет алдына акча җыярга чыгып утыручылар турында да язылган иде анда. Шуны әйтәсем килә: кешенең ашарына, кияренә булмаса, сорап алу - оят түгел. Яхшы хәлле, бай кеше бирегә чыкмый. Күргән бар: әби мескен, түбән караган, янында бер малай да утыра. Бәлки, ул малайның әти-әнисе юктыр, аны әбисе тәрбиялидер. Миңа алар бик кызганыч. Алар акчаны санап утырмый, бер сум ташласаң да, күңелләре була. Сәдака акчасын ярлыларга, ятимнәргә бирергә, диләр. Менә нәкъ алар мохтаҗ да ярдәмгә. Ә яхшылыкны Ходай күрер.

ХАҖДАН АКЧА ЯСАМАГЫЗ!
Хаҗ Аллаһы Тәгаләгә итагать кылган иң дәрәҗәле гыйбадәтләрдән санала, чөнки ул - Ислам диненең бишенче баганасы. Аңа алдан ук хәзерләнеп, матди һәм рухи яктан ныгыганчы ук, күпләр әлеге сәфәр турында мәгълүмат туплый башлыйдыр. Игътибар итәсездер, матбугат чараларында төрледән төрле туристик фирмалар, агентлыклар, хаҗ сәфәренә алып барабыз дип, берничә ай алдан реклама ясый башлый. Монда да базар законнары дип кем уйлаган: кемдер алдый, кемдер алдана. Хәтта хаҗ сәфәре дә коммерциягә нигезләнгән, килде-китте бер сәяхәт кылуга әйләнеп бара икән ләбаса.

Аллаһ йортлары торгызыла
20 июньдә, нәкъ Изге Болгар җыеныннан соң Чуашстанда күптән көтелгән вакыйга булды. Татар дөньясына яхшы таныш Шыгырдан авылында 1300гә якын мөселман сыйдырышлы өч катлы “Өч сәхабә мәчете” ачылды. Соңгы вакытта бу гыйбадәтханәне Русиянең төп авыл мәчетенә әвереләчәк, дип уены-чынын бергә кушып сөйли башладылар.








