Тамга белән язмалар: Тәлгать Таҗетдин

Мәскәү Җәмигъ мәчетенең хәзерге вакыттагы күренеше...

ТАТАР МӘЧЕТЕ КЕМГӘ КОМАЧАУЛЫЙ?

Татарстан Президентының гаеттә катнашуы, зур ифтардан соң, җәмәгатьчелек игътибары Мәскәүгә юнәлде. Анда бер гасырлык тарихи татар җәмигъ мәчетен сүтәргә тотындылар. ЯСАЛМА СӘБӘПЛӘР, ЯКИ КАВКАЗ ЭЗЕ 1904 елдан бирле туктамый эшләп килүче мәчет Мәскәү тарихында икенче. Ул үз чорында татар байлары …
3

Болгармы? Татармы?

«Безнең гәҗит»нең 23 март санында (2011 ел) Тәлгать Таҗетдин белән әңгәмә урнаштырылган иде. Ул анда болгарлык мәсьәләсен күтәрә. Имеш, без 7 гасыр буе болгар исеме белән йөргәнбез дә XIV гасырда кинәт кенә татар исеменә күчкәнбез. Моны ул зур тарихи хата, …
Таҗетдин

Без – Русиянең икенче сортлы кешеләре

«Эхо Москвы» радиосын тыңлап утырам. Анда мөфти Тәлгать Таҗетдинның «Русия дәүләт гербында православие тәресе белән бергә, мөселманның символы ярымай да булырга тиеш, безнең аңа хакыбыз бар. Чөнки Русия – мөселманнар Ватаны да, без монда мең еллар яшибез. Безнең язмышыбыз Русия …
1

Уңганнарның җыелуы вә булмачаларның таралуы…

Менә Сабантуйларыбыз да узып китте… Ә бүгенге сүзебез Җыен турында барыр… Ни ул Җыен һәм халкыбызда нинди роль уйнаганын әйтергә кирәкмидер. 1917нче елга кадәр, көтүләр чыкканнан соң, башта майда Сабантуйлар, аннары чәчү эшләре беткәч – июньдә җыеннар узган. Җыеннарны күбесенчә …
Таһир хәзрәт баш мөфти Тәлгать Таҗетдин белән.

Таһир Саматов: «Себердә калуым хәерлерәк»

Таһир хәзрәт Саматов – Русия мөселманнары даирәсендә аерым урын алып тора, беренчедән, ул танылган дин әһеле Габделхак Саматовның улы, икенче яктан, ул Казанда туып-үссә дә, 90 еллар башыннан бирле Урал-Себердә дини-милли эшчәнлек алып бара. Ханты-Манси автоном өлкәсе мөфтие. Әле 1993 …
2

Мәскәүдә татарга урын булырмы?

Мәскәү һәм Чувашстан мөфтие Әлбир Крганов Мәскәүдә татар җәмәгатьчелеге белән очрашып, Мәскәүдә югала барган татар факторын күтәрү, шул рәвешле, игътибарны татар-башкортларга юнәлтергә кирәк, дип белдерде. «Без иртәгә кем булырбыз? Иртәгә Мәрҗани, Насыйри, Тукайлар кебек бөек шәхесләр тудыра алырлык милләт калырмы?» …
1Islamic_symbol_gray

Гербка – ярымай

Русия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе мөфти Тәлгать Таҗетдин ил гербындагы ике башлы бөркетнең берсенә, таҗ урынына, ярымай урнаштырырга тәкъдим итә. Бу хакта ул Дмитрий Медведев белән Владимир Путинга да мөрәҗәгать иткән. Хат белән бергә, яңа гербның эскизын да юллаган. …
prav.tatar.ru

МӨФТИ САЙЛАУ ГЫНА ТҮГЕЛ БУ!

13 апрель көнне Татар­стан мөселманнарының чираттан тыш V Корылтае бик моңсу драматик күренешне хәтерләтте. Илдус Фәиз белән бер төркем мөселманнар санлашмый кебек, Равил Гайнетдин исә соңгы вакытта сәяси һөҗүмнәр ала торып, бераз яраклашыбрак йөри сыман, ә Тәлгать Таҗетдин «дилбегә»не үз …
Тәлгать Таҗетдин

Тәлгать Таҗетдин: “КИРӘК ИКӘН, КАЗАНГА ДА КАЙТАМ”

Русия үзәк Диния нәзарәте рәисе, баш мөфти, шәех-ел-ислам Тәлгать Таҗетдин моннан соң айга бер тапкыр Казанның төрле мәчетләрендә җомга намазын алып барачак. Узган җомгада ул Кол Шәриф мәчетендә җомга вәгазе сөйләде. "Безнең гәҗит" хәбәрчесенә ул Татарстанга мөфти булып кайтырга да каршы түгеллеген белдерде.
news_2204

Әлбир Крганов: “МӘСКӘҮ МӨФТИЯТЕНЕҢ ЮЛЫ – ТАТАР ТАРИХЫ”

“Диния нәзарәте үз алдына куйган мәсьәләләрне чишәргә тырыша. Бу эшләрне бер кеше гомерендә генә эшләп бетерерлек түгел. Шуңа да аны матур итеп башлап калдырырга кирәк. Иншалла, дәвамы хәерле булыр. Киләчәккә дөрес ишекләр ачарга кирәк”, – дип әйткән иде бер ел элек Әлбир Крганов.
news_1974

Беренче Саматов укулары

12 октябрьдә татарның күренекле дин әһеле, галим, татарның милли-дини уянуына зур өлеш керткән Габлехак хәзрәт Саматов тууына 80 ел тулды. Ул арабызда булмаса да, Татарстан һәм Русиянең мөселман-татар җәмәгатьчелеге бу көнне күркәм төстә искә ала. Татарстан Диния нәзарәте оештырган Саматов укуларына Ханты-Мансийск, Самара, Свердловск, Мари Иле төбәкләреннән мөфти-хәзрәтләр җыелды. Татар дин җәмәгатьчелеге бертавыштан Габделхак хәзрәт Саматов шәхесенә олуг остазыбыз дип бәя бирде.
news_1934

Ваһһаби шәкертләр кайта. Нишләргә?

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Госман хәзрәт Исхакый ваһһаби-шәкертләрнең тиздән күпләп Ватаныбызга кайтуын һәм аларны арабызга кертергә кирәклеген белдерде. Бу янә Татарстанда ваһһабичылык мәсьәләсен күтәрүгә этәргеч булды. Җәмәгатьчелек моңа төрле бәя бирә.
news_1920

Миңнехановтан “мин – мөселман” дип әйткәнне көтәләр

16-17 сентябрьдә Казанда узган Бөтенрусия татар дин әһелләре җыенын тарихи яктан карасак, беренче чиратта, тарихи багланышларның торгызылуы белән аңлатырга кирәк. Заманында 1919 елның маенда – Мәскәү шәһәрендә, июльдә Казанда җыен үтә. Асылда, бу – җыенның өченчесе, инде 90 елдан артык вакыт узгач, янә Казанда уза дигән сүз.
news_1733

Аллаһ йортлары торгызыла

20 июньдә, нәкъ Изге Болгар җыеныннан соң Чуашстанда күптән көтелгән вакыйга булды. Татар дөньясына яхшы таныш Шыгырдан авылында 1300гә якын мөселман сыйдырышлы өч катлы “Өч сәхабә мәчете” ачылды. Соңгы вакытта бу гыйбадәтханәне Русиянең төп авыл мәчетенә әвереләчәк, дип уены-чынын бергә кушып сөйли башладылар.
news_1717

XXI БОЛГАР ҖЫЕНЫ

Изге Болгар җыенында халык узган елдагыдан да күбрәк булды. Кайбер мәгълүматлар буенча 24 мең кеше катнашкан дип исәпләнә. Әлеге шөкер җыены Идел буе Болгар дәүләтенең Ислам динен кабул итүгә 1121 ел тулу уңаеннан 21нче тапкыр уздырылды. Хак мөселманнар өчен кыйбла …
news_1675

ФЕТНӘНЕ КЕМ ЧЫГАРА?

Елдагыча җәйнең беренче аенда Татарстанның Спас районында Изге Болгар җыены уза. Ул Русиядә иң күп мөселманнарны туплаучы чарага әверелде. 1989 елдан бирле мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин тарафыннан оештырылган бу җыенга 20 мең чамасы кеше җыелды. Быел аның 19 июньдә 21нче тапкыр уздырылуы икән. Дөрес, бу үзгәртеп кору елларыннан соң гына саналган. Болгар җыены аңа кадәр дә үткәрелгән. Хәтта Совет чорында качып-посып булса да зыярәт кылганнар. Революциягә кадәр шулай ук Болгарда җыеннар узган.
news_1464

МӨФТИЯТ ҮЗГӘРЕРМЕ?

Татарстан мөселманнарының IV корылтаенда республика мөфтие итеп дүртенче тапкыр Госман хәзрәт Исхакый сайланды. «Сайлау» сүзе бу очракта сәяси төсмер алган төшенчә. Әле «Безнең гәҗит»нең узган санында моңарчы ике корылтайда катнашкан Питрәч районы Ленино-Кокушкино авылыннан Галимҗан хәзрәт Корбангали Закиров: «Нинди сайлау була соң? Бер кандидат кына бит – мөфти Госман хәзрәт», - дип язган иде. Хәтта Төньяк Кавказ мөселманнары координацион үзәге рәисе Исмаил Бәрдыев президиумда утырган урыныннан: «Альтернативы больше нет? Как в добрые Советские времена?» — дип көлемсерәп куйды. Көләрлекме, әллә киресенчәме, әмма бу корылтайда алдан билгеләнгән мөфтине расладылар, дип әйтү күпкә дөресрәк булыр.
news_1291

Мөфтиләр уртак тел табармы?

25 ноябрьдә Русия мөселманнары үзәк Диния нәзарәтенең президиум җыелышында мөфти Тәлгать Таҗетдин илдәге мөфтиятләрне бер оешмага берләшергә өндәде. Тәлгать хәзрәт бу хакта элек тә әйткән иде, ләкин хәзер ул җитәкчелеккә конкрет исемнәрне дә атады. Русия Баш мөфтие итеп Мөфтиләр Шурасы рәисе Равил Гайнетдинне, мөфтиятнең рәислек вазифасына Татарстан Диния нәзарәте башлыгы Госман хәзрәт Исхакыйны, баш казыйлыкка Төньяк Кавказ мөселманнарының Координацион үзәге башлыгы Исмаил Бердиевны тәкъдим итте.
news_1175

ЧУАШСТАНДА – АЗАН ТАВЫШЫ

Әле 15 ел элек кенә Чуашстан ике мәчетле иде. Дистә ярым елдан соң биредә яшәүче 35 мең татар халкы инде ике мәчеттән генә түгел, ә кырыктан артык иман йортыннан моңлы азан тавышын да ишетә, шунда намазын да кыла. Ләкин бу гына җитми, ди алар. Исламда иң хәерле җомга көнендә, елына ике тапкыр узучы Гает бәйрәме вакытында әлеге мәчетләргә җирле халык сыешмый. Иман йорты буш тормавының сере гади. Халык җәмәгать булып оеша, үз акчасына мәчетен салдыра һәм Аллаһыга якынаер, аның ризалыгына ирешер өчен, гыйбадәтен кыла.
news_887

Изге Болгар җыены

Болгар бабаларыбыз рәсми рәвештә Ислам динен кабул иткән көнне билгеләп үтү максатыннан, 20нче ел рәттән Спас районының Болгар шәһәрендә «Изге Болгар җыены» уздырыла. Быелгы җыен Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул ителүгә 1120 ел тулуга багышланды. Һәм 13 июньдә Русиянең 20дән артык төбәгеннән 15 мең чамасы милләттәшебез шул бәйрәмгә җыелды. Алгы сафларда мөфти-хәзрәтләребез, галимнәребез, җәмәгать эшлеклеләре.
1 бит (2)12