Тамга белән язмалар: Татар иҗтимагый үзәге

Мәчет хыялда гына калмагае
Татарстанның иң зур мәчете булырга тиешле Җәмигъ мәчетенең төзелеше тукталып калды, Чаллы халкы мәчет төзелүенә өметен өзеп бара. Без Яр Чаллы Татар Иҗтимагый Үзәге (ТИҮ) активистлары ошбу хәлләргә борчылып, җөмһүриятебез халкына мөрәҗәгать белән чыгарга булдык, безнең сүзләребез аеруча шәһәрдәшләребезгә кагыла. …

«Без милләт өчен мәйдан тоттык…»
1991 елда суверен Татарстанда Борис Ельцинны Русия Президенты итеп сайлатуга каршы Дәүләт Советы депутаты Фәүзия Бәйрәмова сәяси ачлык башлый. 14 майда башланып киткән ачлыкка язучылар, шагыйрьләр, гади халык вәкилләре кушыла. 14 көн, ягъни 27 майга кадәр дәвам иткән ачлык тәэсирендә, …

МИТИНГ: КЕМГӘ НИ КИРӘК?!
Узган җомгада Г. Камал исемендәге театр каршында узган митинг 400ләп кешене җыйды. Җыенны оештыручылар, Татарстанда мөселманнарның хокукы кысыла, шуңа ризасызлык белдерәбез, ди. Әйтергә кирәк, митингта яңгыраган чыгышларда дини киеренкелек кенә түгел, милли мәсьәләләр дә үзәктә иде. Җыелган халык хакимиятне дин …

Сембердә “ризасызлар”
26 мартта Сембердә “ризасызлар” пикеты узды. Бу чара Путинның хакимияткә килү көнендә аңа карата ризасызлык белдерү максатыннан үтте. Пикетка чыгучылар “Путин һәм Ходорковский – урыннарыгызны алышырга вакыт!”, “Путинны – отставкага!”, “Русия – Путинсыз!”, “Мәгълүмат чараларына цензура бетсен!” һәм башка шундыйрак …

Ижау һәм татарлар турында
Алдан ук әйтәм: удмурт халкын ишетеп кенә белүчеләрдән түгелмен. Безнең Кукмара районында татар, рус, шул ук удмурт, мари, чуаш һәм башкалар үзара дус-тату булып көн итә. Бәйрәмнәр, гореф-гадәтләргә толерант караш, бер-береңә хөрмәт – болары инде гадәти күренеш. Шуңа күрә чит якларга чыгып китсәм дә, татарлар һәм башка милләт вәкилләренең дус яшәвенә гаҗәпләнмим. Иң сокландыра торган күренеш – читтәге татарларның бердәмлеге.

Удмуртиядә татар моңы
Читкә сибелгән милләттәшләребезнең тырышып-тырмашып яшәп ятуын күреп кайтасың да милләт кадерен тагын да ныграк аңлыйсың. Татарстанда, аеруча татар авылларында милләт мәсьәләсе әллә ни кискен куелмаган әле. Татарча аралашабыз, татарча яшибез. Бу яктан без бәхетле дә кебек. Шуңа күрәме, арабызда милләтнең бүгенге хәленә битараф калучылар күп. Ә менә читтәге татарлар, бездән аермалы буларак, үз теленә ныклап ябышып ята.

Губерналар урынына – агломерацияләр
Киләчәктә Русия халкы хәзерге кебек 83 аерым төбәктә түгел, ә 20 эре индустриаль мега-үзәк тирәсенә тупланып яшәргә мөмкин. Милли хәрәкәт, зыялылар Русиядә агломерацияләр төзүгә каршы. Татарстан хакимнәре әлегә дәшми. Дәүләт Советы депутатлары рәсми мәгълүмат юклыгын әйтә. Әлеге тема “Азатлык” радиосында аеруча зур яңгыраш алды. Игътибарыгызга – шул темага әзерләнгән язмаларның иң кызыклы өлешләрен тәкъдим итәбез.

Мөселманнарга каршы халык кулланыла
Мәскәүнең Текстильщиклар районы мөселманнары мәчетле булабыз дип шатланып йөргәндә, урындагы халык каршы чыкты (“БГ” 15 сентябрь, 2010 ел). Шуннан соң мөселманнар ярдәм сорап, Рус православие чиркәвенә мөрәҗәгать итте. Протоирей Всеволод Чаплин исә бу очракта җирле халык фикере истә тотылырга тиеш, дип саный. Аның сүзләренчә, мәчет төзү алдан ук бар тарафлар ягыннан, шул исәптән җирле халык белән дә килештерелсә, низаглы хәлләр тумый.

“БОМБА”НЫ КЕМ КУЙГАН?
Татар яшьләренең күңел ачу, аралашу, эстрада йолдызлары, танылган шәхесләр белән очрашулар оештыру урыны булган “Шәрык клубы”нда тагын бер яңалык. Анда “бомба”… эзләгәннәр. Кемдер шаяртып кына милициягә шалтыраткан да Татар иҗтимагый үзәге бинасына куелган шартлаткыч турында хәбәр иткән. Ул шалтыратучы “шаянны” да жәллим инде, “ялган чакыру” турындагы маддәне белми, ахры.

Хәтер көне кайчан?
Әле кичә генә “Бердәмлек!” дип кычкырып йөргән татарлар тәки уртак тел таба алмады һәм аларның бер өлеше Хәтер көнен кабат 12 октябрьдә билгеләп үтте. Инде ничә еллар буенча сузылган бәхәс быел да актуальлеген югалтмаган ләбаса. 1989 елдан 15нче октябрьдә үтә башлаган Хәтер көне датасын астрономик исәпләүләр буенча ялгыш дип бәяләп, 12сендә үткәрү дөрес була, диючеләр барлыкка килде. Ничек булган шулай калсын, диючеләр күпчелекне тәшкил итсә дә, бер төркем аерылып чыгып, үзе билгеләгән көндә хәтер барлады һәм барлавын дәвам итә.










