Тамга белән язмалар: Рамил хәзрәт

Түбәтәй – татар күрке
Бу изге бәйрәм – Корбан гаетен Яңа гасыр телевидениесеннән сокланып карадым, фотога да төшереп бардым. Рамил хәзрәтнең гает вәгазен дикъкать белән тыңладым. Вакыт табып, гает намазына мәчеткә килүче яшьләргә, дин кардәшләребезгә эчкерсез рәхмәт. Әмма шул күңелсез нәрсә күзгә чалынды: озын …

Киез итеккә бәя дә, ихтыяҗ да арта
Киез итекләр модага кергән икән дигән сүзләрне ишеткәләргә туры килә хәзер. “Мин беркайчан да мода артыннан кумадым, әмма гомерем буе салкыннарда киез итек кидем. Миннән күреп, кызым да алды. Дөрес, аныкы заманча, чигүләр белән. Ул да, нигә элек киез итек кимәдем икән, дип әйтә”, – ди Надежда Дряньзина.

Иман йортлары артты
Татарстанда Корбан гаетенә дүрт мәчет ачылды. Спас районының Измери авылындагы мәчет хәйриячеләр көче белән төзелгән. Моңарчы бу авылда иман йорты булмаган. Күптән көтелгән тантанада “Кол Шәриф” мәчете имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Юныс, ТР буенча Эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров, район башлыгы Камил Нугаев катнашты. Рамил хәзрәт районның бөтен имамнарына Татарстан мөфтие тарафыннан имзаланган таныклыклар тапшырган.

Беренче Саматов укулары
12 октябрьдә татарның күренекле дин әһеле, галим, татарның милли-дини уянуына зур өлеш керткән Габлехак хәзрәт Саматов тууына 80 ел тулды. Ул арабызда булмаса да, Татарстан һәм Русиянең мөселман-татар җәмәгатьчелеге бу көнне күркәм төстә искә ала. Татарстан Диния нәзарәте оештырган Саматов укуларына Ханты-Мансийск, Самара, Свердловск, Мари Иле төбәкләреннән мөфти-хәзрәтләр җыелды. Татар дин җәмәгатьчелеге бертавыштан Габделхак хәзрәт Саматов шәхесенә олуг остазыбыз дип бәя бирде.

Конференциядә без дә катнаштык
Әлмәтнең сәүдә-икътисад техникумында студентларның фәнни-тикшеренү эшенә зур игътибар бирелә. Ул төрле юнәлешләрдә алып барыла. Бигрәк тә сәламәт яшәү рәвеше булдыруга нык басым ясала. Шул уңайдан группадашым Гүзәл Шиһапова белән Лениногорск шәһәренең нефть техникумында “XXI гасыр –яшьләренең сәламәт яшәү рәвеше” дип аталган фәнни-гамәли конференциясендә катнашуыбыз турында язарга булдым әле.

МӨФТИЯТ ҮЗГӘРЕРМЕ?
Татарстан мөселманнарының IV корылтаенда республика мөфтие итеп дүртенче тапкыр Госман хәзрәт Исхакый сайланды. «Сайлау» сүзе бу очракта сәяси төсмер алган төшенчә. Әле «Безнең гәҗит»нең узган санында моңарчы ике корылтайда катнашкан Питрәч районы Ленино-Кокушкино авылыннан Галимҗан хәзрәт Корбангали Закиров: «Нинди сайлау була соң? Бер кандидат кына бит – мөфти Госман хәзрәт», - дип язган иде. Хәтта Төньяк Кавказ мөселманнары координацион үзәге рәисе Исмаил Бәрдыев президиумда утырган урыныннан: «Альтернативы больше нет? Как в добрые Советские времена?» — дип көлемсерәп куйды. Көләрлекме, әллә киресенчәме, әмма бу корылтайда алдан билгеләнгән мөфтине расладылар, дип әйтү күпкә дөресрәк булыр.

Фәүзия апаны саклап калыйк!
“Безнең гәҗит”нең 18 ноябрь санында басылып чыккан “Корбан кем?” исемле язманы укыдым. Фәүзия Бәйрәмованың “Төрмә ишеге төбендә басып торам”, “Ватанымнан баш тартам” дигән сүзләре бик тетрәндерде. Ул милләтебезне яклаучы, динебезне алга әйдәүче. Китапларын да бик яратып укыйм. Үземдә аның “Бәхет ачкычы”, “Исламча яшәү рәвеше” дигән китаплары бар.

Иң яхшы допинг – иман
Чаллы шәһәренең “Җәүһәр” мөселман яшьләре үзәге инициативасы белән 21 ноябрьдә Тукай районы Теләнче Тамак мәдәният йортында “Сәламәтлек ул – рух һәм тән тантанасы” дигән кичә булды. Чаллыдан бер төркем яшьләр, шул исәптән Хәмидуллиннар гаиләсе дә, авылның “Фәйзрахман” мәчетенә төп-төгәл ястү намазына килеп җиттек. Армрестлинг, ягъни кул көрәше буенча дөнья чемпионнары булган Хәмидуллиннарның иман юлына басуын күпләр белмидер әле.

Безнең дин дөньяви!
Үзәк мәчет тирәсендә еш күзәтелә торган манзара: хатын-кыз сумкасыннан яулык чыгара да башына бәйли, янында теләр-теләмәс кенә аякларын өстерәп барган бер егет кулына биш-ун сумлык акчасын тоттыра, янәсе мәчеткә кергәч, үз кулың белән салырсың, иртәгә бит имтихан, уңышлы була күрсен. Башка вакытта бу апаны да, бу егетне дә мәчеттә күреп булмый, ә инде аталары хакында әйтәсе дә юк.

Кол Шәрифтә укыталар никах…
“Әни, мин никахымны Кол Шәриф мәчетендә укытырга уйладым. Сез каршы түгелсездер бит?” – дип кайтты туганнан туганым Казаннан. Гомер-гомергә өйдә авыл мулласына никах укытып күнеккәнгә, мәчетләрнең дә мондый изге эш белән шөгыльләнүен ишетеп, туганнар берара аптырап калды. Менә авыл кешесенә яңалык! Хәзер никахны мәчетләрдә дә укытып була микәнни?! Кол Шәриф мәчетендә Рөстәм хәзрәт Бәкиров белән әңгәмәбез шул хакта.











