Тамга белән язмалар: мөфти сайлау

МӨФТИ САЙЛАУ ГЫНА ТҮГЕЛ БУ!
13 апрель көнне Татарстан мөселманнарының чираттан тыш V Корылтае бик моңсу драматик күренешне хәтерләтте. Илдус Фәиз белән бер төркем мөселманнар санлашмый кебек, Равил Гайнетдин исә соңгы вакытта сәяси һөҗүмнәр ала торып, бераз яраклашыбрак йөри сыман, ә Тәлгать Таҗетдин «дилбегә»не үз …

МИТИНГ: КЕМГӘ НИ КИРӘК?!
Узган җомгада Г. Камал исемендәге театр каршында узган митинг 400ләп кешене җыйды. Җыенны оештыручылар, Татарстанда мөселманнарның хокукы кысыла, шуңа ризасызлык белдерәбез, ди. Әйтергә кирәк, митингта яңгыраган чыгышларда дини киеренкелек кенә түгел, милли мәсьәләләр дә үзәктә иде. Җыелган халык хакимиятне дин …

Халык алдында оят
13 мартта Казанда Мөселманнарның Диния нәзарәтендә пленум булды. Шушы очрашуда мөфти вазифасына 3 кандидат сайланды. Әлбәттә, моңа каршы чыгучылар да булды. Ә күпчелек имам-мөхтәсиб ризалык белдерде. Бу зур эштә хаталанмас өчен, җәмәгать белән барырга кирәк. “Җәмәгать белән баручының юлы дөрес …

МӨФТИЯТНЕ НИ КӨТӘ?
Татарстан Диния нәзарәтенең дүртенче пленумы чираттан тыш үтәчәк 5нче Корылтайның көнен һәм мөфти вазифасына кандидатлар исемлеген раслады. Ә бер төркем дин әһелләре пленумга канәгатьсезлек белдерә һәм, уставны боздылар дип, судка мөрәҗәгать итмәкче. Мөфтилеккә үз кандидатурасын куяр өчен, барлыгы 12 гариза кергән, ләкин пленум шуларның өчесен генә раслаган. Пленум вәкилләренә өч кенә кандидатурага тукталырга алдан “киңәш иткәннәр”, мөхтәсибләргә ике айлык хезмәт хакы да бирелгән.

МӨФТИНЕҢ КИТҮ СӘБӘПЛӘРЕ
Татарстан Диния нәзарәте рәисе, мөфти Госман хәзрәт Исхакый 13 гыйнварда үткән пленумда үз вазифасыннан китүен белдерде. Сәбәбен сәламәтлеге какшау белән бәйләде. Чираттагы Корылтайга кадәр вакытлыча мөфти вазифасын беренче урынбасар Илдус хәзрәт Фәиз башкарачак. Рәсми яктан бар да аңлаешлы кебек тоелса да, бу мәсьәләнең төбендә серләр ята һәм киләчәктә вәзгыять тамырдан үзгәрәчәк, дип фаразлана.



