Тамга белән язмалар: Камил Исхаков

Экс-мэр эшсез калды
Камил Исхаков Ислам конференциясе оешмасында Русиянең даими вәкиле эшеннән алынды. Ул 1989 елдан алып 2005 елга кадәр Казан башлыгы булып эшләгән иде. 650

Атта да, тәртәдә дә
“Ир какканы мир кага” язмасы авторы (“БГ”, 2 март, 2011ел) белән тулысынча килешәм. Шуны куәтләп әйтәсем килә: быелгы кыш салкын карлары белән тарихка керерлек булды. ТКХ хезмәткәрләренә күпме генә ризасызлык белдерсәк тә, бернинди техника да җиңәрлек булмады бит Аллаһы Тәгалә …
Ир какканны мир кага
“Безнең гәҗит”тә Рафис Дефисовның “Илсур Метшин – казанча Лужков” (2 февраль, 2011) дигән мәкаләсен укып, гаҗәпкә калдым. Сай фикерле, яла ягулы дәлилләрсез мәкаләне сәяси агентлыклар хәбәрчесе язуына ышанасы да килми. Дефисов әфәнде! Сез кем соң? Ә!! Казанны кар күмгән икән. …

ХУҖА НАСРЕТДИН ВАРИСЛАРЫ…
И, бар иде ул заманында Бауман урамында тилмереп йөргән чаклар! Казанлылар әллә ни артык аптырамаса да, кунакларның үзәктә ял итеп йөргәндә каңгырып йөргәннәре истәдер әле. Сүзем бәдрәфләр хакында. Дөресрәге, аларның башкала урамнарында булмавы турында. Бауманда биотуалетлар пәйда булганчы тилмерде халык. Аларның үзәктә урнаштырылуында минем дә өлеш бар бит, җәмәгать!

Кәнәфиләр шатырдый
Татарстанда яңа хакимият оешып бара. Әлегә безнең күз алдыбызда аның башлангыч формасы гына. Күчеш этабы, ким дигәндә, берәр ел дәвам итәр. Ягъни республикадагы төп постларга яңа Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов кирәк санаган кешеләр билгеләнер. Март аенда тәкъдим ителгән Министрлар Кабинеты да вакытлы, озакламый тамырдан үзгәрәчәк структура дип кабул итәргә кирәк.

Газиз әнкәйләр!
Әни! Әнкәй! Күпме наз, ярату, чиксез мәхәббәт сыйган бу сүзләргә! Һәрберебезнең теле “әни” дип ачыла. Безнең өчен күпме борчулы көннәр, йокысыз төннәр үткәрә бит алар! Җан җылысын биреп, һәр адымыбызга сөенеп, дөньяны танырга өйрәтүче газиз әниләр! Алардан да изге, алардан да гүзәл кеше юктыр ул. Ялгышларыбызга күз йомалар, аларны төзәтергә ярдәм итәләр. Миһербанлылык, кешеләргә ярдәм итү саваплы гамәл икәненә балачактан төшендерәләр. Гомумән, әни булуның нинди авыр икәнен үзең әни булгач кына аңлыйсың, ди халык.

Бер казанга ике баш…
2009 елны Медведевның популярлыгы узган ел белән чагыштырганда 12%ка арткан. Хәзер инде русиялеләрнең яртысы аны үз итә. Шулай да Путин әлегә, Русия элитасын алганда, популярлык буенча беренче. Бөтенрусия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге сораштырулары күрсәткәнчә, аны 67% халык яклый. Әмма Медведев инде Путин үкчәсенә басып килә.

Казанның элеккеге башлыгына 60 яшь
8 февральдә Русия Президентының Ислам конференциясе илләрендәге вәкиле Камил Исхаковка 60 яшь тулды. Якшәмбедә ул аны Казанда “Корстон” күңел ачу үзәгендә билгеләп үтте. Тантанада 400ләп кеше – Татарстанның элекке һәм бүгенге иң зур җитәкчеләре, федераль, хөкүмәт вәкилләре һәм “Шәрык” илләре дипломатлары катнашты.

Исламнан башка киләчәк юк!
Соңгы елларда дин әһелләренең миллилекне өнәп бетермәве сизелә. Диндә милләт юк, янәсе. Яисә киресенчә, милләтчеләрнең гасырлар буе ата-бабаларыбыз тоткан дингә кырын каравын күзәтергә була. Заманында “милләт” белән “дин” төшенчәсе бер дәрәҗәдә булган. Кызганыч, 70 елдан соң бу ике юл ике юнәлеш алды, бер-берсенә дошман кебек карый башлады. «Кол Шәриф» мәчете фонды директоры, имам-хатыйп Зөфәр хәзрәт белән сөйләшүебез көн дә сөйләнгән «Кол Шәриф» мәчете турында түгел. Милләт һәм дин хакында.













