Тамга белән язмалар: Илдус Фәиз

Сиңа гына әйтер сүзләрем бар
Элекке заманнарда бер кеше яшәгән. Аның бер бик уңган колы бар икән. Ләкин колның җитешсезлеге булган – нинди генә каза килсә дә, ул: «Аллаһы Тәгалә безгә шулай хәерле кылды», – дип язмышы белән килешә икән. Хуҗасы исә моңа гел ачуланган. …

Зөфәр Галиуллин: «Кол Шәрифне таркаулык үзәгенә әйләндермик!»
Зөфәр хәзрәт Галиуллин – Русия мөфтие Тәлгать Таҗетдин шәкерте, берничә китап авторы, Кол Шәриф мәчетен төзүдә башлап йөргән кешеләрнең берсе. Быел Тукай бүләге Кол Шәриф мәчетен иҗат итүчеләргә бирелде, шулар арасында Зөфәр хәзрәт тә бар. – Зөфәр хәзрәт, сезне иң …

Иманлы авыл бәйрәме
Теге яки бу төбәктә авыл көннәре, җыен-сабантуйлар турында укыгач-ишеткәч, көнләшеп кала идем. Югарыдан бернинди күрсәтмә көтмичә, аерым берәүләрнең шәхси инициативасы белән оештырылган андый чараларда үзем дә катнашканым бар. Шул чакта хәтта кечкенә генә салалар да терелеп, җанланып киткән төсле була. …

459 елдан соң – беренче ифтар
26 август көнне беренче тапкыр Казанның нәкъ үзәге – Кремль каршында мөселманнарның авыз ачу мәҗлесенә җыелуы – рәсми булмаган тарихи бер дата булып калыр, мөгаен. 1552 елда Казан яуланып алынгач та, татарлар кирмән янында түгел, хәтта үзенең киң җәннәттәй …

МӨФТИ САЙЛАУ ГЫНА ТҮГЕЛ БУ!
13 апрель көнне Татарстан мөселманнарының чираттан тыш V Корылтае бик моңсу драматик күренешне хәтерләтте. Илдус Фәиз белән бер төркем мөселманнар санлашмый кебек, Равил Гайнетдин исә соңгы вакытта сәяси һөҗүмнәр ала торып, бераз яраклашыбрак йөри сыман, ә Тәлгать Таҗетдин «дилбегә»не үз …

МИТИНГ: КЕМГӘ НИ КИРӘК?!
Узган җомгада Г. Камал исемендәге театр каршында узган митинг 400ләп кешене җыйды. Җыенны оештыручылар, Татарстанда мөселманнарның хокукы кысыла, шуңа ризасызлык белдерәбез, ди. Әйтергә кирәк, митингта яңгыраган чыгышларда дини киеренкелек кенә түгел, милли мәсьәләләр дә үзәктә иде. Җыелган халык хакимиятне дин …
Берләшик
Динебез җәмгыять тормышына кайта башлаганнан соң, мәчетләребездә күпләп яшьләр күренә башлады. Әле 15 ел элек кенә мәчетләребездә картлар-бабайлар, сирәк кенә яшьләр күренгәли иде. Хәзер исә шәһәр мәчетләрендә, киресенчә, яшьләр күпчелекне тәшкил итә, өлкән яшьтәгеләр чагыштырмача аз күренә. Авыл, район мәчетләрендә …

МӨФТИЯТНЕ НИ КӨТӘ?
Татарстан Диния нәзарәтенең дүртенче пленумы чираттан тыш үтәчәк 5нче Корылтайның көнен һәм мөфти вазифасына кандидатлар исемлеген раслады. Ә бер төркем дин әһелләре пленумга канәгатьсезлек белдерә һәм, уставны боздылар дип, судка мөрәҗәгать итмәкче. Мөфтилеккә үз кандидатурасын куяр өчен, барлыгы 12 гариза кергән, ләкин пленум шуларның өчесен генә раслаган. Пленум вәкилләренә өч кенә кандидатурага тукталырга алдан “киңәш иткәннәр”, мөхтәсибләргә ике айлык хезмәт хакы да бирелгән.
ТАТАРСТАНДА МӨФТИ САЙЛАУ ВАКЫЙГАСЫ РУСИЯ БАШ ПРОКУРАТУРАСЫНА ШИКАЯТЬ ИТЕЛДЕ
Татарстанның элекке мөфтие, хәзер “Нурулла” мәчете имамы Габдулла хәзрәт Галиулла Русия баш прокуроры Юрий Чайкадан Татарстан мөселманнары диния нәзарәте пленумының карарларын үтәүне туктатуны үтенә. Габдулла хәзрәт белдерүенчә, 13 мартта кабул ителгән карарлар назәрәт уставын боза. Аерым алганда шикаятьтә, мөфти вазифаларын …
Утыз-Имәнине тыймакчылар
Шушы көннәрдә шаккатарлык яңалык булды. Оренбург өлкәсе районара (гайский межрайонный) прокуроры С.В.Челышев тарафыннан шәһәр судына татар классигы Утыз-Имәнинең “Хәтем хуҗа” вә “Дога и хәтем” һәм Рих Әхмәр догасы” әсәрен экстремистик эчтәлектә дип тануны һәм, үз чиратында, тыюны сорап, гариза кергән. …

Кавказдагы дары исе Татарстанда?
25 ноябрьдә 500 милиция, махсус көчләрдән торган төркем кораллы өч егетне үтерде. “Аларны исән килеш кулга алырга кирәк иде”, – дип саный Чистай һәм Нурлат районында яшәүчеләр. “Егетләр Хизб-ет-Тахрир – Русиядә тыелган халыкара партия тарафдарлары булуы ихтимал”, – ди хокук саклаучылар. Ләкин күп кенә сәбәпләр аларның ваһаби карашлы булуына ишарәли. Бу вакыйгадан соң Татарстан җәмәгатьчелеге аптырашта, кайберәүләр Идел буен, бигрәк тә Татарстанны Кавказ мисалы көтә, дип куркыта.

XXI БОЛГАР ҖЫЕНЫ
Изге Болгар җыенында халык узган елдагыдан да күбрәк булды. Кайбер мәгълүматлар буенча 24 мең кеше катнашкан дип исәпләнә. Әлеге шөкер җыены Идел буе Болгар дәүләтенең Ислам динен кабул итүгә 1121 ел тулу уңаеннан 21нче тапкыр уздырылды. Хак мөселманнар өчен кыйбла …

МӨФТИЯТ ҮЗГӘРЕРМЕ?
Татарстан мөселманнарының IV корылтаенда республика мөфтие итеп дүртенче тапкыр Госман хәзрәт Исхакый сайланды. «Сайлау» сүзе бу очракта сәяси төсмер алган төшенчә. Әле «Безнең гәҗит»нең узган санында моңарчы ике корылтайда катнашкан Питрәч районы Ленино-Кокушкино авылыннан Галимҗан хәзрәт Корбангали Закиров: «Нинди сайлау була соң? Бер кандидат кына бит – мөфти Госман хәзрәт», - дип язган иде. Хәтта Төньяк Кавказ мөселманнары координацион үзәге рәисе Исмаил Бәрдыев президиумда утырган урыныннан: «Альтернативы больше нет? Как в добрые Советские времена?» — дип көлемсерәп куйды. Көләрлекме, әллә киресенчәме, әмма бу корылтайда алдан билгеләнгән мөфтине расладылар, дип әйтү күпкә дөресрәк булыр.


