Тамга белән язмалар: җанисәп

Русиядә ришвәткә каршы көрәш АКШныкыннан нык аерыла
Кодекслар арта, үтәлгәннәре генә аз Илдәге сәяси системаны, ә аннары халыкның яман гадәтләрен үзгәртми торып, ришвәтне дә, кануннарга төкереп карауны да бетереп булмый, ди белгечләр. Русия Дәүләт Думасы, соңгы укылышта, ришвәтчелек өчен җәзаны кырыслату канунын кабул иткән көннәрдә, Татарстанда да …

Сан алдык та… шаккаттык!
Русиядә узган ел үткән халык санын алуның беренче нәтиҗәләре мәгълүм булды. Һәм алар бер дә шатланырлык түгел. 2002 елгы сан алу белән чагыштырганда, илдә яшәүчеләр 2,2 миллион кешегә кимегән! Идел буе федераль округында – Татарстанда гына уңай үзгәреш. Бездә халык …

Җанисәптә ялгышма!
Татарны кемгә генә әйләндермиләр. Хәтта рус итү өчен, көчләп чукындырганнар да. 1997 елда икенче Бөтендөнья татар конгрессы эшендә депутат булып катнаштым. Андагы чыгышларның берсендә татарларның СССРда сан исәбе буенча руслар, украиннар, белоруслар, үзбәкләрдән кала бишенче урында торуын әйттеләр. Әмма кинәттән ничәдер 100ләп меңгә кимеп, ә казахлар шулкадәр санга артканга бишенче урынга күчүләре, ә татарларның алтынчы булып калуларын ассызыкладылар. Сәбәбен Казахстандагы җанисәптә татарларны казах итеп тамгалаудыр дип аңлаттылар.

Миңнехановтан “мин – мөселман” дип әйткәнне көтәләр
16-17 сентябрьдә Казанда узган Бөтенрусия татар дин әһелләре җыенын тарихи яктан карасак, беренче чиратта, тарихи багланышларның торгызылуы белән аңлатырга кирәк. Заманында 1919 елның маенда – Мәскәү шәһәрендә, июльдә Казанда җыен үтә. Асылда, бу – җыенның өченчесе, инде 90 елдан артык вакыт узгач, янә Казанда уза дигән сүз.

Мөселманнарга каршы халык кулланыла
Мәскәүнең Текстильщиклар районы мөселманнары мәчетле булабыз дип шатланып йөргәндә, урындагы халык каршы чыкты (“БГ” 15 сентябрь, 2010 ел). Шуннан соң мөселманнар ярдәм сорап, Рус православие чиркәвенә мөрәҗәгать итте. Протоирей Всеволод Чаплин исә бу очракта җирле халык фикере истә тотылырга тиеш, дип саный. Аның сүзләренчә, мәчет төзү алдан ук бар тарафлар ягыннан, шул исәптән җирле халык белән дә килештерелсә, низаглы хәлләр тумый.

Татар яшьләре русиядәге антидемократик шаукымга каршы
IV Бөтендөнья татар яшьләре форумы тыныч үтте. Гадәткә кергәнчә, гаеплене читтән эзләү, яканы тоткан Мәскәүне тәнкыйтьләү белән шөгыльләнү булмады диярлек, булса да, ул яшертен пәрдәләр аркылы бәян итүгә генә кайтып калды. Иң беренче чиратта, гаепне үзеңнән, үзебезнең өлгермәвебез, берләшмәвебездән күрделәр. Чыгыш ясаган күпчелек делегатлар: “Көчле, бердәм булсак, безне беркем сындыра алмас”, – дип еш кабатлады һәм шул фәлсәфәгә тугры калырга өндәде. Күрәсең, бүген татар яшьләре дә татарны татар үзе сакламаса, Мәскәүдән дә, бернинди дәүләттән дә ярдәм киләчәгенә аз өметләнә.

Руслан Айсин: «Татар форумы үзен-үзе аклады»
Ике елга бер тапкыр узучы Бөтендөнья татар яшьләре форумы быел 27-31 август көннәрендә үтәсе. Казанга Татарстан районнарыннан, Русия төбәкләреннән, БДБ илләреннән, Германия, Кытай, АКШ, Австралия, Канада һәм башка илләрдән 600гә якын татар яшьләре җыелачак. Татарстан хөкүмәте форумны уздыру өчен 4,5 млн сум бирә.

Татармы, башкортмы?
Халык санын алу якынлашкан саен, Башкортстандагы хәлләр борчу уятмый калмый. Андагы татарларны “башкорт” итеп яздыру, алай гына да түгел, башкортстан татарларын үзләрен үк “башкорт” икәненә ышандыру өчен, ниләр генә эшләнми. Хәер, үзебез дә ничә еллар буе: “татар – башкорт” дуслыгы, “бер кошның ике канаты”, – дия-дия, бу сүзләргә шулкадәр күнектек ки, күпчелегебездә андагы хәлләр борчу да уятмый. Күп бит без, нәрсә, 300-400 мең милләттәшне башкортка бирү жәлме әллә?!














