Тамга белән язмалар: Болгар җыены

Уңганнарның җыелуы вә булмачаларның таралуы…
Менә Сабантуйларыбыз да узып китте… Ә бүгенге сүзебез Җыен турында барыр… Ни ул Җыен һәм халкыбызда нинди роль уйнаганын әйтергә кирәкмидер. 1917нче елга кадәр, көтүләр чыкканнан соң, башта майда Сабантуйлар, аннары чәчү эшләре беткәч – июньдә җыеннар узган. Җыеннарны күбесенчә …

БОЛГАРГА БАРМАДЫМ…
Изге Болгар җыены узды. Югары дәрәҗәдәге кешеләр, мөфтиләр, гади кешеләр күп килде. 922 елда Идел Болгариясендә Ислам кабул итүенә багышланган чара узды. Сүз дә юк, Идел ярларында Ислам кабул итү мөселманнар өчен бик кадерле. Әмма бу вакыйгага контекстта карарга кирәк. …

МИЛЛИ АТНА, МИЛЛИ АЙ
Узып баручы июнь ае, мөгаен, агымдагы елның иң милли ае булып истә калыр. Июнь башында иң элек авыл-район Сабан туйлары старт алды (ул хәзер шәһәрләрдә, төрле төбәкләрдә, төрле илләрдә дәвам итә), узган атна Русия күләмендә милли-дини чаралар белән үрелеп барды. …

Хәтер көнендә булдым
Авырып торуыма карамастан, 15 октябрьдә Казанда булган хәтер көненә бардым. Бабаларыбыз рухына дога кылу, Сөембикә манарасы янында намаз уку күңелләрне нечкәртте. Уйлап карасаң, шаккатарлык бит. Нинди яуга каршы торырга көч тапкан бит безнең бабаларыбыз. Динен югалтып, телен онытып барган милләте өчен көенеп, төшенкелеккә бирелеп яткан күңелемә шатлыклы җан азыгы булды бу Хәтер көне.

XXI БОЛГАР ҖЫЕНЫ
Изге Болгар җыенында халык узган елдагыдан да күбрәк булды. Кайбер мәгълүматлар буенча 24 мең кеше катнашкан дип исәпләнә. Әлеге шөкер җыены Идел буе Болгар дәүләтенең Ислам динен кабул итүгә 1121 ел тулу уңаеннан 21нче тапкыр уздырылды. Хак мөселманнар өчен кыйбла …

ТАРИХЫН ОНЫТКАН – МАҢКОРТ
Болгарда татар-мөселман яшьләре җыены булачагын ишеткәч, читтә каласы килмәде. “Шәрык” клубына да күптән барган юк. Ярый әле үзләре онытып бетерми. Кичә-вакыйгалар турында хәбәр итеп торалар. Дөресен әйтергә кирәк, “Шәрык”та яшьләр көннән-көн арта. Һәрчак яңа йөзләр, яңа талантлар пәйда була анда. Күптән түгел генә үткән “Яңарыш” концерт программасы да шул талантлар тарафыннан әзерләнгән иде. Мәскәүгә дә сәяхәт кылып, концерт куеп кайтты алар. Кыскасы, яшьләр гел хәрәкәттә. Максатлары да һәрчак изге. Болгарга бару идеясе дә юктан бар булмаган. Моннан егерме ел элек салынган традицияне кире кайтару – изге бурыч. Тарихыңны тагын бер кат барлау, Болгар җиренә сәяхәт кылу, үзара танышу, аралашу начар эшмени?!

ФЕТНӘНЕ КЕМ ЧЫГАРА?
Елдагыча җәйнең беренче аенда Татарстанның Спас районында Изге Болгар җыены уза. Ул Русиядә иң күп мөселманнарны туплаучы чарага әверелде. 1989 елдан бирле мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин тарафыннан оештырылган бу җыенга 20 мең чамасы кеше җыелды. Быел аның 19 июньдә 21нче тапкыр уздырылуы икән. Дөрес, бу үзгәртеп кору елларыннан соң гына саналган. Болгар җыены аңа кадәр дә үткәрелгән. Хәтта Совет чорында качып-посып булса да зыярәт кылганнар. Революциягә кадәр шулай ук Болгарда җыеннар узган.

Изге Болгар җыены
Болгар бабаларыбыз рәсми рәвештә Ислам динен кабул иткән көнне билгеләп үтү максатыннан, 20нче ел рәттән Спас районының Болгар шәһәрендә «Изге Болгар җыены» уздырыла. Быелгы җыен Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул ителүгә 1120 ел тулуга багышланды. Һәм 13 июньдә Русиянең 20дән артык төбәгеннән 15 мең чамасы милләттәшебез шул бәйрәмгә җыелды. Алгы сафларда мөфти-хәзрәтләребез, галимнәребез, җәмәгать эшлеклеләре.



