Рубрика язмалары: Яралы язмышлар

Әтием истәлегенә
Ел артыннан ел уза торгач, әти, синең дә 107 яшең килеп җитте. Әгәр исән булсаң, 100 яшьлек юбилеең белән бергә сез яулап алган Бөек Җинүнең 60еллыгын да бәйрәм итәр идең, чөнки ул Җиңү даны синең кебек намуслы, миһербанлы, сәясәткә тугры, …
Немец зираты
Арча шәһәренең көнчыгышында, Балтачка китүче юл янында зур булмаган агачлык бар. Ул тимер араталар белән әйләндереп алынган. Халык ул урынны «немец зираты» дип атый. Бөек Ватан сугышы елларында әсир төшкән яралы немецларны Арчада госпитальдә дәвалыйлар. Һәлак булганнарны шунда җирлиләр. Асфальт …
Юксыну
Җиңү көне минем өчен бик истәлекле һәм кадерле, чөнки дәү әтием – Тимершин Ибраһим Тимерша улы – Бөек Ватан сугышы ветераны. Ул Кайбыч районының Мөрәле авылында туган һәм яшәгән. Алар дәү әнием Тимершина Фәрзәнә Мингали кызы белән 55 ел бергә …

Бар теләгәннәре – тынычлык
«Кем уйлаган окопларда яткан чакта, Җитәрбез дип җитмеш бишләргә?..» Маһирҗан Шакирҗан улы Нигъмәтҗанов үзенең бер шигырендә шулай дип язган. Бүген сугыш һәм хезмәт ветеранына – 86 яшь. 82 яшьлек Зәйнәпбану апа белән Казанның Беренче Май бистәсендәге үзләре җиткезгән йортта тыныч …

Марсель Әхмәтҗанов: «Ачлык вакытында мәет ашаучылар күп булган»
1921-1922 елларда Татарстанда ачлыкны кемнәр оештырды? Ачлык оештыручыларның язмышы ничек булып бетте? Быел – Идел-Уралда булган ачлыкка 90 ел. Ни өчен татарларның ачлыктан интегүе турында дөреслекне сөйләргә ярамый? 2000 елда Татарстанда 1921-1922 еллардагы ачлык турында махсус китап әзерләнә, ләкин аны …

Кыямәт еллары
Соңгы елларда матбугатта репрессиягә кагылышлы мәсьәләләр киң яктыртылса да, ул язмаларда репрессия корбаннары «халык дошманы» буларак сөргенгә җибәрелгән, хәбәрсез югалган, дию белән чикләнделәр. Билгеле, моның объектив һәм субъектив сәбәпләре бар иде, чөнки корбан булган кешеләрнең тикшерү эшләре элеккеге КГБ архивларында …
Абыем карак түгел!
Йоклар-йокламас ятам. Берзаман каты итеп ишек каккан тавышка уянып киттем. Сәгать төнге унике. Кышкы салкында карда аяк тавышлары шыгырдавы, ишек дөбердәтү дәвам итә… Бу тавышка әбием Зөһрә, әнием Миңҗиһан тиз генә торып, сукыр лампа яктысында нидер эзлиләр, кабаланалар, киенәләр. Озак …
![1277049214_yellow-roses-rose-flower[1] 1277049214_yellow-roses-rose-flower[1]](http://c.beznen.ru/wp-content/uploads/2011/11/1277049214_yellow-roses-rose-flower1-150x150.jpg)
70 елдан соң туган туфракка
Рәхәт булса да торган җир, сагындыра туган ил, дип җырлана халык җырында. Әйе, тормышта сыналган җыр. Белгәнебезчә, тормыш хәлләре сәбәпле, электән күпләр чит илләргә киткәннәр. Кемдер бәхет эзләп, кемнәрдер төрле яла ягулар, кимсетелүләр нәтиҗәсендә туган туфрак, авылдан аерылып, гомер буе …

Яралы язмышлар
30 октябрь сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне. Минем уйлавымча, бүген Советлар Союзын сагынып искә алсак та, аны юксынсак та, аның казанышларын олуг итеп күрсәтсәк тә… ул Сталин лагерьларында черетелгән миллионлаган халкыбыз рухлары алдында акларлык түгел. Ил тоташ НКВД төрмәсенә …

ЯШЬЛЕГЕМӘ КИРЕ КАЙТМАС ИДЕМ
Кемнәр генә балачакларын сагынып искә алмыйлар да, кемнәр генә яшьлекләренә кире кайтырга хыялланмый. Ә мин – юк. Аллам сакласын! Балачагымны исемә төшерсәм, тетрәнеп китәм. Ирексездән күз яшьләрем ага башлый. Бервакыт, исеме инде хәтердән чыккан, бер психотерапевтка бардым. Бу әйтә: «Күзләрегезне …

Сәяси репрессия корбаны
30нчы елларда илебез зәңгәр күген кара болыт каплап алды. Аның шомлы шәүләсе СССРның бөтен киңлекләренә таралды. Бу кара болыт хезмәт сөюче, иреккә омтылучы гаиләләргә газаплы тормыш китерде. Бер генә кеше дә аның тәэсиреннән читтә кала алмады. Шул чорда бер гаепсезгә күпме гаилә, күпме укымышлы кешеләр сөргенгә озатылды һәм юкка чыгарылды! Анда киткән кешеләр өчен якты дөньядагы бәхетле тормыш беткән иде инде. Урыннары җәннәттә булсын мәрхүмнәрнең! Бик азлар гына чыга алды бу җәһәннәм чокырыннан. Аларның да сәламәтлекләре бик какшаган иде…






