Рубрика язмалары: Үсмер чак

Рәхәтләнеп өйрәнәбез
Мәктәптә һәр укучының яратып өйрәнә торган фәне була. Укучы ул дәресләрне көтеп ала. Бу фәнне өйрәтүче укытучыны сагына, ярата, үз итә. Минем дә шундый укытучым бар. Ул Татарстан республикасы Мәгариф министрлыгы тарафыннан «Мәгариф өлкәсендәге казанышлары» өчен бирелгән күкрәк билгесе иясе, …

Кыргыйлык
Иртән торып тукталышка чыгам. Кашларын җыерган кешеләр янында 15 минут басып торганнан соң, шыгрым тулы автобусның ишек төбенә аяк очы белән генә менеп басам. Ишек халыкны эчкә этеп ябыла, көч-хәл белән сыешабыз. Усал халык аякны таптый, сумкаларымны изә… дәшми торсаң, …

Ирекле рәссамнар
Йортыбыз каршында инде берничә ел рәттән ялгыз диварлы, төзелеп бетмәгән бина басып тора. Көндез, төннәрен анда бары тик каргалар гына каңгылдый иде. Ләкин быел шушы бинага җан керде кебек. Юк, төзүчеләр килеп кирпеч сала башламады. Кара диварлар матур-матур рәсемнәр белән …

Әби безгә үлеп күрсәтте
Бу язманы Фирая һәм Резидә Бәдретдиновалар соравы буенча яздым. «Адарат абый, әби турында яз әле. Син аны яхшы беләсең бит, ул гади әби генә түгел», – дигәннәр иде. Чынлап та, гади генә түгел иде шул. Ул – бабайларының әнисе. Алар …
Дуслык учагын яндырдык
Татарстанның Арча районы һәм Мари Иле Республикасының Бәрәңге районы укучылары инде күп еллар тыгыз элемтәдә торалар. Ел саен 19 май, Пионер туган көнне, алар очрашып, дуслык учагы яндыралар. Иң беренче тапкыр әлеге вакыйга Арча районында уза. Һәм инде 18 ел …

Журналистиканың киләчәге яшьләр кулында
Татарга талантлы журналистлар җитми, диләр. Әлбәттә, алар бик аз, чөнки андыйларга үсү өчен уңай шартлар, кешечә хезмәт хакы, яхшы мөгамәлә юк бит. Күптән түгел генә «Матбугат.ру» сайтына «Татарстан яшьләре»н урта буын ярата» дигән язма урнаштырганнар иде. Андагы комментарийларны укый китсәң, …

Бердәмлек белән җиңеп булыр
Клара апаның язмасын укып чыккач («Яшьләр өчен борчылам», 26 гыйнвар, 2011), үз фикеремне дә белдерергә булдым. Кызганыч, яшьләр тормышының китек яклары хәйран күп. Саный башласаң, бармак җитмәс. Һәрчак көн кадагында торган эчкечелек, сугыш-үтереш, наркомания тауның өстенә үк менеп җитте бугай! …

Арча «йолдызлары»
Арча төбәге үзенең олуг шәхесләре белән еракларга билгеле. Бүген дә арчалылар тик ятмый, әледән-әле яшь талантларыбыз үз осталыкларын күрсәтеп, район, республика, Русия күләмендә оештырылган чараларда даими катнашып торалар. Бүген Арчада зур бәйрәм – районның иң талантлы, ягъни республика олимпиадаларында, спорт …

Креатив бул!
Соңгы арада халык бигрәк тозсызланды, сизәсезме? Һәр ситуациягә карата үз фикере булу, киң күзаллау сәләте җитми безнең халыкка. Урта һәм өлкән буын кешеләренең бу сыйфатын консервативлыкка сылтап булса, яшьләрнең бер калыплашкан формадагы төркем булуы кәефне төшерә. Барысының да диярлек башында …

Журналист булачакмын!
Мәктәпне тәмамлауга, күпләр һөнәр сайлый алмый аптырый. Бу җиңел нәрсә түгел. Чөнки әлеге мәсьәлә – характерны сынау дигән сүз. Мин дә «Кем булырга?» дигән сорауга җавап эзли башладым. Күренә ки, һөнәрләр күп. Күңелеңә якынын аерып алу бик җаваплы эшләрдән санала, …

Кара чәчле Блондин яки клубта күргәннәрем
Авылыбызда клуб күзгә беренчеләрдән булып чалынырлык, «текә» урында тора. Читтән кунак кайттымы, халык шаулый, димәк, бүген клубта ул да булачак. Беренче танышу, өйгә хәтле озатып кую, «зур» тормышка беренче адымнар – әнә шул клубта ясала да инде. Беренче тапкыр клубка …
Яшьләр тик ятмый…
“Милли мәсьәләгә игътибар җитми”, “татар йоклый”, “яшьләр милләтне, телне хөрмәт итми”… Мондый уфтануларны бик еш ишетергә туры килә. Зарланып вакыт уздырганчы, эш эшләсәк иде. Әйткәннәр сүз белән генә калмасын! Кыскасы, пессимизмнан арынып, бераз яхшы якларны да күрергә өйрәник. Бар бит …

Студентлар кан бирә
Узган атнада “Йөрәгеңне шәһәргә бүләк ит!” акциясе буенча студентлар чират торып кан бирде. Һәм бу беренче очрак кына түгел. Үзем уколдан да курка торган кеше буларак, Республикабызның кан тапшыру үзәге ишек төбендә торган студентларның һәрберсен герой итеп күрдем. Хәер, алар, …

АРТЫК ҺӨНӘР ИЯЛӘРЕ
Русиядә эшсезләр саны арта. Росстат мәгълүматлары буенча 2011 елның февраль азагына илдә 5,7 млн кеше эшсез дип санала икән. Җитмәсә, эшләгәннәрнең дә 3%ы гына һөнәреннән канәгать. Калганнар исә үзләрен башка эштә сынап карарга тели. Нинди өлкәне халыкның “читтән торып” яратуын …

Син – шәһәрдән, мин – авылдан…
Газетабызның 11 август санында, калага килгән авыл баласына яңа мохиткә ничек ияләнергә, дигән сорауга җавап эзләгән идек. Бүген яңа тема: авыл баласына шәһәрдә үскән яшьтәшләре белән ничек уртак тел табарга? Моны психолог, психотерапевт, “Баскычлар” психологик үзәге җитәкчесе Резеда Равил кызы Попова аңлата.
Беренче ярату
Урамдагы сихри тынлыкны бозып, кинәт яңгыр ява башламасынмы! Юл кырыеннан салмак кына атлап, бер кыз бара. Табигатьнең бу үзгәрешен ул сизмәде дә бугай. Ничек барган булса, юлын шулай дәвам итте. Күңелендә ут иде шул аның… Салкын яңгыр тамчылары да басмаслык ялкын. Аның беренче сыйныфка укырга кергән чагы исенә төште.

ТАРИХЫН ОНЫТКАН – МАҢКОРТ
Болгарда татар-мөселман яшьләре җыены булачагын ишеткәч, читтә каласы килмәде. “Шәрык” клубына да күптән барган юк. Ярый әле үзләре онытып бетерми. Кичә-вакыйгалар турында хәбәр итеп торалар. Дөресен әйтергә кирәк, “Шәрык”та яшьләр көннән-көн арта. Һәрчак яңа йөзләр, яңа талантлар пәйда була анда. Күптән түгел генә үткән “Яңарыш” концерт программасы да шул талантлар тарафыннан әзерләнгән иде. Мәскәүгә дә сәяхәт кылып, концерт куеп кайтты алар. Кыскасы, яшьләр гел хәрәкәттә. Максатлары да һәрчак изге. Болгарга бару идеясе дә юктан бар булмаган. Моннан егерме ел элек салынган традицияне кире кайтару – изге бурыч. Тарихыңны тагын бер кат барлау, Болгар җиренә сәяхәт кылу, үзара танышу, аралашу начар эшмени?!

Неформаллар замана чире
Беркөнне тәнәфестә классташ кызлар белән сөйләшеп торабыз. Дуслар турында сүз чыккач, берәү: “Күптән түгел Казандагы дус кызым треш булырга теләве белән уртаклашты. Кирәкле киемнәр дә алган инде. Чәчен кистерергә йөри”, - дип әйтеп куйды. Әлеге хәлгә классташымның үз фикерен сорадым. “Мин аны гаепләмим, димәк, дустымны нәрсә дә булса бу юлга этәргән. Ул сәбәпләрне кайчан да булса миңа сөйләр дип уйлыйм. Аңа карап кына мин дуслыгыбызны өзмәячәкмен. Ләкин үзем андый неформалларга битараф”, - дигән җавап ишеттем.




