Рубрика язмалары: Тормыш сулышы

Студентлар кесәсендә кризис бармы
Бу көннәрдә иң күп телгә алына торган сүз, кешене иң борчыган мәсьәлә – кризистыр, мөгаен! Авылга килеп җитмәде әле, авыл кешесе әллә ни борчылмый дисәк тә, бөтенләй үк әйләнеп узмый. Аның да баласы зур шәһәрләрдә эшли, укый. Ә инде шәһәр җирендә кризис килеп кагылмаса да, акча дигәнен җиткерәм димә.

Эткә сөяк ыргыткан кебек
Узган елның ноябрь аенда Мәскәүдән РФ мәгариф һәм фән министры А.Фурсенко җитәкчелегендә килгән десант төбәкләрдән Казанга җыелган вәкилләргә мәктәпләрдә ничек укытсаң яхшырак булуын аңлатып маташты. Инде 1908 елда ук Русия империясенең мәгариф министры А.Шварц “инородец”ларның мәктәпләрдә үзенчәлекле һәм милли белем бирүгә омтылышларын юкка чыгарырга, төп юнәлеш булып бердәм урыс мәктәбе генә калырга тиешлеген әйткән.

ТҮЛӘ ДӘ ТАПТАТ!
Телевизордан, газета-журналдан һәрчак бер “яңалык” ишетеп куанырга мөмкин: юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен җаваплылык арта. Шул яңалык артыннан ук штраф күләме чүпрә салган кебек күперә башлый. “Хроник” хокук бозучыларны дәваламакчылар, имеш… Әмма боларның барысы да сүздә генә калуына мисаллар җитәрлек. Хәер, гаебе кечкенә булганнардан штрафны да “көрәп” алып, машина йөртү хокукыннан да колак кактыралар, ә менә юлда кеше таптатканга… 2500 сум штраф салалар икән. Марат Вәлиев мисалы моңа дәлил.

Тормыш сулышы
Бу көннәрдә “Безнең гәҗит” редакциясенең эше кызу. Сездән килгән анкета җавапларын эшкәртеп, киләчәктә газетабызны тагын да кызыклырак итү өчен планнар корабыз… Сорауларыбызны җавапсыз калдырмаучыларга рәхмәт белдерәбез. Һәр киңәш, һәр тәнкыйть безгә кадерле. Хатлар әле һаман килә. Соңгы нәтиҗәне гыйнвар аенда ясарбыз. Бүләк ияләрен дә шунда игълан итәрбез. Ә бүген кайбер фикерләргә тукталыйк.

Читтән кайтучылар яшисе “Инеш” авылына кемнәр оялаган?
Моннан 15-20 еллар чамасы элек чит җирләрдә яшәүче милләттәшләребез тарихи ватаннарына кайта башлады. Бигрәк тә, Советлар берлеге таркалгач, Урта Азия якларыннан күп кенә татарлар Татарстанга әйләнеп кайтты. Үзбәкстан, Таҗикстан һәм башка союздаш республикалардан кайткан милләттәшләребезнең бер төркеменә Биектау районында җир бүлеп бирелә. Бүген әлеге күчеп кайтучылар авылы “Инеш” исемен йөртә. Хәзер алар ничегрәк көн күрә? Милләттәшләребезне нинди мәсьәләләр борчый?

Этең белән дә үз телеңдә сөйләшмә!
Соңгы вакытта татар халкына, теленә карата булган ачыктан-ачык кысу, кимсетү кебек оятсызлыклардан һушыбызга килергә өлгермәдек, янә искиткеч кешелексезлек шаһиты булдык. Сөекле Тукаебыз рухы сакланган, милләтебез өчен истәлек-һәйкәл булырдай “Болгар” кунакханәсен җимереп ташлау безне, гади халыкны да, өметсез итте. Кайда диген әле, үз туган җиребездә, Татарстанда бит! Кайда соң безнең түрәләр, Мәдәният министрлыгыбыз, шушындый тарихи истәлекләрне саклау өчен җаваплы затларыбыз?! Депутатларыбыз?! Бу бинаның бөтенләй ишелергә тиешлеген беркем дә белмәгәнмени?! “Татар җыры” фестивале һәм башка шуның ише миллилекнең, татар моңының “м” хәрефе дә булмаган “текә” күңел ачу тамашаларында бик күп була бит безнең татар зыялылары, кайда соң алар?!
Авыл эшләгәндә, шәһәр йоклыймы?
“Безнең гәҗит”нең 15 октябрь санында Илүзә Шәрипованың “Бәрәңге хакы кыйммәтме?” исеме астындагы язмасы бик әйбәт язылган, сүз дә юк. Бәрәңге үстерү мәшәкатен авыл җирендә туып-үскән һәркем кечкенәдән үк яхшы белә анысы, әмма шәһәрдә яшәүчеләрнең барысын да бер калыпка салып, бәрәңгенең ничек үстерелгәнен аңламый дип әйтү дә урынсызрак.

Президентка хат
Мин, гомумән, телевизорны бик сирәк кабызам. Хәтта соңгы елда ничә тапкыр телевизион тапшыру каравымны да санап бирә алам: Яңа ел төне, Ельцинны җирләү, “Галина” һәм “Светлана” сериаллары. Хәзер “Тяжелый песок” белән “Яланаяклы кыз”ны калдырмый карыйм. Беренчесен, Анатолий Рыбаков әсәрен, ничегрәк төшерделәр, дип беләсе килә, ә татарча беренче сериалны тәүге тапкыр күрсәтеп, бөтен Татарстан халкы Дилбәр язмышы өчен кайгырганда, мин читтә калдым. Безнең өйдә телевизор, чыннан да, кара тартма ролен генә үти.

Бәрәңге хакы кыйммәтме?
Беркөнне әтием белән “Яңа гасыр” каналыннан “Туган җир” тапшыруын карап утырабыз. Авыл “байлыклары” турындагы сюжетның берсендә бер апаең бәрәңге хакын кыйбатсынып “ду” китерә, “1 кг бәрәңге 7 сум тора, кыйммәт” – дип тәкрарлый. Шуны караганнан соң, бераз уйланып-чутлап утырдым әле. Чыннан да, бәрәңге бәясе авыл кешесенең хезмәтеннән соң күпме булырга тиеш икән?

Татар, хөсетлек исе килә!
Татар яшьләренең аралашу, дуслашу, фикерләшү үзәгенә әйләнгән “Шәрык” клубын юкка чыгару кемгә кирәк? Ни өчен “погонлы” абзыйлар бүген безне анда кертми? Бу – татарларга каршы оештырылган чираттагы гамәл түгелме? Рамазан ае дәвамында ифтар мәҗлесләре уздыру кемгә ярамаган һәм ни сәбәпле аңлы татар яшьләрен бүген урамга куалар? Татар кызлары һәм егетләре чираттагы пәнҗешәмбе кичендә Татар иҗтимагый үзәге каршында шушы сорауларга җавап эзләде.
Гомергә истә калган мизгелләр
Күрше апалардан каләм урлап чыктым… Бик бәләкәй идем, шулай да хәтерлим. Без, сугыш арты балалары, ул вакытта ни күргән дисең… Кәгазьдән төреп ясалган курчак, шырпы тартмасына җеп элеп куясың да – бишек, бакчадан ватык чынаяк китекләре җыйсаң – курчаклар өчен өй җиһазы, инеш буендагы шома чуерташлар – менә дигән “бишташ уены”. Санап китсәң, күп инде алар… Тик минем сөйләргә теләгәнем башка.
Җәмгыять нәрсәгә буялган?
Кеше хокукы дип истребительләр оча, танклар кузгала. Кеше хокукы дип миллионнар сарыф ителеп, сайлаулар уза. Инде кеше хокукы дип, шәһәр үзәгендә гей-клублар пәйда була башлады. Кеше хокукы дип, көн дә төрледән-төрле законнар кабул ителә. Ә гап-гади кешегә ул хокук турында хыялланасы гына кала, чөнки тормыш чынбарлыгы киресен исбатлый шул.

Галимнәр дәүләт реформасын алдан “киенеп” көтә
Инде газетабызның узган санында язганыбызча, Русиядә бүген 1108 вуз, 3226 училище, 2739 техникум эшли. Аларда 11 миллион ярым кеше белем ала. ТР мәгариф һәм фән министры Наил Вәлиев сүзләренчә, республикабызда барлык дәрәҗәдәге һөнәри белем бирү учреждениеләрендә 245 меңгә якын студент белем нигезләрен үзләштерә. Бу кадәр белгеч кирәкме? Эш таба алмыйча азапланучы белгечләр барлыгын искә алганда, статистика мәгълүматларына мөрәҗәгать итми дә, юк, дип җавапларга буладыр. Русия хакимиятендә дә уку йортлары арасында кыскартулар буласы, дип ышандыралар.








