Рубрика язмалары: Татарча сериал

Югалту
Төннәрен җан өшеткеч суыклар булса да, көндезләрен яз үзен сиздерә башлады. Кояш та күк йөзеннән юмартланып карый, түбәдә калган карларны эретеп, тамчыга әйләндерә. Рузилә шул тамчыларга карап, бик нык уйга калды. Үзләренчә бер такт, моң белән тамалар. Ул үзенең тормышын тәртипкә китерергә тырышып карады, үткән вакыйгаларны хәтерләде.

Көз алып килгән бәхет
Көзге яңгырлы көн иде. Ачы җилдә шыбырдап коелучы яфраклар күңелгә тагын да ямансулык өсти. Суфия, кызы белән саубуллашып, поездга кереп утырды. Бердәнбер кызын, алтын бөртеген ят шәһәрдә калдырып китү бик авыр иде аңа. Ул бүген генә баласын институтның тулай торагына китереп урнаштырды. Кызы укырга кергәнгә сөенәсе генә дә бит югыйсә. Тик булмый шул аерылу сагышы күңелен биләп ала да күзләренә яшь китерә. Кызыннан аерыласы килмичә бистәгә кайта торган автобуска да соңга калды инде, ярый әле кичке поездга җитешә алды.

Яшьлек ялгышы
Заһир белән Фирүзә кичәдән бирле булачак киленнәрен каршыларга әзерләнә. Уллары: «Сезне булачак киленегез белән таныштырырга уйлыйм, ныклап әзерләнегез, йөзгә кызыллык килерлек булмасын», — дип кисәтте бит. Борчылыр сәбәпләре дә бар шул: ни җитте кеше баласы гына түгел, зур түрә кызын үзенә пар итәргә җыена бит Нияз. Булачак киленнең шәһәр кызы икәнен, җитмәсә улларыннан ике яшькә олырак булуын ишеткәч, бераз борчылып алсалар да, Ниязның барыбер шәһәрдә яшәячәген уйлап тынычландылар. Кызның әтисе зур урында эшләгәч, улларын да ким-хур итмәс, дип куаныштылар да.

Минем янга атлар килде
Бүген Салпар авылында берсеннән-берсе шомлырак хәбәр таралды. Буран котырган бу төндә, ферма стеналарын җимереп, колхозның иң хәлле биш атын урлап киткәннәр. Халидә белән Зәкәриянең кече уллары уеннан кермәгән. Урам очында яшәүче матур апасында да кунмаган, күршедәге дус малае Рөстәмдә дә табылмаган…

Беренче мәхәббәт
Эльмира ханымны күптәннән беләм. Ара ераклыгы үзенекен итә – сирәк очрашабыз. Соңгы тапкыр җиде ел элек күрешкәннән соң, быелгы очрашу икебез өчен дә зур куаныч булды. Сагынышканбыз. Ул исә бер дә үзгәрми. Һәрчак шат елмаюлы, тулы йөзле, ачык, сөйкемле хатын. Тыштан караганда, аннан да бәхетлерәк кеше юк сыман. Җитеш гаиләсе, ике бүлмәле фатиры бар, үзе банк директоры булып эшли. Карьера дисеңме, гаиләсен аласыңмы – бар да үз урынында шикелле. Әйе, тормышы гел җай гына барадыр, беркайчан бер кайгы әсәре күрмәгәндер дип уйлый идем мин аның хакында. Ялгышканмын. Тыныч кына хәл-әхвәл белешеп утырганда, ул кинәттән елап җибәрде: “Бер ел элек беренче мәхәббәтем үлде, еламаган бер көнем юк”, – ди яшь аралаш.
Гариплек
Авылга кайтканда юлда еш очратам мин аны. Берничә тапкыр бала белән утырып та кайтырга туры килде. Ир-ат ир-ат бит инде, ничә карасаң, кызлар күзли үзе. Май чүлмәге тышыннан билгеле дигәндәй, моның да азгынлыгы күзенә, йөзенә чыккан. Майлы калҗа ашаган песи шикелле күзләре елтырый. 48 яшь үзенә. Үзеннән олырак апайларга да, салпы якка салам кыстырып сүз катарга мөмкин. Төс-кыяфәте күңеленә хуш килсә, шул җитте. Хатын-кызларны үземә тиз каратам мин дип мактануыннан шулай аңлашыла.

Сукбай
Берничә ел элек командировка вакытында бер гаиләдә булырга туры килде. Авылын да, исем-фамилиясен дә күрсәтүне кирәк санамыйм. Бары тик газета укучылар белән уйларымны гына уртаклашасым килде. Бу очрашудан соң берничә ел вакыт узса да, әлеге йомшак тавышлы карт белән карчык бүгенгедәй хәтердә калды. Алар дүрт бала – ике кыз, ике малай үстерә. Кызларын мактап туя алмадылар, ә менә улларын исләренә төшергәч, икесе дә кечерәеп калгандай булды…

Абыстай
Хәдичә абыстайны соңгы юлга озатырга хәтта күрше-тирә авыллардан да килделәр. Авылның Ак әбие булып йөргән карчыкны һәммәсе дә яратты шул. Кайчан килсәң дә, һәркемгә ярдәм итәргә әзер нечкә күңеле бу карчыкны үз итмәслек тә түгел. Коръән ашларыннан кайтканда, үзенә бирелгән күчтәнәчләрен урамда очраган бала-чагага өләшә торган иде. Урамдагы таныш та, таныш түгел дә балаларга конфет-прәннек өләшкәндә, аның күңелен үткәндәге ямьсезлеге кимерә иде. Әй, ямьсезлек! Әнә шул ямьсезлекне, серне бертуган апасы һәм җизнәсеннән башка беркем дә белмәде. Һәм ул шул серне үзе белән алып та китте…

Бер ялгыш…
Шәһәрара маршрут автобусы тигез асфальт юлдан чираттагы рейска кузгалды. Иртәнге як булуга карамастан, салонда пассажирлар шактый. Озатучылар белән хушлашып, урыннарыбызга утырыштык. Минем урыным урта яшьләрдәге, гадирәк булса да пөхтә итеп киенгән ир уртасы кеше янында булып чыкты. Автобус шоферы бик шигъри җанлы, хисле булса кирәк, музыка куеп җибәрде, салонны мәңге кабатланмас тавышлы Салават җырлары моңга күмде…

Тулгак
Резидәне бала тудыру йортына алып килделәр. Китаплардан укып, якыннары сөйләвеннән генә ишетеп белгән тулгак газабы көчле булса да, ул больницаны күзләре белән актарырга тотынды. Ишектән керүгә үк, шәфкать туташы үзең белән алып килгән бар әйбереңне, хәтта кигән киемеңне салып, озата килгән кешегә биреп җибәрергә кушкач, бөтенләй сәерсенеп калды. Әллә бер-бер начар хәл бар микән, дип шикләнде. Әти буласы кеше исәнлек теләп урам яктан ишекне япкач, сүз белән генә сөйләп бетереп булмый торган матур дөньяга килеп керде ул.

Үпкән-кочкан җилгә очканмы?
Көзге көннәрне сары сагыш белән юкка гына чагыштырмыйлардыр. Тирә-яктагы агачлардан соңгы сары яфракларны җил йолкып җиргә сибә, бәгырьне өшетеп, салкын яңгыр ява башлый. Сиринәгә табигатьнең бу кыланышы да, хәлбуки әйткәндә, дөньядагы бар нәрсә дә бик кадерле булып күренә иде. Чөнки баштан узган язмыш авырлыклары янында кара болыт килеп салкын яңгыр явуы, җир йөзенә көз алып килгән сагышлар гына аның кәефен бозарлык түгел шул.

Сиңа килдем…
– Алга таба бергә яшәвебезнең мөмкин түгеллегенә икебез дә төшендек инде, Азат. Нинди гөнаһларыбыз өчен язмыш безнең белән шундый рәхимсез уен оештыргандыр. Минем дә дөньядагы башка бик күп хатын-кызлар сыман бала табасым, нарасыемның нәни куллары белән муеныма сарылып, битләремнән сыйпап “Әнием”, дип эндәшүләрен, кыңгырау чәчәкләре чыңгылдагандай саф авазлы көлүләрен ишетәсем килә. Күрәсең, безгә бергә бәхетле булу язылмаган Ходайдан, – дип, Алсу күз яшьләренә буыла-буыла әйберләрен җыйды. – Сау бул, эзләмә мине, – дигән соңгы сүзләрен әйтте ул ишекне ябып чыгып киткәндә.










