Рубрика язмалары: Татарча сериал

Татар нефте
Шушы арада Татарстан китап нәшриятында күренекле язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Айдар Хәлимнең «Хунвейбин» дигән романы басылды. Автор тиражның яртысыннан артыгын ТР Мәдәният министрлыгы, Мәгариф һәм фән министрлыгы китапханәләренә, Татар Конгрессына бүләк итте. Нибары өч йөз генә данәдә Бауман урамындагы кибеткә, …
ЯРА
Кабер өстенә котырып үскән әрсез чүп үләнен үтә бер үҗәтлек, кызулык белән тиз-тиз йолкый башлады Марина. Әйтерсең, җир куенына вакытсыз кереп яткан әнкәсенә үпкә хисләрен дә нәкъ шулай чүп үлән кебек бер селтәнүдә йөрәгеннән йолкып атарга тели иде яралы күңел. …

Онытылмый яшьлек мәхәббәте…
Кич белән кызын йокларга яткыргач, Лилия кухняга чыгып чәй куеп җибәрде һәм кинәт, сискәндереп, ишектә кыңгырау шалтырады. Берәүне дә көтми иде ул. Тик нигәдер йөрәге генә урыныннан кубардай булып ярсып типте, күзләр очкынланып янды, иреннәре үзеннән-үзе елмайды. Инде менә ничә …

Язмыштан узып кара!
( Булган хәл ) Таң атып килә түгелме? Әллә йоклап калганмын инде, дип Сәхипҗамал карчык караватыннан сикереп төшкәнен сизми дә калды. Юк икән. Сәгате иртәнге дүртне күрсәтә. Килене таң атмас борын эшкә чыгып киткән. Дөресен генә әйткәндә, аны өйдә күрә …

БӘХЕТ КОШЫ
Гөлнур фермадан ашыгып, дулкынланып кайтып керде. Битләре алмадай кызарган, җил туздырган шомырт кара чәчләре яулыгы астына сыймыйча, чыгып, битләренә сибелгән. Кәефе күтәренке, авызы ерык, шатлыгыннан күзләренә яшь тулган. Әнисе, кызының дулкынланганын күреп: «Кызым, нәрсә булды? Нинди шатлыгың бар, сөйләче», – …
Рәнҗеш
Нәсимә гаиләдә көтелгән бала булып дөньяга килде. Назыйф белән Галиянең туйдан соң озак балалары булмый торды, шуңа да, кара күзле Нәсимәнең тууы алар өчен әйтеп бетергесез зур шатлык иде. Хәзер дөнья түгәрәкләнеп китте. Башка балалары булмады аларның. Бигрәк тә Галия: …

КАЙТЧЫ, СӨЮ!
– Яшь буынны Владимир Ильич Ленин үрнәгендә, коммунистлар партиясе кушканча тәрбияләү – һәр ата-ананың изге бурычы! – дип төгәлләде Гөлсылу чыгышын һәм карлыгандай кара күзләрен залда утыручы бер төркем ата-аналарга текәде. Халык, дәррәү күтәрелеп, укытучының сүзен алкышларга күмде. Җыелыш башланганнан …

Аңлашу
Заһит абый июнь аеның аяз, җылы көннәренең берсендә вафат булды. Соңгы берничә айда ул урыныннан да тора алмаслык хәлдә ятты, дарулар йотып, уколлар кадатып кына яшәде. Яраткан хатыны Зәйтүнә моннан өч ел элек дөнья куйды. Заһит абзый утыз яшьләрдәге, өйләнмәгән …

«Бөреләнде, чәчкә атмады яшьлегемнең гөлләре…»
Авыл җирендә хәбәр дә, гайбәт тә бик тиз тарала. Яңа корылма төзесәң дә, гаиләдә савыт-саба шалтыраса да, хәтта кыйммәтлерәк өс киеме сатып алсаң да, авыл өстенә имеш-мимешләр китә. Менә бүген дә авыл хатыннары иртән көтү куарга чыккач, Зәйтүнә карчыкның олы …
![WDeFDLiTRr[1] WDeFDLiTRr[1]](http://c.beznen.ru/wp-content/uploads/2012/02/WDeFDLiTRr1-150x150.jpg)
Рәнҗеш
Бала чакта шундый бер риваять ишеткәнем бар иде. Имеш, Аллаһы Тәгаләнең кешеләргә бик нык ачуы чыккан. «Мине оныттылар, булган тормышларына шөкер итеп яши белми башладылар, һаман мал артыннан куалар. Боларга бер-бер җәза уйлап табарга кирәк», ди икән. Уйлап тапкан да! …

Балачакның изге хыяллары…
Алия кечкенә чагында зиратка бара иде дә, әтисе каберенә озак кына карап тора иде. Ышанмый иде: аның олы гәүдәле, нык беләкле таза әтисе ничек шушы тар кабергә сыйган? Ничек ул шул кабергә кереп яткан? Бәлки, Алияне алдыйлардыр, нәрсә эшләп ятсын …

13нче чакрымдагы фаҗига
Июль аеның биниһая эссе бер көне. Маңгай, битләрдән елга булып аккан тирне кулъяулык белән сөрткән саен, ул озак та үтми, тагын бирчеп чыга, кулъяулыкның да файдасы юк: ул үзе дә тирдән юпь-юеш. Ике аягы арасына кәкре башлы таягын кыстырган бер …

Беренче мәхәббәт
Нәсимә бөтен эшне җиренә җиткереп эшләргә тырыша. Менә бүген дә ул дәресләрен карап өстәл артында бик озак утырды. – Кызым, бераз ял итеп ал, – дип эндәште алгы яктан Миңзифа апа. Нәсимә әнисен ишетмәде. Ул хыял дөньясында йөзә иде. Менә …

Онытмам
Кышкы салкын кич. Шәһәр паркы буйлап ялгыз егет атлый. Караңгы төн аяз, зәңгәр күктә алтын, кызыл, күгелҗем йолдызлар аңа серле келәм булып җәелгән. Вакыт-вакыт алар күз кыса, әйтерсең, егеткә сәлам бирәләр. Талгын гына җил исеп китә, кинәт ул көчәеп, сөякләргә …

БЕР ЯЛГЫШ – ГОМЕРЛЕК ҮКЕНЕЧ…
Көне буе уйланып, кәефсезләнеп йөрде Гөлнур. Бүген төнлә күргән төшен уйлады ул. Имеш, Фаил белән бергәләшеп утырткан пар каеннарның берсе ауган икән. Фаилнең каены ауган. Каян килеп керде соң әле бу төш, һич уйламаганда? Нәрсәгә юрарга моны? Ярар, хәерлегә генә …

Йолдыз
(Булган хәл) Гомерендә бер генә тапкыр булса да, йолдыз тулы күккә карап тормаган кеше бармы икән ул җирдә?! Алар шундый матур җемелди! Таң алдыннан исә, эреп юкка чыгалар. Кышкы салкын кичләрдә йолдызлар бөтенләй икенче төрле җемелди. Алар тагын да яктырак …
Әнкәй кочагы
Эх, ничек рәхәт әнкәй кочагында! Әниеңнең “балам” дип типкән йөрәк тибешен ишетү, сулышын тоюдан да рәхәт нәрсә бар микән? Эх, эрисе, югаласы иде әнисенең шушы назлы кочагында. Эрисе иде дә… Ләкин юк, бу мөмкин түгел шул. Менә Алинә бер мизгелдә …
![389964[1] 389964[1]](http://c.beznen.ru/wp-content/uploads/2011/12/38996411-150x150.jpg)
БӘРӘҢГЕ ЧӘЧӘГЕ ИСЕ…
Киңәшкә кайткан оныгы Наилне озата керешли, бакча ягыннан килгән бәрәңге чәчәге исе Фәйрүзә карчыкны сискәндереп җибәрде. Ай-һай бу гомерләрнең, узган елларның бәрәкәтсезлеге… Мәхәббәтнең ни икәнлеген аңлаганына, бәрәңге чәчәге исенә гашыйк булганына, кырык биш ел уфтанулар, юксынулар, сагышланулар белән тулы бер …
Сәхнә
Спектакль тәмам. Үзешчән театр артистлары тамашачыларга баш ияләр. Тамашачылар исә аларны чын күңелдән алкышларга, чәчәкләргә күмәргә тотынды. – Режиссер кайда? Режиссерны – сәхнәгә! Рәзилне – сәхнәгә! – дип кычкырды кемдер. Режиссер Рәзил сәхнәгә менеп төп рольне уйнаган Рифә белән янәшә …

Бәхетле җеназа
– Зәлия бик кызганыч, сулып калган. Ялгызы үстерде бит. Инде хәзер япа-ялгыз каласы… – Аллаһы бар ул, Зәлияне коткаргандыр да әле… – Синең авызыңда рәтле сүз юк. Җеназада көфер сүз сөйлисең. Үлгән кешене яман итеп искә алмыйлар. – Алмыйлар да, …


