Рубрика язмалары: Спорт

«Рубин» Русия кубогын яулады
9 май көнне Екатеринбургта үткән финал уенында казанлылар Мәскәүнең «Динамо» командасын отты. Бу җиңү «Рубин»га киләсе сезонда Европа лигасында уйнарга мөмкинлек бирә. Беренче таймда көчләр тигез булса, уенның икенче өлешендә «Рубин» өстенлек итте. Бер-бер артлы барган һөҗүмнәр бары тик уен …

«Ак Барс» ник җиңелде?
«Ак Барс” өчен сезонның шулай тиз тәмамлануы җанатарлар өчен табигый хәл түгел. Ике ел рәттән КХЛның иң дәрәҗәле бүләгенә – Гагарин кубогына ия булганнан соң, Казан командасыннан фәкать шул уңышка ирешүне генә көттеләр. Нишлисең, оттырдык һәм моның җитди сәбәпләре дә …

Маңкортлашкан “Рубин”
“Рубин”-“Барселона” уены – гаҗәеп күренеш. Дөньяның иң көчле командасы, безнең белән дүрт тапкыр уйнап, берсендә генә ота алды. Хәтта берсендә оттырды да. Мин бу ике команда көрәшендә спорт факторыннан бигрәк миллилекне күрдем. Каталоннар үзләре үк: “Барса” ул – футбол клубыннан күбрәк мәгънәгә ия”, – дип юкка гына әйтмиләр.

МИҢНЕХАНОВ СПОРТЧЫЛАРНЫ ШАККАТТЫРДЫ!
Якшәмбедә Мәскәүдә Русия хоккей йолдызлары белән танылган сәясәтчеләр хәйрия уены уздырды. Биредә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин да катнашты. Көндәшләр капкасына икешәр алка Миңнеханов белән Метшин исәбендә, шулай ук Татарстан Президенты уенда өч алкалы пас белән дә билгеләнде. Уен киеренке барса да, тигез исәпкә тәмамланды, 13:13.
«РУБИН»НЫ НИ КӨТӘ?
Ике айлык тәнәфестән соң, без Казан «Рубин» футбол командасының тагын да ныгуына өметләндек. Беренчедән, җәрәхәт алган футболчылар аякка басса, икенчедән, яңа уенчылар сатып алып, быелгы кискен көрәштә беренчелекне ничек тә югалтмау иде. Ләкин бераз башкачарак килеп чыкты. «Рубин» берьюлы өметле ике төп уенчысын сатып җибәрде. Беренчесе, элегрәк инде язылган һөҗүмче Бохаров (15 млн евро) булса, икенчесе команда капитаны Семак (2млн евро). Әле капкачы Рыжиков та бездән китәргә мөмкин, дигән имеш-мимеш таралды.
ФУТБОЛДА КҮРӘЗӘЛЕК КЕМ КУЛЫНДА?
Көньяк Африкада узган футбол буенча Дөнья беренчелеге киң җәмәгатьчелек игътибарын бер су җәнлегенә юнәлтте. Биредә Испаниянең чемпион калуы да, Германиянең яшь яңа футболчылар белән бронза яулавы да, фаворит дип фаразланган Бразилиянең Голландиягә оттырып, чирекфиналда ук төшеп калуы да икенче планга чыкты. Игътибар үзәгендә Пауль исемле күрәзәче сигезаяк булды! Ул уеннарга фаразлар белдергәндә, спорт белгечләре дә, букмекер конторалары да читкәрәк күчте, чөнки сигезаяк күрәзәлектә бер тапкыр да ялгышмады!
“РУБИН” БОХАРОВТАН АКЧА ЭШЛӘМӘКЧЕ
Тиздән Русия Премьер-лигасы тәнәфесе тәмамланып, янә чемпионат гөрләячәк. Дөрес, әлеге вакытта футбол мәйданында Дөнья Чемпионаты бара. Ул да соңгы сулышын кичерә һәм без киләсе санда Дөнья беренчелеге хакында тәфсилләбрәк тукталырбыз, чөнки чемпионат әле 11 июльдә генә тәмамланачак. Ә Русия чемпионаты сезонны 8 июльдә дәвам итәчәк.

Русия яңа тренерлы булды
Футбол буенча Русия җыелма командасының яңа тренеры итеп Дик Адвокат билгеләнде. Берничә ай ил җыелмасы тренерсыз иде, гәрчә 30 июньгә кадәр бу вазифада Гус Хиддинк исәпләнсә дә. Ләкин ул Русиядә киләчәген күрмичә, шулай ук илебезнең алдагы футбол тормышы томанлы булуын чамалап, русларга караганда шактый азрак тәкъдим иткән Төркия җыелма командасы белән килешү төзеде. Футбол сөючеләргә мәгълүм: ул 1 августтан төрекләр өчен чыгыш ясаячак.
ХОКУК САКЛАУЧЫЛАР, СЕЗ КЕМНӘР?
КХЛның финал өлешендә, Гагарин Кубогына көрәштә «Ак Барс» белән ХК МВД командалары очрашуы үзенә күрә бер хакыйкать эзләргә этәрде. Шул ук вакытта Казанны халыкара кырда янә танытты. Халык (җанатарлар гына түгел. — А.Ш.) ни өчен хокук саклаучыларны өнәми? Финалда «Ак Барс» көндәше булгангамы, әллә безнең илдә, гомумән, милициягә караш шундыймы? Икесендә дә хаклык бар.
ФИНАЛ: КАЗАН – МӘСКӘҮ
Иртәгә КХЛның финал өлешендә Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Мәскәү өлкәсенең ХК МВД командасы белән очраша. Татарлар икенче ел рәттән финалга барып җитте. Узган ел Ярославльнең «Локомотив»ына каршы көрәштән соң, «Ак Барс» КХЛның иң абруйлы Гагарин Кубогын отты. Шул рәвешле, Ярославльнең 1000 еллык юбилей ашына тоз салды. Җиңүгә өметләнгәннәр иде бит.
«РУБИН» РУХИ КРИЗИСТА
Бер яктан караганда, «Рубин»га типтерә-типтерә уйныйсы бит. Европадан төшеп калды, әмма лаеклы, зур тәҗрибә туплады. Бернинди проблема юк, ике аякка бер туп дигәндәй, Русия Премьер-лигасыннан тыш башка бер чемпионатта катнашмыйбыз. Тик соңгы вакытта команданы танып булмый, аңа нидер җитми, уены бармый.
Өметле спорт
Казанның «Рубин» һәм «Ак Барс» командалары иртәгә мөһим очрашулар уздыра. Казан футбол командасы Европа Лигасының 1/8 финал өлешендә Германиянең «Вольфсбург» командасын үз мәйданында кабул итәчәк. Җавап уен 18 мартта көндәшләр мәйданында узасы. «Рубин»ның «Вольфсбург»ка каршы беренче уен плэй-офф башланган вакытка туры килә. Бу көнне «Ак Барс» Астананың «Барыс»ын кабул итә.
РУСИЯ СПОРТЫНДА ТОРГЫНЛЫК
Дүрт ел зарыгып көткән Олимпия уеннары тәмам. Русиялеләр барлыгы 15 медаль яулап (3 алтын, 5 көмеш, 7 бронза), гомумкомандалы исәп белән 11 урында калды. Алтын медальләр буенча беренчелекне Канада (14), медальләр саны буенча АКШ (37) җитәкли. Олимпия уеннарында Русия беренче тапкыр шулай түбән тәгәрәде.




