Рубрика язмалары: Солдатта булган диләр

«Армиядә бабайлык булырга тиеш»
Армия… Әлеге сүзне ишетүгә күпләрне курку хисе биләп ала. Беркемнең дә газиз баласын, абый-энесен, сөйгән ярын чит җиргә чыгарып җибәрәсе килмидер, мөгаен. Дөрес, Ватан алдындагы бурычын һәр егет үтәргә тиеш. Ярый да тәртип булган бүлекләргә эләксәләр. Юкса, армиядән кайтмый калган …

Рекрут мәктәбе
Русиянең барлык военкоматларында да диярлек язгы чакырылыш башланды. Күпчелек егетләр һәм аларның ата–аналары хәрби комиссариатка барудан уттай курыккандай өркеп тора. Күпчелек халык законнарны белми, үз хокукларын якларга әзер түгел. Казанда хәзер андыйлар өчен «Солдатка чакырылучы мәктәбе» эшли башлады. Һәр шимбә …

Солдат блокнотыннан
Апрель аеның икенче якшәмбесе Һава һөҗүменә каршы оборона гаскәрләре көне буларак билгеләп үтелә. 1972-1974 елларда мин шул гаскәрләр составына кергән зенит ракетасы полкында хезмәт иттем. Хәрби частебыз Красноярск өлкәсендәге тайгада урнашкан иде. Безгә, Кытай ягындагы һава чикләрен саклыйбыз, диделәр. СССР …

Без дә армиядә булдык
Абыемның армиядән кайтканына инде бер ел вакыт үтеп тә бара… Араларыбызны озакка аерган, сагыну бүләк итеп, хатлар «очырган» армия бер куркыныч төш булып кына истә калды, дисәң дә ялгыш булмас. Бер җайлы вакыт табып абыемның күңел кылларын тарткалыйм. Абый белән …

Улларыбыз – хезмәттә!
23 февральдә авылыбызның мәдәният йортында «Солдат күңеле – янар хыяллар ул» дигән бик күркәм әдәби кичә үткәрелде. Бу чарада балалары армия сафларында хезмәт итүче әниләрне, 5 солдатны кунак итеп чакырдылар. Бүген авылыбыздан – Салават Хәйруллин, Алмаз Хөҗҗәтов, Равил Гомәров, Радик …

Бүләк
Дөресен әйтим: солдат киеме кигән ул егетне беренче тапкыр күрүгә үк ошатмадым. Кем әйтмешли, җаным сөймәде. Күрер күзгә саламдай нечкә аякларын, тал чыбыгыдай нечкә кулларын кигән киеме капласа да, биленә ураган солдат каешы аның гәүдә-кыяфәтен салам тутырган капчыкны хәтерләтә иде. Эчемнән: “Ай-һай, каян килгән икән андый колга”, – дип уйлап куйдым.

Кимсетелгән “боец” яки күгәргән гомер
Мин, 70 яшьлек карт, 50 ел буе кимсенеп яшәвемне хәзер генә язарга булдым. Нишләп быел исенә төшкән дип уйласагыз, аңлатам. 2010 елда һәр кешегә пенсия артты. Ә төгәл генә ничек артуы билгесез. Миңа – 700, ә хатыныма 500 сум өстәгәннәр. Стажым – 40 ел. Шуның эчендә 3 ел ярым армия хезмәте һәм 1 елга механизаторлар курсына укырга җибәргәннәр иде. Менә бу 4 ел ярым кергәнен-кермәгәнен белмим. Пенсия фондына барып сорарга аяк юк, өйдә генә утырам.

БАШТАН КИЧКӘН АРМИЯ
Армия турында газетагызда шактый язасыз. Тискәре фикерне артык күп биреп, егетләрне армиядән тәмам биздерәләр, дип тә уйлап куям. Баласын озатучы яки көтүче ата-ананы ник шулкадәр куркытырга, күңеленә коткы салырга? Бөтен кешенең дә хәрби билет сатып алырлык җае юк бит. Әлеге фикерем белән күптән түгел хезмәт итеп кайткан бертуганым Рәсим дә килешә. Аны армиягә озатып, көтеп, каршы алганнан соң, үземдә дә бер язмалык мәгълүмат тупланды.

Дары заводында серле мәхшәр
Казан гарнизоны хәрби суды Александр Бербин үлеме эшен карый башлады. Инде газетабызда хәбәр ителгәнчә: егетне узган елның июнь аенда кулына автомат тоткан хәлдә, башына атылган килеш завод территориясендә таптылар. Сашаның туганнары, хокук яклаучылар, аны үтергәннәр, дип саный, җәсәден кабат казып алып өстәмә экспертиза үткәрүне таләп итә. Ә тикшерүчеләр мыскыллаулардан һәм кыйналулардан соң солдат үз-үзенә кул салган, дип ышандырмакчы.

Билгә каеш салалар, армиягә алалар
Русиядә, шул исәптән Татарстанда да 1 апрельдән язгы чакырылыш башланды. Бу чакырылышның яңа таләпләре һәм узган ел белән чагыштырганда, үзгәрешләр дә бар. Быелгы чакырылыш 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк. “Хәрби хезмәткә чакырылучыларның бер өлеше 15 апрельдә үк армиягә җибәреләчәк”, - ди Татарстан хәрби комиссариаты хезмәткәре.

ЧЕЧНЯДАН КЕМ КАЙТА?
“Чечняда хезмәт иткән егет” дигәч, сездә ул кеше турында нинди фикер туа? Түбәсе кыйшаймаган микән дип уйлап куясызмы? Сәламәтлеге какшаган егетләр күп кайтты шул аннан. Кайбер оешмалар аларны эшкә алмыйча йөдәтә, җәмгыять тә сугыш күргәннәргә кырын карый. Ул егетләр бүген ничек яши, нидән зарлана икән? Еллар үткәч, хәрби хезмәт хакында нәрсә сөйләрләр?










