Рубрика язмалары: Могҗизалы дөнья

«Авыруларга табибка барырга киңәш итәм!»
Үзем күрәзәчеләргә, багучыларга бик ышанып бетмим. Тик хатын-кызның психологиясе табигатьтән шулай корылган ки, акылы белән ышанмаса да, йөрәгенең бер почмагында күрәзәче әйткән сүзләр барыбер саклана. Минем дә шулайрак… Акыл ышанмый, ә ул әйткән сүзләр истә тора… Биектау районында яши торган …

САРАНЧА ҺӨҖҮМЕ
Русиянең көньягы саранча һөҗүменнән тилмергән көннәрдә «Татарстанга алар килеп җитмәячәк», – дигән өмет-вәгъдәләр янә эссе кояш нурлары астында эреп югалды. Шулар артыннан ук Ютазы районына саранча һөҗүм итте. Һөҗүм, дип арттырып та җибәрәм бугай, тик шулай да бер метр квадратка …

КАБЕР ГАЗАПЛАРЫ КҮРСӘТМӘСЕН…
«Безнең гәҗит» газетасының 2009 ел, 6 май санында чыккан «Каберстан»да кунакта» мәкаләсе укучыларыбызда зур кызыксыну уятты. Әле бүген дә, шушы язма турында ишетеп аны укымый калганнар, яңадан бастыруыбызны сорыйлар. Кызганычка каршы, «Безнең гәҗит»тә бер үк мәкаләне кабат-кабат бастыру бик үк …

Галәмнән хәбәр килгән…
Күптән түгел генә редакциябезгә бик калын хат килеп төште. 12 битле 6 дәфтәрдән торучы шундый ук хәбәр (шул ук күләмдә һәм эчтәлектә – авт.) узган ел бер килгән иде инде. Беренчесендә аны җитди кабул итмәдек, чөнки “Аллага чынлап буйсынырга вакыт” …

Галәмдә без ялгыз түгел?
Физика һәм астрономия укытучыбыз Хәбир абыйның (урыны оҗмахта булсын, искә төшерүем дога булып барып ирешсен) 10 сыйныфта чакта астрономиядән биргән дәресләре әле дә хәтеремдә. Минем өчен үтә кызык фән иде ул астрономия. Югыйсә төнге аяз күктә җемелдәгән йолдызларга карап: “Кайдадыр нәкъ безнең кебек кешеләр яшидер, ә бәлкем, алар безгә бөтенләй дә охшамагандыр, яшәү, тормыш рәвешләре безнекеннән аерыладыр, анда гаделлек урнашкандыр, кеше бер-берсен рәнҗетми, бәхетле яшиләрдер…” – дип капка төбендә хыялланып утырырга ярата идем.

Таракан – көчле дошман!
Тараканнар – җирдәге иң “өлкән” бөҗәкләрнең берсе. Алар утны-суны кичеп, бүгенге чорга кадәр килеп җиткән. Шуңа да алардан котылу мөмкин түгел. Гасыр казалары, кешеләрнең аларга каршы аяусыз көрәш алып баруы нәтиҗәсендә, тараканнар үзләрен саклап калу өчен, теләсә нинди шартларга җайлашырга өйрәнгән. Алар теләсә нәрсәне ризык итә ала. Бер дә юкта, газета-китап та тәмләп ашала, мамык та…

Томан…
“Шырпы сызып карасаң да, күзгә берни күренми, ярый әле машина фарасы яктырта юлны. Бу кадәр соңга калырбыз дип һич кенә дә башыма килмәде. Гомумән, яратмыйм мин шул туй мәҗлесләрен. Рәхәтләнеп утырып булмый, киң сулап җырлый алмыйсың. Тамада дигән профессия бар бит хәзер. Туйлар үзгәрде, шул тамада бер яннан китми гел сөйләшеп тора, ничек теле арымыйдыр аның, юньләп ашап та булмый”, – дип уйлап чираттагы туйдан кузгалды Илмир. Төн караңгы иде, күктә тулган ай балкый үзе. Җеннәр котырган вакыт, сәгать 12не суккан, җитмәсә томан төшеп килә. Бераздан томан тагын да көчәйде, агымсу сыман ургылып-ургылып, бөтерелеп килә каршыга.

Үле мәче булса, нефть кирәк түгел
Германиядә чыга торган бер журналдагы мәкаләне укыгач, күпләр хәйран кала. Анда бер фермерның ничек итеп мәче үләксәсеннән дизель ягулыгы ясавы турында язылган. Хәтта яңа ягулыкка фермер исемне дә “4 үле мәче” дип кушкан. Үлгән 4 “мырауҗаннан” әлеге немец 10 литр биодизель ягулыгы алган. Ә бу аның тракторына 100 километрга җитә.

“Төшемдә догалар өйрәнәм…”
– Аның куллары могҗиза ясарга сәләтле. Хәтта табиб диагноз куя алмаган авыруларны да үзенең тылсымлы кулы белән дәвалый, өметсез авыруларны да аякка бастыра ул. Озак вакытлар хастаханәдә ятып тернәкләнә алмаган баламны бер карау белән аякка бастырды. Өмет өзә башлаган идек инде юкса, – диде бер танышым. – Аның яныннан бөтенләй башка кеше булып чыгасың.

ЯЗМЫШЫҢ УЧ ТӨБЕНДӘ…
“Матурым, бир кулыңны, язмышыңны сөйләп бирәм”, - дигән тавышка уянып киттем. Каршымда чегән хатыны басып тора. Куркып, алдымдагы сумкамны барладым, ярдәм сорарга җыенгандай, тирә-якта утыручыларга күз салдым. Кеше күп – куркыныч түгел, димәк. Сумкам да урынында. Эх, мин әйтәм, шундый ваемсыз рәвештә вокзал уртасында йоклап утыр инде. Ирексездән, ишекләрен күз алдымда ябып китеп барган электричканы каһәрләдем. Тик ни мәгънә?!

“АЛЛО, КЫШ БАБАЙ…”
Бәйрәм узды. Шул чыршы бәйрәменнән файдаланып, сезнең белән дә аралашып алдык. Кар кызы белән турыдан туры элемтә булуы хакында даими укучылар хәбәрдар инде. Ә менә быел гына безгә килеп кушылучылар ни хакта сөйләвемне аңлап та бетермидер. Газета укучыларны, ягъни сезне ниләр кызыксындыра, Кыш бабай капчыгыннан нәрсә өмет итәсез, гомумән, журналистлардан сез ни көтәсез – шуларның барысы хакында сөйләшү өчен, өч атна дәвамында шалтыратулар кабул иттек. Алдагы ике санда “Алло, Кыш бабай…” язмаларын укып, үзен танучылар булмый калмагандыр. Инде нәтиҗә ясар вакыт җитте.

Рәхмәт, Кыш бабай!!!
Бәйрәмнәр үтеп киткәч, Кыш бабай белән телефоннан сөйләштем бит әле. И шатландым инде! Беркөнне күрше апа кергән иде. Кулында тәмле конфетлар. “Регина, Кыш бабай сиңа дип калдырды. Үзе бик ашыкты. Ферма ягына таба йөгереп китеп барды. Бераз өшегән дә иде. Тәртипле булсын, авырмасын, әти-әнисен тыңласын”, - дип әйтеп калдырды ди. Тәрәзәдән карадым, ә анда суык бабай бизәкләр төшереп киткән. Шулай итеп, Кыш бабайны күрә алмадым. Конфетларын яратып ашасам да, үзен күрмәгәч бераз кәефем төште.








