Рубрика язмалары: Мәдәният турында сөйләшәбез

алмаз

Алмаз Гайфуллин: «Гитара белән дә халык җырларын башкарып була!»

Зур сәхнәдә әле күптән түгел генә балкый башлаган Алмаз Гайфуллин – Казан егете. Тамашачы күңелен «Берәүне бәхетле итегез» җыры белән яуларга да өлгерде ул. Алмазның тагын бер үзенчәлеге бар: ул җырларны гитара белән башкара. – Алмаз, ә ни өчен нәкъ …

Метро «сандугачы»

Метрода еш йөргәнгә, баскычка утырып гармун уйнаучы картны гел күрәм. Кайчак, ашыгып барган җирдән туктап калып, уйнавын тыңлыйм. Гармунчы «репертуары» еш үзгәрми, хәтта билгеле бер сәгатьтә килсәң, кичә шушы ук вакытта уйналган көйне ишетеп була. Матур уйный. Алдына куелган савытына …
театр

Камал театры «кытайлары»

Табигатьтә шулкадәр төс бардыр дип кем уйлаган? Кышның караңгы көннәреннән соң, сәхнәдәге төсләр уенына сокланып, үзеннән-үзе кәеф күтәрелә, уйныйсы-биисе килә башлый. Җитмәсә, Кытайга гашыйк булдым. Әле ахырдан, сәхнә артына кереп, таныш актерымның майлы гримын сөртеп карыйсы иттем. Узган атнада сезонның …
ильяс

«Мәҗлеснең дә модасы бар»

 Белешмә Тулы исеме: Ильяс Расим улы Галиев Туган көне: 19 сентябрь Туган ягы: Кукмара районы Яңа Сәрдек авылы Белеме: Арча педагогия көллияте, Татар дәүләт гуманитария институты Гаилә хәле: өйләнгән Күптән түгел генә иң якын иптәш кызым кияүгә чыкты. Туй дигәч …

Әдәпсезлек үрнәге күрсәтмик

Беркөнне бүлмәдәшем белән Ркаил Зәйдулла иҗат иткән «Үлеп яратты» пьесасы буенча куелган спектакльгә бардык. Зал шыгрым тулы иде. «Үлеп яратты» гына диелгәч, кемне яисә нәрсәне яратуы хакында төгәл белеп булмый шул. Без берәр егетнең кызга булган мәхәббәте турындадыр дип уйлаган …

Кем коткарыр?

Телебезгә зыян салучы чит һәм эчке сәбәпләрдән бүген мин «ертык җыр»ларны иң куркынычы дияр идем, чөнки алар көне-төне колагыбызда. «Синең исемең биш хәреф», «без туганнар биш брат», «син мәңгелек причалым», «җилләр исеп исәләр», «ямьләре ямьлерәк», «бокал күтәреп Ходайдан сорыйм…» кебек …
Фәнис

Фәнис Зыялы: «Гәүдәм Төркиядә булса да, күңелем – Татарстанда»

Фәнис Зыялы – Төркиянең Анталья шәһәрендә яшәп иҗат итүче шагыйрь. Чыгышы белән Арча районы Өчиле авылыннан. Ул безгә татар матбугатында басылган милли-дини шигырьләре аша, дөньяга, сәясәткә карашы белән таныш. Төрек җилләре, Анадолу яклары яшь егетне Төркиядә яшәүче татар кызы белән …
125

Рус мәктәбендә татар театры

Мәктәпләре ябылырга торган авыллардан ярдәм сорап язган хатлар бик күп. Инде бу хакта газетабыз битләреннән укып беләсез. Шәһәр мәктәпләренә дә куркыныч яный: «Яр Чаллыдагы 29нчы татар гимназиясен – атаклы Вәгыйдуллин мәктәбен ябалар!» дигән хәбәр республикабызны шаулатты. Татар җәмәгатьчелеге 29нчы гимназияне …
teatr-archa-2011-361

Арча театры

«Район газетасында үзләрен сәхнәдә сынап карарга теләүчеләрне чакырып белдерү чыкканнан соң, әллә никадәр кеше, хәтта олы яшьтәге апалар да килде. Шулардан Нәсимә Зиннәтова, Мәдхия Гаязова, Наилә Госманова, Әнвәр Низаметдинов (хәзер дүртесе дә мәрхүмнәр), Халисә Гафурованы бүген дә зур ихтирам белән …
1_0

Тукай бездә дә булган

Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк, ди халык. Укучыларга авыл, ата-бабалар тарихын өйрәтү максатыннан, безнең мәктәптә “Туган якны өйрәнү” музее эшли. Анда авыл тарихы турында материаллар, экспонатлар тупланган. Кызык, ә музейның үзенең тарихы ничек соң?! Музей ачу турында шушы яхшы фикер кемнең …

Җырлар ертыла…

Аллаhыга шөкер, бүген радиода дистәләрчә канал булып, һәрберсендә җырлар бирелеп кенә тора. Җан сүз дә сорый үзе, тик анысы ярамыйдыр. Кемдер кемгәдер ошамаган сүз ычкындырып куюы бар бит. Аллаh сакласын, толерантлык бозылмасын…
news_2186

ӘМИНӘ ШӘРӘФЕТДИНОВА: “Сәхнәдәге рәхәтлекне әйтеп бетереп булмый”

Театр артистыннан интервью алырга яратам мин. Ул әңгәмә, гадәттә, бөтенләй башкача, җанлы килеп чыга. Спектакль караган кебек тын да алмыйча, уйланган сорауларны онытып утырасың. Ә әңгәмәдәш яңа роль башкаргандай кулларын болгый-болгый, тәэсирләнеп сөйли. Аны бүлдерү дә гөнаһ булыр төсле. Үзенә каратып утырта алуыннан да артистның сәләтен чамаларга була.
news_2103

ТАТАР ҖЫРЫ ≠ TATARVIDENIE

“Вәт шәп булды!” – дип тел шартлатсам, кайберәүләр күзләрен шарландырып: “Кайсы җире?” – диячәк. Теләсә-кайсы супер-пупер вакыйгадан да гаеп табарга мөмкин чөнки. “Булмады әле бу”, – дип, борынымны салындырсам… “Татар җыры-2010”ны, әлеге шоу-тамашаны оештыру өчен күпме көч куйган кешеләр каршында иң зәвыксыз, түбән культуралы, җыр сәнгатендә пычагым да аңламый торган адәм булып калачакмын. Шуңа күрә куштанлык һәм ялагайлыкны читкә куеп, ни күрдем, шуны язармын.

Режиссерлар “үрчи”

Редакциядән Камал театрына матбугат конференциясенә җибәрделәр. “Һөнәр” дигән яшь режиссура фестивале турында сөйләшергә. Иртәнге якта безнең яклардан шәһәр үзәгенә барып җитүнең зур бер проблема икәнен чамалап, бераз “запас” белән чыгып киттем. Барыбер ярдәме тимәде – бөке соңга калдырды. Кабалана-кабалана кирәкле бүлмәне эзләп йөргәндә, каршыма Илдар абый Хәйруллин очрады.
news_2024

Эрелəнмəгез əле, җырчылар!

Соңгы арада татар эстрадасындагы җырчыларны яңгырдан соң чыккан гөмбәләргә тиңлиләр. Чөнки артканнан-арта баралар. Тавышыннан да, тышкы кыяфәтенә карап та белеп бетерәм димә. Ярый әле аларны аерыр өчен шуларны мактап язучы газета-журналлар һәм атна саен эфирга чыгучы, бер җырны ел буе әйләндерүче, танылмаган җырчыларны күкләргә чөеп мактаучы “Кәеф ничек” тапшыруы бар.
news_1955

Китапның “алтын чоры”

Русиялеләр арасында сораштыру үткәргәннәр. Илебез халкының 22%ы көн саен китап укый, 42% – сирәк-мирәк, 35%ы бөтенләй диярлек укымый. Сораштыруда катнашучыларның 16%ының өендә китаплар бөтенләй юк икән. ВЦИОМ үткәргән тикшерү күрсәткәнчә, 13 ел элек укырга яратучылар саны 15%ка югарырак булган. Кем ничектер, әмма үземнең бүлмәмне китап киштәләреннән башка күз алдына китереп карагач, куркыныч ук булып китте. Компьютер, телевизор миндә дә бар, әлбәттә. Ләкин интернет аша уку белән кулга китап тотуны бутарга ярамый дип саныйм. Кем әйтмешли, шайтан башка, җен башка.
news_1935

МЫРЛАМЫЙК ӘЛЕ…

Беркөнне дуслар белән җыелышып, интернетта “Мырлыйк әле” тапшыруын карадык. Эчләр катты көлә-көлә. Яңа тапшыру түгел, “Җырлыйк әле”гә пародия бу. Алып баручы Айдар Фәйзрахманов урынына Раяз Фасыйховны куйганнар. Аның кыландыруын күрсәгез, менә талант кешедә! Берничә ел А.Фәйзрахманов төркемендә эшләве әрәмгә китмәгән. Остазының һәр хәрәкәтенә кадәр отып алган. Тавышын да туры китерә, чуктан-чук, күптән-күп кайнар сәламне кайсы юллаганын тиз генә аңламассың да. “Мырлыйк әле”не интернеттан эзләп табарга мөмкин, теләгән кеше карый ала.

Артист буласым килми

… Балачакта артист булырга хыяллана идем. Тик язмышым сәхнә белән бәйләнмәде. Элегрәк ниндидер үкенү хисләре булса да, бүген әлеге юлны сайламавым өчен сөенеп туя алмыйм.
news_1848

Талантлар онытылмасын иде

Радиодан “Әниемнең җылы кочагы” җырын тыңлап утырам. Әллә нәрсә моңаеп куйдым шунда. Сүзләрен кабат-кабат укыйсым килде дә шкафта яткан “Сез яраткан җырлар” китабына үрелдем. Сүзләрен мәрхүм шагыйрь Мөнир МАЗУНОВ язган икән. Аның миндә “Ихлас күңелдән” дигән шигырьләр җыентыгы да бар иде. Сүзләре күңелгә үтеп керерлек шигырьләр иҗат иткәнгәдер, иҗат җимешләренә композиторлар көйләр дә язган. Ул җырлар бүген дә популярлыгын югалтмый. “Туган як”, “Сиңа, Ватаным”, “Хәлимә”, “Язгы хисләр” һәм башкалар әнә шундыйлардан.
news_1832

Сабантуйның була төрлесе

Сабантуйларның төрлесе була: авылныкы, шәһәр күләмендә, чит төбәкләрдә. Татарстанда әлеге бәйрәмне уздыру инде җайга салынган. Республикадан еракта урнашкан районнарда Сабантуйларны оештыру, аны матур, күңелле итеп үткәрү шактый көч, тырышлык, үҗәтлек таләп итә. Нигездә, әлеге мәсьәләне чишү авырлыгы җирле мәдәният үзәге вәкилләре җилкәсенә ава. Тик ни генә булмасын, Сабантуйны халык бар җирдә дә көтеп ала, анда рәхәтләнеп ял итә, якыннары, дуслары, туганнары белән очраша. Сочида узган әлеге милли чара моның ачык мисалы булып тора. Башка еллардан аермалы буларак, быел Сочида узган сабан туе мәйданыннан баш батыр буш кул белән кайтып китте. Менә шундый “мөгезле” Сабантуй, дөресрәге, тәкәсез бәйрәм булды ул.
1 бит (3)123