Рубрика язмалары: Кунак бүлмәсе

Нурзадәне песие көнли
Нурзадәне бер елга якын күргән юк иде. Бауман урамында очраткач та, баштан танымыйча тордым. Менә дигән фигуралы, гел елмаеп торучы җырчыга үз яшен мәңге бирмәссең. “Кара әле, тагын да яшәргәнсез бит”, – мин әйтәм. Узган ел театр артисты Искәндәр Сибгатуллин белән никах укытканнар иде. Яхшы саклануның сере – кияү мәллә, дип төпченә башладым.

Әстәгъфирулла, Илсөя килә
Илсөя Бәдретдинованың бу көннәрдә, чынлап та, эшләре бик тыгыз. Ул, башкалардан аермалы буларак, зур концерт заллары эзләп йөрми. Авылдан-авылга йөреп, халыкны ял иттерә һәм тулы заллар җыя… Илсөяне яратырга яки бөтенләй кабул итмәскә генә мөмкин. Урталык юк. Кемнәрнеңдер үлеп яраткан, кемнәрнеңдер үлеп яратмаган җырчысы Илсөя Бәдретдинова да көзге гастрольләр программасын “Юк, туктамыйм” дип атады. Мөгаен, шул туктармын дигәнгә, хәзерге күзлектән җавабыдыр. Бу программа, чыннан да, яңарган: өр-яңа җырлар, яңа юмор, яңа бизәлеш. Илсөянең “Ленин бабай”, “Алабута”, “Кайттыңмы?”, “Кара козгын” һәм башка җырлары хитка әйләнеп бара инде.

“Фанера”дан котылырбызмы?
Фонограммага җырлау кайчан бетәр? “Тере” тавышның уңай һәм тискәре яклары? Татмедиада үткән матбугат конференциясенә шундый сораулар белән бардым. Биредә Россиянең һәм Татарстанның халык артисткасы Венера Ганиева, “Барс-медиа” компанияләр группасының генераль продюсеры Фәрит Таишев, “Барс-медиа” Продюсерлык үзәге каршында оештырылган ансамбльнең җитәкчесе Юрий Федоров журналистлар белән очрашты.

Тамашачылар Айсылу Леронны кияүгә сорый
“Үземне журналист дип санамыйм. Мин бары“Хәерле иртә” тапшыруын алып баручы, шоумен (шоу ясаучы) һәм күтәренке кәеф бүләк итүче”, – ди ул үзе турында. Чибәр, кыю, аралашучан һәм бәйсезлеккә омтылучы! Аны берничек тә “Ул – журналист түгел” – дип әйтеп булмый. Чөнки анда журналист халкына хас сыйфатларның барысы да бар… Ул – журналист! Ул – алып баручы! Ул – шоумен! Ул – Айсылу Лерон!

Рәшит абыйның соңгы әңгәмәсе
Рәшит абый белән танышканнан бирле аның белән дустанә мөнәсәбәттә булдым мин. Чөнки бу кешедән тыйнаклык, затлылык бөркелә. Ул беркайчан да мин дип сөйләшмәде. Ул һәрчак без татар, безнең милләтебез, диде. Милли хәрәкәттәге таркаулыкка бик борчылып яшәде. Таркаулыкны бетерергә, төп көчебез берләшүдә дип аңлатырга омтылды. Тар фикерлелекне өнәмәде, киң күңеллелеккә чакырды. Халкыбызда горурлык хисе уятырлык күпсанлы мәкаләләре белән газета-журнал битләрендә актив чыгыш ясады.

Салават җәннәткә юл эзли
Сәхнәдә соңгы очрашуым дип, һәркемне уйланырга мәҗбүр иткән Салаватның 20нче сезон концерт программасы да тәмамланды. Ярты ай барган тамашага, әлбәттә, билет дефицит иде. Шулай да бик күрергә теләгәннәр концерт башланыр алдыннан, Камал театрының ишек кырыенда басып торучы ханымнардан билетлар сатып ала алды.

“Яңа гасыр”га ни җитми?
Әмин Галиевнең “Яшьләрне аздырмагыз” (“БГ” ның 9 июль, 27 саны) мәкаләсен укыгач, үз фикеремне язмыйча булдыра алмадым. Мин дә Әмин абый кебек иртән торам да “Яңа гасыр” каналын кабызып куям. “Хәерле иртә”не, бигрәк тә Миләүшә Сибгатуллина һәм Илдар Кыямов алып барган тапшыруларны бик яратып карыйм.

Кеше сөйләгәндә, үгез мөгрәмәсен!
Күз алдыгызга китереп карагыз әле: сыйныфта математика дәресе бара. Укытучы, бик тырышып, балаларга чираттагы теореманы аңлатырга тырыша. Әмма сыйныф ишегенең тышкы ягында кемнәрдер шаулаша, ниндидер музыка тавышы балаларга игътибар белән дәрес тыңларга комачаулый. Укучы укытучы сүзләренең яртысын музыка тавышы белән аралаштырып ишетә. Нәтиҗәдә, сыйныфның яртысы дәресне аңламый кала.

Алмаз Хәмзин кызлар ярата
«Шәрык» клубында узган пәнҗешәмбе тагын бер шәп, әкәмәт, искиткеч кызык очрашу булды. Кунагы нинди – очрашуы шундый. Ә кунак Алмаз Хәмзин иде. Кичәне бар вак-төяге белән сурәтләүне кирәк дип тапмыйм. Әңгәмә барышындагы сорау-җаваплар аша да очрашуның ни дәрәҗәдә кызык үтүен аңларга мөмкин. Өстәвенә, Алмаз абый сөйләгән мәзәкләр кичәне тагын да җанлырак итте.

“Тәртип”ле татарча яңа радио сөйли
Авылым Сабан туена кайткач, “чит ил”гә дә чыгып кердек. Күрше Мари Республикасында яшәүче туганнан туган апам Әкълимә апаларда кунакта булдык. Рәхәт биредә. Саф һава, чиста, матур табигать, хозурлан, шатлан. Әмма Әкълимә апаларым авыл башыннан башланган Татарстанга, инде ничә еллар газ ягып яшәүче туганнарына көнләшеп, өйләрен утын белән җылытып, Мари Иленең Шылан авылында яши бирә. 4-5 чакрымнан узып киткән газ торбаларының бу якларда исе дә сизелми, мөгаен, булмас та…

Дәүләтсез халыкның дәүләте җырда гына калды
Берара рок, альтернатив музыканы мактау кызык иде. “Сак-сок”, Регина Сәйфи, Зөлфәт Хәкимнәр эшен хәзер Исмаил, Мубай, “ИттифакЪ” яки Илсөя Бәдретдинова дәвам итә. Мактап та торасы юк. Попса конвейеры “Татар радиосы”на дәрвиш җырчы Хәким хәтта гимн язды. Ә “Яңа гасыр” бунтар Бәдретдинованы җырлатып тора. Җырда күптөрлелек бар. Һәм шунда гына түгелме? Хәзер бит милли темага да ачык итеп язу шүрләтә. Сатылган, сытылган авылны яклаучылар да аз. Икътисадый, сәяси, халыкара темага теш үтми. Үтсә дә, андый газетаны сатып алучы бик аз булыр иде. Безнең “Коммерсант” газетасы кебек бүлеп алып укытырлык урыс телле 300 миллион укучы юк бит.




