Рубрика язмалары: Кунак бүлмәсе

«Таң йолдызы»: заманча татар һәм керәшен музыкасы
Татар эстрадасы бүген Европа кубызына тартылып иҗат итүчеләр, «гламур шоу» оештырырга теләүчеләр белән шыплап тулган. «Заманча музыка» белән «шәрә арт күрсәтү» арасында аерма әкренләп сизелми башлый. Татар музыкасының электән килгән үзенчәлекләрен саклап иҗат итүчеләр бүген күп түгел, шулай да алар …

Җырлап кына яшисе килә!
Әлфинә Әзһәмова тулы заллар җыючы җырчыларның берсе. Һинд кызы образын хәтерләтүче үзенчәлекле тавыш иясен күпләр ярата. Киенүе генә түгел, үз-үзен тотышы, кыяфәте дә Һинд кызларын хәтерләтә. Хәтта ике каш арасындагы миңе дә үзенеке аның! Җырчының популярлыгы, аның халык мәхәббәтен яулавыннан …

Илдар Габидуллин: “Илләр гизү күңелне баета”
Прага – Берлин – Копенгаген – Амстердам – Париж – Рим! Яшь журналист Илдар Габидуллинның Рамазан аенда узган юллары бу. Аны эш сәфәре дип тә, тынгысыз каләмдәшнең чираттагы эзләнүе, күңел кушуы буенча йөргән изге сәяхәте дип тә атарга була. Илдар …

Бергә үткән ямьле юллар…
Бергә үткән юллар ямьле була алар, Авырлыклар бергә җиңелгәч, Кояш сипкән нурлар, йомшак яуган карлар, Бар шатлыклар тигез бүленгәч. Әлеге шигъри юлларның авторы бүгенге хикәятебезнең герое – Мәрзия апа. Ул Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевның бертуган апасы. Мәрзия апа …

МАТУР ЯШӘҮ – ТИРӘН СЕР УЛ!
Мәхәббәт – яшәешнең аңлатып булмас гаҗәеп могҗизасы син. Легендалар булып буыннан-буынга күчкән мәхәббәт тарихларын, балладаларны, риваять-легендаларны укып кем мәхәббәтнең сихри көченә таң калмаган?! Аларның геройлары, күпчелек очракта, кавышмаган. Ә менә тормышта бергә озын гомер кичереп, олы мәхәббәтләрен еллар буе саклап …

Мөхәрриргә сюрприз!
Эшем буенча мөхәрриребезнең фатирында булам. Бик еш аның бушаганын көтеп утырырга туры килә. Әнә бүген дә киләсе ярты еллыкта даими чыгасы “Шифалы гәҗит” “Серләр гәҗите”, “Могҗизалы дөнья”, “Мыштым тема” газеталары белән мәш килеп йөри. Илфат абыйны көткән чакта күңелне күрүче, …

Татарга юмор һава кебек кирәк!
Татарда юмор бармы? Татар юморы ул – рус телендәге мәзәкләрне татарчага тәрҗемә итү түгелме? Шушы һәм башка сорауларга җавап Буа дәүләт сатира театры җитәкчесе Раил Садриев белән әңгәмәдә. – Раил абый, сезнеңчә, татар юморына нәрсә җитми? Бармы ул? – Татар …

Музей кышын нишли?
– Ул музейда нәрсә эшлисез соң? – дип аптырагандай сораган иде Казанда очраган күптәнге танышым Илдар. – Габдулла Тукай дәүләт әдәби-мемориаль музей комплексында унике бина, ашханә, өч гектарлы парк, күл, ике чишмә, ике каберлек бар. Газы, уты, суы дигәндәй, хуҗалык …

Совет җырчысымы, милләтче язучымы?
Гомәр Бәширов мирасы Бүген Бәширов татар халкы өчен кем: совет татар әдәбиятының күренекле бер вәкилеме, дәүләт системасына хезмәт иткән сарай җырчысымы, милләте өчен сыкрап яшәгән татармы, бер “Җидегән чишмә” шигырен язып та, халык күңелендә сакланачак шагыйрьме, әллә соңгы елларда татар …

МӘҢГЕ ЯШИСЕ КИЛӘ!
Пенсия яшенә җиткән һәр кеше буш вакытын ничек үткәрү хакында хыялларны алдан төзи башлый. Иң беренче рәхәтләнеп ял итү, туганнар, дуслар белән аралашу ешаюына сөенә. Театр-киноларга барып күңел ачу турында хыялланып кинәнә. Яраткан һөнәре белән шөгыльләнергә планлаштырулар да, оныкларны тәрбияләргә …

Борис Ельцин халык өчен нәрсә эшләде?
Б.Ельцин туган көне уңаеннан, мактап искә алынды, һәйкәл куелуы турында да хәбәр иттеләр. Сүз дә юк – үлгән кешене гел яхшы яктан гына искә алырга кирәк. Һәйкәлләр кую да кирәктер – әгәр ул аңа лаек булса. Әйдәгез, без дә Ельцинның хезмәтләренә бәя биреп карыйк бергәләп. Бигрәк тә авылда яшәүчеләр, күз алдыннан уздырыйк әле 70-80нче еллардагы авылларны.

Башкорт театры Зәки Вәлидине алып килә
Башкорт лидеры, төрки дөньяда күренекле галим, гомеренең күп өлешен Төркиядә уздырган Әхмәтзәки Вәлиди тирәсендә соңгы вакытта бәхәс кызганда, Мәҗит Гафури исемендәге башкорт театры “Әхмәтзәки Вәлиди Туган” спектаклен Казан тамашачысына алып килә. Аны алманнар белән хезмәттәшлек итүдә гаепләсәләр дә, башкортлар исә бәхәсне Мәскәүнең махсус хис дәрәҗәсендә ясалма күпертүе дип саный.

Таһир Асылгәрәй: “Халык гади җырлар тыңламый”
“Сәхнә шундый наркотик ул: ташлыйм дисең, әмма кайчан да булса барыбер әйләнеп кайтасың”, – дип кем әйткәнен дә хәтерләмим, әмма Таһир Асылгәрәй белән танышкач, шул сүзләр күңелдә кайтаваз булып яңгырады. Ул да менә 5-6 еллап сәхнәдә күренмәде, ә хәзер концертлар ясарга, альбом чыгарырга, клиплар төшерергә җыенып йөри икән.

ОСТАЗ
Бу көннәрдә җәмәгатьчелек Казан дәүләт университетында журналистика факультетын, татар бүлеген оештыру башында торган шәхес, факультетның беренче деканы, бүгенге бик күп журналистларның остазы Флорид Әгъзәмовны искә ала. Аңа 11 февральдә 75 яшь тулган булыр иде. Шушы олуг шәхеснең юбилее уңаеннан “Осталар остазы” китабы әзерләнгән.

Авыл хатыннары көрәшә беләме?
Кыш уртасында Сабантуйларны искә алып утырам әле. Урамда Мамадышның Питрау батырын очраттым да көрәш турында сүз китте. Җәй айлары искә төште. Уйлый күрмәгез, батыр дигәнем ир-ат түгел, ә хатын-кызлар көрәшендә беренчелекне бирмәүче Татьяна Худобко. Тренировкага барышы иде. Көрәш белән профессиональ дәрәҗәдә шөгыльләнүче бу 24 яшьлек кыз инде менә ике-өч ел рәттән хатын-кызлар көрәшендә мәйдан тота. Алай гына түгел, Европа чемпионатында, Халыкара дәрәҗәдәге турнирларда көрәшүче һәм беренчелекне яулаучы да ул. Юлда очраган “батырны” болай гына җибәрәләр димени, әлбәттә инде, әңгәмә корып алырга булдым.

“Әйтмәсәм ярыймы?”
Күптән түгел генә җырчы, композитор Илназ Бах белән юлларыбыз кисеште. Әйтергә кирәк, ул минем өчен зур ачыш булды. Кеше буларак. Эчкерсез, ихлас, юмор хисенә бай булуы, аралашудагы гадилеге белән әсир итте Илназ. Әллә сәхнә аны бозарга өлгермәгән, әллә… Үзе бирешмәгәндер, …

Фәүзия Бәйрәмова: “Мине монда тарих тота…”
Әлеге язмам эш тәҗрибәмдәге иң җиңел һәм шул ук вакытта иң катлаулысы да булды. Җиңел, чөнки әңгәмәдәшем сүзгә саран кеше түгел. Ике сәгать аралашу вакытында аның хакында китап язарлык мәгълүмат тупладым. Катлаулы – әлеге шәхескә булган бар хөрмәтемне, күңел җылысын хәрефләр, сүзләр арасына сыйдырырга, укучыларга да илтеп җиткерергә кирәк.




