Рубрика язмалары: Киңәшле эш таркалмас

ПОМИДОР ҮСЕНТЕСЕН АЧЫК ГРУНТКА УТЫРТУ
Помидорның уңайсыз шартларга чыдамлылыгы, тотрыклы һәм югары уңыш бирүе, беренче чиратта, үсентенең сыйфатына бәйле. Мин аны бүлмәдә һәм лоджияда 8-10 см биеклектәге тартмаларда үстерәм. Помидор үсентеләрен ачык грунтка күчереп утыртырга 4-5 көн кала сугаруны туктату мөһим, бары тик утыртырга берничә …

Сөлек – мең чирдән дәва!
Гирудотерапия (сөлек белән дәвалау) хакында табиб булып эшләүче апамнан кечкенә вакытта ук ишеткәнем бар иде. Казанда сөлек ярдәмендә бик күп авырулардан дәвалаучы халык табибы Алмаз ЗАРИПОВ барлыгын белгәч, аның белән күрешеп сөйләштем. 270 ТЕШЛЕ, 5 ПАР КҮЗЛЕ Әйе, әйе! Нәкъ …

Кредитның караңгы яклары
«Безнең гәҗит»нең 18нче гыйнвар санында без кредитның бер бәхәсле ягы турында язма урнаштырган идек. Бу тема бик киң булырга охшаган. Банк законсыз рәвештә заемчыны төрле комиссияләр: ссуда счеты ачкан hәм алып барган яки аңа хезмәт күрсәткән өчен; кредит биргән өчен; …

Кредитны алдан түләргә ярыймы?
Әле моннан 10-15 ел чамасы элек кенә: «Америкада халык кредит түләп кенә яши икән, алар шуңа күрә бай», – дип сөйләсәк, бүген үзебез «череп баедык». Дөресрәге, кредит сазына баттык. Хәзер берәүнең кыйммәтле машинасы булу аның күпме хезмәт хакы алып эшләвен …

Машинага газ куеп баеп буламы?
Кичләрен бөкедә утырганда: «Машина аласы иде» дигән уй башны көннән-көн ешрак каезлый. Машиналы булгач, имеш, бөкеләр дә бетәчәк, көне-төне тиктомалга чабып йөрергә мөмкинлек туачак. Бер генә шик: тимер атны туйдырырга акча җитәрме? Шул вакытта бәләкәй чаклар искә төшә. Әти белән …
Алиментны ничек бүләргә?
– Мин тормышка чыктым һәм балабыз туды. Әмма иремнең беренче никахтан дүрт яшьлек баласы бар, ул аңа эш хакының 25 %ы күләмендә алимент түли. Мондый очракларда алиментны киметеп була, дип ишеттем, бу дөресме? Даими укучыгыз Фәния. – Мин ике тапкыр …

Вак акчалар кемгә кирәк икән?
Мин бу хатны 80 яшьлек күршебез Роза әби гозере буенча язам. Ул «Вак акчалар җыябыз» дигән реклама ишеткән. Аның барлыгы7 кгвак акчасы бар. Хәергә дип җыйган акчалары реформадан соң «янган». Ичмасам, алмаштырып бирүче булмас микән, ди. Анда бары 400 сум …

Үзе шардай, эче кандай, ә тәме?
Әлеге табышмакның җавабын без кечкенәдән беләбез. Әмма табышмакны уйлап тапканда, химия промышленносте бөтенләй дә үсмәгән, яисә булмаган да, күрәсең. Юкса, шардай зур, кан кебек кып-кызыл эчле җиләк-җимешләрнең пешкәнен көтеп утырмаслар, хәзерге бакчачылар, питомник хуҗалары кебек, химик препаратлар гына сиптерерләр иде… …

Җиләк пешкән чак, кадерен белеп кал!
Мин кечкенә чактан җир җиләге җыярга яратам. Икенче, өченче сыйныфларда укыганда ук күршеләргә ияреп җиләккә йөрдем. Миңа, нишләптер, әби өйдәге иң зур чиләкне тоттыра иде. Мин сер бирмәскә тырышып, шул 12 литрлы чиләкне тутырып кайтам. Әмма кечкенәдән кура җиләген җыярга …

Өч атнадан – полиция
Русия Президенты Дмитрий Медведев “Полиция турында”гы законны имзалады. Шулай итеп, 1 марттан милиционерлар бетеп, алар урынына тәртипне полиция саклаячак. Күп бәхәсләр уяткан канун гамәлгә тагын өч атнадан керәчәк. Түрәләр моны яхшы якка үзгәреш дип аңлатса да, халыкта моңа ышаныч бик аз. Исем, форма, табличкалар алмаштыруга акча гына тузачак кебек.

…Шәлем түгәрәк түгел
“Безнең гәҗит”нең 12нче гыйнвар санындагы мәкаләне укыгач, кулыма каләм алмый булдыра алмадым. Каяндыр Волгоград, Оренбург ягында бәйләнгән шәлләр турында язганнар, бик мактаганнар. Шәл бәйләү – ул якларда гына түгел, ә үзебездә дә бик актуаль һәм популяр булган кул эше, билгеле бер халыкның һөнәре дип әйтер идем мин. Тагын Шәле авылы турында сөйли инде бу дип уйлый күрмәгез. Шәле авылында инде күптәннән тырыша-тырыша шәл бәйләүчеләр кимеде. Балык Бистәсе ягы турында сүзем.

Авылларда каз өмәсе
Вакыт дигәнең бигрәк тиз уза. Май аенда өйгә Чуашстанның Яльчик районыннан каз бәбкәләре кайтарган идем. Җәен исә ялларда каз көтүен рәхәтләнеп көтеп. Инде шушы матур бәбкәләр үсеп, көрәеп, аларны урнаштырыр чак та җитте. Авылларда каз өмәсе гөрли. Кар яуганны көтеп ятмый халык: күпләр урнаштырып та өлгергән. Мин дә берничә гаиләдә каз өмәсендә катнаштым. Эх, күңелле дә соң! Авылдашым Фәридә апа Фатхулловаларда узганы турында тулырак языйм әле.

Бал кортлары үлеп бетәчәк?!
2006 елдан Европада һәм Америкада бал кортлары күпләп үлә башлады. Галимнәр фаразлавынча, аның сәбәбе – Израильдә барлыкка килгән һәм башка иллләрдә таралган ССD вирусы. Моның өстенә, авыл хуҗалыгында кулланыла торган пестицидларның һәм башка химик матдәләрнең дә бал кортлары иммунитетына тискәре йогынты ясавы мәгълүм.

12 көнлек ачлык
Булган, ди, торган, ди, һәм ачтан үлеп киткән, ди… Саба районының Шәмәрдән бистәсендә урнашкан “Надежда” геронтология үзәгенә (халык телендә “Надежда” профилакториясе) эштән мине әнә шундый сүзләр белән озатып калдылар. Юк, үл, димәделәр, ә ачлыктан егылмасаң ярар иде дип борчылып калдылар. Мин ач тору алымы белән дәваланырга киттем. Срок – ике атна.

Аучы Айнур
Әтнә егете Айнур Сабирҗанов белән күптән таныш булсам да, аның бик оста аучы икәнен белгәнемә нибары ике ай гына. Ул Апас районының Болын-Балыкчы авылында ветеринария фельдшеры вазифасын башкара. Эшендә малларны ничек яратканын күреп исем китте. Һәрберсенең башыннан сыйпый, исемнәре белән эндәшеп, хәлләрен сораша. “Алар сөйләшә генә белми. Ә үзләренә булган мөнәсәбәтне бик яхшы сизәләр”, – ди Айнур. Комплекстагы сөтлебикәләрне тавышларыннан таный, алар бераз гына авырса да, борчыла ул. Хезмәтен белеп сайлаган Айнур.

Әбүзәр куяннары
Куян асрауга, никтер, җитди карамый идем. Халык тикмәгә өч тиенлек куян – биш тиенлек зыян, димәгәндер, мин әйтәм. Җитмәсә, куянчылык белән берара җенләнеп алган энем: “Аларны үрчеткәнче, бер үгез асрау арзангарак төшә”, - дип кабатларга ярата. Менә Ютазы районы Ютазы авылында яшәүче Әбүзәр абый Надыршин белән дә куянчылыкның керем һәм чыгымнарын барлап, уңай һәм тискәре якларын санап, “Асраргамы, юкмы?” – дигән сорауга җавап эзләдек.






