Рубрика язмалары: Имәндә икән чикләвек

Куркыныч төш кебек
Фәнзия - күптәнге танышым. Аның белән шактыйдан очрашкан юк иде. Ягымлы йөзендә яшьлек матурлыгы сүнмәгән, бары чигә чәчләренә генә ак бәс кунган. Ул минем уйларны укыгандай: “Чәчләремне агартырлык кына түгел, үземне гүргә кертердәй хәсрәтләр кичерергә туры килде”, – дип, бик гыйбрәтле вакыйга сөйләде. Дөресен әйтим, мин аны бөтен җаным-тәнем белән тетрәнеп тыңладым. Хәзер дә куркыныч төш кебек гел искә төшеп тора. Фәнзия үзе дә: “Бу хакта газетага язсаң да, бик урынлы, башкаларга сабак булыр”, – дигән иде.

Ә егетләр ярата беләме?
Захриның “Кызлар, сезгә нинди егет кирәк?” хатындагы (29 октябрь, 43нче сан, 2008 ел) фикерләр, уйлар мине дә бик борчый. Әйтерсең үз хатымны укыдым. Ә бит кайбер кызлар егетләр турында да нәкъ шушындый хат яза, “Егетләр, сезгә нинди кыз кирәк?” – дип сорый ала. Күп кенә егетләр дә эчми-тартмый торган кызларны дөньядан артта калган, ди. Билгеле, сынап кына караучылары да бар. Баш тарткан очракта, кыз мактауга лаек була.

Сагыш җиле…
…Ни өчен адәм баласы бу якты дөньяда бары бер мәртәбә генә яши икән? Җаннар бит, әнә, алай түгел. Алар мәңгелеккә аша да үзләренең сәгатьләрен көтеп ята. Менә шул сәгате суккачтын да адәм баласы кире җиргә әйләнеп кайта, диләр. Кайтамы-кайтмыймы, анысын бары Аллаһы Тәгалә үзе генә беләдер. Тик шулай да җаннар тугыз тапкыр әйләнеп кайта ала, дип сөйләгәннәрен ишеткәнем бар. Бары шуннан соң гына җан каядыр еракка, безгә күрү насыйп булмаган дөньяга күчә, имеш.

Көлү
Ул елны үтереп алма уңды. Капчыклап төяп, шәһәргә дә озаттылар, тирә-күрше, туган-тумача да туйды, ялгыз әби-чәби дә чәен алмасыз эчмәде. Ун төп алмагач, унысы ун сорт, һәрберсе үзенә күрә үзгә ямь вә тәм бирә. Раилнең юашлыгын сизгән малай-шалай, кыз-кыркын ботак-чатакны сындырмый, агач-куакларга зарар салмый гына алма басты. Менә шулардан соң да әрҗә-әрҗә алма өелеп тора әле.

Барысы да үз кулыңда
“Безнең гәҗит”тә чыккан “Бер егетне яратабыз” дигән мәкаләгә яңадан күзем төште. Анда Гөлгенә исемле бер кыз, өзгәләнеп, икебез бер егетне яратабыз, дигән. Егет иптәш кызы белән ешрак булса да, Гөлгенәне дә озатып куйгалый. Менә шул хәлгә аптырап, нишләргә дә белмичә газета укучылардан киңәш сораган. Инде шактый вакыт узса да (бәлки, инде барысы да хәл ителгәндер), мин дә үз фикеремне язарга булдым.

Ташлама, җанкисәгем
Без Әнгам белән авылыбызның ямь-яшел чирәмле урамында –Сөн елгасы буенда тәгәрәшеп бергә уйнап үстек. Яз көннәрендә каз бәбкәләре сакладык, “карга боткалары” пешердек, җәйләрен ямьле Сөндә су коендык, балык салдык, тимераякта боз өстендә кәшәкә суктык. Урамыбызда 8 бала идек. Әнгам бер яшькә өлкәнрәк. Шуңадырмы, лидерлык баштан ук аның кулында булды.

Өйләнәсе бар бит, җәмәгать!
Чынлап та, бишенче курска җиткәч, андый фикер дә туа башлады. Әле ул турыда уйларга иртәрәк кебек. Рәхәтләнеп, егет чакның тәмен белеп ирекле йөрергә генә дә бит, әллә каян шундый уй килеп керә. Нишләтәсең, аңа каршы барып булмый. Грибоедовча әйтсәң, укыйсы килми, өйләнәсе килә! Дөресен әйтим, бу хакта җитди итеп уйлаган да юк иде әле. Аннары, нәрсә уйлыйсың инде, фатирың да, машинаң да, эшләгән урының да булмаган килеш. Коры мәхәббәт белән генә яшәп булмый бит. Мәхәббәтсез дә.

Кияүгә чыгармынмы?
Университетның соңгы курсына җиттем дигәндә, кияүгә чыгарга тәкъдим ясаучылар көнләп түгел, сәгатьләп арта. Әкәмәт, кызык! Төркемдәшләрем дә бер-бер артлы кияүгә тарала башлады. Ике кызга бер егет туры килә дигәненә дә ышанмый башладым хәзер. Үземә сорау зур булгач. (Сайлана башлавым шушыдыр, мөгаен.) Кыз затын эзләп йөрүче өйләнердәй ир-егетләр Казан тулы икән ләбаса. Әле шуларны берничә категориягә бүлеп карарга була. Әйтик, 48 яшьлек берәү икенче хатын булырга ризалыгымны сорагач, җир тишегенә кереп китәрдәй булдым. Кемне генә очратмассың, әстәгъфирулла! Гомумән, өйләнү, кияүгә чыгу мәсьәләсенә һәркемнең үз карашы…

Мөселманнар шунда табыша
Мөслимә дусларымның хәленә кереп, уйланып утырганым бар. Дискотекаларга йөрми, күңел ачу чараларында катнашмыйлар… Кайда гына танышып, ничек кенә кияүгә чыгарлар икән инде болар, янәсе. Элеккеге замандагы сыман, ике як әти-әнинең үзара килешүе нәтиҗәсендә, бер күрмәгән кешегә кияүгә бирсәләр… Бу уйдан бөтенләй куркыныч булып китте. Күптән түгел генә белдем: мөселманнар өчен дә таныштыру үзәкләре бар икән хәзер. Казан шәһәренең Болгар мәчетендә урнашкан “Бәрәкәт” таныштыру хезмәте минем өчен гаять кызык табыш һәм яңалык булды.

Туйлар узгач…
Яңа елны каршы алганда, халык шау-гөр килде. Имеш, быел кәбисә елы, өйләнешергә ярамый. Февраль аеның 29дан килүе гаилә корырга теләк белдерүчеләр өчен киртә булачак… Гаилә корган парлар да озак тора алмас… Яңа елны каршы алганда, без егетем белән (хәзер инде ирем) нәкъ менә быел – 2008 елда өйләнешергә дип карар кылдык.

Югалу һәм табылу
Кыз белән егет очрашып йөргәндә, өйләнешкәч, безнең бар да әйбәт булыр, башкалар кебек юк-бар өчен ачуланышмабыз, бер-беребезне хөрмәт итеп, яратышып яшәрбез, дип уйлый. Бигрәк тә кызлар хыял диңгезендә йөзә инде. Ә туйлар узып, бераз вакыт үткәч тә, мөнәсәбәтләр үзгәрә. Юктан да ике арада тавыш чыга башлый. Кайчакта ул ачу-үпкәләр атналар буена сузыла. Һәрхәлдә, гаилә корган дусларым шулай сөйли. Ә араларны ничек җайларга соң? Тормыш иптәшеңнең игътибарын, хөрмәтен ничек яуларга? Кайбер гүзәл затларның беренче булып сүз башлыйсы да килми, горурлык дигән шайтан комачау итә чөнки. Шулай да җаен таба белә алар. Хатын-кызны юкка гына елан белән чагыштырмыйлардыр. Андагы хәйләкәрлеккә таң калырсың.

“Казан егетләре”, сез кайсы авылдан?
Бүген адым саен ялган хөкем сөрә. Шул исәптән мәхәббәт өлкәсендә дә. Ерак китәргә кирәк түгел, танышларым арасында да ялганга юлыгучылар шактый. Кешенең йөзенә карап кына кем икәнлеген укып булмый шул. Ә очрашып берничә атна яки айлар үткәч тә яратам дип йөргән егетләрнең я өйләнгән булуы, яки аерылганлыгы ачыклана. Ир-егетләр генә түгел, хатын-кызлар арасында да андыйлар очрый. Ярый ла уртак танышлар килеп чыгып, ялганчының койрыгын тота алсаң. Танышлар булмаганда нишләргә? Гашыйк та булып өлгерсәң, эшләр харап булачак!

Сабантуй кавыштырды
Ничә яшьтә булуыңа карамастан, Сабантуйлар вакытында күңел бер дулкынланып ала. “БГ” да үзенең язмалары белән әллә кайчан булган, онытыла башлаган хатирәләрне күңелдә кабат яңарта. Һәр кешенең үзе өчен генә кадерле, кабатланмас Сабан туе була торгандыр. Минем дә бар ул мәңгелеккә йөрәккә кереп калган Сабантуем.








