Рубрика язмалары: Иманга юл

news_696

Урыс дәүләте вә Ислам дине

ИСЛАМГА ТУГРЫЛЫК
news_684

Сыйфатсыз продукция яки динне артка өстерәүчеләр

Күп таныш-белешем Русия ислам университетында (РИУ) укый. Тик анда укучы студентларның кайберләрен белсәгез икән…
news_674

«Ислам һәрчак ярдәмгә килә!»

Ислам асылы – Аллаһы колы булу, хәрәмнән сакланып, Ходай кушканча хәләл тормыш кичерү. Мөселманнар өчен медицина өлкәсендә каршылыклар еш туа. Чөнки яшәешенә каршы килерлек вакыйга белән очраша ул. Әйтик, аптекада сатылучы шул ук дару гына да үз эченә күпме хәрәм матдәләр тупларга мөмкин бит. Ярый микән, юк микән дип баш вата алар. Шул ук вакытта кайберәүләр мөселман медицинасы буенча дәвалана.
news_638

Гашыйклар көне Кыямәт көнен якынайта

Изге Вәли көне, янәсе…
news_625

Халык табибы һәм сулган гөл

42 яшьлек туганым үлеп китте. Кайгыртучан сизгер йөрәкле, һәрвакыт ачык йөзле, киң күңелле пар канатлары – ире белән улы янәшәсендә сөекле әнкә кош булып яшәде ул һәм аларга һәрчак чиксез рәхмәтен белдереп торды. Үзенең дә кояш кебек нурлы йөзен беркайчан да, хәтта гомеренең соңгы көннәренә кадәр болыт әсәре капламады: елмайды да елмайды, авыруы көчәйгән минутларда да яшәүгә өметен сүндермәде.
news_611

Тәвәккәл Хаҗия

Гыйнвар башында Согуд Гарәбстанына хаҗ кылырга киткән мөселманнарның соңгы төркеме кайтып җитте. Хаҗ кылу - мөселман кешесе өчен фарыз булган гамәлләрнең берсе, диелгән Коръәни Кәримдә. Без бу бәхеткә теләсә кем ия була алмый, диебрәк уйларга күнеккән. Баксаң, теләк булганда, әллә нинди олы максатларга да ирешергә, хәтта Гарәбстанга хаҗ сәфәренә дә тәвәккәлләргә була икән. Быелгы хаҗилар арасында Чаллы шәһәрендә яшәүче икенче группа инвалид хатын-кыз да бар иде.
news_594

Игелек кылырга соң түгел!

Безнең җирне “ВАМИН”га бирделәр. Ул җирлекләрдә урнашкан элеккеге “Куйбышев”, “Муса Җәлил” һәм “Вахитов” колхозлары да бар иде. Элек колхозлар җылылык өчен түләргә мәчетләребезгә ярдәм итә иде. Быел басуларыбыздан күрелмәгән зур уңыш җыеп алынды. Хәзер, бәлки, “Вамин” да мәчетләребезгә ярдәм итәр?! Аллаһы Тәгаләнең ярдәме белән шушындый изге эшкә булышыр, дигән теләктә калабыз.
news_580

Ничек намазга бастым

“Бер дәрестә намазга өйрәтәбез”, – дигән белдерү күзгә чалынды. Алай тиз генә намазга өйрәтеп буламыни дигән икеле-микеле уйлар башка килде. Кызыксыну көчәйде һәм без ирем белән ял көне “Казан нуры” мәчетенә юл тоттык. Үзебез генә дип торабыз. Тагын бер пар укытучы килгәнне көтә иде. Аз гына соңга калып, Фәрит мөгаллим килде. Көттерүенә гафу үтенеп, безгә намаз турында брошюралар, блокнот, ручкалар өләшеп чыкты. Яшь булуына карамастан, теле-телгә йокмый. Бу изге эшкә бөтен күңелен биреп, күзләреннән нур чәчеп, безгә Аллаһы Тәгалә турында сөйли башлады.
news_565

«Адәм баласы, аракы эчсәң, миллионлаган ел тәмуг утында яначаксың!»

Менә Яңа ел да якынлашты. Быел милади белән һиҗри календареның Яңа еллары бер вакыттарак урнашкан. 29 декабрьдә мөселманнар һиҗри буенча 1430нчы Яңа елын билгеләп үтә. Аннан икенче Яңа ел. Соңгысы мөселман халкы өчен ят булса да, Аллаһы Тәгалә бәйрәм арты белән бергә икенче сынавын җибәреп тора. Спиртлы эчемлекләрнең кулланышы киң колач җәеп, зәгыйфь иманлыларны, денсезләрне басып торган җиреннән егып ташлау чорына башлангыч бу. Ныклы иманлылар гына дөньялыктагы «тотып кую» шаукымнан котыла ала. Сөләйман мәчете имамы Тимергали хәзрәт Юлдашев белән оештырылган әңгәмә дә шул хакта.
news_551

Ышанмыйк ырымнарга

Ырымнарга, күрәзәләргә ышану бездә киң таралган. Нилектән килеп чыга соң бу? Моның сәбәпләре төрлечә. Мәсәлән, берәү көлеп әйткән: “Майда өйләнсәң, маяться итәсең” дип. Бу русча сүз. Моңа бит руслар гына түгел, татарлар да ышана. Майда өйләнешү бик сирәк бит.
news_535

Мәрхәмәтле булыйк

Кайсыбер кешеләр гүр иясе булган, ягъни ахирәткә күчеп, Аллаһы хозурына килгән кешеләрне сүгәргә ярата. Югары урыннарда эшләп вафат булган җитәкчеләрдән башлап, туган-тумача, дус-иш, күрше-күлән дә ошбу сүгүгә дучар була. Ислам дине мөэмин-мөселман булган һәр бәндәгә ошбу яман гадәттән тыелырга куша.
news_525

Анастасия-Ләйләдән үрнәк алыйк!

Динсезлек чоры әкренләп үтеп бара. Шуңа динилекне бүгенге көндә модада, ди кайберәүләр. Тик бу, чынлап та, шулай микән соң? “Клон” киносыннан соң күп кызлар тирә-юньдәгеләргә иман нуры чәчеп, яулык ябып йөри башлады. Тик моны олылар бик үк өнәп бетерми, “мода өчен генә йөриләр, диннән көләләр”, - ди. Тик уйлап карасаң, яулык япкан мөлаем туташны күрү үзе үк соклану уятып, “Кара әле ничек гөнаһсыз күренә, дини юлдан бара. Эх, ә мин…”, - диеп дин юлыннан барырга этәргеч ясый.
news_510

Корбан хакында

Корбан чалу Аллаһы Тәгалә тарафыннан без Аңа ел буена биргән нигъмәтләренә шөкер итәр өчен әмер ителгән. Бу бөек гамәлне кылганда, Корбан чалуның максаты тәкъвалык икәнен истә тотарга кирәк. Бу бәйрәм көннәрендә корбан ите һәм бүләкләр тарату туганлык җепләренең ныгуы һәм күршеләр арасында яхшы мөгамәләләр урнашуга сәбәп була.
news_488

Нигә шулай килеп чыкты?

Узган ел Татарстан Диния нәзарәте оештырган "Мөселман матбугат чаралары фестивале" әйбәт үткән иде. Мин үзем "Көмеш кыңгырау" газетасының "Фатиха" саннарын чыгарып, бик дөрес, саваплы эш башкаруыбызга шунда тагын бер кат ышанып, канәгатьләнеп, шатланып, үземнең фикердәшләрем барлыгын белеп, алар белән тәҗрибә уртаклашып, фестивальдә чыгыш ясаучылар әйткәннәрдән күңел баеп, эшкә дәртләнеп кайттым!
news_439

Татар мәкаме сакланырмы?

Казанда зурлап, Коръән укучылар бәйгесе узды. Бөтендөнья Ислам лигасының Бөтендөнья Коръән-хафизлар әзерләү үзәге вәкилләре һәм башка гарәпләр осталыкны бәяләде. Коръән-хафизлар бәйгесенең җиңүчесе дип беренче номинациядә татар Али Яушев танылды. Шулай ук Русия Ислам университеты каршында эшләп килүче коръән-хафизлар әзерләү бүлеген тәмамлаучыларга бу көннәрдә диплом тапшырылды.
news_416

Аллаһыдан салым

Үз фатирыбызга кеше кертеп, аны бер ай яки бер ел тотканнан соң, безгә шуның өчен акча бирәсе урынга үзе сорый башласа, ни диярсез? Билгеле, аның түбәсе китә башлагандыр яисә ул хәйләкәр, оятсыз кешедер, дип фаразлыйбыз.
news_400

Исламнан башка киләчәк юк!

Соңгы елларда дин әһелләренең миллилекне өнәп бетермәве сизелә. Диндә милләт юк, янәсе. Яисә киресенчә, милләтчеләрнең гасырлар буе ата-бабаларыбыз тоткан дингә кырын каравын күзәтергә була. Заманында “милләт” белән “дин” төшенчәсе бер дәрәҗәдә булган. Кызганыч, 70 елдан соң бу ике юл ике юнәлеш алды, бер-берсенә дошман кебек карый башлады. «Кол Шәриф» мәчете фонды директоры, имам-хатыйп Зөфәр хәзрәт белән сөйләшүебез көн дә сөйләнгән «Кол Шәриф» мәчете турында түгел. Милләт һәм дин хакында.
news_387

Бар да Аллаһы кулында

Бүгенге көндә төрле караучы, багучы, сихерчеләргә мөрәҗәгать итү бик модада. Күз-кашы ешрак тартыша башласа да, таеп аягы биртелсә, хайваннар авырып үлсә, теше артыграк бимазаласа да, кайберәүләр тизрәк маг, колдун, караучы, багучы янына чаба. Ә тегеләре, форсаттан файдаланып, үзләрен Аллаһыдан өстен куеп, кешеләрне алдау юлына басты.
news_374

Дога — бөтен авырудан дәва

Күп гасырлар элек атаклы галим Әбүгалисина әйткән: «Авыруны дәвалауда өч төрле чара бар: сүз, үлән һәм пычак», – дип. Әйе, хәзер инде теләсә кайсы әгъзага операция ясап, кешене үлем тырнагыннан тартып алып калулар да – гадәти күренеш. Төрле үлән ярдәмендә медицина дарулар җитештерә, ә халык медицинасы ул үсемлекләрнең үзен генә кулланудан да искиткеч могҗизаларга ирештерә. Ә менә сүз?…Бүген менә шул хакта да сүз башлыйсы килә. Сүз, ягъни дога хакында.
news_348

Дин әһелләре халыкка үрнәк булырга тиеш

“БГ”ның 27 февраль (2008 ел) санында басылып чыккан “Имамыбыздан шикләнәм” дигән язманы укыгач, тыныч кала алмадым. Чөнки соңгы елларда андый дин әһелләре бик күбәеп китте, алардан халык үрнәк ала алмый.
12 бит (13)« Беренче...111213