Рубрика язмалары: Иманга юл

Иблис вәгъдәсе
Барыбыз да белә, Иблис атабыз Адәмгә сәҗдә кылудан баш тартып Аллаһының ләгънәтенә дучар булды. Иблис Адәм белән Һаваны алдап, Аллаһы Тәгалә тотынмаска кушкан агач җимешен ашатты. Хак Тәгалә атабыз Адәмне, анабыз Һаваны һәм Иблисне «бер-берләренә дошман хәлендә» җәннәттән җиргә төшерде. …

Мине имансыз димәгез
Хөрмәтле редакция хезмәткәрләре, «Безнең гәҗит»нең 11 гыйнвар 2012нче ел санында басылып чыккан Мәхмүт Хафизның «Ник мәчеткә йөрми башладым» мәкаләсе мине күптән борчыган нәрсәләрне яңадан кузгалтып, сезнең газета битләре аша үз фикеремне әйтергә этәргеч ясады. Мин инде урта яшьтән узган кеше. …

Безгә тынычлык кирәк!
Сезгә Әлмәттән кайнар сәлам белән, Тәнзилә әбиегез. Бу язмамны Әлмәтнең «Әлмәт Таңнары» газетасы өчен язган идем. Әмма Түбән Кама шәһәрендә барган вакыйгаларны ишеткәч, сезгә дә җибәрергә булдым. Түбән Кама җәмәгатьчелегенең бердәм булуын күптән ишетеп киләбез. Бердәмлек белән шәһәрегез мәчетен Әлмәткә …

Чуашстан татарлары тарих яза
Татарларда октябрь революциясенә кадәр эшләгән мәхәллә системасы буенча яшәүче Чуашстан татарлары мәхәлләнең эчке документларын булдыруга кереште. «Мөхтәсибәт китабы», «Исәп-хисап китабы», «Никах китабы», «Никах таныклыгы», «Исем кушу таныклыгы», «Җеназа китабы» һ.б. документлар милли яшәешне рәсмиләштерергә булышыр дип уйланыла. Чуашстан Диния нәзарәте …

Гаделсезлек, ялган һәм куркыныч киләчәк
Татарстанда дини вәзгыять киеренке, дияргә мөмкин. Һәм еш кына, ул махсус куертыла сыман. Узган атнада төрле матбугат чаралары ялган мәгълүматлар белән ваһһабичылыкның Татарстанда ничек чәчәк атуын тагын бер кат «аңлатырга» тырышты, аерым алганда, түбән-камалыларның «гөнаһларын» хөкем итте. Мин бу …
Татарларга татар булмау – гөнаһ
Без – татарлар. Һәм безне татарлар итеп Аллаһы Тәгалә Үзе бар иткән. Бу турыда Аллаһ Коръәндә болай ди: «Ий, кешеләр! Без сезне ир белән хатын буларак яралттык. Бер-берегезне белеп таныр өчен, сездән халыклар һәм кабиләләр ясадык. Арагызда Аллаһ каршысында иң …

Ник мәчеткә йөрми башладым?
Мин Әлмәт шәһәрендә яшим. Җәмигъ мәчете ачылганнан бирле, шунда йөрдем. Быел анда йөрүдән туктарга туры килде. Хәзер, ераграк булса да, бер кечкенә мәчеткә йөрим. Моның сәбәбе бик җитди. Мин мәчеткә мулланың үз телемдәге вәгазен тыңларга дип киләм, ә анда ниндидер …

Карун
Безнең халыкта берәр саран кеше турында сүз чыкса, «Ул бит карун, аннан кыш көне бер уч кар да алып булмый» диләр. Бу сүз безнең телгә каян килеп кергән соң? Сүзнең асылына төшенү өчен, Коръәнгә мөрәҗәгать итеп карыйк. «Хактыр ки, Карун …
![278442_main[1] 278442_main[1]](http://c.beznen.ru/wp-content/uploads/2011/12/278442_main1-125x150.jpg)
Коръәндә физика кануннары
Без барыбыз да матдәнең молекулалардан торганын беләбез. 7нче сыйныф өчен физика дәреслегенең «Молекулаларның хәрәкәте. Диффузия» темасында: «Марганцовка бөртекләре стакандагы суны болгатмыйча да тулысы белән буйый. Әлеге күренеш марганцовка молекулаларының су молекулалары арасына үтеп керүен күрсәтә. …Молекулаларның үзара бер-берсенә үтеп кереп …

ТЕЛӘНЧЕГӘ СҮЗ ӘЙТМӘГЕЗ…
Берничә ай элек кызым Алия белән колхоз базарына төшеп мендек. Юл аша чыгуга, тротуарга катыргы җәеп утырган ике балага күзем төште. Инде ул көньяк халкының шулай соранып утыруына күнегеп тә беттек бугай. Ә шулай да салкынча көнне таш өстендә утыручы …

Әлбир хәзрәт: «Безнең халык миллионнарча торучы Коръәнгә күптән лаек»
Чуашстан һәм Мәскәү мөфтие Әлбир Крганов һәр ел татар журналистларын җыеп, үтеп баручы елга нәтиҗәләр ясый, журналистларның сорауларына җаваплар бирә. Узган ел ул Казанда үткән булса, быел дистәгә якын татар журналистлары Шыгырданга юл тотты. Очрашуда Әлбир хәзрәт сүзен Чуашстандагы дини …
«Бөкеле» татар теле
Язмамның файдасы тимәсен белсәм дә, анам теленең фаҗигасенә йөрәгем сыкравына түзә алмыйча язам инде. Үзгәртеп корулар башлангач та, төрле талантсыз юк-бар әрсезләрнең татар сәхнәсенә сикереп чыгып, атказанган һәм халык артистлары булуына, сәвит заманында атеист агитатор булган кешеләрнең мулла, абыстай булып …
Су өстендәге күбек
Татарстандагы халыкның кимендә яртысы – татарлар. Димәк, кара исәп белән исәпләгәндә дә, республикабызда миллион ярым чамасы мөселман булырга тиеш. Чөнки кайсы гына татар кешесеннән сорасаң да, ул үзенең мөселман булуын әйтә. (Монда керәшеннәр күздә тотылмый, чөнки аларның күпмедер өлеше үзләрен …
Сакалбайлар ничек байый?!
Бүгенге көндә күпчелек очракларда муллаларга мөрәҗәгать итәбез. Бу адәмнәргә чын күңелдән ышанабыз. Еш кына кешеләр, бигрәк тә авыл җирләрендә, кесәсеннән бер илле сум арттымы – муллага төртеп куя. «Дога багышларсың әле». Аннан тыныч күңел белән китеп барып үзенчә бер юаныч …

Коръән йолдызлар хакында
Кем генә балачакта йөзен төнге күккә төбәп, йолдызларның күплегенә һәм төрлелегенә гаҗәпләнми икән?! Шул йолдызларга карап, хыялларын эшкә җигеп, күккә ашып, йолдызлар арасында сәяхәт кылмыйча калган яшүсмер юктыр, мөгаен. Мәктәп укучылары чыгарылыш елында, ягъни 11 сыйныфта йолдызларның аз гына булса …

Аллаһы безне фәнни гыйлемгә чакыра
Аллаһы Тәгалә безгә – Үзенең колларына биргән олы бүләге – Коръәни Кәримдә дөрес яшәү рәвешен генә өйрәтеп калмый, ә кешене белем алырга, уйланып фикер йөртергә өйрәнергә чакыра һәм төрле фәннәрнең нигезен тәшкил итәрдәй фикерләр тупланган аятьләр белән безгә теге яки …
Мәчетне дә талап була икән
«Сагынып сөйләр өчен, ядкәр итеп, Муллаларын кыйнап китәрмен…» Һ.Такташ. Авыл мәчетенең сәдака тартмасын басканнар!.. Бу хәбәрне ишеткәч, эсселе-суыклы булып киттем. Һәркем чын күңелдән ышанып сәдака сала бит анда, кемнең кулы җитте икән, дигән сорау көне буе җанымны газаплады. Тикшерү эшләре …
ТӘҮБӘ ИТӘ БЕЛИК
Газетаның 40нчы санында (12 октябрь 2011 ел) басылган Ильмира Хәмидуллинаның « Дин, дисез инде…» мәкаләсенә фикерләремне язарга булдым. Ильмира, сине дус малаеңның намаз укымасаң, утта янасың, дигән сүзләре гаҗәпләндергән. Намаз укырга безгә Аллаһы Тәгалә кушкан. Укымасаң, аңа буйсынмау, ул кушканны …

Равил хәзрәт Гайнетдин: «Җәмигъ мәчетен тагын да гүзәлрәк итеп халкыбызга бүләк итәчәкбез»
Мәскәүдә яңадан корылып төзелә башлаган Җәмигъ мәчете турында сүзләр дә, бәхәсләр дә тынып тормый. Кайберәүләрдән «искесе сүтелгәч, инде яңасын төзетмәсләр, төзелсә дә, аны чеченнарга бирәләр икән, ул татар мәчете дигән исемен югалтыр микәнни?» дигән һәм башка шундый имеш-мимешләр ишетелә. Мәскәү …

ШЫГЫРДАН МӘХӘЛЛӘНЕ ИКЪТИСАД БЕЛӘН НЫГЫТА
Чуашстанның Шыгырдан авылында 26-27 октябрьдә үткән «Шыгырдан укулары» фәнни-гамәли конференция һәм «Шыгырдан диалогы» төбәкара икътисад форумы Шыгырданның Русиядә бөтен татар авыллары өчен үрнәк булуын күрсәтте. Сигезенче тапкыр үткәрелүче «Шыгырдан укулары»ның быелгысы «Идел буенда ислам: тарих, гореф-гадәт, мәдәният һәм бүгенге көн» …


