Рубрика язмалары: Гыйбрәт ал

Дүрт буын вәкиле бер йортта
“Тату туганнар таштан койма корганнар”, - ди халык. Бу әйтем Югары Мәтәскә авылында гомер кичерүче Галимовлар гаиләсенә дә туры килеп тора. Даладай зур, яхшы, яңа йорт түбә астында 4 буын вәкиле, 9 гаилә әгъзасы тату гына яши бирә. Мондый гаиләләр республикабыз буенча да сирәктер. Өйдәге иң өлкән гаилә әгъзасына 81 яшь булса, 4нче буын вәкиле, иң кече игез оныкчыкларга – 6 яшь.

Герой-Аналарга хөрмәт барымы?!
Ун һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләп үстергән тугыз Герой-Ана бар районыбызда. Шуларның берсе – Пүкәл авылында яшәүче 77 яшьлек Әсмабикә апа Шәрипова. Ул унбер бала тудырган һәм барысын да сау-сәламәт итеп үстергән. 24 яшендә улы Әнәс кенә юл һәлакәтендә вафат булган. Калганнары Казан каласында, Биектау районында, Лесхоз һәм Шәмәрдән бистәләрендә үз гаиләләре белән гомер итә.

Табиб кулында кеше язмышы
16 июльдә иртәнге җидедә әтием кинәт авырып китте. Кан басымы күтәрелгән. Әнием авылдагы шәфкать туташын чакырта. Гөлүсә апа Хаярова - үз эшенең остасы. Тиз арада беренче ярдәм күрсәтә. Кирәкле уколларын ясый, даруын бирә. Рәхмәт аңа, көн-төн дими, һәрвакыт ярдәм итеп торды. Аңа озын гомер, саулык, балаларының игелеген күреп яшәвен, эшендә зур уңышлар телим.

Әллә язмышы, әллә ялгышы…
Бала - әби-бабай, әти-әни өчен иң кадерле, изге зат. Чөнки бала – йөрәк җимеше. Ул бәхетле булсын өчен, иң беренче чиратта, гаиләнең төзеклеге кирәк. Чын бәхетне тату, үзара мәхәббәткә, бер-береңне аңлауга, хөрмәт итүгә, ярдәмләшүгә нигезләнгән гаиләдә генә табарга мөмкин. Безнең тирә-ягыбызда андый гаиләләр бик күп. Баласы өчен утка-суга керергә, барлык авырлыкларны да иңнәрендә күтәрергә әзер торучы әниләр, бәхеткә, күпчелек. Ә минем язмам кәеф-сафа корып, азып-тузып, балаларыннан ваз кичеп, туң йөрәкле, җиңел холыклы аналарның берсе турында…

Бәдбәхет
Миңа 5-6 яшьләр чамасы иде. Димәк, бу хәл 35-36нчы елларда булган. Бүгенге көндә 75-80 яшьлекләр – минем замандашларымның сабый чаклары. Ул чорда колхоз-совхозларның ярыйсы гына ныгып, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерә башлау чоры булгандыр, күрәсең. Чөнки мин колхозларның хезмәт көненә аз булса да икмәк кенә түгел, яшелчә бүлеп биргәннәрен дә хәтерлим. Хәтта ведомость белән бал алганыбыз да истә.
“Next” буыны атлый…
Һәр кешенең яшьлеге төрлечә үтә. Кемдер туганнан ук исерек атасының әнисен кыйнаганын, түбәнсеткәнен күреп үсә. Икенчеләре исә әти-әни дип тә әйтә алмыйча, тормыш сукмагыннан атлый башлый. Кемгәдер бала вакытыннан ук ялгызлык, бушлык, максатсызлык тоярга туры килә, берәүләргә ата-ана назын, якыннары җылысын бөтен яклап күрергә насыйп була. Ничек кенә булмасын, “яшьлек” дигән “тайга” аркылы һәр кеше чыга. Ләкин XXI гасыр буыны үткән йөзьеллыктан җир белән күк арасыдай аерылып тора.

Кәнфит ашарга балалар юк
Авылга кайттым. Күрше егете дә, Казаннан кайтып, хәл белергә кергән. Уч тутырып, төгәлрәге, өч атна төзелештә эшләп, 20 мең сум акча алып кайткан. Төзелеш һәм өч атна вакыт өчен күпме бу, азмы, белмим. Тик авылдагы хезмәткә түләүгә караганда, һәрхәлдә, күбрәк. Элек шәһәрдән авылга кунакка кайтучылар авылда дефицит булган түгәрәк ипи, бер-ике килограмм ялтыравык кәгазьле кәнфит кыстырып кайта торган иде. Элек шәһәрдә генә була торган тәм-том хәзер 30-40 хуҗалыклы авыл кибетендә дә тулып ята. 20 ел элек кәнфит дефицит булса, хәзер авыл “дефициты” – балалар. Кибеткә кайткан кәнфитеңнең дә кибеп бетүе бар.
“Ирем яхшы, тик татарином пахнет”
“БГ” битләрендә әледән-әле катнаш никах, тел, милләт турында мәкаләләр басылып тора. Аларда кайберәүләр катнаш никахны мактап, икенчеләре тәнкыйть күзлегеннән чыгып, үз фикерен белдерә. Күпме генә бәхәсләшсәләр дә, уртак фикергә килеп, мәсьәләнең асылына төшенеп, моңа этәргән сәбәпләрне ачып салмыйлар, нәтиҗә ясамыйлар. Мин дә үз фикеремне, күргән-ишеткәннәремне укучыларга җиткереп, кайбер татар егет-кызларына дөньяга аек акыл белән карап (мәхәббәт утыннан исереп түгел), тормышта үз парларын сайлауда булышлык итеп, ялгыш адымнан алып калырга ярдәм итә алсам, бик шат булыр идем.

Пешерсәң дә, тәгәрәтсәң дә, аннан тәмле нәрсә юк
Балачагымның хәтердә калган иң тәүге мизгелләренең берсе бәрәңге белән бәйләнгән. Миңа 3-4 яшьләр чамасы булгандыр, беркөнне ишекне киң ачып, авылдашыбыз – табиб Әхмәди ага Нугаев килеп керде. Аның балаларга укол кадап йөргәнен ишеткән идем инде, шуңа да ул бусаганы атлап кермәс борын ук, сәке астына бәрәңгеләр янына кереп сыздым.
Яралы язмыш ачысы
Ял көннәремнең берсе иде. Улларым эчке бүлмәдә котырынып шаяра. Бүлмә эче ду килеп тора. Ә мин ара-тирә аларга күз салгалап, аш бүлмәсендә тәмле ризыклар пешерәм. Менә хәзер улларымның әтиләре дә кайтып җитәр дип, ишекне бигеннән ачып куйдым. Янымда гына магнитофон тасмасыннан йөрәкләргә май булып ятып, татар моңы агыла. Шул вакыт мышык-мышык килгән тавышка дерт итеп киттем. Кинәт борылсам, янымда өске катта яшәгән күршем Маша елап басып тора. Аның күзләреннән мөлдерәп, чишмә булып күз яше ага. Русчалап: “Баба Маша, утырыгыз, хәзер чәй ясыйм”, – дип аңа өстәл артына урын тәкъдим иттем. Ул миңа татарча рәхмәт әйтеп утырды.

Аракы сидектән ясала
Эчүчелек хакында күп языла. Редакциябез почтасында да, шул зәхмәт белән бәйле бәхетсезлекләр, гыйбрәтле хәлләр турында хатлар күп. Языла, сөйләнә, куркыныч чир икәнен беләбез, ә менә эчкечелек кимеми. Күптән түгел, аракыга багышланган фильм карарга туры килде. Булдыра алсам, әлеге киноны барлык Русия халкына күрсәтер идем дә, булмый шул.









