Рубрика язмалары: Гаилә

КҮҢЕЛЛЕ МӘШӘКАТЬЛӘР ЧОРЫ
Без, авыл балалары, печән җыеп, бакчада эшләп, тавык-чебеш артыннан чабып, җәйнең үтеп киткәнен сизми дә кала идек. Әле туйганчы рәхәтләнеп уйнаган да юк кебек, инде мәктәпкә әзерләнер вакыт та килеп җиткән була. Кемгә ничектер, минем үземә мәктәпкә әзерләнү мәшәкатьләре күңелгә …

Әбигә дә урын табылды
Хәтерләсәгез, “Әнигә өебездә урын юк” (16 февраль, 2010) язмасында килене һәм улы тарафыннан урамга куып чыгарылган Гөлбәгъдә әби турында язган идек. Ул кемдә туры килсә, шунда кунып, нәрсә бирсәләр, шуны ашап, көн итәргә мәҗбүр. Килене куып чыгаргач, Балтачта киленнең апасында …

Яшьнәп үткән гомер
Газетабызның узган санында Чаллыда гомер кичерүче Асия апаның милләт, дин язмышын кайгыртып ни рәвешле төрмәләргә эләгүе турында сөйләгән идек. Очрашуыбыз Бари абый белән Асия апаларның җылы өе, мул табыны янында, аларның алтын туйларына 50 ел тулу уңаеннан иде. Билгеле, бу игелекле кешеләрнең ничек кавышуларын, табышуларын бәян итмәсәк, хикәятебез тулы булмас иде. Кавышулары да аларның гомерләре кебек матур булган…

1 сентябрь өчен туган Әлфия
Укытучы өчен ниндидер туган көн, Яңа ел, Сабантуйлар Белем бәйрәме кадәр зур әһәмияткә ия түгел сыман тоела миңа. Чөнки ел башы, тормышның яңа баскычы алар өчен чираттагы уку елыннан башланадыр… Күпләрнең беренче укытучысы булган, 42 елга якын хезмәт стажына ия Әлфия апа Зәкиеваның да тормышы беренче сентябрьдә яңа борылыш алган.
Хөрмәт ияләре
Укытучы! Көчен, сабырлыгын кызганмыйча балаларга белем бирүче, язмышларны башлап язучы. Шуңа да һәр кеше укытучы була алмый. Аның өчен укытучы булып туарга кирәк, диләр. Бу сүзләр, минемчә, бик хак әйтелгән. Ә шулай да, кайчандыр укытучы һөнәрен сайлап, ничәмә-ничә баланы тәрбияләп, аларга ныклы белем биреп, зур тормыш юлына озатып җибәргән, бүген лаеклы ялда булган ветеран укытучыларыбыз ни уйлый икән? Әлеге һәм башка күп сорауларны күз алдыма тезеп, ветеран укытучыларыбыз Зөлхиҗә һәм Резидә апаларның өйләренә юнәлдем.

САБЫРЛЫККА МӘДХИЯ
Кайчандыр легендар җырчыбыз Флера Сөләйманова хакында бер язма укыган идем. “Флера ханым – олыгайган көнендә дүрт балалы иргә кияүгә чыгып, аларны тәрбияләп үстергән изге җанлы, батыр хатын-кыз”, - дигәнрәк юллар бар иде анда. Тагын бер шуңа охшаш язмыш белән танышкач, бу сүзләр күңелдә кайтаваз булып яңгырады. Әйе, ятим балаларны үзеңнекедәй тәрбияләү - батыр да, изге дә гамәл һәм андый язмышларны тасвирлау өчен, ана кешенең бөек җырчы булуы, бәлки, мәҗбүри дә түгелдер дигән фикергә килдем. Ахыр чиктә, яңа танышым - әлеге язмам герое - биш ятимне сыендырган киң күңеле, ачык йөрәге белән бөек.

Укытучы йөзенә кызыллык китермәгез!
“БГ”да Мәдинә Нурулланың “Җәһәннәм балалары” (20 гыйнвар, 2010 ел) язмасын укыдым. Яшьләр өчен йөрәк әрни. Аларны бозыла, начар юлга баса дип, без, олылар, чаң сугабыз. Ә авылда эшләп үскән, бик тәртипле яшьләр дә күп бит. Әле кайберләре уку белән бергә эшли дә. Безнең бистәдә дә андыйлар күп. Әйтик, Азат Нурислам улы Сәйфуллин, Илгизәр Галимуллинның ике улы, Алинә Галимуллина һәм башкалар.

Соңгы кыңгырау чылтырады
Мәктәпләребездә чираттагы соңгы кыңгырау чылтырады. Кемнәрдер өчен ул, чынлап та, соңгысы: алда олы тормыш сукмагы. Зарыгып көтелгән мәктәпкә әле кайчан гына, үзеңне дәү үскән егет һәм кызлардай хис итеп, беренче тапкыр атлап керелгән иде… Кай арада 11 ел үткән дә киткән. Инде менә сагынып кына сөйләрлек еллар, балачак хатирәләре белән яшисе. Туган мәктәп, яраткан укытучылар беркайчан да истән чыкмас. Киресенчә, тагын да якыная гына барачак. Әйдәгез, бүген укучылар ярдәмендә мәктәбебезне, укытучыларыбызны барлыйк. Редакциябез почтасында бу темага хатлар бихисап.

Асрамага бала бирәм, кем ала?
Җан өшеткеч бу сүзләр татар әдәбияты белән таныш булган һәркемгә билгеле. Шагыйребез Г.Тукайны Печән базарында нәкъ шулай дип кычкырып, асрамага алырга тәкъдим итеп йөргәннәр. XIX йөз ахырында булган бу хәлне 5-10 ел элек тә һич кенә дә аңлап булмый иде: адәм баласының базарда кычкырып “сатарлык” беркемгә дә кирәге калмасын инде! Гасырын язуым да тикмәгә түгел, чөнки XXI гасырда – бүген ул гадәти хәл буларак кабул ителә. Бер теле-тапшыруда балалар йортындагы баланы күрсәтеп, холкын тәфсилләп сөйлиләр. Шулай итеп уллыкка яки кызлыкка бала тәкъдим итәләр. Камерага күзләрен тутырып караган бу нарасыйны күргәч, йөрәк кысылып куя. “Кем кулларына гына эләгерсең дә син, нинди генә язмыш көтәдер үзеңне”, - дип уйлыйм, ә күздән ирексездән яшь ага…

Ун балалы гаилә
Тәлинкә-тәлинкә өелеп торучы кош теленең хуш исе, тәрәзә төбе тулы гөлләр, кырт иткән чисталык… Чакырылмаган кунак булсам да, Шәрифуллиннар мине ачык каршы алды. Тиз арада өйдәгеләр белән танышып чыктым: Ләйсән, Марсель, Диана, Альбина, Фәнис, Илшат… Эчемнән генә: “Эх, ишле гаиләдә яшәү үзенә бер рәхәттер, күңелсезләнеп утырырга вакыт юк монда”, - дип тә уйларга өлгердем.












