Рубрика язмалары: Дөньяда ниләр бар?
Тагын армия корбаны
Армиядән авырып кайткан тагын бер егет вафат. 23 яшьлек Дмитрий Казаков баш миендә шеш табылып кайтарылган иде. Дмитрийның гомере өчен әнисе ел буе көрәште. Егет 5 ай Санкт-Петербургтагы хәрби госпитальдә ята, аннан соң Татарстан табиблары карамагына тапшырыла. Инде менә 20 ноябрьдә ул Яшел Үзәндә үз өендә вафат булды.

ТАТАР ТЕЛЕ ҮСЕШ ЭТАБЫНДА, ДИ…
Бер төркем татар яшьләре фән һәм мәгариф министры Альберт Гыйльметдинов янына очрашуга барды. Кабул итү бүлмәсендә көтеп утыручы “Фикер” милли-дискуссион клубы, “Азатлык” татар яшьләре берлеге, “Шәрык” клубы вәкилләреннән торган 8 кешелек төркем министр белән йөзгә-йөз очраша алмады. Әзерләнеп, сорауларына җавап табарга өметләнеп килгән яшьләр белән сөйләшүдән баш тартып, Альберт әфәнде үзенә бары бер кешене кабул итте.

Хәтер көне – чираттагы спектакль
Бөек Татар Иленең калкып чыгуына җаны-тәне белән тырышкан, милләтебезнең ирекле киләчәгенә чын күңелдән инанган, татар халкының ватанына, кардәшенә тугры булып яшәвенә тулаем ышанган, Кол Шәрифнең кулы астында соңгы тамчы канына кадәр көрәшкән каһарманнарыбыз хәзер 11 октябрьдә уза торган Хәтер көнен күрсә, нишләр иде икән?
Хисап бар, ә эш бетмәгән әле
Әле генә Радио көне билгеләп үтелде. Бу уңайдан Татарстан Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы үтә купшы белдерү белән чыкты. Республикабыз – Русия Федерациясендә беренче. Без, авыл һәм шәһәр АТСлары, кәрәзле элемтә һәм башка телекоммуникацияләр тулысынча цифрлаштырылган бердәнбер төбәк икән. “Мөһим бурыч – республикабызда авыл халкына телефон элемтәсе һәм интернетка керү мөмкинлеге тәэмин ителде. Татарстан заманыбыз мәгълүмати үсешенең яңа баскычына күтәрелде дияргә мөмкин”. Министр әнә шулай диде. Бу министрлыкның интернет сәхифәсендәге хисабында да әйтелә.

Байлар байлыгын югалта
“Финанс” журналы 2009 елда Русия миллиардерлары исемлеген бастырды. Баксаң, безнең илнең иң бай кешесе – ОНЭКСИМ инвестиция фонды хуҗасы Михаил Прохоров, аның 14 миллиард доллар кереме хисапланган. Икенче урында 13 миллиард 900 миллион доллар белән Роман Абрамович “сөйрәлә”. Беренче өчлеккә 7 миллиард доллар белән Владимир Лисин да кергән. Ә менә “Лукойл” хуҗаларының берсе Вахит Аликбәров 7 миллиард 600 миллион доллары белән дүртенче урынга гына калган.

Мөселманнар бердәмме?
Ашыкмый гына укырга барырга дип троллейбуска утырдым. Бер буш утыргычны күреп, шунда төпләнергә булдым. Янымда утыручы бер урта яшьтәге ир-ат минем белән дус-кардәше сыман сөйләшә башлады. Тора-бара аның сектант икәнлеге аңлашылды. Сүз тормыш, яшәеш хакында иде. Һәм мине ул һаман үз җәмгыятенә тартырга, аның ни дәрәҗәдә кирәкле, мөһим булуына төшендерергә тырышты. Сөйләшүнең чиге юк иде кебек. Әмма миңа төшәргә кирәк. Тукталышны көр тавышлы ир-ат игълан иткәч, бу шыксыз сектант миңа бик мөһим бер фикер әйтеп калдырды. «Сез бит мөселманнар бер-берегез өчен дә тора алмыйсыз, хәтта ике мөселман дәүләте бер-берсенә каршы сугыш алып бара», — диде, әмма моңа артык игътибар биреп тормадым. Инде бу вакыйгага бер ярты ел узгандыр, тик әлеге сүзләрнең мәгънәсенә хәзер генә төшенә барам.













