Рубрика язмалары: Дөньяда ниләр бар?

фандас

Милли хәрәкәт борчыла

Марат Мөлеков исемендәге Бөтентатар иҗтимагый үзәгенең чираттагы пленумы узды. Галимнәр, сәясәтчеләр катнашында үткән әлеге җыенда алда торган сайлаулар, илебездәге милли-сәяси вәзгыять, татар мәктәпләренең ябылуы, тел үсеше өчен мөмкинлекләрнең торган саен чикләнә баруы хакында ачынып сөйләштеләр. Шовинистик рух басып алган, урыслаштыру …
пикет

Туган тел өчен

21 февральдә бөтен дөньяда халыкара туган тел көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан татар теле өчен борчылып, аны яклауны, милли үсеш өчен тигез шартлар булдыруны таләп итеп, «Азатлык» Татар Яшьләре Берлеге пикетлар оештырды. Берлекнең рәисе Наил Нәбиуллин әйтүенчә, 19 февральдә Казан …
1

КУЯН-ӘБИЛӘР

Пенсионерларның җәмәгать транспортында йөрүен чикләп, 30 тапкыр гына бушка йөрү мөмкинлеге калдырылгач, аларның шау-гөр килеп, митингка чыгуы турында язган идек. «Моңарчы ташламага ия булган гражданнар Яңа елга шундый бүләк алды», дип яздык без аны. Шундый ук митинг 21 гыйнварга да …
Фанзил

Башкортстанны изү дәвам итә, каршылык көчәя

Башкортстаннан экстремизм оясы ясау һаман дәвам итә. Башкорт Корылтае рәисе урынбасары Фәнзил Әхмәтшинне наркотиклар контрабандасында катнашуда гаеплиләр. 4 декабрьдә Башкортстан мөселманнары ФСБ бинасы каршына 5 мең кешелек пикет белән чыгарга теләгән иде. Башкорт мөселманнары Шурасы карары белән бу пикет кире …

Камалда—106 сезон

Милләтебезнең аңын бер гасырдан артык агарту белән шөгыльләнүче төп татар театрларыбызның берсе – Г. Камал театры 14 октябрьдә 106нчы сезонын ача. Яңа сезонга камаллыларның планнары зурдан. Тамашачыларны һәрвакыттагыча премьералар һәм юбилей, искә алу кичәләре белән шаккаттырырга уйлыйлар. Сезон Фәтхи Бурнашның …
татар

Татарларның 95,5%ы туган телләрен белә

«Российская газета»га биргән әңгәмәсендә Мәгариф үсеше федераль институтының Мәгарифнең милли проблемалары үзәге җитәкчесе Ольга Артеменко шундый мәгълүмат җиткерә. Аның кайбер фикерләре шаккатыра. О.Артеменко белгән мәгълүматлар буенча, Русиядә туган телдә белем бирүче мәктәпләр даими артып тора. Әгәр 1990нчы еллар башында Русиядә …
Кран

Кран ауды

Җәй буе Ямашев урамындагы «бөкедә» тилмердек. Җылылык челтәре трассасын эшләделәр. Инде менә-менә төгәллиләр дигәндә генә – тагын бер гадәттән тыш вакыйга! Газетабызны басарга әзерләгән минутларда, тәрәзә каршында гына эшләгән, 25 тонна күтәрешле «Ивановец краны сул якка каерылды да җиргә ауды. …
gkchp

ГЧКП СССРның башына җитте

Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ. СССРның таркалуына китергән ГКЧП фетнәсенә 19нчы августта 20 ел тула. Илнең ул вакыттагы югары дәрәҗәдәге түрәләре, Горбачевны вазыйфасыннан читләштереп, илдә гадәттән тыш хәл кертте. Моны Советлар Берлегенең үзәк комитеты вәкилләре, хөкүмәт җитәкчеләре яңа союз берлеге килешүенә кул куйдырмау, …
Елга порты чәчәкләргә күмелде.

ЕЛГАДАГЫ ТИТАНИК

Куйбышев сусаклагычында «Булгария» теплоходы бату турындагы яңалыкка башта күпләр игътибар да итмәгәндер. Беренчедән, көн дә бер фаҗига булып торган илдә андыйга гына тиешле әһәмият биреләмени?! Икенчедән, ул бит диңгез түгел – елга. Диңгездә генә ул очсыз-кырыйсыз киңлекләр. Ә монда һәрчак …
4

Нигә алар оялмый?

Апрель аенда, Воронеж өлкәсендә, кибеттә йөрәге ярылып үлгән пенсионер Нина Мартынованы күпләр хәтерлиләрдер әле. Җитмеш яшьлек Нина исемле карчык, кассада ипи белән сөткә түли, ә 3-4 сырокны кесәсенә тыгып, качырып кына чыгарга уйлый. (Күрәсең, акчасы җитмәгәндер инде мескенкәйнең). Сак хезмәткәрләре …

Хастаханә түләргә ашыкмый

Саба район судында баласы инвалид булып туган Рамилә Галиеваның һәм аның кызының җирле хастаханәгә карата шикаяте буенча процесс башланды. Исегезгә төшерик: 2008 елның 25 февралендә Саба район хастаханәсендә тулгак вакытында Рамилә Галиева баласының муен сөякләре имгәнә. Нәтиҗәдә, баш һәм арка …

Прапорщикка җәза булырмы?

23 яшьлек солдат гомере өзелүдә гаепле прапорщикны 6 елга ирегеннән мәхрүм итүне сорыйлар. Әлеге эш Казан гарнизонының хәрби судында тикшерелә. Тикшерү мәгълүматларына караганда, башкаланың дары заводында хезмәт итүче солдат Александр Бербинга прапорщик Анатолий Федотов 2009 елның 12 июнендә бәйләнә. Ул …
martinova-dlya-jurnalistov

Башка 33 мең сумлык кар төшкән

64 яшьлек Тамара Мартынова шәһәр башкарма комитеты бинасы яныннан эшенә йөри. Ә бу көнне бина түбәсеннән ишелгән кар аны аяктан ега. Нәтиҗәдә, ул 2 атна ярым больницада ятарга мәҗбүр булды. Укытучы ханым хәзер лицейдагы эшен дәвам итә. Казан башкарма комитетында …

“Килешмәүчеләр маршы”

Дүшәмбедә чатнама суыкка карамастан, башкала эшмәкәрләре протест акциясенә чыкты. Милиция мәгълүматларына караганда, Ирек мәйданына өч йөзләп кеше җыелган. Эшмәкәрләрне бу адымга хакимият тарафыннан җир салымының берничә тапкыр арттырылуы этәргән. Алар үзләренең авыр хәлдә калуында Казан мэриясен гаепли, Рөстәм Миңнеханов һәм Дмитрий Медведевтан яклау сораган лозунглар күтәргән иде.

Мәдрәсә ябылды

Хокук саклау органнары Нурлаттагы мәдрәсәне яптырды. Аны лицензиядән мәхрүм иткәннәр. “Интерфакс” агентлыгы хәбәренә караганда, төп сәбәпләрнең берсе – биредә укып чыккан яшьләрнең экстремистик агымнарга кереп китүе. “Аерым алганда, 4 егет Әфганстан һәм Пакистан зонасындагы террорчылык базаларында өйрәнү үткән. Икесе төрле бәрелешләрдә һәлак булган, берсе хәзер чит илдә, тагын берсе Нурлатта яши”, – дип яза агентлык. Нурлаттагысы белән хокук сакчылары тиешле аңлату эшләре үткәргән инде.
news_2197

Тарихыбызны барлыйбыз

Татарстан Фәннәр академиясенең тарих институты, Бөтентатар иҗтимагый үзәге барлык кызыксынучыларны “Борынгы һуннар дөньясы” китабын тәкъдим итүгә чакыра. Чара 11 февральдә 14 сәгатьтә Кремльдә үтәчәк (5 подъезд, Тарих институты).
news_2180

Мисырда кызу

Мисырда Президент Хөсни Мөбәрәккә каршы баш күтәрүчеләр саны көннән-көн арта.
news_2160

Салмыш судья хөкемгә тартыла

Татарстанның судьялар квалификациясе коллегиясе элеккеге Федераль судья Эдуард Солдатовны җинаять җаваплылыгына тартырга рөхсәт бирде. Шушы кеше аркасында һәлак булган егетнең әтисе коллегиягә рәхмәт белдерде.
news_2145

Бала гомере күпме тора?

Казанда яшәүче Илсөяр Фәләхиева, 27 яшьлек улының үлемендә гаеплеләрне ачыклау һәм дәүләтне җавапка тарту өчен, ике елдан артык суд бусагаларын таптый. 2008 елның 28 декабрендә Ренатны “Азино-2” милиция бүлегендә кан эчендә яткан килеш табалар. Тәнендәге күпсанлы җәрәхәтләр, ике литрлап кан югалту сәбәпле, ул җан бирә.
news_2133

Ял итеп тә карадык!

Ун көнгә сузылган Яңа ел бәйрәмнәрендә эчкечелектән 132 кеше зыян күргән. Шуларның 38ендә алкоголь психозы, ягъни халык теле белән әйтсәк, “белая горячка”. Шешә белән мавыгып сәламәтлеген какшатканнар арасында яше алтмыштан узучылар да, хатын-кызлар да бар. Коткару хезмәте вәкилләре әйткәнчә, хәмер белән уйнау шактый янгыннарга да сәбәпче булган. Утта бу ял көннәрендә 16 кеше җан тәслим кылган.
1 бит (5)123...Соңгы »