Рубрика язмалары: Дөнья бу

Каравыл, талыйлар!
Редакциябезгә республикабыз авылларының берсеннән хәбәр килеп иреште: урта мәктәптә укучылар арасында үзара акча талап алу очраклары күзәтелгән. Кечкенәләрдән – зурраклар, ә зурракларыннан тагын да олыраклары басым ясап, даими рәвештә акча талаган. Түләмәгәннәрне су буена алып төшеп кыйнаганнар, “счетчик” дигән нәрсәгә утыртканнар. Әлеге вакыйгаларда мәктәпне тәмамлап чыккан авыл яшьләре дә катнашкан. Мәктәп буенча җыелган акчаны югары сыйныфта укучы бер малай авыл яшьләренә илтеп тапшыра торган булган. Иң гаҗәбе шунда: куркыту, басым ясап акча түләттерү вакыйгалары елдан артык дәвам итсә дә, бу хәлләр турында ата-аналар да, мәктәп директоры да, укытучылар да, гомумән, берәү дә сизенмәгән. Бик сәер хәл, ничек инде гади бер авылда ул-бу ишетелмичә торсын, ди?

Бомбардир
Кинога бардык. Тәэсирләнеп, кайтуга таба чыксак, “Кольцо” янында ярты ел күрешмәгән танышым басып тора. Эшкә баш-аягы белән баткан бу кешене төн уртасында Казан үзәгендә күрү сәер тоелды. Җитмәсә, яше дә унсигезне күптән сызгырып узып киткән. Аптыравымны сизепме, танышым мине күрмәмешкә салышып, башын икенче якка борды. Кызыксынуыма аякларым да буйсынды. Тиздән моның янына ук барып: “Әллә танымыйсыз да инде?” – дип елмайдым.

Отышсыз отыш
Спорт җанатарларын ярышларны күзәтеп яки телевизор каршында утырып кына “җан ата” дип әйтү дөрес булмас. Күпчелеге аның белән яши. Тик сиңа “җан аткан” өчен беркем берни китереп бирми шул. Әмма тормышны да алып барырга кирәк! “Мани-мани”га кытлык кем кичерми? Тир түкмичә генә акча эшләү ысулы кемгә ошамый? Җанатарлар гына түгел, бигрәк тә студентларның, тәнәфес яисә буш вакытлары булу белән, спорт ярышларына фаразлар куеп акча эшләргә ашкынулары көннән-көн киң колач җәя бара. Азарт сөючеләрнең, яшьләрнең янә якын дуслары — «Букмекер конторасы» барлыкка килде.

“Кабахәтизм”нардан “кабахәтизация”гә таба…
Машинада барам. Радио сөйли. “Рус радиосы”. Роман Трахтенберг дигән адәми зат көчәнә-көчәнә анекдот сөйли. Теле телгә йокмый, әйттерә генә. Дөньяда ул белмәгән анекдот юк бугай. Тыңлаучылардан да сөйләттерә. Ярты юлда аларны бүлдереп, ахырын үзе тәмамлый. Аты-юлы белән, кыенсынмыйча, оятсыз сүзләрне бөтен эфирга каркылдый. Иң кабахәт порно-фильм эчтәлеген сөйлимени! Машинадагыларның һәрберсе бөрешеп, сүз катарга куркып үз эченә бикләнде, колаклар тынды. Шакшылыктан дөнья караңгыланды, күңелне авыр уй басты, кәеф төште. Шушы хәл мине кулыма каләм алып, “кабахәтизмнар” хакында уйланырга мәҗбүр итте.

Тәлинкә тоту үзеннән-үзе булачак
Хезмәт хакы түләүдәге үзгәрешләр, кайсы гына тармакта эшләсәң дә, беркемне дә битараф калдырмый торгандыр ул. Инде килеп, бу хакта тагын бер яңалык! 2009 елның 1 гыйнварыннан бюджет хезмәткәрләре хезмәт хакын бердәм тариф челтәре буенча түгел, башкарган эшенә һәм аның сыйфатына карап алачак. Мескен депутатлар бу көннәрдә гел шул хакта уйлый диярсең. Кулыңа газета алсаң да, телевизорыңны кабызсаң да, шул хакта сөйлиләр.

Мәскәү күзе кая карый?
Соңгы елларда студентлар җәй айларында АКШ, Бөекбританиягә барып эшләп, инглиз телен шомартып кайтуны кулай күрә. Беркөнне әни миңа да: “Кызым, Америкага барасың киләме?” – дигәч, шатланып, “ура”лар кычкырган идем. Ләкин әни әйтеп, акчаң түләү белән генә эш эшләпәдә түгел икән шул. Фәлән-фәлән белешмә җыясы, инглизчә әңгәмә үтәсе, әллә ничә анкета тутырасы, килешүләр төзисе, Мәскәүгә барып, виза аласы… Студент халкын океан артына җибәрүче фирма янында өч ай бөтерелдем. Әтинең хезмәт хакыннан башлап, колагым формасына кадәр тикшерделәр. Ниһаять, чират Мәскәүгә виза артыннан баруга җитте.

Мактаргамы, хурларгамы?
Соңгы еллардагы демократия халыкны шулкадәр активлаштырды, ни турында гына язмыйлар. СССРны, социализмны еш хурлыйлар хәзер. Билгеле, халык арасында рәнҗетелгәннәр күп. Үземнең дә рәнҗегән чакларым аз булмады. Тик җәмгыять тә, табигать тә, кешеләр дә тоташ начарлыктан гына тормый. Тормышта агы да, карасы да була. Шуңа күрә акны – ак, караны кара итеп язу хәерлерәк.

Ана бәхете балада
Бала туган көннән алып, әни кешенең җанында, йөрәгендә була. Авыру, зәгыйфь, ниндидер кимчелеге булган балалар һәр тарафтан яклауга мохтаҗ. Балалар бакчасына йөргән елларда бу кимчелекләр бик күзгә ташланмый әле. Ә менә мәктәп еллары якынлашу белән, авыру бала инде үз хәлен аңлар дәрәҗәгә ирешкән була. Яшьтәшләре аларга төрлечә карый: кайсы кызгана, бәгъзеләре көлә, хәтта мыскыл да итә…

Бозым… “Сөйдергеч бөтие”
Бүген гаиләләр таркалу гаҗәп һәм сирәк күренеш түгел үзе. Сәбәпләр дә төрле. Ләкин арада «бозым» дигән сәбәп тә булырга мөмкин икән. «БГ»да (27 февраль, 2008) Зәй шәһәреннән Татьяна Трофимованың «Бозым» дип исемләнгән язмасы басылган иде. Бу гаиләдәге киеренкелектә бар да магия белән эш итүчене гаепли, янәсе гаилә башлыгын үзенә… багучы буйсындыра. Моңа ышаныргамы, юкмы? Җавапны «тотып» карап табарга булдык. Журналист дигән һөнәремне яшереп, сөйгән кызым ташлаган бәхетсез мәҗнүн кыяфәтенә кереп юлга чыктым… (Бу магия иясенең тулы исемен, яшәү урынын күрсәтмәскә булдык. Соңыннан юрист фикерен укыгач аңларсыз, чөнки мондый кара эш белән шөгыльләнүчеләрне фаш итү, исбатлау үтә кыен эш. Әмма исемен атамасак та, тирә якта бу ханымны яхшы беләләр…)

Камералы реформа
Бүген юлларны гаишниклар гына түгел, камералар да күзәтә. Дөрес, камераларның кая урнашуы сер булса да, шоферлар инде Казандагы 55 “күзәтүче”нең күбесен ачыклаган. Камераларны абайлау җиңел түгел, алар баганаларга, светофорларга, реклама конструкцияләренә, җәяүлеләр өчен салынган күперләрнең металл конструкциясенә беркетелә, шулай да игътибар иткән вакытта, баганага я булмаса реклама тактасына юан кабель сузылганын күрсәгез, биредә камера урнашкан дигән сүз.










