Рубрика язмалары: Җан авазы

БДИ

БДИ. ИМТИХАННАРДАН СОҢ

27 майдан 17 июньгә кадәр чыгарылыш сыйныф укучылары өчен дә, имтиханны оештыручылар өчен дә «урак өсте» булды. БДИ чын мәгънәсендә авыртмаган башка тимер тарак буларак «уйлап чыгарылды». Бердән, укучыларның үзләренең нервылары какшаса, икенчедән, чыгарылыш сыйныфларның ата-аналары балалары өчен борчылып, төн …
Рәйсә апа

Суда яшәүче ветеран – 2

Газетабызда басылган «Суда яшәүче ветеран» язмасында (№16, апрель, 2011 ел) Казан шәһәренең Проезжая урамында торучы Рәйсә апа Даутова турында язган идек инде. Язгы су басулар нәтиҗәсендә ел саен аның бар каралты-курасы су астында кала, өй эчендә дә резин итек киеп йөрергә …
Акча

Байлар кия кызыл ыштан яки кайда минем дивидендлар?

Татар кешесенә бабачының кем икәнен аңлатып торасы юк. Чөнки аның тәмле теленә, ул вәгъдә иткән «кызыл ыштанга» малай чакта барыбыз да алданган, минемчә. Алдану дигәннән, бу сыйфат, кем әйтмешли, бер мөселман баласына гына түгел, гомумән, бөтен Русия халкына да хас …
KFU

Татфак язмышы татар язмышы

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка (күчермәсе: Казан Федераль Университеты ректоры И.Гафуровка) мөрәҗәгать. Татар милләтенең язмышын хәл итә торган аянычлы вакыйгаларга игътибар итүегезне сорыйбыз. Сүз Казан дәүләт университетының татар филологиясе һәм тарихы факультеты (татфак) турында. Данлы тарихы булган факультетта 6 кафедра, 14 …
modern

Кемгә кирәк модернизация?

Җитәкчеләр русиялеләрнең яшәү дәрәҗәсен үстерү өчен, нәрсә дә булса эшләгәнче, берәр нинди яңалык уйлап чыгаруны кулайрак дип саный, ахры. Менә хәзер инде хөкүмәт шул серле модернизациягә дип, бюджеттан миллиардлар тота башлады. Теләсә нинди дәүләт проекты иң элек гади кешеләр өчен файдалы булырга тиеш дип саныйм. Тик халыкның күпчелеге “модернизация” сүзе астында нәрсә ятканын да белми шул.
4

“Ирем акчаны җилгә очыра”

Кешеләрнең бар моң-зарын яктыртып, бай эчтәлекле, кызыклы газета чыгаруыгыз өчен рәхмәт сезгә. Мине дә бер мәсьәлә борчый. “Инде яңалык түгел, иреңне тый”, – дияр кайберәүләр. Ил белән тыелмаса, булмый икән шул. Уен автоматлары бетерелгәч, күп хатын-кызлар “Котылдык”, – дигәндер. Шуның …
12

Урыс хыялы яки татарлар бетәргә тиешме?

“Звезда Поволжья” газетасында басылып чыккан мәкалә авторлары Русиядә бер генә милләт – рус милләте генә бар һәм булырга тиеш, дип исбатларга тырыша. Газета бу язманы АПН сайтыннан алган, мәкалә авторлары
news_2199

Ерак Көнчыгыштан кунакка кайткан туганыма ачык хат

Озакка киткән бәхәсләрдән нәтиҗә күренмәгәч, сиңа хат белән мөрәҗәгать итәргә булдым. Бәлки, газета укучылар гадел хөкем чыгарып, моңа нокта куяр. Бер яктан караганда, 36 ел буена рус мохитендә яшәп, катнаш никахлы улы белән кызы булган әти кешенең бәян ителәчәк карашлары гаҗәп тә түгел кебек. Әмма гаиләңнең татар милләте өчен югалып баруын акларга тырышуың күңелдә рәнҗү хисләре уята, энекәш. Башта синең раслауларың белән таныштырып узам, аннары үз фикеремне язармын.

Мыжык карт зары

Картая барган саен, кешенең күңеле нечкәрә, тойгыларга бирелүчән була. Юк кына нәрсә дә чиксез шатландыра яки хәтерне калдыра, үпкәләтә. Минем белән дә шундый хәл булды. Яшел Үзән районы ветеринария оешмасына караган Төньяк Норлат ветлечебницасында күп еллар эшләп, лаеклы ялга чыктым. Быел шуннан килеп, Өлкәннәр көне белән котладылар. 200 сум акча да бүләк иттеләр. Кулына уенчык тоттырган бала кебек сөендем. Күзләремә яшь килде. “Кара син аны, мине дә онытмаганнар. Мине дә искә алганнар бит”, – дим.
news_2134

Авыр чакта булыштылар

Әтнә районы Түбән Бәрәскә авылында җәйге кызу көннәрнең берсендә 24 июньдә төнлә сәгать 12 тирәсендә Мансур Сибгатуллин, ягъни безнең әтиебез хуҗалыгында янгын чыкты: өебез, каралты-курабыз янып бетте. Ул көнне без кичергәнне үз башына төшкән кеше генә аңлар. Безгә авыр көннәрдә ярдәм кулы сузган хуҗалык рәисе Илгиз Вилдан улына зур рәхмәтебезне җиткерәсебез килә.
news_2001

“Кунаклар” башкаласы – Казан

“Вьетнам базары да кыйммәтләнгән икән. Элек Колхоз базары шундый саналса, хәзер икесе дә бер дәрәҗәдә”, – дип уртаклашкан иде базарларны биш бармагыдай белүче дустым. Сәбәбен сорагач, Вьетнам базарында аренда бәясе кыйммәтләнү, аның товар бәясенә дә турыдан-туры тәэсир итүе турында хәбәр итте ул. Сатучылардан кызыксынган, күрәсең. Бер-ике ел элек әлеге базарлар ябылачак икән дигән гайбәт тә таралган иде, тик чынга ашмады.
news_1882

НИНДИ БӘЙРӘМ БУ?

30 августны быел да зурдан кубып бәйрәм иттек. Студентларның яллары беткән чакка туры килгәнгәме, Казан халык белән тулы иде. Берничә урында концерт барды, үзәк урамнар җәяүлеләр өчен генә ачык булды, ә автобуслар төнлә дә йөрде. Сәгать унда бәйрәм салюты һәм Ирек мәйданында лазерлы шоу карадык. Соңгысын бик тырышып рекламалаганнар иде. Искитәрлек ягын күрмәдек. “Шуның өчен меңләгән халыкны җыйдылармы?! Кызык түгел”, – дип зарлана-зарлана сыра шешәләрен асфальтка тондыручылар да шактый булды. Монысы канәгатьсезлек йөзеннән. Димәк, яшьләр тагын да купшырак, гаҗәбрәк нәрсә көтә…
news_1828

Акча “өләшүче” автомат

Еш кына Казан буйлап йөргәндә, тукталышларда урнаштырылган акча “өләшүче” автоматларны халык урап алганын күзәтергә туры килә. Араларында кем генә юк: бала җитәкләгән яшь парлар, егет-кызлар, абый-апалар, хәтта әби-бабайлар да шактый. Аларга карап, әллә инде бу автомат, чыннан да, капчык-капчык акча өләшә микән дип уйга каласың.
news_1811

Ялганны Ходай кичерерме?

“БГ”да “Инвалид - кем ул” (7 июль, 2010 ел) исемле язма чыкты. Бу хакта гел укып, ишетеп торабыз үзе. Әмма аңа карап кына “авырып китеп”, ялган юл белән группага чыгучылар саны кимеми. Әтнә районының Олы Әтнә авылында гомер итүче Бибихалимә әби Хәкимҗанова белән дә шул хакта гәп корып утырдык. Гыйбрәт, үрнәк итеп алырлык сыйфатлар күп аңарда. Тормыш аны ничек кенә сынамаган. Ә ул Аллаһы Тәгалә барлыгына, берлегенә ышанып, сабыр булып, барына шөкер итеп яши бирә.
news_1798

Бала өчен бәла

Белемгә тиешле ихтыяҗ булмау бөтен укыту процессын бозды. Кеше үзе теләми икән, аны нәрсәгә дә булса өйрәтү мөмкин түгел. Тормышта кирәге чыкмаса, нигә белем алып маташырга? Бер иләктән иләп, унбер ел буе укучы башын катырып, томаналар, наданнар укытып чыгару кирәкме? Нигә мәктәпләрдә белем-тәрбия бирәм дип, тәҗрибәләр үткәрергә? Сораулар күп.
news_1767

Евроформат яки конфабулянтлык чире

Бездә затлы кәнәфи биләүче берәр түрә яңгыравыклы фраза әйтеп ташлый да, шуны “әһ!” дигәнче матбугат чаралары күтәреп ала һәм саескан шикелле бөтен дөньяга тарата башлый. Моннан җиде еллар чамасы элек хаким итеп расланган Илдар Халиков Чаллыны Европа форматындагы калага әйләндерү турында вәгъдә биреп ташлаган иде. Вәгъдә вәгъдә инде, аны тотып карап та, ис сизү яки тәм тою органнары ярдәмендә ачыклап та булмый. Тик менә шул яңгыравыклы сүзләрне тормышка ашкан хыял рәвешенә кертергә җөрьәт итүчеләрнең ишәеп китүе сагайта. Үземә, мәсәлән, галәмәт зур супер һәм гипермаркетлар төзеп куйган өчен генә, без евроформатлы калада яшибез дип лаф ору көлке тоела. Һәрхәлдә, бу минем фикер генә түгел.
news_1751

Бирергәме, юкмы?

2009 елның 2 декабрендә чыккан “Авылда яшәү – нәрсә ул?” дигән язманы укыгач, фикеремне белдерергә булдым.
news_1722

ПЕНСИЯЛӘРНЕ АРТТЫРМАГЫЗ!!!

Казанның Ленин бакчасында Советлар Союзы елларын хәтерләтүче элмә такта бар. Кем куйгандыр да кем карап торадыр – белмим, ләкин анда даими рәвештә “Правда” газетасының яңа номерлары эленә. Яшьләр әлеге күренешкә битараф. Ә менә шул бакчага килгән туристлар тактаны игътибардан читтә калдырмый.
news_1707

Закон бар, хәреф юк

Улыма туу турында таныклык алгач, Чаллы шәһәренең гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе (ЗАГС) тарафыннан ничек итеп татар исемнәренең бозып язылуы турында мәкалә язып, Татарстан җитәкчеләренә, депутатларга, массакүләм мәгълүмат чараларына җибәргән идем. Атап әйткәндә, анда минем әтинең исемен татарча язылган биттә Җәүдәттән Явдатка әйләндергәннәр. Ул язмада андый хәлнең, ягъни татар исемнәрен руслаштыруның бөтен Татарстанда шулай икәнлегенә дә басым ясадым. Анда тагын Казандагы үзәк оешмадан төшерелгән программа тарафыннан татар исемнәре рус хәрефләре белән генә бастырылуы да бәян ителгән иде. Шул мәкалә басылып чыгып озак та үтмәде, республика ЗАГС идарәсе җитәкчесенең имзасы астында, уңайсызлыклар өчен миннән гафу үтенгән һәм “ачыкланган кимчелекләрне, хаталарны булдырмау буенча тиешле чаралар күрелде”, дигән хат килеп төште.
news_1570

Проблемаларны бергә чишик!

Эчүчелек аркасында гаиләләр таркала, күпме кеше якты дөньядан вакытыннан алда бакыйлыкка күчә. Күпме фаҗигаләр чыга шул зәхмәт аркасында. Үз районыбызда да эчү аркасында якты дөнья белән хушлашучылар бихисап. Ил буенча алсаң, очына чыгармын димә. Эчкече гаиләләрдә күп очракта җинаятьче балалар үсә. Алар хәлне тагын да катлауландыра.
1 бит (4)123...Соңгы »