Рубрика язмалары: Безнең гәҗиттә Азатлык

Яңа көймәләр бар, әмма алар Иделдәге туристлар өчен түгел
Яшел Үзән кораблар төзү ширкәте 17 августта яңа, заманча көймәне юлга чыгара. Бу ширкәтнең соңгы дүрт елда җитештергән юлчылар ташучы заманча һәм уңайлы көймәләренең алтынчысы булачак. Яңа төзелгән «А-145» көймәсе суга төшерелгәч, Сочида сентябрьдә булачак икътисади форумга юл алачак. Бу …

«Булгария» үзе белән Татарстан круиз туризмын да батырды
«Булгария» корабы батканнан соң, Татарстанда туристлык лайнерларга юлламалар азайган гына түгел, кешеләр елга сәяхәтенә бөтенләй чыкмас булганнар диярлек. Фаҗигагә кадәр сәяхәт билетлары алдан ук сатылып бетә торган булса, хәзер исә көненә 1 яисә 2 билет кына сатыла. Алай гына да …

Казанда милләтара нәфрәт очракларын танымыйлар
Казанда десантчылар көнендә Адоратский базарында сугышкан ветераннар һәм полиция милләтара низаг очрагын кире кага. Мигрантлар тавыш куптармау ягын карый. Хәрби десантчылар көнен Казан халкы да, соңгы елларда базарларда эшләүче Кавказдан килгән сатучылар да куркып каршы ала. 2 август көнне көндез …

Чаллыда сыра сатучылар баш күтәрә
Русия Президенты Дмитрий Медведев сыраны аракы белән тиңләү турындагы канунны хуплады. Алга таба сыра сату урыннарын кискен тыюлары да ихтимал. Чаллыда бу эш башланды инде. Медведев имза куйган канун 2013 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керәчәк. Ә менә Чаллыда әлеге федераль …

Татарстанны атом станцияләре чолгап ала
Татарстанның үзендә атом электр станциясе булмаса да, аның тирә-ягында бу станцияләрнең саны артырга мөмкин. Республика иҗтимагый оешмалары чаң суга. Казанның Бауман урамында атом станцияләрен төзүгә каршы урам җыены үтте. «Безнең республика чикләрендә атом станцияләре төзелмәсен!», «Бөртеклеләр нурландырылмасын!», «Депутатлар! Гамма-нурландыруга каршы …

Казан хакимен сайлауны Европа суды тикшерә
«Новая газета» журналисты Ирек Мортазин үзенең Казан мэры сайлавына бәйле шикаятенең кабул ителүе турында Европа судыннан раслау алган. Ул Казан шәһәре хакимен сайлаулар турындагы канунга кертелгән төзәтмәләр белән килешми. Ул судның Казан мэрын сайлау турындагы шикаятен кире бормауны зур казаныш …

Русиядә 1992 елдан халык саны 13 миллионга кимегән
Русия 1992 елдан башлап 13 миллион кешесен югалткан. Бу гади генә әйткәндә, унлап Казан хәтле шәһәр юкка чыккан дигән сүз. Соңгы вакытта ил түрәләренең еш кабатлый торган сүзләре – «үлүчеләр саны кими, туучылар арта», дип белдерүләре дә шик тудыра. Татарстанда …

Татар телен яклаучыларга хөкем дәвам итә
30 апрельдә урыс телен яклап, Чаллыда урам җыены узган иде. Әлеге җыенда катнашып, татар телен яклап үз фикерләрен белдергән 7 кешене суд аша җавапка тартканнар иде. Алар арасында Зиннур Әһлиуллин, Рәфис Кашапов, Наил Нәбиуллин кебек милли хәрәкәт вәкилләре бар. Чаллының …

Бай булырга теләүчеләр бармы?
Белгечләр мул яшәү теләге һәр җәмгыятьнең үзеннән тора, ди. Русиядә белем дәрәҗәсе югары, әмма муллыкка омтылыш юк. Җәмгыятьне тел, мәдәният һәм гореф-гадәтләр кебек, гасырлардан килгән катлаулы система билгели. Җәмгыятьләрне өйрәнүче галимнәр (социолингвистлар) исә үз эзләнүләренә нигезләнеп, теге яки бу төркемнең …

Казан Медведевны татар пикетын тыеп каршылады
Татар иҗтимагый үзәгенең Русия Президенты Дмитрий Медведев Казанга килү уңаеннан оештырырга теләгән пикеты тыелды. Башкалабыз шәһәре идарәсенең телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән элемтә бүлеге хезмәткәре Илгиз Сарманов пикетка рөхсәт сорап язылган гаризада хата китүен, шул сәбәпле җыенны үткәрергә рөхсәт …

Урыс активисты белән тәмамланмаган әңгәмә
Казандагы Урыс мәдәнияте җәмгыяте активистларының татар журналисты Эльмира Исрафиловага каршы башлаган һөҗүме татар җәмәгатьчелеген айнытып җибәрде. Бу хәлләр татар теленә һәм, гомумән, татарга каршы чыгучыларның нинди астыртын чаралар куллана алуын күрсәтте. Икенче яктан, ул көчләрнең үз гамәлләрен ничек аңлатуын белү …

Редакторны агулаганнар?
«Звезда Поволжья» газетасының авыр хәлдә яткан баш мөхәррире Рәшит Әхмәтов агулану ихтималы турында белдерә. Табиблар, бу йөрәк авыруы булырга мөмкин, ди. Кинәт авырып киткән Рәшит Әхмәтов интенсив терапиядән гади авырулар бүлмәсенә күчерелгән. Бер-ике атна элек йөрәге туктап алуын, аңын югалтуын, …

Татарча имтихан: депутатлар сөенә, мәктәп җитәкчеләре көенә
Русиядәге милли республикаларда Бердәм дәүләт имтиханын үз ана телләрендә тапшыру мәсьәләсе әледән-әле калкып чыга. Ул күптән түгел Федерация Шурасының гражданлык җәмгыяте институтлары үсеше мәсьәләләре комиссиясе утырышында да каралган. Анда Татарстаннан сайланган Русия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдиновтан тыш, белгеч буларак балаларның …

«Идел-Урал» легионының газаплы дәвамы
Башкортстан Туймазы татар дәүләт театрының Зөлфәт Хәким пьесасы нигезендә куелган «Легионер» спектакле «Нәүрүз» фестивалендә зур уңыш казанды. Төрки халыкларның театрлары алып килгән әсәрләренең һәркайсы үзенчәлекле, кайберәүләре көтелмәгән яңгыраш таба, тамашачыларны гаҗәпләндерә. Кыргыз артистларының ачык һавада күрсәткән сүзсез тамашалары, Япония һәм …

Мөселман яшьләре «Хизб ут-Таһрир»ны рәсмиләштерү өчен көрәшә
Башкортстанда бер төркем мөселман яшьләре Русиядә тыелган «Хизб ут-Таһрир» фиркасен рәсмиләштерү өчен көрәшә. Алар фиркане тыю турында 2003 елда чыгарылган Югары суд карарын көченнән чыгаруны таләп итә. Фиркане рәсмиләштерү тарафдарлары басымнарга да дучар. Болар хакында активистларның берсе Линар Вахитов «Азатлык»ка …

Русиядә байлык туган-тумачалыкка бәйле
Русиядәге иң бай гаиләләр исемлеге тәкъдим ителде. 50 гаиләдән торган исемлектә Татарстан кешеләре дә бар. «Финанс» журналы тәкъдим иткән исемлекнең башында православ банкирлары – бертуган Ананьевлар тора. Чиркәү төзелешләренә һәм, гомумән, православ үсешенә ярдәм итүче бу меценатларның акча эшләү ысулы …

Ясалма биотән сертификатка ия булды
Рамил Рәхмәтуллин – Оренбур дәүләт университетының фәнни лабораториясе мөдире, гиаматрикс, ягъни ясалма биотән авторы. Алтын медаль һәм Зворыкин премиясе белән бүләкләнгән гиаматрикс ачышы шушы көннәрдә сертификатка ия булды. Ясалма тәнне булдыру өчен, яшь галимгә ун ел кирәк булган. Беренче фәнни …

Патриархат Русияне чиркәүләр белән капламакчы
Православие чиркәве башта Мәскәү хакимияте ярдәмендә Русия башкаласында кимендә – 200, ә аннан соң бөтен илдә күпләп гыйбадәтханәләр төзергә җыена. Мәскәүдә әлеге чиркәүләр тиз төзү ысулы белән корылачак. Мәскәү мэры Сергей Собянин, шушы беренче 200 гыйбадәтханәне төзү өчен бернинди тоткарлык …

Казан атомга каршы
Татарстан Атомга каршы оешмасы республика парламенты каршында пикет оештырды. Дәүләт Шурасының 18нче утырышы алдыннан әлеге оешма вәкилләре депутатларга, республикада уздырылучы бөртеклеләрне гамма-нурландыру программасына карата мөрәҗәгать таратты. Татарстанның Спас районында уздырылучы ашлыкларны гамма-нурланыш белән чистарту тәҗрибәсе турында Атомга каршы оешма күп …

Русиядә ришвәткә каршы көрәш АКШныкыннан нык аерыла
Кодекслар арта, үтәлгәннәре генә аз Илдәге сәяси системаны, ә аннары халыкның яман гадәтләрен үзгәртми торып, ришвәтне дә, кануннарга төкереп карауны да бетереп булмый, ди белгечләр. Русия Дәүләт Думасы, соңгы укылышта, ришвәтчелек өчен җәзаны кырыслату канунын кабул иткән көннәрдә, Татарстанда да …


