Рубрика язмалары: Безнең гәҗиттә Азатлык

Шәймиев юлламасында ни әйтер?
Бүген Татарстан Президенты Дәүләт Советына еллык юллама белән мөрәҗәгать итәчәк. Сәясәт белгечләре бу чыгышта әйтелергә мөмкин тезислар турында фикер йөртә. Әле күптән түгел генә Русия Президенты Дмитрий Медведев юллама белән чыккан иде, беренче чиратта андагы тезислар белән чагыштырып, фаразлар ясыйлар. Сәясәт белгечләре Рафыйк Мөхәммәтшин һәм Рәшит Әхмәтов Президент Дмитрий Медведевның беренче юлламасыннан канәгать калмауларын әйтә. Ил җитәкчесе төп мәсьәләгә – финанс кризисын ничек җиңеп чыгуга ачыклык кертмәде, диләр. Президент һәм депутатларның кәнәфиләрендә утыру срокларын арттыру халык өчен әллә ни җиңеллек бирмәс кебек. “Эшләгән кеше 4 елда да эш күрсәтә ала, эшләмәгәне 6 елда да эшләми,” – ди Рафыйк Мөхәммәтшин.

Казан Кирмәнендә Тәре йөреше
4 ноябрьдә, Русиядә халыклар бердәмлеге көне дип аталган бәйрәмнең дүртенче елында Казанда да хәтсез генә чаралар үтте. “Пирамида” күңел ачу үзәгендә Татарстан халыкларының сәнгать бәйрәме оештырылды. Өстән кушып уздырылса да, татар, рус, чуаш, мукшы халыкларының җыр-биюләре Татарстанда рухи бердәмлек булуын күрсәтте. Ә иртәнге якта рус православие чиркәве Тәре йөреше уздырды. Чөнки бу көнне чиркәү Казан Изге Ана иконасын искә ала. Әлеге икона Казан Богородица монастыренда саклана. Иконаны иртә белән үк Казан Кирмәнендә урнашкан Благовещение чиркәвенә күчергәннәр иде. Тәре йөртү дә Благовещениедан башланды. Дин әһелләре моннан 400 ел элек полякларны җиңәргә булышкан иконаны күтәреп барды. Урам халык белән тулган иде.

Ингушетия.ру хуҗасы үтерелде
Якшәмбедә Мәскәүдән кайтып килешли, Ингушетия.ру оппозицион сайт хуҗасы Магомед Евлоевны очкычтан төшүгә, милиция көтеп торган һәм машинага утыртып, билгесез якка алып киткән. Ярты сәгать тә үтмәгән, аны башына җәрәхәт алган хәлдә хастаханәдә калдырып киткәннәр. Аңына да килә алмыйча, Евлоев хастаханәдә җан биргән.

Татарофобия
Интернетта Tatar-congress.org атлы сайтта “Татарофобия” исемле бүлек эшли. Аны Руслан Айсин алып бара. Татарга каршы кылынган гамәлләрне теркәп баручы Айсин Татар конгрессында эшли. Сайт та шул оешманыкы. Конгресс хәбәрләре, “Миллият” газетасы, яңалыклар һ.б. бүлекләре бар. Руслан Айсинның бу сайтта иң үз иткән төймәсе - “Татарофобия”.

Солженицын урыс булмаган халыкларны яклап сүз әйтмәде
Язучы Александр Солженицын вафат. 90 яшен тутырып килгән шушы мәгълүм әдип вә җәмәгать эшлеклесе инсульт кичергән дип хәбәр ителә. Солженицын башта Сталин төрмәләрендә, аннан чит илгә сөрелгән диссидент булды. Ул гомеренең соңгы елларын Русиядә үткәрде һәм аны империя итү өчен тырышлык куйды. Урыс булмаган халыклар аны ирек сөюче язучы итеп кенә түгел, урыс милләтчесе итеп тә искә алачак.















