Рубрика язмалары: Безнең гәҗиттә Азатлык

Әхтәмова.

Полициягә хөкем юк

Мәрьям Әхтәмова – 17 апрель көнне Пенза өлкәсенең Каменка шәһәрендә кыйнап үтерелгән Әнвәр Әхтәмовның әнисе. Бу вәхшилеккә инде айга якын вакыт узса да, Мәрьям апа тикшерү эшенең алга китмәвенә бик борчыла. «Тикшерүчеләр бу эштә гаепле булган полиция хезмәткәрләрен йолып калырга тели», – …
Путин

Демократия тагын да артачак?

Русиядә 2000-2008 елларда Президент, соңгы дүрт елда Премьер-министр булган Владимир Путин 3 меңләп кунак алдында тантаналы ант биреп, кире Президент вазифасына әйләнеп кайтты. Вазифасыннан китүче Дмитрий Медведев үз чыгышында Русия халкына үз хакимияте чоры өчен рәхмәт белдерде һәм Путинны ил …
5

Азык-төлек бәясе артамы, төшәме?

Нефть бәясенең артуы һәм һава шартларының начар булуы сәбәпле, дөнья банкы азык-төлекнең кыйммәтләнүен белдерә. Әмма бу көздә көтелгән яхшы уңыш бәяләрнең төшүенә китерергә мөмкин.  Бер ел элек тирәсе дөньяда азык-төлек бәяләре моңарчы беркайчан да булмаган дәрәҗәгә күтәрелеп, бераздан кире төште. …
Зиннур Әһлиуллин (с) Марат Арсланов белән

Кем килмешәк?

Узган елның 30 апрелендә ясаган чыгышлары, шигарьләре өчен Русия Җинаятьләр кодексының 282нче маддәсе нигезендә милләтара, расачылык һәм динара дошманлык тудыруда гаепләнгән Зиннур Әһлиуллинга быелның 29 февралендә беренче суд утырышы булды. Берничә утырыштан соң, 20 апрельдә аңа карата хөкем карары бәян ителде. Карарда бер ел шартлы …
SONY DSC

Казан башкортлары берләшә

13 апрельдә Казанда башкорт сөйләме, башкорт җырлары яңгыраган кызыклы чаралар узды. Халыклар дуслыгы йортында Казан башкортлары корылтае оештырган «Түгәрәк өстәл» сөйләшүендә Башкортстанның абруйлы вәкилчелеге, Чаллы, Түбән Кама, Самара башкорт оешмалары җитәкчеләре катнашты, төштән соң Уфадан килгән мәртәбәле кунаклар Татарстан халык …
Камский бекон ширкәте дуңгызлары

Татар авылы мәчетен дә төзи, дуңгызын да үстерә

Республикадагы дуңгыз фермаларының берсе Тукай районының Татарстан һәм Чыршылы авыллары янына урнашкан. Диндарлар: «Татарлар дуңгыз асраганга, тормышыбызның бәрәкәте юк, әхлаксызлык, тәртипсезлек арта бара», – дип белдерә.   Тукай районы хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге «Камский бекон» ширкәте, дуңгыз фермаларының якын-тирә авылларга …
Кукмараның Аш Буҗи авылы мәчете

Аракы урынына тимераяк

Кукмараның Аш-Буҗи һәм тагын биш авылында аракы сату тыелган. Сала кешеләре җыеннар уздырып, шундый карар кылган. Бер ел дәвамында Аш-Буҗида хәмер сатылмый. Аның урынына тимераяклар белән сату итәләр. Авылда 200 хуҗалык исәпләнә, бер башлангыч мәктәп, мәчетләре бар. Мәктәптә 50 бала …
малахов

Микрофон – шампан шешәсе

Русиянең Беренче телеканалында эфирга чыгучы «Пусть говорят» тапшыруы дистәләрчә миллион тамашачы җыя. Димәк, ток-шоуны алып баручы Андрей Малахов Мәскәүдә үткән митинглардан да, хәтта Русия Президентының турыдан-туры эфирыннан да тәэсирлерәк булып чыга. Андрей Малаховның аудиоториясе илбашын яраткан булып кыланучылар даирәсеннән дә …
SONY DSC

Митингчылар өч сәгать автозакта утырган

Якшәмбе Казанда полиция золымына каршы чарада катнашкан сигез кеше дүшәмбегә каршы төнне полиция бүлегендә үткәрде. Көндезге сәгать бишенче яртылар тирәсендә кулга алынган кешеләрне өч сәгать автозактан чыгармыйча тотканнар. Аларның күбесе – Гражданлык берлеге активистлары. Полициядәге хокук бозуларга каршы оештырылган митингта катнашкан Казан …
Халидә Әхмәтҗанова

Түбәтәйле хатын-кызлар

Биектау районы Ямаширмә авылы хатын-кызлары татар түбәтәйләре эшләп көн күрә. Алар бу һөнәрне арчалылардан өйрәнгән. Түбәтәй эшләү белән пенсия яшендәгеләр дә, урта буын хатын-кызлары да шөгыльләнә икән. Халидә Әхмәтҗанова Арча милли аяк киемнәре фабрикасында эшләп лаеклы ялга чыкканнан соң, өйдә …
путин

Cайлаудан соң халык урамга чыкты

5 мартта Казанда берьюлы ике җыен үтте. Путин тарафдарлары, өч меңгә якын кеше, Ирек мәйданына чыгып, аның «чиста җиңүен» җырлап-биеп бәйрәм итте. Ул арада Русия Президенты сайлауларының рәсми нәтиҗәләре белән килешмәүчеләр Мулланур Вахитов һәйкәле янында җыелды. Бу митинг та, пикет та …
Шамил Закиров

Халкыбыз зур югалту кичерә

ШАМИЛ ЗАКИРОВ ВАФАТ 26 февраль кичендә 66 яшендә Галиәскәр Камал исемендәге татар дәүләт академия театры директоры Шамил Закиров вафат булды. Шамил Зиннур улы театр белән бер сулышта яшәде. Тормышын театрга багышлады. Шатлыгы да, көенечләре дә аның белән бәйле булды. Һәр …
зиннур

З.Әһлиуллин: «Такырбашларны хөкем итү – сайлау алды уены гына»

Узган елның 30 апрелендә Чаллыда урыс хәрәкәте урам җыены уздырды. Анда мәктәпләрдә татар теле сәгатьләрен киметү турында да сүз барды. Әлеге урам җыенында вазгыять хакында үз фикерләрен белдергән татар милли хәрәкәте вәкилләре хокук бозуда гаепләнде, алардан акча түләтү турында суд …
сайлау

Хәрамләшүләр фаш ителә

Самарадагы бер сайлау бүлгесе рәисе Ирина Колпакова 4 декабрьдәге Дума сайлавы барышында сайлау протоколын хакимият фиркасе файдасына үзгәртүне таләп итеп үзенә басым ясалганлыгын киң җәмәгатьчелеккә белдерде. Интернетка чыгарылган видеода Колпакова үз бүлгесендә сайлауны гадел үткәргән, «Бердәм Русия»гә өстәмә тавышлар язмаган …
2

Урамга чыккан халыкны һәркем үзенчә саный

Мәскәүдә 4 февральдә «Гадел сайлауларга» чакырган ике төрле урам җыены узды. Сайлауда кандидат Владимир Путинга каршы тавыш бирергә чакырган оппозиция тарафдарлары – Сазлык мәйданында, Путинны яклаучылар Тәүбә тавында җыелды. Полициягә ышансаң, Путинны яклап җыелганнарның саны 138 меңләп булган. Алдан 80 …
Равил Бохараев

Равил Бохараев Казанына кайта. Мәңгелеккә

Быелгы кыш, гадәттәгедән иртәрәк килеп, милләтебезнең кадерле кешеләрен чүпли. Каһарман рухлы шагыйрь, прозаик, драматург Фәнис Яруллинны озатудан калган яра уңарга өлгермәгән бер көнне дөнья күләм танылган замандашыбыз Равил Бохараев (дуслары аны Бохарай дип атарга күнеккән) томанлы Британиядә якты көн белән …
путин

Путинның милли сәясәте: «урыс татарлары», «урыс әрмәннәре»…

Премьер-министр һәм илбашына кандидат Путин дүшәмбедә «Независимая газета»да дөнья күргән мәкаләсендә милли мөнәсәбәтләр турында яза. Аның фикеренчә, урыслар – Русиядә төп милләт һәм алар илдәге башка халыкларны берләштереп тора. Шул ук вакытта Путин Русия федерациясенең күпмилләтле дәүләт икәнен таный. Урыслар, Русияне …
путин

Путин командасы интернет белән дуслаша алмый

Заманында интернетны мыскыллап, «50 процент порнография», дип атап, кире каккан Русия премьер-министры Владимир Путин бу атнада интернетта бигрәк тә кыен хәлгә калды. Русия халкының интернетка керүе артканнан арта барганда, Путинның да бу төр медианы кулланудан башка чарасы юк. 12 гыйнварда …
Путин «Уралвагонзавод»та кунакта, 2009 ел.

Ялган пролетарлар

Түбән Тагилдагы «Уралвагонзавод» хезмәткәре башта оппозицияне куып таратачаклары белән мактанса, хәзер Русиянең завод-фабрика эшчеләренә Путинны яклау комитетлары булдыру мөрәҗәгате белән чыкты. «Уралвагонзавод» оешмасы 15 декабрь көнне Владимир Путин белән туры элемтә вакытында танылды. Андагы бар эшче ирләр бергә җыелып оппозиция …
канал

«Дождь» мәгълүмат өлкәсендә инкыйлаб ясарга омтыла

Кремльның барлык телевизион каналларын үз карамагында тотарга тырышуы инде чәлпәрәмә килә башлады. Хөкүмәттән бәйсез Интернеттагы «Дождь» каналы меңнәрчә караучыларны җәлеп итте. Оппозиция вәкиле Борис Немцовның телефон сөйләшүе тыңлануы мәсьәләсен бер генә дәүләт телевидениесе дә күрсәтмәде һәм бары «Дождь» телеканалы гына …
1 бит (11)123...10...Соңгы »