Рубрика язмалары: Әйтсәм әйтим…

news_1365

Надан булу “модасы”

Айга бер тапкыр булса да кибеткә кереп, китап алырга тырышам. Татар яисә чит ил авторларын гына укыйм, нигәдер, рус әдәбияты белән дуслык барып чыкмады.
news_1351

Яхшы тормыш күренәме?

Быел кар булмас, дип юкка уфтандык - җиргә төшәсе нәрсә беркайчан да күктә асылынып кала алмый ул, җәмәгать! Их, тутырды кызганмыйча! Дөрес, безнең балачактагы кебек үк түгел хәзерге кар көртләре. Без элек кышларын капка башыннан йөри идек. Ә монда кеше биеклеге генә. Әллә капкалар үсеп киткән, әллә табигать карны кызгана шунда…
news_1332

Сау бул, авыр ел!

Әллә нинди ел булды бу. Катлаулы, авыр килеп чыкты. Республикабызга килгән корылыкны гына искә алыйк. Русия күләмендә күпме фаҗига, күпме кеше үлеме… Таныш-белешләрем арасында да узып баручы ел шәхси пландагы югалтулар алып килде дип сөйли. Бу сүзләргә үзем дә кушыла алам…
news_1317

Универсиада башкаласы

Узган дүшәмбедә Казанда тагын алты өр-яңа спорт корылмасы ачылды. Татарстан, шау-гөр килеп, 2013 елда узасы Универсиадага әзерләнә. Кем ничектер, әмма мин моңа шатланам. Чөнки башкалабыз заманча шәһәргә әйләнә. Әле бит юлларын да рәтлибез диләр. Меңьеллыкка кадәр булган Казанны хәтерлисезме? Шул юбилей сылтавы белән шәһәребезгә күпме инвестор килде, күпме гипермаркет, кинотеатрлар ачылды. Тик күңелне кымтырыклап торган нәрсәләр дә бар…
news_1299

“Дуслык” бәясе

Узган шимбәдә Көньяк Осетияне дәүләт буларак тагын бер ил танырга әзер булуын белдерде. Ул да булса – Науру. Әгәр аның тышкы эшләр, сәүдә һәм финанс министры Мәскәүгә килмәсә, дөньяда мондый дәүләт барлыгын мин белми дә калган булыр идем. Науру – дөньядагы иң кечкенә ил, аның башкаласы да юк, халкы да 14 мең кеше генә. Татарстанның уртача шәһәрендә шулкадәр халык яши. Ләкин сәяси яктан аның Көньяк Осетияне тануы Мәскәүгә бик әһәмиятле, күрәсең. Моңа алмаш итеп, Русия Науруга 50 миллион доллар күләмендә финанс ярдәме күрсәтәчәк. Гомумән, безнең илнең тышкы сәясәте бик кызыклы хәзер. Дусларга, совет заманындагыча, хәерче җыябыз. Әгәр җайлы сөйләшәләр икән, акчасын да мулдан бирәбез. Әйтик, шул ук Науруга, Никарагуа дәүләтенә. Ә менә алга киткән илләр белән ничектер мөнәсәбәтләр барып чыкмый. Мөгаен, аларны да сатып алырлык мал-мөлкәтебез булмагангадыр…
news_1283

Хоттабыч килде

Узган атнада Русия Премьер-министры Владимир Путин янә ил халкы белән аралашты. Рекордлар илендә яшәвебез күптән мәгълүм – бу юлы премьер сорауларга дүрт сәгатьтән артык җавап бирде. Бу тамашаны карап утырган таныш-белеш, миңа шалтыратып: “Ходаем, кысталып китсә, нишләр инде?” – дип тә сорады.
news_1266

Манаралар белән сугышу

Бу якшәмбедә Швейцариядә сәер референдум үткәрелде. Аның нәтиҗәләре буенча Европаның алга киткән әлеге илендә мәчет манаралары төзергә ярамый. Ил халкының яртысыннан артыгы бу тәкъдимне хуплап тавыш биргән. Швейцариядә моңарчы эшләп килгән мәчетләр кала, ләкин яңаларын төзү тыела. Әлеге дәүләттәге 400 мең тирәсе мөселман моны мыскыллау дип кабул итте.
news_1250

Ул үзе татар иде…

Дүшәмбе көнне Мәскәүдә Даниил Сысоев исемле православ руханиен соңгы юлга озаттылар. Билгесез җинаятьче аны чиркәүгә кереп атып үтерде. Татар милләтеннән булып, беренче чиратта татарларны, ислам дине вәкилләрен чукынырга өндәгән бу миссионерның үтерелүе күп бәхәсләр уятты. Күзәтүчеләр фикеренчә, әлеге үтерешнең арты хәерле булмаячак – белгечләр илдәге ике дин арасында мөнөсәбәтләр киеренкеләнүне фаразлый…
news_1249

Шәймиев ник съездга бармады?

Санкт-Петербург шәһәрендә “Бердәм Русия” партиясе съезды үтте. Илнең бар төбәгеннән җитәкчеләр, түрәләр, губернаторлар һәм Президентлар җыелды анда. Тик менә алар арасында, нигәдер, Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев кенә күренмәде. Гадәттә, республика җитәкчесе мондый сәяси җыенны калдырмый иде бит.
news_1233

Бары 100 минут…

Күзәтүчеләр исәпләгәнчә, Дмитрий Медведев еллык юлламасын укып чыгуга нәкъ менә 100 минут вакыт сарыф иткән икән. Һәм шунда ул, безне, гади халыкны революцион үзгәрешләргә әзерләнергә кушты.
news_1214

Мыркылдашмагыз!

Авырып киттем әле. Салкын тигән килеш аяк өсте йөрү үзенекен итте: урынга егып салды. Даруханәләрдән гриппка каршы препаратлар эзләргә керештем. Казанда медикаментлар буенча белешмә телефонына шалтыратып карыйм – ләкин аңа эләгә торган түгел, линия миңа кыска гүләү белән генә җавап кайтара. Аптырагач, интернетта даруханәләр телефоннарын табып, бер-бер артлы шалтырата башладым. Җавап кайда да бер – “Арбидол”, “Ремантадин” ише елның-елында гриппка каршы кулланыла торган дарулар юк. Алай гына да түгел, медицина битлекләрен дә табып булмый – кырып-себереп сатып алып бетергәннәр. Дусларым алай да миңа бер битлек таба алды. Әле кайчан гына өч тәңкә торган колакчынлы марля кисәгенең бәясе 20 сумга җиткән! Башкала паникада, шундый ук хәл – Түбән Кама белән Чаллыда. Даруханәләрдә препаратлар юк. Һәм бу гап-гади грипп эпидемиясе аркасында гына!
news_1197

Бердәм булыйк, аерым торыйк!

Менә тагын бер “календарь бәйрәме” җитте. Бердәмлек көне дип атала ул. Түрәләр “4 ноябрьдә фәлән кадәр чара уздырдык, аңа фәлән кадәр акча китте”, – дип кочак-кочак хисап язар хәзер. Гади халык исә, чираттагы ялга сөенеп, кемдер хуҗалык тирәсендә казынып, кемдер “салып”, бу “бәйрәмне” тыныч кына өйләрендә үткәрер.
news_1181

Әйтсәм әйтим…

Бүген газетабызда яңа сәхифә ачыла. Аны популяр тележурналист, вәзгыятькә һәрчак үз карашы булган Фирдүс Гыймалетдинов алып бара. Җәмгыятебездә сәяси, икътисадый вакыйгаларга мөнәсәбәтле бу язмаларга битараф калмассыз, дип ышанабыз. Сөйләшүләрдә сез дә актив катнашырсыз, бигрәк тә интернет сәхифәбездә бу мөмкинлек зур…
5 бит (5)« Беренче...345