Рубрика язмалары: Әйтсәм әйтим…

OLYMPUS DIGITAL CAMERA

Вәзгыять куера

Казанда 21 апрельдә урыс телен яклап уздырган митингтан соң, «Татарстан-Яңа Гасыр» телевидение ширкәте җитәкчесе Илшат Әминовның «Семь дней» тапшыруында әлеге чарада катнашучыларны «киребеткән һәм тар маңгайлы фашистлар» («упертые и узколобые фашисты») дип атавы өчен урыс җәмәгатьчелеге судка бирергә җыена, ди «Азатлык» …
Минниханов

Миңнеханов ханлыгын югалтырмы?

Соңгы вакытта республикабыз сәясәтендә иң көчле интрига – ул Президентыбыз Рөстәм Миңнехановның Мәскәүгә күчерелергә мөмкин булуы. Аны ни өчен алырга телиләр һәм ул киткән очракта Татарстанга кем килер? Тандем чираттагы тапкыр урыннарын алмашты: 7 майда Путин илдә Президентлык вазифасына кереште, …
лента

Мәгънәсез акция

Нәсел җепләренең кадерен белгән, ата-бабаларын хөрмәт иткән һәркем өчен Җиңү көне зур бәйрәмдер ул. Алар безнең якты киләчәк өчен көрәшкән бит. Германия белән Русиядәге тормыш шартларын сурәтләп, кайсыбызның яктырак киләчәкле булуын чагыштырып тормыйм. Бүген миңа башка мәсьәлә тынгы бирми. Җиңү …
Фәүзия

Тукайның «кечтеки» бүләге

Шигырь бәйрәме елдан-ел сүлпәнәя, күңелсезләнә, картая… Әнә шул картлыкны яшерү, җыерчыкларны шомарту өчен генә яшьләрне бу чарага ара-тирә кыстырып җибәрәләр кебек. Барыбер кызык түгел. Ел да бер сүз дисәм… Быел кыю-кыю чыгышларны аерып алырга мөмкин иде үзе. Мәсәлән, шагыйрә Нәҗибә …
OLYMPUS DIGITAL CAMERA

Татарстанга кем кое казый?

20-21 апрельдә Казанда өч урам җыены үтте. Бер төркем татар активистлары Татарстан мөфтие Илдус Фәизнең үз вазифасыннан китүен таләп итте, икенче көнне татар телен яклап һәм ханнар резиденциясе, соңрак татар зираты булган Әрхәрәй дачалары урынына Урыс правослау чиркәве әһелләренең монастырь …
богач

Эшләп баеп буламы?

Дәүләт Думасы депутатлары һәм министрлар узган ел алган керемнәре турындагы мәгълүматларны бәян итте. Иң бай депутатлар «Бердәм Русия»дә икән. Ә иң хәерчеләр ЛДПРчылар. Депутатлар арасында иң бае – Дәүләт Думасы спикеры Сергей Нарышкин. Ул 2011нче елда 5 млн сумнан артык …
1

Халык – акча эшләү коралы

Безнең түрәләр халык өчен ачыкмы? Үзегезгә кайчан да булса шундый сорау биреп караганыгыз бармы? Төптән уйласак, алар нәкъ менә шул гади халык мәнфәгатен кайгырту, аның проблемасын хәл итү өчен йомшак кәнәфидә утыра бит инде. Шул эшләрен башкармаганда, түрәнең кирәге дә …
закон

Кеше гомере чүп кенә

Кеше үтерү берни түгел хәзер… Әгәр берәр «йонлы кулың» булса бигрәк тә. Соңгы вакыттагы вакыйгалар моңа тагын бер кат инанырга мәҗбүр итә. Дөрес, бар мәгълүматны да телевизордан бирмиләр, чөнки бүгенге телевидение дәүләт сәясәтен алып бару һәм хакимият фикерен тагу өчен …
ЮХИДИ

ЮХИДИ системасы дөрес түгел

2020 елга кадәр илдәге юлларны төзекләндерү өчен Русия хөкүмәте 20 триллион (!) сум акча сарыф итмәкче. Машина йөртүчеләр еш кына аның сыйфатсызлыгыннан зарлана, моны исәпкә алып, хакимият халыкка «бүләк» ясарга уйлаган дип әйтергә мөмкин. Әмма каян алмакчы була икән соң …

Милләт кризисы әдәбиятта

Әдәбият тормышыбызның, яшәешебезнең чагылышы. Тормыш нинди, әдәбият та шундый. Әдәбият кризисы милләтебез кризисына бәйле. Татарның 75 %ы шәһәрдә туып-үскән кешеләр, ә язучыларыбыз – авылдан. Димәк, язучылар бер мохиттә, ә укучы икенче мохиттә тәрбияләнгән һәм яши. Шәһәрдә туып, татар язучысы булганнар …
71981867_24410

Кемне сайларга?

Бу арада шалтыратучылар күбәйде, сорауны турыдан куялар: кемне сайлыйк, сездән киңәш кирәк, диләр. Әлбәттә, минем андый фәрман бирергә хакым да юк, намусым да кушмый. Һәркемнең башы үзендә, акылы да үзе белән. Һәркем кемнең ни кырганын белеп-күреп яши торгандыр… Хәер ниләр …
Sunplus

Сайлаулардан соң тормыш бармы?

4 март сайлауларыннан соң шундый сорау бирәсе килә, чөнки безнең илдә тормыш ике периодка бүленә. Беренчесе сайлаулар алдыннан бирелгән әкияти вәгъдәләрне тыңлап колак сөенә торганы, икенчесе – вәгъдәләрнең онытылуы, чынбарлык…   Бүген Путин коррупцияне җиңәргә вәгъдә бирә (без аны мин …
1

Гарык булдык театрдан!

1 айдан сайлаулар. Халык тавышы өчен «көрәш» тә кыза бара. Илбашына кандидатларны карый китсәк, аларның һәрберсенең дә бүгенге сәяси сәхнәдә тоткан урыны барлыгы аңлашыла. ЛДПР партиясе лидеры Владимир Жириновский клоун ролен үти. Телевизордан һәрвакыт теленә килгән нәрсәне кычкырып утырса да, …
Бекетов

Президентлар күп кирәк

2008 елның 12 ноябрендә Мәскәү өлкәсендәге Химки шәһәрендә «Химкинская правда» газетасы баш редакторы Михаил Бекетов вәхшиләрчә кыйналган иде. 1 тәүлек җирдә ятканнан соң ул хастаханәгә озатыла. 7 операция кичерә, бүген ул инвалид.   Бу фаҗига Бекетовның профессиональ эшчәнлеге белән бәйле. Ул өлкә …
сайлау

Елмаеп сайла, сине төшерәләр…

4нче мартта үтәчәк Президент сайлауларын оештыру эше башланды. Илебездәге 95 меңгә якын сайлау участогына 300 мең вэб-камера куелачак. Путин тәкъдиме буенча, без шуннан сайлау участогындагы хәлләрне Интернет аша гына күзәтеп өебездә утырачакбыз. «Бу – дөньяда күрелмәгән эш. Шуның кадәр күләмдә …
4

Нәрсә булды, нәрсә булачак?

Ниһаять, яңа 2012 елга да аяк бастык! Бу ел хакында инде күптәннән төрле имеш-мимешләр, мифлар йөри. Имеш, 2012 елның 21 декабрендә дөнья бетәчәк, Җир шарында тереклек юкка чыгачак һ.б. Тик безнең ил халкын табигать бәла-казалары белән дә, Җирнең башка күк …
Медведев

Д.Медведев: «Миңа демократия кирәк!»

22 декабрьдә, көн үзәгендә илебез Президентының Федераль җыенга юлламасында әйткән беренче сүзләре шул булды. Гомумән, илнең сәяси төзелешен үзгәртердәй тәкъдимнәр бу юлы шактый иде. Алар арасында – төбәкләрдә губернаторларны анда яшәүчеләр сайлау, фиркаләрне теркәүне гадиләштерү, Дәүләт думасына сайлауда бер мандатлы …
камера

Веб-камера тавыш санамас шул

Булачак Президентыбыз алдагы сайлауларның гадел үтәсенә ышандырырга тырышып, туксан мең сайлау участогында веб-камералар урнаштырылачак, дип белдерде. Ягъни, урналарга сайлау бюллетеньнәрен ташлауны күзәтү астына алырга мөмкинлек туачак, имеш. Әмма моның белән генә сайлауларның гадел үтәчәгенә ирешеп булмаячак бит, чөнки сайлау нәтиҗәләрен …
Путин медведев

Җиңгән партиянең җиңелүе

Узган сайлауларда «Бердәм Россия»нең җиңеп чыгачагына ышанмаган кеше булмагандыр. Чөнки власть бездә һәрчак җиңә. Бу юлы да шулай килеп чыкты, нәтиҗәләр буенча, тавыш бирүчеләрнең яртысына якыны шушы партияне яклады. Бу инде башкарма власть, ягъни мәсәлән, Путин белән Медведев алдагы 5 …
???? Vol.64 ???????????

Ризык артыннан чит илгә

Матбугат чаралары фермерлар, шәхси эшмәкәрләрне еш мактый. Токымлы үгез үрчетү, бытбылдык, куян, тәвә кошы тоту – болар барысы да хәзерге вакытта бик популярлашып китте. Хәер, шулай булмый, дәүләт авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләргә һәрдаим ярдәм итеп тора бит. Һәрхәлдә, ТВда бу …
1 бит (5)123...Соңгы »