Рубрика язмалары: Аулак өй

ТӨКЛЕ АЯГЫҢ БЕЛӘН, ЯҢА ЕЛ!
Яңа елны яратмаган, ул тылсымлы кичтә сәгатьнең унике мәртәбә сугуын көтмәгән кеше бармы икән? Үзем андыйларны белмим. Чөнки барыбыз да бу көнне ниндидер могҗизага, уңай борылышка, яңа башлангычларга өметләнә. Кечкенә чактан ук күңелгә Кыш бабай белән Кар кызы, тәм-том, бизәлгән чыршы белән кереп калган җылы гаилә бәйрәме бит ул. Сер итеп кенә әйтәм: ел саен нәкъ төнге уникедә теләк тели торган гадәтем бар. Хыялларым артык гадиме, Кыш бабайның мине үз итүеме, һәркайсы чынга ашып бара, тфү-тфү. Әйдәгез, быел бөтенебез дә Яңа елның сихри көченә ышанып, аны онытылмаслык итеп, изге теләкләр белән каршылыйк!

Печән тәме
Журналист язудан башканы белми, белмәгәнне сөйләмә, диярсез микән? Их, җәмәгать, белмәсәм иде мин ул печән басуын… Үземне кигәвеннән талатып, печән әйләндереп йөрмәсәм икән! Әби әйтмешли, шәһәрдә яшәп, авылны мактап кына ятар идем. Ә балачактан бирле һәр җәйне печән басуыннан кайтып кермәгәч, сөйләмичә булдыра алмыйм.

Кече Чынлы бәйрәме
“Быел безнең авылда Сабантуй булмый икән”, - дип ишетсәм дә, бу сүзләрне чынга алмадым. Андый имеш-мимеш ел саен диярлек булып ала. Ничек инде булмасын?! Башка авыллар бу бәйрәмне үткәрерлек хәлдә булмаганда да, Кече Чынлыда гөрләп уза иде бит Сабан туе. Ышанмадым һәм башка авылларга барырга план корып тормадым.

Күкшел ягым – сиртмә бишегем
Ерак юлдан җәяүләп арып кайткач, сезнең алга кайнар буы чыгып торган, вак итеп каз ите туралган, арыш оныннан чумар ясалып, борчак салып пешерелгән аш китереп куйганнары бармы? Хәзерге вакытта олыгайгач та, ул аш тәме күңелемдә сакланып, Күкшелдә яшәп гомер иткән Маһинур әбием белән Шәфыйк бабаем искә төшә. Иманлы җаннары нурлы, урыннары оҗмахта булсын.

Эх, Сабантуй!
Татар халкы Сабантуйдан Сабантуйга яши, диләр. Сабантуй болыннардан стадионнарга күчеп, асфальт бәйрәменә әверелә барса да, әле дә ул көнне зарыгып көтеп алабыз. Мәйданга түгәрәкләнү бүген дөнья тирәли таралып, Русиянең татар яшәгән күп төбәкләрендә үткәрелсә дә, Сабантуйсыз калган Татарстан авыллары арта бара.

Беренче апрель хикмәтләре
Менә көтеп алган чәршәмбе җитте. Кулымда “Безнең гәҗит”нең 1 апрель саны. Ул элеккеләренә караганда могҗизалырак иде. Мин, гадәттә, газетаны беренче битеннән укый башлыйм. Ләкин бу юлы алай ансат кына уку тәтемәде. Сәбәбе: газетамның беренче битендә урнашкан алагаем маймыл рәсеме. Укый гына башлыйм, ерак бабаларыңны онытма дигән шикелле, маймыл күз алдына килә дә баса. Аптырагач, рәсемне кәгазь бите белән каплап куйдым.

Эх, йомшак бибиләрем!
Яздан ук авыл кешесе өчен бик җаваплы көннәр башлана. Язгы кыр эшләре турында әйтмим, анысының хуҗасы бар. Алар хәзер өйрәнде инде, дәррәү килеп чәчәләр дә дәррәү килеп җыеп алып китәләр. Авыл халкына хәтта саламы да калмый. Хөкүмәтнең пай җире дигән хәсрәт законнары алар өчен менә дигән табышка әйләнде. Авылда хәзер карт-карчыклар гына калды, диярлек бит. Менә шулар инде яз көне кош-корт алу ягын кайгырта башлый.













