Рубрика язмалары: Арулармысез?

“Фольклорга әйләнеп кайтачакбыз”
Халыкның фольклорга, борынгы мирасына булган игътибары үткәненә карашын, киләчәгенә мөнәсәбәтен күрсәтә. Бүген безгә фольклор кирәкме? Ни өчен кирәк? Пыскып-пыскып сүнеп барганда, шәһәр җирендә милли мохит туа алмый азаплаганда, фольклор ансамбльләре сакланып калырга ярдәм итә аламы? Шул турыда “Бәрмәнчек” керәшен ансамбленең …

Керәшен милләттәшләребез бәйрәм итә
Казанда керәшеннәр Май чабу бәйрәме уздырырга җыена. Бәйрәмне артист Аграфена Антонова оештыра. Ул 6 мартта 15.30да “Коймак” бәйгесе белән башланып китә. Анда хатын-кызлар коймак пешереп алып киләчәк. Ир-егетләр, аларның осталыгын тикшереп, коймакчыларга урыннар билгели. Коймакны иң тәмле итеп пешерүчеләрне сәхнәгә …
Хач вакыйгасы
Хач вакыйгасы (Булган хәл) 50нче еллар. Без 10 класс балалары. Богдановкада (элекке Тәкәнеш районы, хәзер ул авыл юк инде) колхоз бәрәңгесе алабыз. Фатирга Мария түтигә урнаштык. 5 егет. Йорт кечкенә булса да, чиста-пөхтә.Рус әбисе бездән дә тәртип таләп итә. Урын-җиребез – …

Керәшеннәр Олы көнне ничек үткәрәчәк?
Керәшеннәр күпләп яшәгән җирләрдә Олы көн (Пасха) бәйрәменә зур әзерлек бара. Кайбер районнарда бәйрәмгә 2-3 ай элек үк әзерләнә башладылар. Быел Олы көн бәйрәме 4 апрельгә туры килә. Бәйрәмгә йомырка буяла, өйләр юыла. Иртә белән үк бала-чага өй саен күкәй җыя. Кайбер авылларда әле дә таудан күкәй тәгәрәтеп уйнау, даганда атыну йолалары сакланган.

Керәшенчә Раштуа
Башка праваслаулар кебек керәшеннәр дә Казандагы Тихвин чиркәвенә Раштуа гыйбадәтенә җыелды. Келәү, татарча әйткәндә гыйбадәт кылу, 6 гыйнвар көнне төнге 12дә башланып, 7 гыйнварда иртәнге 4тә тәмамланды. Раштуа келәве Христосның дөньяга килү хөрмәтенә үткәрелә. Башка еллар белән чагыштырганда, бәйрәмдә яшьләр дә шактый иде. Келәүне Тихвин чиркәве җитәкчесе Павел атакай Павлов алып барды.
Без дә булдык Кайбыч якларында
Кайбыч районының Соравыл, Иске Тәрбит авыллары турында “Безнең гәҗит” битләрендә язылды. “Аклы-каралы мунча”(14 октябрь, 2009 ел), “Тарихны җуймаучылар авылында”(28 октябрь, 2009 ел) дигән язмалар бәхәс уятты. Анда язылганнарны үзләрен мыскыллау дип кабул итеп, кайберәүләр ризасызлык белдерде. Ә автор Эльвира Фатыйхова: “Киресенчә, авылларын мактап, кешеләренә сокланып язган идем, дөрес аңламаганнар”, - дип бу як халкына үпкә белдерә. Без дә Кайбыч районында булып кайттык. Гаҗәпләндергән нәрсәләр, чыннан да, күп икән анда.

Алабуга керәшеннәренә күз тимәсен!
Алабуга керәшеннәре “бетәбез!” дигән ай-вайларга карамыйча, шәһәр шартларында да гореф-гадәтләрен, туган телен саклап гомер итә. Алабуга шәһәрендә керәшеннәрнең якшәмбе мәктәбе, шунда ук яшүсмерләрнең фольклор ансамбле эшләп килә. Алабуга шәһәрендә Татарстан халыклары ассамблеясенең күчмә утырышы узды. Анда Казан керәшен оешмасы да катнашты. Иң куанычлысы шул: Алабуга керәшеннәре башкалар белән тигез яши. Хәер, керәшеннәрне тану, кирәк урында туганнарча күтәреп тә җибәрү күптән эшләнергә тиеш иде. Әнә бит Татарстан халыклары ассамблеясе җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин дә безнең хакта “керәшеннәребез!” дип кенә тора.

Туганнарым, сезгә ниләр сөйләем?
Соңгы атналарда керәшеннәр тормышында берничә вакыйга булды. Алар киң масштаблы түгел, зур-зур шау-шулар да тудырмый. Бу турыда тар даирә вәкилләре генә белә. Алай да янарга җыенган кечкенә учакның дөрләп янып китәренә ышаныч юк түгел. Хәзер интернет заманасы бит инде, олысы-кечесе шунда тормыш итә. Хат-хәбәр языша, дуслар таба, мәгълүмат туплый. Әмма иң мөһиме: дөньякүләм пәрәвез челтәре кешеләрне, хәтта халыкларны да берләштерә ала.

Керәшен бәйрәме төнлә үтә
Керәшеннәр - бәйрәм итәргә бик хирыс халык. Соңгы елларда рухи кыйммәтләр югала барса да, алар инде онытылып барган бәйрәмнәрен дә яңадан кайтара. Әнә Питрәч районының Янсуар, Кукмараның Түбән Чура һәм башка бик күп авылларда Питрау бәйрәме үтте. Питрауның иң мәртәбәлесе Мамадыш районы Җөри авылында быел 10нчы тапкыр узды. Бәйрәмдә Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин дә катнашты.

Әбиең сандыгы ни хәлдә, керәшен?
Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев II Бөтендөнья татар конгрессында ясаган чыгышында керәшеннәрнең рухи мирасына аерым тукталган иде. “Телдә, музыкада, гамәли сәнгатьтә ата-бабаларыбызның борынгы гореф-гадәтен саклап калган өчен, без күп яктан керәшеннәр алдында бурычлы”, - дип юкка гына әйтмәгән икән Илбашы.

“Гөргөрей, әйдә тагын берне!”
“Арулармысез” сәхифәсендә керәшен татарлары арасыннан чыккан күренекле кешеләр белән таныштыруны дәвам итәбез. Шундыйларның берсе Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең атаклы биючесе Григорий СЕРГЕЕВ. Ул тумышы белән Мамадыш районы Юкәче авылыннан. 2004 елда Мәскәүдә узган Бөтенрусия бәйгесендә, керәшен биюе башкарып, беренче урын яулаган биюче. Сүз керәшен биюе һәм аны халыкка ирештерүче биюче турында булыр.











