Рубрика язмалары: Ахырзаман галәмәтләре

Армиядә үтерелгән Русланны хәрбиләр асылынды, ди.
55062 номерлы хәрби бүлектә хезмәт иткән Руслан Айдархановның мәете туганнарына аяклары сынган, күзе чыккан һәм тешләре сугып төшерелгән хәлдә тапшырыла. Хәрби бүлек җитәкчелеге солдат үз-үзенә кул салды, ди. Танк полкында хезмәт иткән солдатның туганнары аны үтерүчене табуны таләп итә. Тимер …

Чегәннәр ничек алдый
Теге яки бу халыкны тулаем угрылыкта гаепләү дөрес булмастыр. Шулай да, үзенчәлекле тормыш рәвеше алып баручы чегәннәргә элек-электән шикләнеп, урларга, алдарга хирыс кешеләр дип карарга күнеккәнбез. Ләкин алар кармагына эләгүчеләр очрый тора. Соңгы вакытта мондый очраклар аеруча еш була икән. …

Барысына үзем гаепле…
Җир шарындагы иң куркыныч, иң коточкыч әйбер – нәрсә ул? Адәм баласын кешелектән чыгарган, эчүгә сабыштырган, чарасызлыктан җинаять эшләргә мәҗбүр иткән, ахыр чиккә җиткереп, хәтта үз-үзенә кул салырга этәргән аждаһаның исеме ничек? Сәбәпләр күп табып була монда – хәерчелек, дөньядан …

ДИВАНАГА ДӘВА ЮК
Арабызда тиле, юләр, мәҗнүн, сантый кебек кимсетүле исемнәр белән аталучы бичара җаннар шактый. Аларның күбесе – зыянсыз мәхлуклар. Ләкин араларында усаллары да очрый. Сәер гамәлләр кылырга сәләтләре дә бар. СӘЕР ИСӘР Түбән Кама районында яшәүче 30 яшьлек Сания ханым (исеме …

Угры сакчы
Банк талау, инкассаторларга һөҗүм итү кебек вакыйгалар кызыксыну уятмый калмый. Күп кенә детектив әсәрләрнең нигезен шушындый мавыктыргыч очраклар тәшкил итү тикмәгә түгел. Август ахырында Казандагы банкларның берсен басканнар, дигән хәбәр дә һәрдаим «кыздырылган» темалар эзләүче журналист халкының тынычлыгын бозды. Ләкин …

Үз теләгең белән гүргә
(Исемнәр үзгәртелде) «Назыйр, асылынган! Ишеттеңме?!» – дигәнне берничә ел элек ишеткәч, йөрәкнең жу иткәне әле дә хәтердә. Акыллы, барысын да булдыра алырдай, мәктәптә йөзек кашы, егетләрнең дә егете, күкрәп торган Назыйр ничек үз-үзенә кул салсын, ди?! Булмас! Мондый хәбәр, кызганыч, …

КЫРГЫЙЛЫКЛАР
Түбән Камада яшәүче 23 һәм 50 яшьләрендәге ир-атлар кылган гамәлләрне башкача атап булмастыр. Тикмәгә генә тикшерү һәм полиция органнары бу хакта бернинди аңлатма бирергә теләми. Ләкин ике атна эчендә бер үк ханымның ике баласын көчләү очракларының һәрберсе турында хәбәрләр шәһәрдә …
КУАКЛЫКТА ХӘТӘР БАР
Ел фасыллары җинаятьчелеккә йогынты ясамый калмый. Әйтик, кышын кими төшкән фатир басулар, көннәр җылынып, халык бакчаларга йөри башлау белән, артырга керешә, ял итү урыннары, табигать кочагында законсыз гамәлләр ешая. Болары турында күп сөйләнә. Ә менә җәйге чорда җенси характердагы җинаятьләр …

Яшәү рәхәт җирдә, әмма…
Урыс халкы элек-электән сугышып яшәгән. Ирләрнең күбесе сугыш кырында ятып калган. Ир-атлар ыруг дәвамчысы, нәселне үстерүче, дип санала. Җир бүлгәндә дә хатын-кызларга түгел, гаиләдәге ир башыннан бүлгәннәр бит. Ирләр үлгәч, халык саны да кимегән. Кызганыч, әмма әлеге хәл хәзер дә …

Педофилләрне кем җәлли?
«Аяусызны яклау файдасыз» дигән язманың («БГ» 30 март 2011 ел) «Бәхәсле хөкем» дигән өлешендә без Менделеев каласында урнашкан төзәтү колониясендә (ИК-10) утыручы рецидивистка карата хөкем чыгарганда аеруча сирәк кулланыла торган ташлама ясалуы турында сөйләгән һәм ризасызлык белдергән идек. Үтерү, көчләүләр …

Алдар карак сала кармак
Соңгы елларда җинаятьчелек кимүгә таба бара. Шул ук вакытта аның мошенниклык дигән тармагы чәчәк атып «җимеш» бирә, ягъни алдар караклыкның яңадан-яңа төрләре пәйда була. Иске саналган ысуллар да юкка чыкмый. ЫШАНМА! Гадәттә, җинаятьчене явызлыгы йөзенә чыккан тупас, дорфа һәм сөйкемсез …

Хәтәр еллар килде хәтергә
Оешкан җинаятьчелекне тар-мар итү буенча эш бара. Татарстанда гына да дистәләрчә банда хөкем ителде. Татарстан Югары судында Чаллының «Боксер», Казандагы «Севастопольские» җинаятьчел берләшмәләр эше тыңлана, «Перваки» һәм башка төркемнәр үз чиратларын көтә. Ләкин 20-21 гасырлар чигендә котырынган җинаятьчелек тамырларын бик …

ТӨРМӘДӘ – ТУЙ…
– Нишлим икән, әле бер бәла иде, инде өчәүләп муеныма асылынырга торалар бит, – дип башлады очраклы рәвештә поездда вагонга килеп кергән якын дустым, курсташым Елена. Барыр юлыбыз ерак булганга күрә, мин аны тыңларга әзерләндем. Эченә җыелган серләрен, кайгы-хәсрәтләрен яшермичә …

Мәкерле эшмәкәр
Гомуми мөлкәттән файдаланганда яисә аны үзара бүлешкәндә ризасызлык, бәхәс, низаглар чыга. Андый чакта уртак малны эт ашасын, дигән әйтемне дә искә төшерәләр. Үзең генә хуҗа булудан да яхшысы юк, янәсе. Ләкин инде хосусыйлаштырып бетердек, дисәк тә, күмәк хезмәт сакланып калды, …

Җинаятькә җайлы җәй
Җәй айлары җитү белән, җинаятьләр саны кинәт артып китә. Шул сәбәпле, полиция хезмәткәрләре өчен дә шушы ел фасылы иң кызу вакытка әверелә. Күрше төбәкләрдән килүче кунаклар, бакчаларда үткәрелгән ял көннәре, уку елының тәмамлануы – боларның барысы да канунга каршы килгән …

Телефонлы террорчылар
Әледән-әле фаҗигале шартлау-шартлатулар булып торганга, куркыта хәзер. Милиция һәм башка хезмәтләр дә уяу, бер генә хәбәрне дә игътибарсыз калдырмыйлар. Узган ел 30нчы июльдә көпә-көндез Чаллы эчке эшләр идарәсенең «02» операторына Яңа шәһәрдәге «Для вас» дигән кибетнең күккә очачагы турында хәбәр …

Маньякка – 24 ел колония
Әгерҗедә ел башында булган вәхшилек бөтен Татарстанны тетрәндерде. 6 гыйнвар көнне икенче сыйныфта укучы кызчык мәктәптән өенә кайтып китә һәм юк була. Бер тәүлек дигәндә аның үле гәүдәсе табыла, 20 көннән соң милиция 24 яшьлек Рамил Солтановны тоткарлый, ул гаебен …

Фатир алуга «булышу»
Күпчелек очракта мошенниклар беркатлы кешеләрне үзләре эзләп таба. Ләкин киресенчә дә була. Чөнки коррупциягә чумган илдә түрәләргә «төртмичә» теге яки бу эшне башкарып чыгып булмый, дигән фикер яши. Шуңа күрә, күпләр ярдәм итәрдәй кешеләрне эзләргә мәҗбүр. Ошбу шома бәндәләр арасында, …

Купеда кемнәр «типтерә»?
Поездларда еш йөрергә туры килә. Ерак юлга чыгып китсәң, юл газабы – гүр газабы икәненә чын-чынлап төшенәсең. Аеруча, шул поездда ике-өч тәүлек текелдәргә туры килсә… Бер ритмга ияреп, шак-шок шакылдап барган тәгәрмәч тавышына юлдашларың белән сөйләшеп, көнбагыш чиртеп барудан гайре …

ТӘМУГКА ТИҢ ТОРМЫШ
Бер көнне интернетта актарынып утырганда, күземә кызыклы игълан чалынды. Дөресрәге, андагы бер кыз рәсеме мине озаклап әлеге «биттә» тукталырга мәҗбүр итте. Чибәр генә кызыкайның фәрештәдәй канатлар асып елмаеп утыруы үзенә каратты. Зур чем-кара күзләре, карлыгачтай кашлары, сөйкемлелеге белән игътибарны тартты. …


