Рубрика язмалары: Ахырзаман галәмәтләре

Төнге кыргыйлык
27 апрельгә каршы төндә Бөгелмә районында ике кыз баланы үтерүләре турында без “БГ”да (30 апрель, 17нче сан, 2008 ел), әлеге вәхшилекне кылган кешеләр тотылгач та, кыска гына хәбәр биргән идек инде. Узган чәршәмбе Татарстан Югары судында Бөгелмә генә түгел, бөтен республиканы тетрәндергән шушы фаҗигале хәл буенча кузгатылган җинаять эшен тыңлау башланды.

“Җиңел эшнең җиңел акчасы”
Яхшы эшкә урнашу – зур хыял. Ләкин яхшы эш тәкъдим итүчеләр дә таләпне бик зурдан куя шул. Бүгенге көндә югары белемлеләр түгел, ә эшче куллар җитешми. Хәтта икешәр югары белемлеләрнең дә эш таба алмаулары – берәүгә дә сер түгел. Элек газеталарда өйдән чыкмыйча да зур суммада акча эшләү мөмкинлеге турындагы белдерүләр еш бастырыла иде.

Заманча җинаять
Акчаны банкоматта тоту уңай, әлбәттә. Юкса шәһәрләрдә атлаган саен шушы хикмәтле аппарат тормас иде. Җайлы булу өстенә алар хәвефсез дә әле. Чөнки ошбу тимер тартмадагы “сәмән” юкка чыкмый. Ләкин замана караклары “тапкырлыгының” чиге юк. Алар хәтта шушы җиде йозак астындагы байлыкка да барып җитә ала икән.

Явызлыкка – авызлык
Үткән сишәмбе (16 сентябрь) Татарстан Югары суды Чаллыдагы “48нче комплекс” дигән берләшмә әгъзаларын - 15 бандитны 7,5тән 23 елга кадәр срокка ирекләреннән мәхрүм итте. Чесноков, Сухарев кебек башкисәрләрне гомерлек төрмәдән бары тик “җинаятьтә катнашкан башкаларны фаш итүгә, җинаятьләрне ачуга актив ярдәм итү, гаепләрен танып килү” кебек җәзаны йомшартучы шартлар гына коткарып кала. Хөкемдар аларның берсенә – 23, икенчесенә 18 ел каты режимлы колония бирү белән “чикләнә”.

Мөһерле мәкер
Быел җәй Татарстан Эчке эшләр министрлыгының икътисадый җинаятьләргә каршы көрәш оперативниклары Совет районы хакимиятенең торак комплекслары белән эшләү бүлегенә тентү белән килеп чыга. Максатлары мошенниклык, ришвәтчелек белән бәйле бер катлаулы эшкә кагылышлы дәлилләр табу була. Тапканнармы, юкмы, анысына тукталып тормыйк. Чөнки сүз ул хакта түгел бүген. Эш шунда ки, ул көнне оперлар бөтенләй башка хилафлыкны ачыклый башлый.

Арзанлы хезмәт өчен кыйммәт түләү
Бездә чит ил гражданнары хезмәтеннән файдалану тыелмый гына түгел, хуплана да. Бары тик әлеге гражданнар Русия җирлегендә закон кушканча теркәлгән, аларга эш бирүчеләр тиешле таләпләрне үтәгән булырга тиеш. Әлбәттә, ул шактый вакыт, мәшәкать һәм чыгым сорый. Шуңа күрә дә эшмәкәрләрнең бик күпләре әлеге кагыйдәләрне әйләнеп узарга тырыша. Бу икеләтә керем китерә. Беренчедән, дәүләткә түләнәсе пошлина янга кала, икенчедән, законсыз мигрантлар хезмәте арзангарак төшә. Аннан соң, бернинди хезмәт килешүе төзелмәячәк, димәк, хокуксыз эшчеләр өчен җаваплылык та юк.

Укыйсың килсә түлисең
Базар мөнәсәбәтләренә кергәч, белем, белгечлек, диплом кебек нәрсәләр дә товарга, ягъни сатып һәм сатып алып була торган әйбергә әйләнде. Уку түләүле икән, законлы рәвештә акча кертәсең, ә бушлай укытыла торган бюджет бүлегендә белем алам дисәң, кемгә дә булса “төртәсең”. Нәкъ базардагы кебек монда. Сораучы – сатып алучы бар. Ул булгач, тәкъдим итүчесе, ягъни сатучысы да табыла. Алсаң аласың, алмасаң, синең урынны башка кешегә саталар.

Аяк терәп эчәбез
Ә менә шешәбезнең кай тарафтан икәнен карап тормыйбыз. Әлбәттә, бу арзанга кызыгып теләсә кайдан, шул исәптән, алып-сатарлардан алып эчүчеләргә кагыла. Сыйфатсыз алкогольдән агулану дигән диагноз белән сырхауханәләргә дә, башлыча, алар эләгә. Кызганыч ки, кайберләрен табиблар коткарып та кала алмый.

ТРАССА КЫЗЫ
РӘХӘТКӘ ЧЫДАП КАРА… Биредә алар яши. Алар монда бик күп. Алар гел юлда. Бу – аларның яшәү рәвеше… Марина бай, бар яктан җитеш, тулы эшмәкәрләр гаиләсендә дөньяга килә. Әти-әнисе кызларыннан бернәрсә дә кызганмый. Балалары куйган пластинка көенә “бии”, сабыйларының дирижер таякчыгы “идарә итә” бу гаиләдә. Мәктәп елларында күңеле хуп күргән киемнәр таптырып, әти-әнисен үз кубызына “биетә” кызый.

“Әти-әниемә киллер яллыйм”
Элегрәк “киллер”, “заказлы үтерү” кебек сүзләрне куркыныч кинофильмнар буенча гына белә идек. Узган еллар азагында алар телебезгә ныклап кереп урнашты. Чөнки тормышта да детектив әсәрләрдән әллә ни аерылмый торган хәвефләр була башлап, байлык, акча кеше гомеренә караганда кыйммәтрәк бәя алды. Хәтта туган-тумача бер-берсен аямаган очракларга да әллә ни аптырамыйбыз хәзер. Июнь азагында адәм баласының акча бәрабәренә ни дәрәҗәдә түбән төшүен раслаучы тагын бер вакыйга булды. Бәхеткә, ул практикада бик сирәк очраучы кан коюсыз тәмамланган чын детективлар рәтеннән.

Балда чебен батадыр…
Федераль максатчан программаны үз максатында файдалану, дип кабул иткән түрәләр республикабызда байтак булып чыкты. Моңа кадәр үзләрен чиксез кодрәтле түрәгә санаган әлеге “булдыклылар”ның бүген кикрикләре шиңде үзе. Моңарчы “әллә кем” булган, хәзер әнә тикшерүчеләр күзенә карап торган дәү җитәкчеләр белән таныштыруны газетабызда дәвам итәргә булдык.

Балда чебен батадыр
Соңгы елларда Русиядә моңа кадәр тавыш-тынсыз гына таркаулыкка төшерелгән авыл җирләрен тернәкләндерәбез дип шау киләләр. Максатчан программа, өстенлекле проектлар нигезендә күпмедер акча да җибәрелә. Ошбу акча янчыгы татлы һәм хәрәм сөючеләрне үзенә шулкадәр нык тарта ки, аларның күпләре угрылык сазлыгына чыга алмаслык итеп чума. Нәкъ бал мичкәсенә төшкән бөҗәк кебек.









