Рубрика язмалары: Ахырзаман галәмәтләре

Чүп капчыгындагы мәет
21 яшьлек студент кызның Бутлеров урамындагы вакытлыча яши торган фатирына кайтмавы бүлмәдәш кызларында беренче көнне әллә ни борчу уятмый. Чөнки 11-12 февраль – ял көннәре. Ә менә дүшәмбе көн университетта да күренмәгәч, бигрәк тә кәрәзле телефоны җавап бирмәгәч, чынлап торып …

Җинаятьчел тормыш
АНАСЫН ДА АЯМАГАН Дүшәмбе «Стар» җәмгыяте юристы 49 яшьлек Ирина Липскаяның эшкә чыкмавы хезмәттәшләрендә шөбһә уятмый калмый. Тикмәгә эш калдыра торган кеше түгел ул. Өстәвенә, телефоны да җавап бирми. Икенче көнне, 7 февральдә шул ук хәл кабатлангач, Казанның «Авиатөзелеш» полиция …

ЧЕТЕРЕКЛЕ ҖИНАЯТЬЛӘР
Рәсми статистик мәгълүматларда шәхеснең җенси кагылсызлыгына каршы җинаятьләр дип аталучы явызлыкларның зур өлеше хокук саклау органнарына барып җитмичә билгесез булып кала. Ә кайберләре айлар, еллар узгач кына фаш ителеп, җәмгыятьтә киң яңгыраш таба. Бигрәк тә зарар күрүчеләр бала-чага, карт-коры булса, …
Сагынып көттек ел буе
Яңа ел чыршысы турындагы балалар җырында шулай әйтелә. Әлбәттә, балалар гына түгел, өлкәннәрнең дә бик күпләре зарыгып көтә ошбу озын-озакка сузылган бәйрәмнәрне. Урманчылар, мәсәлән, мәшәкать, хәзерлек чорын яратадыр. Бөтен кеше дә угры түгел, урман чибәркәен сорап килүчеләр күбәя дә, абруйлары …

Түрәне утыртмадылар
23 гыйнварда Татарстан югары суды җир кишәрлеге алырга ярдәм иткән өчен 5 млн сум ришвәт алып эләккән Югары Ослан районы хакимияте башлыгы Александр Тимофеевка хөкем карары игълан итте. Әйтергә кирәк, тикшерү һәм хөкем органнары тиз тоттылар. «Глава» әле 21 октябрьдә …

Мәҗүси бәйрәмнәр
Иманы зәгыйфь, көн үтсенгә яшәүче халык арасына зарарлы гореф-гадәтләр, төрле бәйрәмнәр үтеп керә. Алар кешенең холкына, рухына, психикасына, гомумән, яшәү рәвешенә ифрат тискәре йогынты ясый. Дөньяви карашы ныгып җитмәгән яшь буын өчен аеруча зарарлы алар. Глобальләшү, компьютеризация һәм башка алдынгы …

Өстән-өстән генә «кыркыйлар»
Казна талау, ришвәт алу, вазыйфаи затлар тарафыннан кылынган башка төрле закон бозу очраклары фаш ителү турында еш ишетеп, укып торабыз. Ләкин дәүләт хезмәтендәге кешеләр һәм җинаятьчелек белән көрәш өлкәсендә алга китеш сизелми. Алай гына да түгел, коррупция сазлыгына бата гына …

Пычаклы хәвефләр
Заказлы үтерүләре белән яманатлы болгавыр еллардан үзгә буларак, хәзер авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр арасында исерекләр кылган явызлыклар өстенлек итә. Бигрәк тә, пычак уйнату очраклары күп. Соңгы көннәрдә куркыныч хроникадан алынган кайбер мисаллар да шуны раслый. АТЫШЛЫ ҖӘНҖАЛ 20 декабрьдә …

Хәмер коткысының бәласе
Аек килеш гомер эшләмәслек акылсызлыкларга әйди ул аракы дигәнең. Шул сәбәпле, сәрхүшләр закон чиген узганын тоймый да кала һәм, үзләре дә сизмәстән, җинаять кармагына эләгәләр. Ярый әле Биектау районындагы кебек җиңелчә генә күңелсезлекләр китереп чыгарсалар. СӘРХҮШ ДУЛЫЙ, ТӘРӘЗӘДӘ ҖИЛ УЛЫЙ …
МОНГОЛЛАР КИЛГӘН БЕЗГӘ
Татарстанга әллә кайлардан киләләр хәзер. Криминаль хроникага карап география өлкәсендәге белемнәреңне яңартып утырырга мөмкин. Чөнки Африкадагы – Тото, Азиядәге – Вьетнам һәм башка дәүләтләр вәкилләрен очратасың. Шәхсән үзем әлеге исемлекне даими күзәтеп торсам да, моңа кадәр Монголия кешеләрен очратканым юк …

Алдакчылар йөри төркем-төркем…
Кеше дөньяга килгәч тә, аны ялган чорнап ала. Кибеткә керсәң – сатучылар алдый, эшкә барсаң – хезмәттәшләрең, өйгә кайтсаң – ир хатынын, хатын ирен алдап яши. Мошенниклар да көзен гөмбәләр үрчегән кебек арта. Бигрәк тә, интернет, кәрәзле телефоннар аша акча …

Тәҗрибә куяннары
«Мәктәпкә барган идек, Укыган, язган идек, Без – Ленин балалары, Илнең диваналары». Җор телле авылдашымның яратып җырлый торган җыры бу. Инде менә шушы юлларны үземчәләп, «Без – Путин балалары, тәҗрибә куяннары» дип үзгәртеп җырларга мәҗбүрмен. Чынлап та, 90нчы ел балаларына …

Уяулык
«Антитеррор» уеннары барган көннәр. Кая карасаң да тикшерәләр, язып алалар, кыскасы, иләк аша уздыралар. Ул кадәр полиция каян килгәндер, метро станцияләрендә көтүләре белән торалар, һәркемне энә күзеннән үткәрәләр. Без риза, чөнки замана зәхмәте – шартлату, үтерүләрне кисәтергә, уяулыкка өйрәнәбез. Бу …
Мошенник сержант
Төрмә-колонияләргә кәрәзле телефон, наркотиклар һәм башка шундый тыелган әйберләр үтеп керүе сер түгел. Аларның шунда эшләүче хезмәткәрләр ярдәме белән эләгүе дә мәгълүм. Чөнки сирәк-мирәк булса да, эләктерәләр аларны. Мәхбүсләргә «хезмәт күрсәтү»нең әлеге законсыз ысулы акча бәрабәренә эшләнгәнгә күрә, бу вазыйфаи …

Хокук сакчыларын закон саклый
Кыргый җәнлекләр читлектә, бәйдә утыруны яратмаган кебек, адәм баласы да ни теләсәң шуны кылу һәм кылануны тыючы закон кысаларын өнәп бетерми торгандыр. Шул сәбәпле, хокук тәртибе сагында торучы погонлы кешеләрне дә сөймибез. Бусы – һәркемнең үз эше. Ләкин хезмәт вазыйфаларын …
Җинаятьчелек фронтында тынычлык, ләкин…
Шушы көннәрдә ТР ЭЭМ (эчке эшләр министрлыгы) хезмәткәрләренең соңгы 10 ай эчендәге эшчәнлегенә нәтиҗә чыгарылды. Былтыргы белән чагыштырганда, үтерү, талау, урлау һәм шушы өлкәдәге башка җинаятьләр быел азрак булган. «Аларның саны нибары 9 процентка гына кимесә дә, эшләгән эшебезне халыкка …

УЙНАШТАН УЙМАК
Сөйгән ярлар өчен атышу, пычакка пычак килү, йодрык сугышлары элек-электән булган. Узган заманнарның иң күренекле әдәби, драма әсәрләренең «мәхәббәт өчпочмагы», җавапсыз гыйшык аркасында килеп чыккан аяныч хәлләр, фаҗигале язмышлар булуы да раслый моны. Хәзерге озын-озак сериаллар хакында әйткән дә юк. …
Куркыныч әниләр
Баланың иң якын, кадерле кешесе, әлбәттә, әни. Дөньяга килгән көненнән башлап, ана кеше аны кайгыртып, яратып яши. Тик бар аналар да ана исеме белән аталырга лаекмы? Барысы да балалары өчен янып-көеп, чит-ятлардан аларны саклап яшәми шул… Тәгаен бу хәлнең кайчан …

«АЛАРНЫҢ ҮЛЕМЕНДӘ МИН ГАЕПЛЕ…»
Коточкыч фаҗига булган фатирның аш бүлмәсендә Буа полициясе хезмәткәрләре шундый эчтәлекле язу табалар. Шуңа күрә, 79 яшьлек Җәвидә әбинең һәм аның 50 яшьлек кызы Мәдинә апаның җаннарын кыючы кем икәнлеге шик уятмый. 1980 елгы Г.Наилне эзләп табасы гына кала. Анысы …

Хәвефле экономия корбаны
Эшмәкәр халкының кирәкмәгән чыгымнарга акча түгәргә яратмавы табигый хәл. Ә менә экономия дигәнең хәвефсезлек чаралары хисабына ясалуны берничек тә аклап булмый. Хәтта тәүлек әйләнә эшли торган автотранспортка ягулык салу станцияләре дә тиешенчә сакланмый, куркынычсызлык кагыйдәләре үтәлми. Ә угрылар исә ялан …


